Тукай мәхәббәте

Тукайның мәхәббәт тарихы — шактый өйрәнелгән шагыйрь тормышының иң четерекле һәм бәхәсле якларыннан. Һәркемнең тормышында җанын җылытырлык, дөньясын яктыртып, авыр чакларында көч бирерлек саф, изге Хыялы — Мәхәббәте була. Кеше гомере буе шул сөюгә табынып, сыенып-сыгыныпяши. Тукайның тормышын да бизәгәнме андый садә мизгел? Шагыйрь йөрәгендә очкынлы хис уяткан, иҗатына илһам биргән туташ Зәйтүнә генә булганмы? Тагын кайсы асыл затлар Тукайның хөрмәтен һәм, ниһаять, мәхәббәтен яулый алган? Гомумән, аның хатын-кызга мөнәсәбәте нинди булган?.. Күпләрне кызыксындырган бу сорауларга җавапны без шагыйрьне якыннан белгән, аралашып яшәгән чордашларының истәлекләреннән таба алабыз. Сораулар күп булган кебек, фикерләр дә гаять төрле. Тукайның мәхәббәт тарихын яктырткан кызыклы язмалардан аерым өзекләрне журнал укучыларына да тәкъдим итәбез.
...Без аннан-моннан сөйләшеп утырдык. Ул күптән түгел Петербургка барып килгәнлегеннән, Петербургны яратмый сөйләп утырды вә: Петербурдан бик нык көләргә уйлыйм әле: табигать начар, шунда урам себеркесе кебек яфраксыз агачлар астына утырып, мәхәббәт итешеп утырган булалар, дип сөйләде. Мин Тукаев хатын-кызны яратмый дигәнне ишеткәнем булганлыгымнан аның хатын-кыз хакындагы фикерен сорадым. Ул: “Без белгән хатын-кызлар бик вак бит, кешенең гаебен генә эзләп, хәзер көләргә торалар, шуның өчен мин аларны яратмыйм. Хәер, мин үз апаларымнан ике кешене вә Казанда бер немканы (немец хатыны) ярата идем. Ул немка минем әхваль рухиямне тәмам аңлый, гел миңа кирәкле сүзләрне генә сөйли иде, хәтта әгәр ул әрчеп бирсә, иң җирәнгеч булган ракны да ашыйдыр идем, диде. Мин: “Габдулла әфәнде, прекрасный полны ничек яратмыйсың?” — дигәч, “Ялган, бер дә матур түгел, минем карашымда ирләр матур...” — дип җавап бирде... Г.Тукаев (Искә төшеру)//Кояш. — 1913. — 17 апрель.)
...Тукай үзен хатын-кыз булган мәҗлесләрдә ис китәрлек кыюсыз тота, өйләнгән, гаиләләрендә байтак мәртәбәләр булган иптәшләренә кунакка барганда да мәҗлестә хатын-кызлардан берәр кеше булса, күзен күтәрми түбән генә карап утыра иде, башка вакытта сөйләшергә, көләргә хәзер булган Тукай хатын-кыз булган мәҗлестә авызын да ачмый иде. Бу качуның сәбәбе. турында озак уйлап торырга туры килми. Тукай яшьтән күңелле гаилә тормышын белмәгән, хатын-кыз арасында булып, якты якларын күрә алмаган. Соң, бөтен хатын-кыздан кача торган Тукайның шигырьләренә шундый самимилек кайдан килгән? Кайсы бәхетле туташ Тукай күк шагыйрь каләме аркылы үзе турында уйланган нәрсәләрне, үз сурәтен мәңгегә калдырырга, хосусән, Тукай кадәр Тукайга илһам биреп торучы мәртәбәсенә наил булган? Бу бәхетле туташ үз шәһәрендә байтак мөселманча укыгач, Казанга укырга килгән яшь кенә бер кыз булган...
Тукай эчендәге серләрен кешегә күп сөйләргә яратмый, эчтән тынучан иде. Мәхәббәте хакында да ул үзе (миңа мәгълүм булганы) бары бер кешегә — “Әл-ислах” мөхәррире Вафа әфәнде Бәхтияровка гына вә сиңа гына сөйлим, ди торган булган.
Вафа әфәнде бәгъзан муенына асылынып, Тукайның җылый-җылый 3. туташны сагынулары булганын сөйли. Тукайның бу мәхәббәте актыгына кадәр дәвам иткән, үлүдән бер кыш элек (1912 елның көзендә) Вафа әфәндегә очрап, икәү генә калгач, Тукай 3. туташ турысында сүз кузгатып, сөеп, сагынып сөйләгән... (Шәрәф Г. Тукайның мәхәббәт хакындагы шигырьләре һәм аның мәхәббәте//Мәктәп. - 1914. - № 4).
...Әле дә булса хәтеремдә, мин Тукайга үзе мәхәббәт итә торган бер кыздан (Зәйтүнә Мәүлүдова турында сүз бара) качып йөрүенең сәбәбен аңламаганлыгымны... сөйләдем. Ул озак җавап бирми торганнан соң, үзенең бер күзен ишарә белән күрсәтеп:
— Печать проклятия! — диде. Шул вакытта мин аның карашында, тавышының аһәңендә авыр бер фаҗигави өметсезлек сиздем. Шуннан соң ул үзенең сул күзенең ничек итеп болай ак төшерелеп калдырылган икәнен сөйләп китте... — Хатын-кызның бөтен тәэссораты кешенең тышкы күренешеннән була. Тышкы күренеше кыяфәтсез булган ир кеше хатын-кызда әүвәл күренүе белән үк бер җирәнү вә тәхкыйрь (хур күрү — Г. Н.) тойгысы тудыра, иң яхшысында инде кызгану тойгысы гына тудыра ала. Үзеңә шулай караганлыгы мәгълүм булган бер мәҗлестә утыра алу өчен иң азында бер дә самолю-биең булмаска кирәк бит... (Әмирхан Ф. Тукай һәм хатын-кыз),/Тукайтурында хатирәләр. - Казан, 1976. -92-93 бб.).
...1908 елның җәендә якыннары арасында Тукайны өйләндерү фикере туа. Тукайны кулга алырлык, күңелсез тормышыннан коткарырлык, яхшы гына хозяйка булырлык, безнең идарәгә килеп йөри торган Ф. Ибраһимова күздә тотыла. Кызга әйтелә, кыз күнде. Ф. Әмирхан әнисе Рабига абыстай аркылы кызның анасына сүз салына. Кызның анасы разый була. Хәзерге Насыйри урамы белән Сафьян урамнары чатында Апанаевларның фатир җибәрер өчен салынган ике катлы йортның югары катыннан кояшлы тәрәзә белән фатир да билгеләнә. Бу эшкә Тукаебыз бер күнә, бер кире кага, тәмам аптырый, шаша, төрле хыялларга чума... Ләкин бу эшләрнең берсе дә барып чыкмый кала. Фатихның “Габделбасыйр гыйшкы” дигән хикәясе шул турыда язылды... (Бахтияров В. Тукай турында кайбер истәлекләр/Тукай турында замандашлары. - Казан, 1960. — 91 б.)
...Беркөнне мин Тукайны артистлар белән бергә үземнең туган көнемә чакырдым. Гәрчә ул махсус киенеп, галстуклар тагып, кунакка йөрүне яратмаса да, мин чакырган мәҗлескә назланмыйча килде. Мин аның килүенә бик шатландым. Ул көнне минем бүлмәмдә чәчәкләр күп иде. Тукай, бераз утыргач, чәчәкләр янына барды, фларга карап иснәп торды да, кесәсеннән ландыш чәчәге чыгарып:
— Менә мин шушы ландыш чәчәген бик яратам, аның исе дә бик хуш, үзе дә матур, мәгез, Волжская, әнә шул чәчәкләрегез арасына кыстырып куегыз! — диде. Үзе шул минутта бер гаепле эш эшләгән кеше кебек, кызара төште... (Гыйззәтуллина-Волжская С. Сәхнә дусты// Совет әдәбияты. — 1946. — № 4).

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
22 гыйнвар 2021 - 15:40Без имениБик яхшы мәкалә. Рәхәт укырга да. аңлашылып тора. Бу язманың журналисты дини белем алган кеше икәнлеге күренеп тора. аңа рәхмәт.Адашкан хатын-кызны туры юлга кертү өчен... бер сүз җитә
-
22 гыйнвар 2021 - 15:43Без имениБик дөрес язылган сүзләр. Бигрәк тә акчага кагылышлы урыннары. Хәзер байны гына яраталар, аның белән генә аралашалар. Хәерчерәк булсаң син кем дияргә күп сорамаслар.Менә бу 10 әйбер турында туганнарга сөйләргә кирәкми
-
22 гыйнвар 2021 - 16:10Без имениКеше (зур кеше) кайгыларын үзе җиңеп чыгарга тиеш...балаларын шул кайгыларга батырмыйчаКемгә тидек, кемне рәнҗеттек без…
-
22 гыйнвар 2021 - 19:15Без имениБала сезнен жаваплылыкта, ничек ул отдельно торсын ди? Бу проблеманы алдан ук хэл итэргэ кирэк, сонрак ул кеше бала белэн торырга телэмэсэ, нишлэрсез? Катгый торырга кирэк. Э инде риза булмаса, нигэ ана кияугэ чыгарга?Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
22 гыйнвар 2021 - 19:20Без имениБездэ хатын-кыз бигрэк харап скромный инде. Эллэ нинди хатыннар, ике-оч балалы, гулящийларны да кияугэ ала ирлэр, беркем бер суз эйтми. Сез узегез гаепле, эйттермэскэ, мыскыл иттермэскэ иде алдан ук. Кайвакыт, виноват кыяфэттэ тузеп торсан, эйттерсэн, телэсэ нэрсэ дэ эйтэлэр инде. Димэк, позволять иткэнсез. Хэзер ни дияргэ инде?...Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.