Күп вакытта ир кеше «Мин китәм!» дип әйтми. Әмма сүзләреннән, үз-үзен тотышыннан моны аңлап була. Ул сезгә инде элеккечә якын булмаса, ара ерагая башласа, бу сөйләшүеннән беленә.Ир күңелендә ятканны белеп була торган җөмләләр бар.
Күп вакытта ир кеше «Мин китәм!» дип әйтми. Әмма сүзләреннән, үз-үзен тотышыннан моны аңлап була. Ул сезгә инде элеккечә якын булмаса, ара ерагая башласа, бу сөйләшүеннән беленә.Ир күңелендә ятканны белеп була торган җөмләләр бар. Менә алар:
1. «Теләсә нәрсә эшлә»
Бу сүзләрне ишетәсез икән, аңлагыз: иргә инде барыбер. Өйгә берәр нәрсә аласызмы, балага нәрсә кирәкме – ул аңа битараф. Ул сезне үзенә партнер итеп түгел, ә күрше итеп күрә башлый.
2. «Арыдым, соңрак сөйләшербез»
Эштан соң ял итәргә теләве табигый, ләкин һәрвакыт шушыны сәбәп итеп сөйләшмәскә тырыша икән, димәк, ул проблемалардан кача.
3. «Бу мөһим түгел, юк-бар гына»
Сезгә авыр сүз әйтеп куя, сез үпкәлисез, ә ул: «Тапкансың юк-барга игътибар итәргә!» – дип битарафлык күрсәтә. Ир хатынның хисләрен күрмәсә, ул инде ераклашкан дигән сүз.
4. «Мин бәхәсләшергә теләмим»
Әйтерсең лә сез бәхәс чыгарырга телисез, ә ул тынычлык эзли. Тик бу сүзләр белән ул сөйләшүдән кача, җаваплылыкны үз өстенә алмый.
5. «Син арттырасың, уйлап чыгарасың»
Янәсе, проблема юк, бары тик сез уйлап чыгарасыз гына. Бу аның сөйләшергә теләмәвен, тынычлыкта каласы килүенә ишарә.
6. «Мин эш белән мәшгуль»
Һәрвакыт «эш, эш» дип йөреп, гаилә белән утырырга, балалар белән уйнарга, туганнар янына барырга вакыт тапмаса – бу да читләшү билгесе.
7. «Монысы әһәмиятле түгел»
Сез аны аңларга телисез, ә ул ябыла. Гади генә сорауга да җавап бирергә теләми. «Бу әһәмиятле түгел», – ди. Бу инде ара ераюын күрсәтә.
8. «Син барыбер аңламыйсың»
Бу сүз белән ул сезне читкә этәрә. Ачыктан-ачык сөйләшү урынына, ябыла, проблемалар турында сөйләшергә теләми.
9. «Ну, шуннан нәрсә булган инде?»
Сез аңа үпкәләвегез турында әйтәсез, ә ул көлә, «юк-бар» дип кенә карый. Бу – сезнең хисләрне хөрмәт итмәү.
10. «Миңа барыбер»
Киләчәк турында сөйләшкәндә «миңа барыбер» дип җавап бирүе – иң куркыныч билге. Чөнки бу инде ирнең гаиләгә бөтенләй салкынайганын күрсәтә.
Нәрсә эшләргә?
Әгәр бу сүзләрне еш ишетәсез икән, димәк, мөнәсәбәтләрдә зур проблема бар. Моны күрмәмешкә салышырга ярамый.
– Ирегез белән тыныч кына утырып сөйләшегез. «Мине борчый», дип әйтергә курыкмагыз.
– Гаепне бары тик үзегездән генә эзләмәгез, чөнки гаилә – икегезнең дә җаваплылыкта.
– Кирәк булса, якын дуслардан, туганнардан киңәш сорагыз. Ә мөмкин булса, гаилә психологына мөрәҗәгать итегез.
Иң мөһиме: әгәр дә сез бу билгеләрне вакытында күреп, сөйләшү җаен тапсагыз – гаиләне саклап калырга мөмкин. Әгәр читләшүне күрмәмешкә салышсагыз, соңга калырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк