Логотип
Гаилә

Гаиләгездә хөрмәт яшиме?

 Үзегезнең гаиләдә тигезлек һәм хөрмәт булу-булмавын ачыклыйсыгыз килсә, менә бу тестны узып карарга киңәш итәбез. Хатын-кыз үз сорауларына җавап бирә, ир-ат – үзе өчен бирелгәннәргә. Нәтиҗәләрне соңыннан ясыйбыз.

Гаилә бәхете ул –  ике кешенең бер-берсен хөрмәт итеп яшәве. Хатыны – ире хакына яки ир хатыны өчен үзен корбан итеп яшәсә, үз ихтыяҗларын, үз теләкләрен гел-гел икенче планга куйса, бу гаиләдә хокуклар тигез, монда хөрмәт яши дип әйтүе кыенрак. Үзегезнең гаиләдә тигезлек булу-булмавын ачыклыйсыгыз килсә, менә бу тестны узып карарга киңәш итәбез. Хатын-кыз үз сорауларына җавап бирә, ир-ат – үзе өчен бирелгәннәргә. 
Хатын-кыз өчен сораулар
1. Сез ашарга әзерләгәндә:
ирегез яраткан ризыкка өстенлек бирәсез – 6 балл;
үзегез яратканны пешерәсез – 2 балл;
алдан төзелгән атналык меню буенча эш итәсез – 4 балл.

2. Кайчагында шундый уйлар киләме:
менә тагын бер көн бушка узды – 2 балл;
кияүгә чыкмаган булсам, тормышым яхшырак булыр иде – 1 балл;
тормыш гел рәхәт кенә бармаса да, икәү булгач, барыбер рәхәт – 5 балл.

3. Кичләтеп кенә икәү каядыр барырга җыенганда ирегез, арыдым, беркая да бармыйм, дисә сез:
алайса, мин дә бармыйм, ял итәм, дисез – 5 балл;
өйдә бәйрәмчә кичке аш әзерлисез – 6 балл;
ирегезгә үпкәлисез һәм үч алу планын корасыз – 2 балл. 

4. Ирегезне хыянәт итә дип шикләнәсез һәм:
бәлки, гаеп миндә дә бардыр, дип уйлыйсыз – 6 балл;
үч алу турында уйлыйсыз – 1 балл;
бу хакта уйламаска тырышасыз – 3 балл.

5. Балачакта сезгә иң ошаган уен:
курчак белән уйнау – 2 балл;
балалар белән уйнау – 5 балл;
кайчан ничек – 4 балл.

6. Кечкенә чакта сезгә ничек киенү ошый иде:
күлмәк кию – 5 балл;
спорт стилендәге киемнәр – 4 балл;
чалбар яки шортиктан булу – 1 балл.

7. Балачакта иң еш һәм яратып уйнаган уеннар:
курчаклар белән әниле-кызлы уйнау – 5 балл;
рольле уеннар (укытучы, табиб булып уйнау) – 4 балл;
малайлар уйный торган хәрәкәтле уеннар (хоккей, футбол) – 1 балл.

8. Уен вакытында сез:
баштан ук гел лидер була идем – 2 балл;
башкалар ихтыярына буйсына идем – 6 балл;
лидерлыкны уен башында ук түгел, ә уен барышында ала идем – 4 балл.

9. Дусларыгыз белән каядыр барырга сөйләштегез, ләкин ирегезнең кәефе юк. Сез:
үзегез генә барасыз –  4 балл;
очрашуга бармыйсыз – 6 балл;
ирегез нәрсә дисә, шуны эшлисез – 3 балл.

10. Җәйге ялларны ирегез эштән бушамаса, сез:
ялга үзегез генә яки балалар белән барасыз – 4 балл;
ирегез белән өйдә каласыз – 5 балл;
өйдә каласыз, ләкин моның өчен ирегезне гел гаепләп торасыз – 2 балл.

11. Ирегез эштән кәефсез кайтты. Сез:
сәбәбен ачыкламакчы буласыз – 6 балл;
эше турында гына уйлый дип, аңа ачуыгыз килә – 2 балл;
ни өчен кәефе юклыгын чамалыйсыз һәм сораулар белән аптыратмыйсыз – 5 балл.

12. Ирегез белән фикерләрегез килешмәсә:
үз фикерегезне яклыйсыз – 5 балл;
тавыш чыкса да, үз дигәнегездә нык торасыз – 1 балл;
ирегез белән килешәсез, ләкин үзегезне йомшаклыкта гаеплисез – 2 балл.   
 

Нәтиҗә: 
25 баллга кадәр. Сезне гаилә бәхетеннән уңган дип әйтеп булмый. Сез башыгызга ни килсә, шуны эшлисез, ирегез белән санлашмыйсыз. Үзара низаглашуны туктатмасагыз, тормышыгызда нәрсә дә булса үзгәрер дип әйтеп тә булмый. 
26 баллдан 50 баллга кадәр. Сез тынычлык яратасыз. Өйдәге тынычлык хакына күп нәрсәләргә юл куя аласыз. Сез яраклаша да беләсез, кирәк булганда яки үзегез тиеш дип тапканда бик нәзакәтле итеп кенә «атакага» да барасыз.
50 баллдан артык. Сез бик әдәпле, бик тыйнак, ләкин тәвәккәл дә. Кайчагында гаилә тормышыгыздан бик канәгать тә түгелсез, ләкин аны ямьләр өчен кулыгыздан килгәннең барын да эшлисез. 

Ир-ат өчен
Тәкъдим ителгән сорауларга җавапның «а» вариантын сайласагыз – 4 балл, «б» өчен – 2 балл, «в» өчен 9 балл куегыз. 

1. Өйдәге эшләрне ничек бүлешәсез:
а) кемнең кайда, ничек эшләвенә карап;
б) кем нинди эшне ярата;
в) өй эшләре белән шөгыльләнмим, алар хатын бурычы.

2. Хатыныгызга үзегезнең проблемалар турында сөйлисезме?
а) әйе;
б) кайчагында;
в) сөйләмим. 

3. Хатыныгызның ачуын китерә, тормышын боза торган гадәтләрегез бармы (эчү, тупаслык, чит хатыннар...)
а) юк;
б) бар, ләкин сирәк;
в) кызганычка каршы, бар.

4. Хатыныгыз өчен хәлиткеч булган мизгелләрдә аңа ярдәм итәсезме:
а) эшем белән дә, киңәшем белән дә;
б) киңәш кенә бирәм;
в) булышмыйм.

5. Хатыныгызның сәламәтлеге, теләкләре, максат, хыяллары белән кызыксынасызмы?
а) әлбәттә;
б) моңа вакытым җитми;
в) юк, миңа бу кызык түгел.

6. Хатыныгызның уңышларына, аның кулинар сюрпризларына, өйгә үзгәрешләр кертүенә сөенәсезме?
а) әйе, һәрвакыт аны куәтләп торам;
б) кайчагында;
в) хатын-кызны мактарга ярамый дип саныйм.

7. Хатыныгызны тәнкыйтьлисезме (дусларча)?
а) әйе;
б) мин тәнкыйтьчел кеше түгел;
в) әйе, мин усал кеше, дөресен әйтәм. 

8. Хатыныгызның фикеренә колак саласызмы?
а) әйе, аның фикере белән исәпләшәм;
б) кайчагында, ул бик нык торса гына;
в) юк. 

9. Үзегезгә таләпчәнме сез?
а) бик тә;
б) бераз;
в) юк.

10. Балаларыгызны тәрбияләүдә катнашасызмы?
 а) әлбәттә;
б) вакытым булганда;
в) юк. 

11. Балаларыгызның өйдә булышуларына берәр ничек йогынты ясыйсызмы?
а) әйе, мин үзем дә хатыныма гел булышам;
б) бу хакта балалар белән сөйләшеп, булышырга кирәген әйтәм;
в) юк.

12. Балаларыгызны әниләренә карата игътибарлы булырга өйрәтәсезме?
а) әйе, үзем дә игътибарлы;
б) игътибарлы булырга кирәк, дип әйтәм;
в) юк.

13. Балалар алдында хатыныгызның абруен күтәгрәсезме?
а) әлбәттә;
б) бик дип әйтә алмыйм;
в) юк. 

14. Бәхәсләшкәндә:
а) бер-берегезне игътибар белән тыңлыйсыз;
б) бер-берегезне тыңларга тырышасыз, ләкмн кайчак килеп чыкмый;
в) күп вакыт бәхәс низаг белән төгәлләнә.

15. Бәхәсләшкәндә үзегезгә тәнкыйть белән карый аласызмы:
а) әйе;
б) тырышам;
в) юк.

16.Хаталарыгызны төзәтү өчен берәр нәрсә эшлисезме:
а) шунда ук;
б) берникадәр вакыттан соң;
в) юк.

17. Хезмәт хакын өйгә алып кайтырга кирәклеген исегезгә төшерәләрме:
а) исемә төшерергә кирәкми;
б) кайчагында;
в) безнең уртак акча юк. Һәркем үз акчасын үзе тота.

18. Гаилә башлыгы ул – гаилә бюджетына иң зур өлеш керткән һәм гаилә бюджетын бүлгән кеше дип уйласак, сезнең гаиләдә бу титулны кем йөртергә тиешлеге турында бәхәс тумыймы:
а) юк, безнең гаиләдә лидер инде билгеләнгән;
б) акча тоту мәсьәләсендә без бер-беребезнең фикерен хөрмәт итәбез;
в) кайчагында бер-беребезнең фикере белән килешеп бетмибез.

19. Карарыгызның дөреслегенә инансагыз да, хатыныгыз белән киңәшләшкән чагыгыз буламы:
а) әйе, балалар алдында абруе төшмәсен өчен;
б) бик сирәк;
в) юк.

20. Хатыныгызны сексуаль партнер буларак канәгатьләндерәм дип саныйсызмы:
а) әйе;
б) шулай дип уйлыйм;
в) без бер-беребезгә туры килмибез.

21. Хатыныгызның яраткан эше яки хоббие белән шөгыльләнергә ирек бирәсезме:
а) юк;
б) кайчан ничек;
в) әйе.

23. Ир-атлар компаниясендә дөньягызны онытмыйсызмы (гараж, балык тоту, кәрт сугу):
а) онытмыйм;
б) хатыным нәкъ шулай дип саный;
в) кайчан ничек.

24. Машина үзегезгә кирәк булып та, хатыныгызга биреп торасызмы: 
а) әйе;
б) машинасыз барып кайта алсам гына;
в) рульгә миннән башка үзен генә утыртмыйм.

25. Хатыныгыз рульдә булса, сез:
а) тыныч кына барам;
б) кирәкле вакытта киңәшемне бирәм;
в) туктаусыз өйрәтәм.

26. Берәр сәфәрдән соң өегезгә ашыгып кайтасызмы:
а) әйе;
б) алай артык ашыкмыйм;
в) юк.
27. Бәйрәмдә хатыныгызга чәчәкләр һәм бүләкләр бирәсезме: 
а) бәйрәм булмаса да бирәм;
б) кайчагында;
в) юк.

28. Җәйге ялны ничек уздырасыз:
а) гаиләм белән уздыру ошый;
б) ничек килеп чыга бит;
в) хатын белән бу җәһәттән фикерләр төрле.

29. Хатыныгызның кайсы сыйфатларына ныграк игътибар итәсез:
а) уңай;
б) тискәре;
в) игътибар итмим.

30. Аны шатландырган эшләрне теләп башкарасызмы:
а) әйе;
б) гел түгел;
в) юк.

31. Хатыныгыз белән сезне нәрсә бәйли:
а) мәхәббәт, дуслык, уртак максат;
б) бер-беребезгә ияләнгән, балалар;
в) фатир, уртак милек.

32. Хатыныгызны тагын бер сайлау мөмкинлеге булса:
а) шушы хатынымны сайлар идем;
б) ай-һай, икеләнәм;
в) һичшиксез башканы сайлар идем.

Нәтиҗә:
86 баллдан 128 баллга кадәр. Сезнең никах –  бер-берсен яраткан ике йөрәкнең берлеге. Сезне дуслык та, уртак максатлар да бәйли. Сез хатыныгызга күпне бирәсез һәм аннан үзегез көткәнне аласыз да. 

44 баллдан 85 баллга кадәр. Гаилә мөнәсәбәтләрегездә гармония хөкем сөрә. Сез өйдәге эшләрдә дә, бала тәрбияләүдә дә читтән карап торучы кеше түгел. Шулай да хатыныгызның шәхесе белән артык кызыксынмыйсыз.  Аның белән мөнәсәбәтләрдә хаталар да җибәрәсез. Шуларны төзәтү хакында уйлагыз. 

0 баллдан 43 баллга кадәр. Сезнең гаиләне ни бәйләве турында уйланыгыз: ияләнгән гадәтме, балалармы, уртак милекме? Үзегезгә таләпчәнрәк булырга кирәклеген төшенмисезме? Бәлки, хатыныгыз белән күбрәк кызыксынырсыз?! Гаилә тормышы күңелегезгә рәхәтлек бирсен дисәгез, үзегез дә тырышыгыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар