Хатын-кыз – нәфис җан иясе. Балта, чүкеч, пычкы тотуны элек-электән «хатын-кыз эше түгел инде ул», – дип әйтәләр. Кайбер ир-атлардан «хатын-кызның урыны кухняда» дигән сүзләр дә ишетергә туры килә. Әмма каты куллы көчле кызлар да бар татар халкында...
Хатын-кыз – нәфис җан иясе. Балта, чүкеч, пычкы тотуны элек-электән «хатын-кыз эше түгел инде ул», – дип әйтәләр. Кайбер ир-атлардан «хатын-кызның урыны кухняда» дигән сүзләр дә ишетергә туры килә. Әмма каты куллы көчле кызлар да бар татар халкында. Ир-атлар белән бергә җиң сызганып, бураннар кубарып эшли торган, шул ук вакытта нәфислеген җуймыйча, шигъри җанлы, нечкә күңелле булып кала алучы кызлар бар.
Фото: шәхси архив
25 яшьлек Алисә Кильмакаева «КамАЗ» акционерлык җәмгыятенең Металл кою заводында металл, детальләр һәм эшләнмәләр чистартучы булып эшли. Кызлар гына түгел, ир-атлар да завод-фабрикалар тирәсеннән читтә йөрергә тырышкан заманда 25 яшьлек кызның Металл кою заводына яратып эшкә баруы һәм киләчәктә дә шунда эшләргә җыенуы, яшермим, гаҗәпләндерде.
– Һәр эшнең авыр ягы да, җиңел ягы да бар, – ди Алисә үз һөнәре турында. – Берәүләргә авыр тоелса, икенчеләргә җиңел булып күренергә мөмкин. Миңа да каршы килүчеләр булды. Хәзер дә кызганалар. «Нигә анда эшлисең? Пычрак, тузан арасында сәламәтлегең бетәр», – дип әйтүчеләр дә бар. Заводта эшләүнең авыр ягы шул тузан инде.
Авыр металлар күтәргән вакытлар да була. Металл чистартучы җайланма кер юу машинасының барабанына охшаган. Җайланмадан чистартып чыгаргач, виброконвейер ярдәмендә аларны махсус тараларга бушатабыз. Тарадан төшеп китмәсен өчен гел җайлап, карап торырга кирәк. Менә шунда физик көч таләп ителә.
«Металл, коелган эшләнмәләр һәм детальләр чистартучы» һөнәре сәламәтлеккә зыянлы һөнәрләр исемлегенә дә керә.
Алисә, заводка килгәнче, мәктәптә физик культура дәресләрен укыта. Спорт һәм физик культура юнәлеше буенча югары белеме булуына да карамастан, дус кызы чакыруы буенча заводка күчәргә карар итә. «Бу эшкә гел уйламаганда килеп кердем. Дус кызым: «Әйдә, килеп эшләп кара», – диде. Мәктәптә хезмәт хакым 16 мең генә иде. Заводтан китү уема да килгәне юк!» – ди Алисә.
21 яшьлек Рузилә исемле танышым да заводта эшли. Ул – газ бүлү оператор-аппаратчигы. Шушы һөнәр буенча махсус белеме дә бар. «Чынлыкта хатын-кызлар эшли торган эш түгел. Чөнки күпчелек эшне кул белән башкарырга кирәк. Технологик процессны, анализларны контрольдә тотарга кирәк. Колонналар, насосларны да урнаштырырга туры килә. Шуңа күрә безнең профессиядә ирләр барыбер күбрәк эшли», – ди Рузилә.
Завод сүзе акылларда ир-атлар белән ассоциялләшә. Әмма завод эшенең күп өлеше заманча технологияләр белән җайлаштырылган хәзер. Зур-зур металл кисәкләрен кул көче белән түгел, берничә кнопкага басып кына да күчереп була. Ә көчле тавышка, тузан һәм пычракка ияләшергә туры килә инде. Стереотипларга карап түгел, күңел һәм йөрәк кушканын эшли торган заман хәзер. Җиңнәрен сызганып тузан арасына да кереп китә, кирәк булса, металлын да күчерә безнең кызлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк