Логотип
Гаилә

Балаларның яшь  аермасы күпме булырга тиеш?

– Бигрәк тиз таптың син балаларны, рәхәтләнеп яратып та калып булмады, – диде миңа ирем еш кына. Әйтерсең лә, бала табу миннән генә тора! ..

 Айгөл ТИМЕРБУЛАТОВА

– Бигрәк тиз таптың син балаларны, рәхәтләнеп яратып та калып булмады, – ди миңа ирем еш кына.
Әйтерсең лә, бала табу миннән генә тора! 
Ләкин аның белән килешми дә булмый. Безнең беренче бала белән икенчесенең арасы нибары – 1 яшь тә бер ай, беренчесе белән өченчесе арасы – 6 ел. Ике олысының үскәне, чынлап та, сизелми дә калды. Ярый әле төпчек бар – кечкенә бәби сөю тансык хәзер!
Балалар арасында идеаль аерма нинди икән, уйланганыгыз бармы моның турында?
1,4 яшь аерма белән ул һәм кыз тапкан таныш апа сөенеп бетә алмый балалар арасы шундый кечкенә булуына! «Бер-берсенә иптәш булып бергә үстеләр, «абый», «сеңлем», дип кенә торалар. Тугыз ай аерма белән үз гаиләләрен кордылар, хәзер оныклар бергә уйнап үсә! Балалар турында уйлаган хатын-кыз – рәттән тудыра, үзе турында уйлаганы – зуррак аерма белән таба дигән сүз дөрес икән ул», – ди.
7 ел аерма белән тапкан дустым да шат! «Олысы сеңлесен шундый көтеп алды! Берәр кая тиз генә барып килергә кирәк булса да, ышанып калдырам аңа бәләкәчне. Бала үстергән кебек тә түгел болай, рәхәт», – дип сөенече белән бүлешә ул.
Балалар арасында аерма зуррак булса, әти-әни өчен ансатрактыр, әлбәттә. Кечкенә балалар арасында өзгәләнергә, бәргәләнергә кирәкми, аннары олылары кечкенәләрен карашырлык була. Ә кечкенә бала булган йортта артык куллар юк, һәркемгә эш җитә!
Балаларның үзләренә ничек икән? Яшь аермасы азрәк булса – аларга күңеллерәк, дип уйлыйм мин. Бер-берсенә дус, иптәш – бергә уйныйлар, уртак кызыксынулары бар. Безнең күрше кызы әнисенә: «Минем дә Амира белән Сафира кебек (минем олы кызлар турында әйтә) дусларым булуын телим, ник син дә шулай тапмадың? Аларга бергә кызык, гел бергә уйныйлар», – дип зарланырга ярата, гәрчә үзеннән 4–5 яшькә олырак апасы булса да.
Нейропсихологлар фикеренчә, иң идеаль аерма – 7 ел икән. 7 яшьтән соң баланың әти-әни игътибарын үзендә генә тупларга теләве сүрелә; ул инде бар наз, ярату, игътибарны үзенә сеңдереп формалашкан була. Көнләшү өченче  планга күчә (0–3 яшьлекләрдә көнләшү – беренче 3 яшьтән соң – икенче, 7 яшьтән соң өченче планда).
Күп бала турында хыялланучы гаиләләргә генә туры килми бу алым. 
Әни организмы өчен балаларны кимендә өч ел аерма белән табарга киңәш итәләр – физик яктан хатын-кызга ныгыр өчен вакыт кирәк. Психологик якны да онытмыйк: бала үстергәндә нерв күзәнәкләре галәмәт күп кирәк. Әйе, ансат кына үсми балалар.
Кызык өчен инстаграмда үземә язылучылар арасында (ә алар минем 12 меңнән артык) шушы темага сораштыру үткәргән идем. 
Тавыш бирүчеләр санына караганда, иң яхшы аерма:
1 нче урында – 3-4 яшь;
2 нче урында – 5-6 яшь;
3нче  урында – 1-2 яшь;
4 нче урында (тавыш бирүчеләр саны бермә-бер аз) – 6 яшьтән күбрәк.
Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә, нинди аерма белән тапсаң да, барысы да индивидуально! Баланың холкыннан һәм әти-әнинең үзеннән тора күп нәрсә. Һәр гаиләгә дә: «Безнең балаларның яшь аермасы – иң яхшысы», – дип сөенеп, куанып яшәргә насыйп булсын!

Фото: https://pixabay.com


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин беренче баламны 28 яшемдэ таптым, икенчесе белэн аралары 1 яштэ2 ай.. Бер класста укыдылар,улым эле булса апаеннан конлэшеп яши... Юкса апе аны ияртеп, укытып, тэрбилэп йоретте....

    • аватар Без имени

      0

      0

      Минем уземнен миннэн 6 яшькэ Зур абыем гына бар иде. Апа сенеллэрем булмады. Гомер бук кыз туганнары булган дусларыма сокланып яшэдем. Уземнен кызым белэн улымнын аралары1,9 ай. Икенче Дэ дум булып устелэр, Бер Елны укып бетереп эшкэ кайттылар, кызым 7 ел, улым. 5 ел укыды. 2015 елда гаилэ кордылар, Зур балаларыныкы1,5 яшь аерма, кечкенэлэренеке 1,5 ай. Дуртесе бергэ дус, тату булып усэлэр.

      Хәзер укыйлар