Логотип
Гаилә

Ирләргә ниләр турында сөйләмәскә?

Берничә киңәш

1. Берәр җирең авыртса – сиздермә!
Иреңә сырхаулап торуың, хроник авыруларың барлыгы турында сөйләргә ярамый. Ни өчен? Чөнки ир кеше сиңа карата бер файдасыз хис – кызгану кичерә башлый. Бик сирәкләре генә икеләтә йөкне тартып бара ала. Аларга җиңел, көчле, түзем хатын кирәк. Авыру ирен үзе күтәрә торган! Ирләр кыенлыклардан курка гадәттә.

2. Дошманыңа да сөйләмәгәнне дустыңа әйтә күрмә!
Ләйсән белән Наил законлы никахта биш ел яшиләр. Акчалары очны-очка ялгарга чак җитеп бара. Ә берзаман Ләйсән бизнеска кереп китә, күп акчалар ала башлый. Наил исә хатыны сөйләгәннәрдән акча керүнең бөтен серен, нечкәлекләрен белеп бара. Ләйсән аңа үзенә ышанган кебек ышана. Ләкин берничә елдан аралары суына. Наил милекнең яртысын гына түгел, өчтән икесен таләп итә башлый. «Налоговыйга әйтеп, бөтен байлыгыңнан коры калдырам», – дип куркыта. Ләйсәннең килешми чарасы калмый. 

3. Беркайчан да үзең турында начар сөйләмә!
Әнисә – табибә, кул эшләренә дә, пешеренергә дә оста. Өендә һәрвакыт чисталык, тәртип. Бөтен дуслары гел шул өйгә тартыла. Шулай дуслар җыелган җирдә булачак ире белән дә таныша. Кияүгә чыккач та шаккаттыруыннан туктамый: гел пешеренә, гел кунаклар сыйлый. Иренең дуслары да сыйланып китәргә ярата. Мактый-мактый ашыйлар. Ә ул кызарып: «Сез нәрсә инде? Камырым уңмады бит. Менә минем әни пешергәнен авыз итсәгез иде сез...» – дип аклана. Иренең мактау сүзләренә дә ияләшә алмый: «Каян килеп матур булыйм мин?! Җәй эчендә әнә никадәр тазардым», – ди.

Әнисә бераздан шуңа игътибар итә: иренең бөтен танышлары кабинетына ишекне тибеп ачып кына керәләр. Икенчеләре соңарып кына кич утырырга керәләр: Әнисә тиз дә, тәмле дә әзерли бит! Тик ул пешергәннәрне хәзер инде мактап та маташмыйлар, алай гынамы – гаеп таба башлыйлар. Имеш, коймаклары көеп киткән, ашка тоз азрак салынган...

Әнисәгә бу кешеләрне биздерү өчен еллар кирәк була әле. Ире белән аерылышалар. Икенче кешегә кияүгә чыга. Ире дә мактый, һәм үзе дә мактый үзен.

4. Синең акча – синеке генә!
Лилия акчаны иренә караганда күбрәк эшли башлады. Белеме дә ул кадәр дәрәҗәле түгел югыйсә, эш урыны да гадәти генә. Ә акча агып керә!
Бу яңалык белән, әлбәттә, ирен сөендерергә ашыкты. Башта ремонт ясарга уйлаганнар иде, иске фатирны сатып, яңасын алырга кирәк дигән фикергә килделәр, диңгезгә барып кайтырга хыялландылар.

Аннары ире үзенең әти-әнисенә булышуны таләп итә башлады. Пенсияләре аз, имеш. Лилия уйга калды. Кайнатасы белән кайнанасы әле карт түгел. Интегеп яшәмиләр. Ни өчен ул акчасын алар белән бүлешергә тиеш соң? Ярар, яхшы бүләкләр дә бирерсең, суыткыч, кер юу машиналарын да яңартырга булышырсың... Ләкин акчаны алар белән бүлешү аның планында юк иде. «Ул вакытта минем әти-әниләргә дә булышырга кирәк!» – диде ул үртәлеп. «Булыш! Син бай бит!» – диде ире. Алар аерылышу чигенә җиттеләр. Лилия ялганга басты. «Зур проектны тапшырдык кына, яңасы күренми – әйбәт заманнар үтте!» – диде. Ире ышанды. Ул ярлылар беркайчан да бай булалмасына инанган иде.

5. Зарланма!
Кайчак эчне бушатасы, тынгы бирмәгән нәрсәләр турында кемгә дә булса сөйлисе килә. Ярыйдыр бит? Ярый. Ләкин гел-гел түгел. Юкса аһ-зарлар тискәре энергия тудыра. Ә ул, үз чиратында, тормыш баткаклыгыннан чыгу юлларын томалый.

Иң яхшысы – кыен хәлләрдән чыгу юлларын бергәләп эзләргә кирәк. 

Image by cookie_studio on Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар