Логотип
Гаилә

​Егетләргә ни җитми?

(хатын-кыздан метафорик портрет)
 
Нәрсә беләсең соң син буйдак ир тормышы турында? Ә күңелдә нинди гамьнәр барын чүпрәк башың аңларлык түгел дә түгел инде! – Әгәр дә мәгәр бу мәкаләне берәр ир-егет укый калса, шулай дияр иде, мөгаен. Һәм дөрес әйтәчәк.
Чыннан да, бу турыда бернәрсә дә белмим диярлек мин. Хатын-кыз затыннан булуым өчен генә дә буйдак егетнең ни өчен буйдак бабайга әйләнүе, үзләре әйтмешли, «озын чәчле һәм кыска акыллы» башыма сыеп бетә алмый. Хәер, минекенә генә түгел, хәзер кайбер район башлыклары да җыелышта бу проблеманы көн тәртибенә куеп тикшерә башлаган.
 

Бер сорауга өч җавап

Буйдаклар чыннан да күп бит. Статистикага күз салсак, илдә 20 миллион кеше бер тапкыр да гаилә кормаган икән. Без демографик кризисны ана капиталы белән җиңәбез, киләчәк – балалар кулында дигән оптимистик максатлар куеп, җиде чакрымлы адымнар белән алга барганда, ир-егетләребез бер дә гаилә корып, балалар үстерергә ашкынып тормый. Кызлар шәһәрдә тулай торакларда ак атка атланган принц көтеп, һәр иртәне эшкә чапканда, авылларда типсә тимер өзәрдәй буйдак егетләр, өйләнергә кыз, эшләргә колохозда эш юк дип, әти-әни янында, күбрәк телевизор каршында гомер үткәреп ята. Шәһәрдә дә егетләр өйләнергә ашыкмый икән. Гомумән, алар өйләнергә теләми бугай. Нигә? Бу сорауга җаваплары күптән әзер аларның. Җавап, гадәттә, өч төрле яңгырый:
– Өйләнергә кыз юк;
– Хәзер кызларга фатирлы, машиналы егетләр генә кирәк, ә минем берсе дә юк. Башта аякка ныклап басыйм, аннан соң өйләнәм;
– Ирегемне кысасым килми, вакыт юк, өстәмә җаваплылык алырга әзер түгел әле. 

Беренче җавапны ничә тапкыр ишетеп, күпме генә аңларга тырышып карасам да, гел сәерсенәм. Еш ишетелә ул. Яшьтәшләр, замандашлар кабатлый аны. Буйдак егетләрнең әниләре авызыннан да ычкына. Күптән түгел генә бер апаның зарын тыңларга туры килде. «Улымны өйләндерәсе иде. Берәр тәрбияле, ипле, гаилә дип яши торган акыллы кыз очрамый бит. Югыйсә улымның кулыннан килмәгән эше юк, юа да, пешерә дә белә хәтта. Кызлар кебек инде менә!» – дип әйтеп куймасынмы. Соң, апа җаным, улыгызны кызлар кебек итеп тәрбияләмәскә иде шул, аңа бит кияү егете кебек хатын табарга кирәк булачак! Хәер, бу җавапка сүз озайтып торасы юк, русларның мәгълүм җырындагыча, безнең илдә һаман да ун кызга тугыз егет туры килә. Иренмәсәң, табарга була... Чын мәгәр!

Икенче җавапны ишеткәч, кыз бала егетне нәрсә дип юатырга тиеш икән? «Кирәкми миңа синең фа­тирың да, машинаң да, син миңа өйлән генә», дисенме? Әгәр ул фатир белән машина беркайчан да булмаса? Димәк, тормыш планының соңгы пунктына яки «һәм башкалар» графасына гына теркәп куелган өйләнү, балалар үстерү теләге беркайчан да чынга ашмаячак. Мондый егетне көтәргәме, юкмы? Кызлар, үзегез хәл итәсез инде. 

Өченче җавап – гаилә институтын җимерүгә корылган хәзерге заман пропагандасының бер җимеше. Телевидение, киноиндустрия, бизнес-шоу буйдаклыкны романтика тәлинкәсенә салып биргәндә, нигә кирәк инде ул алтын балдак кебек «богау»лар? 

Бу турыда да замандашлар белән сөйләшкән бар. Бервакыт Алмаз исемле дустым белән бәхәсләшеп тә алган идек.
– Буйдак булып калмакчымы әллә син? – дип сорыйм тегеннән. 
– Өйләнмим дип әйтмим бит. Яшь әле мин! 
– Шулай да бу темага фикерең нинди? Мәсәлән, хәзер буйдак егетләр буйдак кызларга караганда күбрәкме? Егетләр ни өчен өйләнергә ашыкмый?
– Белмим инде, минем сөйгән кызым бар, һәм мин уңга-сулга карамыйча, аның белән матур гына гомер кичерәм, шуңа күрә үземне буйдак ук дип әйтмәс идем. 
– Ул чагында нигә ЗАГСка бармыйсыз? 
– ЗАГСка барасым килми. Әлегә. Паспорттагы штамп нәрсә инде ул? Стереотип, катып калганлык, формальлек кенә. 
– Нигә барасың килми? Сәбәп нидә? 
– Бер мизгелдә бөтен хөрлегемнән мәхрүм калудан куркам, камыт киелер төсле, ә иң мөһиме – ҖАВАП­ЛЫЛЫКТАН куркам!
Стереотип менә кайда ул! Буйдакларның күбесе шулай дип җавап бирә икән. Беләсезме, хикмәт тагын нидә? Әгәр сөйгән ярмы (бу урында инде хатын дип укысаң да була), хөрлекме дигән сайлау алдында калсалар, алар барыбер сөйгән ярны сайлаячак бит.
– Аның каравы әлегә икесе дә бар: хөрлек тә, хатын да! – дияр алар.
– Шул ук вакытта икесе дә юк! – дип җавап бирербез.
Бәхәстә икебезнең дә дәлилләр җитәрлек, әлбәттә. Ир-ат белән хатын-кыз мантыйгы шушы ноктада аерыладыр да, мөгаен. 
Илнарның җавабы мондый булды: 
– Мин – гаиләдә төпчек бала. Әти-әнием белән яшим. Алар яныннан читкә чыгып китәргә җыенмыйм. Әти-әни, туганнар миңа өйлән дә өйлән, ди. Ләкин кайната-кайнана белән яшәргә риза булган кыз таба алмыйм. Нишлим соң? 
– Авылныкы инде мин. Эш тә юк. Булганында юньле хезмәт хакы түләмиләр. Үзем дә әнкәйнең пенсия акчасына яшәп ятам әле. Кая инде миңа өйләнү? – Монысы Мөнир дигәненең җавабы.
Әйе, акча мәсьәләсе гаиләдә мөһим роль уйный. Ләкин төп рольне микән?
 

Буйдаклыктан ничек котылырга?

Мәсьәләгә җитдирәк карасак, буйдаклык эпидемиясенең киң таралуында егетләр үзләре генә гаепле түгел бит (без хатын-кыз халкы аларны якларга һәрвакыт әзер инде). Рухи кыйммәтләр алышынганда таякның авыр башы нәкъ менә гаиләгә, аның нигезенә төште.

Базар икътисады хатын-кызны да, ир-атны да гаиләдән тартып алды. Элек гаилә – әби, бабай, әти, әни, балалар, йорт һәм йорт әйләнәсендәге хуҗалык булса, хәзер кешенең әти-әнисенә игътибар күрсәтергә, балалар тәрбияләргә, йорт эшләрен башкарырга, хуҗалык эшләрен алып барырга вакыты юк. Ул өенә йокларга һәм кием алыштырып, теш чистартырга гына кайтып китә. Чит илләрдәге буйдакларча яшәү моделе безнең шәһәрләргә дә ят түгел инде. Ашарга пешерәсе юк – кафе, ресторанда иртәнге аш, бизнес-ланч, кичке аш – барысы да бар. Керне машина юа. Өй җыештырырга атнага бер җыештыручы чакырсаң да була. Димәк, хатынның кирәге дә юк, имеш... Менә шундый шартларда ир-егетләр гаиләдән тизрәк читләште, гаилә кору – камыт кию дигән стереотипка тиз ияләште. Һәм күбесе, Алмаз кебек әнә, никахсыз гына бергә яшәүгә дә каршы түгел (хәер, монысы башка тема). 

Демограф, социолог, политолог галимнәр гаилә институты җимерелүнең бер сәбәбе итеп беравыздан гомуми депрессия, милли идея булмауны күрсәтә. Милли идея дигәннән, татарлар өчен гаилә һәрвакыт милләтне, телне саклауның нигез ташы булды. Татарларда өйләнү – гомер бакый егетлек саналган. Ярәшү, димләү, кыз урлау – болар барысы да өйләнү­нең төрле йолалары гына.

Глобальләшү дия торгач, бу йолалар да онытылды. Ә менә туксанынчы еллардан башлап, ике өйнең берсендә карт буйдакка юлыга башлагач, бу йолаларны тагын искә төшерергә тырышып карадылар. Ләкин бер балагын сызганып, берсен читек тышына чыгарып яучыларга килүче димче карчыклар гына вәзгыятьне үзгәртерлек түгел иде. Заман башка формат таләп итә. Форматлар бар алар, яраклаша белсәң. Мәсәлән, таныштыру хезмәтләре. 

Татарлар өчен таныштыру хезмәтләре әллә ни күп түгел-түгелен. Бөтендөнья татар конгрессы берничә ел элек Бөтенроссия күләмендә шундый бер яучылык хезмәте булдыру турында сүз кузгаткан иде. Бөтендөнья татар яшьләр форумы да җыен саен буйдаклар темасын күтәрә. Ләкин, кызганычка каршы, боз кузгалмый әле... ТР Диния Нәзарәте каршындагы Мөслимәләр берлеге яучылык хезмәтләре булдыру турында карар кабул итеп, районнарда эшне башлап та җибәрде. Шуларның берсе – Саба районындагы «Яз» яучылык хезмәтенең эшчәнлеге белән кызыксынган идек. Аның җитәкчесе Лариса Шакирова елдан артык вакыт эчендә кырыклап буйдакның анкетасы тутырылуын, шуларның 
25е – егетләрнеке, калганы кызларныкы булуын әйтте. Кызлар, егетләр анкеталар белән танышканнан соң, үзләренә ошаганын сайлап ала да, теләсәләр, аларга очрашу оештырыла. Яисә ике якның да рөхсәте белән телефон номерларын алышалар. Калганын инде үзләре хәл итә. Әмма әлегә кавышып, гаилә корган парлар юк икән. «Сабада егетләр активрак. Алар тормыш итәр өчен барыбер 
хатын-кыз кирәклеген аңлады хәзер», – ди Лариса.

Мөслим районындагы Буйдаклар клубының исә тәҗрибәсе зуррак. Аның эшчәнлеге турында «Сөембикә» берничә ел элек тәфсилләп язган иде. Мөслимдәге таныштыру кичәләренең даны еракларга таралган. Нәтиҗәсе дә сокланырлык: 2008 елдан алып алар ярдәмендә 80нән артык гаилә барлыкка килгән, бүгенге көндә матур гына гомер кичерә. 
Икенче юл – Интернетта танышу сайтлары. Мәсәлән, татарлар өчен махсус ачылган tatarlove.ru сайтында бүген 133817(!) кеше үзенә яр эзли. 
Әлбәттә, таныштыру хезмәтләре, сайтлар белән генә буйдакларның барысын да гаиләле итеп бетерү мөмкин түгелдер.  «Өйләнергә кыз юк бит» дигән буйдакларга гына бу гамәлләр белән ярдәм итеп була. Ә менә җаваплылыктан курка торганнар белән нишләргә? 


Фикер: 

Марс Тукай, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары:


 – Яучылык хезмәте булдыру – бик тә кирәкле эш. Мәскәүдә, Свердлау өлкәсендә, Саратовта, Омскида һәм тагын кайбер башка төбәкләрдә татарларны таныштыра-кавыштыра торган яучылык хезмәтләре уңышлы гына эшләп килә. Бу җәһәттән, тәҗрибә уртаклашу өчен, ә андый хезмәтләр булмаган төбәкләрдә оештырып җибәрү максаты белән димчеләрне җыю кирәк. 
Бездә мәгълүмат бик күп. Россиядә дүрт меңнән артык татар авылы бар. Шул авылларда яшәүче өйләнмәгән егетләрне, кияүгә чыкмаган кызларны барлап, мәгълүмат базасы булдырырга мөмкин. Әлбәттә, шәһәрләрдә  буйдакларны барлау кыенрак. Ә авылларда бер-берсен беләләр, нәсел-нәсәп белән дә кызыксынып була. Бүген Интернет чикләнмәгән мөмкинлекләр ача. Әйтик, Чиләбе өлкәсендәге авылдан бер егет Омскидан кыз алып кайта ала. Ләкин бу эш белән шөгыльләнү өчен аерым кеше кирәк.


Лилия Садриева, Мөслим районы Буйдаклар клубының җитәкчесе, шагыйрә: 


– Мөслимдә якынча 23 мең кеше яши. Шуларның меңгә якыны – кияүгә чыкмаган кызлар, өйләнмәгән егетләр. Буйдак егетләр – 600дән артык. Әле болар 30дан 60ка кадәрге яшь аралыгындагы егетләр генә. Бу ни хәл инде? 200 хуҗалыклы авылда 40 буйдак яшәп ятсын әле! Мондый хәлнең татар авылларында булганы юк. Чөнки безнең халыкта өйләнми калу гомергә пешмәгәнлек билгесе булып саналган. Егет белән кыз вәгъдәләшеп, туй ясамый торса, тизрәк димчеләр эшкә керешкән. Егет утыз яшенә кадәр өйләнми икән, авылда аңа кызганып караганнар. 
Гаилә коруның көйләнгән системасы ХХ гасырның илленче елларында җимерелде. Шушы вакытта урбанизация, шәһәрләшү процессы аеруча көчле бара иде бит. Еллар үткән саен хәлләр тагын да катлауланды. Туксанынчы елларда идеологиядән, гореф-гадәтләрдән ваз кичтек кичүен, ә аның урынына бушлык калды. Без аны үзебезчә азатлык, хөрлек дип атадык. Һәм бу азатлыкны күпләр эчеп-тузып йөрергә ярый, моның өчен беркем каршында да җавап тотасы юк, дип аңладылар. Һәм тагын биш-ун елдан безнең җәмгыятьтә мондый картина туды: шәһәрләрдә кияү егетләренә кытлык, авылларда өйләнергә кәләш юк. Кызлар укырга дип шәһәргә китә дә шунда төпләнеп кала, егетләр исә авыррак кузгала. Авыр кузгала дип торып булмый, авылны, республиканы, хәтта илне бу бәладән коткарырга кирәк. Без җирле хакимият белән киңәшләштек тә бу хәлдән чыгу юлы итеп Буйдаклар клубы оештырырга булдык. 

Авыллардагы буйдак егетләрне, кияүгә чыкмаган кызларны санап чыктык. Эчкечеләрне һәм социаль яктан куркыныч элементларны төшереп калдырып, лаеклыларны сайлап алдык та район үзәгенә таныштыру кичәсенә чакырдык. Кичђне бер тапкыр үткәрдек, ике тапкыр... Өченчесенә инде үзләре килергә теләүчеләр табылды, кичәләрнең абруе артты. Парлар барлыкка килде, озак та үтми туйлар гөрли башлады. 

Мондый кичәләр бездә ябык режимда үтә. Ягъни чит кешеләргә керү тыела. Кичә алдыннан без катнашучы егетләр-кызлардан анкета тутыртабыз. Анкетада «Ялгызлыкның сәбәбе нидә?», «Балаларга мөнәсәбәтең нинди?» «Хатын-кызларга, гаилә коруга мөнәсәбәтең ничек?», «Булачак парың нинди булырга тиеш?» кебек сораулар бар. Шулай ук кичә үткәрер алдыннан без оешма җитәкчеләренә хатлар язабыз, анда «фәлән көнне Таныштыру кичәсе була. Сезнең оешмада эшләүче ике буйдакны җибәрегез», дип махсус чакырабыз. Җитәкчеләр дә каршы килми бит! Җибәрәләр. 
Кичәдә татар хал-кының «Чума үрдәк, чума каз», «Биш парлы», «Назалы», «Күперле», «Гөлбану» кебек парлы уеннарын уйныйбыз, егетләргә-кызларга төрле сораулар биреп, аларның парлы тормышка әзерлеген сыныйбыз. 

Бу кичәләрдә катна-шучыларның географиясе дә киңәя бара. Безнең клуб турында күрше районнарда да беләләр инде, Сарман, Минзәләдән дә килү­челәр бар. Һәр кичәдән соң өч-дүрт пар табышып кала. Хәтта еш кына шулай да була: парлашу нияте кабынган егетләр күзләре төшкән кызны кулдан ычкындырмас өчен тизрәк чәчәк, конфет белән күңел-ләрен яуларга телиләр. Ә ул 
вакытта – кичә тәмамлануга – кибет ябык була. Ләкин алар кибетне ачтыру җаен таба. Ничек итсә итеп, чәчәк белән конфетны гына юнәтәләр инде. Калганы үзләреннән тора. 
Буйдаклар клубы турында «Первый», «Россия» каналлары да тапшырулар күрсәтте, үзебезнең «Яңа гасыр» каналы да төшерде. Без бу тәҗрибәнең чит төбәкләрдә яңгыраш алуына куанабыз гына. Димәк, без дөрес юлда. Бүгенге көнгә парлашкан сиксәннән артык гаилә дә раслый моны! 


фото: http://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар