Юсуповлар сарае

Йортларның да, кешеләрнеке төсле үк, кабатланмас үз язмышлары була. Мойка елгасы буендагы Юсуповлар сараенда да кайчандыр тормыш кайнаган, буыннар алышынган…
Шәһәрнең тарихи үзәгендә – Мойка елгасы ярында урнашкан Юсуповлар сарае Санкт-Петербургның иң затлы архитектура үрнәкләренең берсе. «Европаның иң матур шәхси йортлары» Британия каталогына кертелгән Россиядәге бердәнбер йорт та әле Юсуповлар сарае. 1780 елда ук төзелгән бу сарайның соңгы хуҗалары – Юсуповлар – аны 1830 елда сатып алалар. Тамырлары Багдад хәлифлегенә барып тоташкан, безгә исә атаклы Идегәй, аның оныгы – Нугай бәге Йосыф һәм үзебезнең Казан ханбикәсе Сөембикә аша якын булган кенәз Юсуповларның биш буыны биредә туксан елга якын гомер кичерә.
Кенәз Юсуповлар нәселе – Йосыф бәкнең улы Илморза (Сөембикәнең абыйсы) тармагы. Исмәгыйль морза абыйсы Йосыф бәкне үтереп, Нугай урдасын үз кулына алганнан соң, аның уллары Ибраһим морза һәм Илморзаны 1563 елда Мәскәүгә озата. Иван Грозный Йосыф бәкнең балаларына илтифат күрсәтеп, нәсел дәрәҗәсенә тиешле җир биләмәләре, утарлар бүлеп бирә.
Илморзаның улы Сөеш морза Россия патшасы Романовларга тугрылыклы хезмәт итә, вафатыннан соң бөтен байлыгы улы Абдулла морзага кала. Нинди «гөнаһ» эшләгәнен дә аңламыйча, Абдулла русларның уразасы – пост вакытында Мәскәү митрополитына каз мае кушып әзерләнгән табын сые куя. Моны мөселман кешесенең православие динен мыскыл итүе дип бәяләп, морзаның бөтен биләмәләрен тартып алмакчы булалар. «Гаебен» йолу өчен Абдулла, 1681 елда православие диненә күчеп, кенәз Дмитрий исемен алырга мәҗбүр була. Дмитрий Юсупов та, аның улы Григорий Дмитриевич та замандашлары хәтеренә курку белмәс батыр гаскәр башлыклары булып кереп калган. Григорий Юсупов Петр I нең иң якын көрәштәше була. Күрсәткән батырлыклары өчен аларга яңадан-яңа җир биләмәләре бирелә. Россиянең күренекле затлы нәселләреннән чыккан кәләшләргә өйләнү дә Юсуповларның байлыгын арттыра.
Григорийның улы Борис Юсуповтан башлап, бу нәселнең дәвамчылары хәрби карьерадан читләшеп, дәүләт эшлеклеләре, дипломатлар буларак танылалар һәм һәрвакыт Россия патшаларының иң якын киңәшчеләре булалар. Николай Борисович Юсупов Италия, Франция, Испания, Англиядә дипломатлык хезмәтендә булып, үз заманының иң күренекле вәкилләре – Вольтер, Бомарше, Дидро, Пушкиннар белән аралашып яши. Аның улы Борис Николаевич – действительный статский советник, гофмейстер – Санкт-Петербургның тарихи үзәгендә, Мойка елгасының гаҗәеп матур ярында архитектор Ж.-Б.-М. Валлен-Деламота проекты буенча иртә рус классицизмы стилендә төзелгән сарайны сатып алганнан соң, әтисенең коллекциясен Мәскәү янындагы Архангельдән бирегә күчереп, махсус төзелгән галереяга урнаштыра. Үзе дә Юсуповларның сәнгать әсәрләре тупламасын тулыландыруны дәвам итә. Петербургның күренекле архитекторы Андрий Михайлов проекты буенча, 1830–1837 елларда бу сарай нигездән үзгәртелеп, зурайтып төзелә. Сарайның эчке бизәлеше соңгы рус классицизмы стилендә башкарыла һәм купшылыгы, зиннәтлелеге белән аерылып тора. Аерым картиналар галереясы һәм театр бинасы булган бу йорт зыялы гаиләнең башкаладагы резиденциясенә әверелә; биредә үткән купшы баллар, чакырулы мәҗлесләрдә (раутлар) Россиянең монархлары, империянең югары аристократиясе, Европа дипломатлары, илебезнең һәм чит илләрдән килгән күренекле шәхесләр катнаша.
Сарайның архитектура биографиясендәге икенче этап 1840 елдан 1900 елга кадәр дәвам итә. Ул чор рус сәнгатендә романтизмның, тарихи стилизация һәм эклектиканың чәчәк атуы белән бәйле. Бу 60 ел эчендә гаиләдә өч буын алмаша. Юсуповлар йортында итальян һәм француз ренессансына карап стильләштерелгән, барокко һәм рококога ияреп башкарылган, шәрык зәвыгына туры китереп эшләнгән төрле заллар: Кышкы бакча, кунак бүлмәләре, ашханә, буфет, кабинетлар, будуарлар барлыкка килә.
Бүген Юсуповлар сараеның соңгы классицизм чорының зиннәтле бизәлешен саклаган залларын, кунак бүлмәләрен, кенәз һәм княгиняның тарихи стилистикада бизәлгән йокы бүлмәләрен, ХХ гасыр башы неоклассицизм стилендәге «яшьләр ягы» дип йөртелгән шәхси бүлмәләрне тамаша кылырга мөмкин. Элек картиналар галереясы булган зур, якты гаҗәеп биш залдан торган анфилада XIX йөзнең икенче яртысында модага кергән рококога охшатып бизәлгән театр бинасы белән төгәлләнә.
Император Эрмитажы өчен картиналар җыйганда, кенәз Николай Юсупов соңрак Россиядәге иң бай шәхси тупланма булачак үз коллекциясен дә туплый.
Без «аһ» итеп караган сарай хәзинәләренең бер өлеше тиздән Казанга киләчәген ул чакта белми идек әле. әлфия ханым әйтмешли, игелекле эшкә тотынганга күрә, уйланган гамәлләрне башкарып чыгарга Сөембикә ханбикәнең рухы ярдәм иткәндер, мөгаен. Княгиня Ксения Юсупова-Сфириның ул чакта Санкт-Петербургка килә алмый калуы Юсуповлар сараенда башланган проектның дәвамын тудырды. һәм аның Казанда үтүе дә бик зур символик мәгънәгә ия. Юсуповлар сараеның хәзинәләрен дә, затлы нәселнең дәвамчысы булган Ксения ханымны да гүя Сөембикә ханбикә үзенең Казанына дәшеп кайтарды...
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Менә шулай... Чәй кайнар суга эләгү белән куе булып чыга башлый. Буяу бит инде. Шайтан алгыры!..
Соңгы комментарийлар
-
24 июнь 2022 - 20:53Без имениГрей бабай ни русча, ни татарча сойли белми.Уфада – «ТМТV» татар музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды
-
22 июнь 2022 - 12:48Без имениМин эшлэп карадым. Йомырка салгач та пешеп китэ дэ, Сары таплы эремчек булды.Өй шатларында – сыр
-
16 июнь 2022 - 22:23Без имениБәхетле гаилә.СүбөханАЛЛАҺ!Кадерле,кирәкле,иманлы булып тигезлектә,чын ир--ат,гаилә тоткасы белән яшәп бетерергә насыйп булсын!Бик матур ярату,гаилә кору тарихы!Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин...
-
17 июнь 2022 - 23:08Без имениЭй кыланып та карый инде, гэлуш киеп чыкканчы, тусинка киеп чыксыннарУфада – «ТМТV» татар музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.