Логотип
Тарих

Төркиядә мөһаҗирлектәге татар галимнәре

доклад
Й. Акчура, З. Кадыйри, Г. Баттал, Х. Зөбәер, З. Вәлиди, С. Максуди Г. Инан, Ә. Курат, Ә. Тимер һ.б. сәясәткә һәм фәнгә  яшь Төркия республикасы сәясәттә, мәгариф системасында, мәдәният өлкәсендә белемле кадрларга зур кытлык кичергән  чорда  килгәннәр.  Беренче эмиграция дулкыны булган  ХХ йөз башы татар милли хәрәкәте идеологлары, житәкчеләре — Й. Акчура, С.Максуди Төркия республикасының  фән өлкәсендә дә, сәясәтендә дә, ижтимагый тормышында да  зур роль уйнаганнар. З. Кадыйри, Х.Зөбәер, Г. Инан, Ә. Курат, Р. Рәхмәти Арат, Ә. Тимерләр исә  инде сәясәт белән шөгыльләнмәгәннәр. Алар фәндәге үз урыннарын дөньякүләм  югарылыкта тапканнар.

Әлеге мәкаләне татар укучысына бөтенләй дә диярлек таныш булмаган татар галиме Хәмит Зөбәер турында кыскача гына булса да мәгьлүмәт бирүдән башларбыз.  Археология  фәне өлкәсендә дөньякүләм танылу алган галим Хәмит Зөбәер Кошай әнисенең сеңлесенең ире булган Риза Фәхретдиновның  үгетләүе буенча  9 яшьлек вакытында Төркиягә укырга җибәрелә. Төркиядә укып белем алган Х. Зөбәер Австрия-Венгриядә университет бетерә, магистрлык яклый, фәнни дәрәҗә ала һәм 1925 елдан Төркиягә кайтып музейлар департаментында эшли башлый. Ул — Анкара этнорграфия музеена нигез салучы, Ая Суфия мәчетен музей итеп оештыручы, Төркия музейларының генераль директоры һәм археологик казу эшләрен яңача методлар белән алып баручы да. Х. Зөбәер, археолог буларак,  1935 елдагы Алажахоюн казу эшләреннән соң   дөньякүләм танылу ала. Чөнки әлеге археологик экспедиция нәтижәләре булган ачышлар, табышлар дөнья археологиясе һәм тарихы фәненә дә үзгәрешләр кертә. Европа илләренең  борынгы Греция, Төрек солтанаты тарихын өйрәнүче галимнәре Х.Зөбәер ярдәме белән Төркиядә казу эшләре алып баралар. Әлеге галимнәр үз эшләренең нәтиҗәсе буларак фәнни хезмәтләр язалар, хезмәтләрендә Х. Зөбәернең  фәнни хезмәтләренә, ачышларына зур бәя бирәләр.  Унлап тел белгән галимне Европаның күп илләрендәге университетлар археология буенча лекцияләр курслары укырга чакыралар, аның немец, венгр, инглиз, финн, поляк телләрендә хезмәтләре басылып чыга. Ул — Көньяк-көнчыгыш Европаны өйрәнү җәмгыяте, англиядәге король гаиләсе каршындагы археология институты, финн антропология җәмгыяте, төрек китапханәчеләр җәмгыятьләренең шәрәфле әгьзасы. Х. Зөбәер  Кошайның, галим буларак, фәнни эшчәнлеге төрек фәне белән бәйле булса, икенче яктан ул үз милләтенең, татар милләтенең улы булып калган. С. Максуди, Й. Акчура, Г. Исхакый һ.б. татар эмигрантлары белән аралашып яшәгәнлектән  галим Төркиядәге татар диаспорасы проблемаларын да яхшы белгән һәм аларны борчыган, кызыксындырган проблемалардан да читтә кала алмаган. Аның төрле елларда “Төрек юрду” журналы, “Тарих корумы” бюллетенендә, “Яңа милли юл”, “Азат Ватан”, “Казан” журналларында  татар теле, әдәбияты, тарихына багышланган күп санлы мәкаләләре басылган. Й. Акчурага, С. Максудига багышланган конференцияләрне оештыруда катнаша. С. Максудиның үлеменең бер еллыгына багышланган конференциядә “С. Максуди хезмәтләре һәм аның милләт аңлатмасы” дигән темага  доклад ясап галимнең “Милләт тойгысының социологик әсаслары”  дигән соңгы хезмәтенә   югары бәя бирә. Аның бу доклады әлеге хезмәткә беренче бәяләмә була.

Октябрь инкыйлабына кадәр  Уфада  “Тормыш” гәзите чыгарган, дини һәм дөньви китап-дәреслекләр авторы буларак танылган һәм Урта Русия һәм Себер төрек-татарларының Милли-мәдәни мохтарияте Идарәсе әгьзасы Закир Кадыйри Төркиягә хатыны шагыйрә Сания Гыйффәт һәм ике кызы белән 1922 елларда килеп урнаша. Рус,төрек, гарәп, фарсы телләрен яхшы белгән З. Кадыйрины мәгариф министры Х.Сөхби хөкүмәт идарәсенә тәрҗемәче итеп эшкә чакыра. Бераздан аны атаклы Сөләймания китапханәсенә өлкән китапханәче итеп куялар. Тәржемәче буларак З.Кадыйри Ибн Халдунның  3 томлыгын тәржемә  итеп бастырып чыгара, “Ислам классиклары” дигән сериядән “Милләтләр вә хөкемдарлар  тарихы” дигән 5 томлык хезмәтне төрекчәгә тәржемә итә. Бу хезмәт 2 басма кичергән. Аның "Төрек юрду”. “Яңа милли юл” журналларында төрле елларда  3 дистәдән артык зур күләмле фәнни мәкаләләре  чыккан.Ләкин, кызганычка каршы, З.Кадыйрига башкалар шикелле Төркия мәгарифендә, мәдәниятендә зур эшләр эшләү мөмкинлеге бирелмәгән. Әмма, шуңа да карамастан,  төрек халкына татар халкын, аның тарихын, әдәбиятын танытуда һәм  төрле тәрҗемәләре белән ул, хәл кадәренчә, үз халкына хезмәт итәргә тырышкан.  Күтәрелгән темалары белән  әле бүген дә актуаль булган   аның әлеге мәкаләләрен татарчага тәрҗемә итеп үзебездә бастырып чыгарсак та бик яхшы булыр иде. Бүген инде галимнәребез алдында Закир  Кадыйри дигән олы  галим, милли эшлекле турында  жентекле һәм саллы  бер хезмәт язып киң җәмәгатьчелеккә җиткерү бурычы тора.

Габделбари Баттал да ХХ йөз башы татар милли хәрәкәтендә, аның матбугатында, мәдәниятендә һәм ижтимагый-сәяси тормышында шактый эшләр башкарган күренекле  шәхесләребездән. Ул — ЧК төрмәләрендә утырып, сөргеннәрдән качып, гаиләсен ташлап, 1919 елны Финляндиягә барып чыккан һәм аннан 1925 елда Төркиягә килеп урнашкан мөһаҗирләрнең берсе. Төркиядә  ул 20 елга якын матбугат мөдирлегендә эшли. 1927 елда ук Финляндиядә вакытта язган “Русиядән аерылган милләтләр” дигән китабын бастырып чыгара. 1928 елда Мукденда “Төрек-татар тарихы” исемле китабы чыга. 1947 елда “Рус ихтилалыннан хәтирәләр”, 1962 елда “Мин бер яктылык эзләдем” (Кызыл дөнья), дигән китабы, 1948 елда 810 битле “Зур кыргыз сүзлеге” дигән хезмәте, 1958-1959 елларда “Казан төрекләре” дигән сериядән “Риза Фәхретдинов”, “Муса Биги”, “Галимжан Баруди” һәм “Ике Максудилар’ дигән китаплары чыга. Иң соңгы хезмәте булган “Казан төрекчәсендәге табышмаклар һәм әйтемнәр” 1968 елда басылган. 1937, 1942, 1945 елларда“Төрек юрду” журналында  аның  “ялкынлы милләтче”  Йосыф Акчураның сәяси-ижтимагый һәм фәнни эшчәлеге турындагы  күләмле мәкаләләре басылган. Аны  шушы хезмәтләре өчен “Төрек дил корумы”на әгьза итеп алалар.



Г. Баттал, Төркиянең матбугат мөдирлегендә эшләүче чиновник буларак үзенең журналист эшчәнлеген төрек халкы проблемалары белән бәйләгән.  Галим буларак үз эшчәнлеген Г. Баттал инде татар халкына хезмәткә генә багышлаган.

Әхмәт Тимер —  Төркия  фәнендә   иң күренекле  һәм дөньякүләм танылу алган галим.  Ул Төркиягә 1929 елда килә. Й. Акчура ярдәме белән Тробзон шәһәрендәге укытучылар әзерләүче мәктәпкә  укырга керә һәм аны тәмамлагач Германиядә университет бетерә, 1941 елда андадокторлык яклый. Тюркология буенча  дөньякүләм танылу алган   галимнең 1948 елда  “Монголларның өйрәнелмәгән тарихы” дигән фундаменталь хезмәте немецча, 1986  елда монголча, 1995 елда төрекчә басыла. 1961 елда  Ә. Тимернең  “Миллият идеалы эчендә фән һәм мәгариф исемле”  хезмәте чыга. Әлеге хезмәттә  милли фән, мәгариф милли идеалга карап үсәргә, ныгырга, шунлыктан,  мәгариф системасында  нәкь менә милли тарихка  төп урын бирелергә тиеш Һәм төрки  дөньяның милли тарихы ерак идеалда бердәм яссылыкта өйрәнелергә тиешлеге турындагы фикер үткәрелә. Тарих, тел, сәнгать проблемалары аша мәдәни бердәмлеккә, берлеккә ирешү юлында вакыт, географик чикләр юк диелгән әлеге хезмәттә.



Ә. Тимер 1961 елда Төрек мәдәнияты фәнни-тикшеренү институтын оештыруда катнаша һәм 1975 елга кадәр аның директоры була.  Ул шул  институт каршында  “Төрек мәдәнияты”, “Төрек мәдәниятын өйрәнү” исемле журналлар чыгаруны оештыра һәм шуларның редакторы вазыйфасын да башкара.

1987 елда  аның тормышында хәл иткеч роль уйнаган Й. Акчура турындагы монографиясе  басылып чыга. 1997 елда кабат басыла. Аның  “Төрек культуры”, “Төрек юрду”, “Казан” журналларында, Британия, Төрек, Ислам энциклопедияләренең төрле еллардагы басмаларында Болгар дәүләте, Татар халкы, татар теле, әдәбияты һәм танылган шәхесләре турында йөзләрчә мәкаләсе чыккан. 1996  елда  Ә. Тимернең   425 битле “60 ел. Алмания. 1936-1996 еллар” дигән  истәлекләр китабы басылган. 2003 елда Ә. Тимер үзенең соңгы хезмәтен — 500 битле “Ватаным Төркия” дигән китабын язып бетергән. Жыеп кына әйткәндә, 1992 елда Ә. Тимернең 80 яшьлеге уңае белән чыгарылган “Төрек араштырмалары” журналында аның  252 хезмәтенең исеме саналган. Ә. Тимернең бай мирасын, яьгни тел һәм татар тарихына, атаклы шәхесләренә багышланган  хезмәтләрен халкыбызга кайтару һәм җиткерү  мәсьәләсен тиз араларда хәл итү сорала.

Йосыф Акчура белән Садри Максуди Төркиянең  сәяси-ижтимагый тормышында, аның мәгарифендә, мәдәниятендә, гомумән, яшь Төркия республикасының урнашу, ныгу һәм үсү процессында  зур роль уйнаган һәм тирән эз калдырган шәхесләрдән. Й. Акчура 1895 елдан солтан Габделхәмит Икенче идарәсенә каршы чыккан  елдан яшь  төрекләр хәрәкәтенә катнашып китә һәм 1897 елда кулга алынып үлем җәзасына хөкем ителә, бераздан үлем җәзасы гомерлек сөрген белән алыштырыла. Сөргеннән ул башта Туниска кача ала, аннан Франциягә китә. Франциядә  Сәясәт мәктәбендә  укый, Сорбоннада укучы С. Максуди белән таныша, дуслаша һәм аларның дуслыклары гомерләре буена дәвам итә.

 Йосыф Акчура


1908 елда, яшь төрекләр инкыйлабыннан соң, Й. Акчура Төркиягә кайта  һәм ул яңа Төркиядә төркилек, төрекчелек, киң төреклек фикерен аңлатырга, таратырга  тели, ягьни төрекчелек байрагын күтәрергә тели. 1911 елның ноябрендә “Төрек юрду” журналының 1 нче саны, ә инде 1931 елга кадәр барлыгы 233 саны чыга, 1917 елга кадәр журналның мөхаррире Й. Акчура була. Журнал үзенең күтәргән проблемалары белән төрек яшьләре арасында бик популярлашып китә һәм журнал“Төрек учаклары” ның  барлыкка килүенә сәбәпче  була. Й. Акчураның “Төрек юрду”нда  басылган мәкаләләрендә төрек дөньясының мәгьнәви берләшүе — милли берлеккә ирешү идеологиясе эзләнә, эшләнә  башлый. Й. Акчура житәкләгән журнал исә  төрек берлегенең юлбашчысы да, остазы да, байрагы да булып таныла. Гаяз Исхаки Й. Акчураның төрки берлек идеясы турында “Төрки берлек идеясы  әгәр Балкан сугышы башланып дөнья сугышка кереп китмәгән булса, бөтен төрки дөньясында Русиядә,Иранда, Төркестанда, Чинда  өлгереп, милли бер оешма хәленә килеп житәчәк иде, дөнья сәясәтендә зур роль уйнаячак иде” дигән. Үз карашларының бәйсезлеген сакларга теләп бер партиягә дә әгьза булып кермәгәнЙ. Акчура Төркия Бөек Милләт мәҗлесе вәкиле һәмМостафа Кемалның сәясәт һәм мәдәният буенча Киңәшчесе була. Истанбул университетында һәм Анкара хокук мәктәбендә сәяси тарих фәненнән дәресләр бирә, шул фән буенча дәреслекләр яза. 1931 елдаС. Максуди белән бергә «Тарих җәмгыятен” төзүдә  башлап йөри, аның 1 конгрессын оештыруда актив катнаша, Конгрессның рәисе була. 1928 елда “Тел җәмгыятен” төзүдә һәм  Тел академиясен оештыруда зур эшчәнлек күрсәтә. Шушы елларда аның төрек матбугатында төрек теле һәм тарихына багышланган һәм төрек  алфавитын латинлаштыруның, төрек телен алынма сүзләрдән чистартуның әһәмиятлелеген, кирәклеген аңлаткан күп  санлы мәкаләләре чыга. Шушы эшчәнлеге өчен Й. Акчура Тел академиясенә әгьза итеп сайлана.

“Й. Акчура бөтен төрки дөньяның уртак бер юлбашчысы булып хисап ителәчәк һәм аның исеме И. Гаспринский белән рәттән   булып, ул төрки дөньяның яңадан тууында Тимер  казык йолдызы ролен үтәп киткән шәхес” дигән Г. Исхаки Й. Акчураның төркичелек идеясын тудыруда, үстерүдә, аңлатуда уйнаган роленә, эшләгән эшләренә, язган хезмәтләренә бирелгән бәясендә. Й. Акчура —“Яңа Төркия җөмһүриятен төзүдә зур мәгьнәви көч булып катнашты” дип бәяләнеп Төркия  тарихка кереп калган татар улы.

Садри Максуди — Төркия дәүләтенең, төрек халкының тарихында, сәясәтендә, мәдәниятендә, мәгарифендә үзенә аерым бер урын алып торган шәхес. Ул 1925 елда Франциянең Сорбонна университетындагы профессорлык вазыйфасын, жайлы тормышын ташлап, мине анда яңа хезмәтләр көтә, дип Төркиягә күчеп килә һәм үзенең калган гомерен, бар белемен төрек халкына хезмәткә багышлый. Сәясәт өлкәсендә С. Максуди Төркия дәүләте кысаларында гына түгел, (3 мәртәбә Бөек Милләт мәжлесендә вәкил, Мостафа Кемалның Киңәшчесе була, 1946 елда   төзелгән Демократлар партиясен төзүдә катнаша, 1955 елгы президент сайлауларында аның да кандидатурасы күрсәтелә) ул Милләтләр лигасында эшли, Европа советында Төркия парламенты делегациясен житәкли,   юрист буларак Европа федерациясе Конституциясен язучы комиссиягә сайлана һәм конституцияне язуда катнаша.



С. Максуди Төркиягә 1925 елда мәгариф министры Х. Сөхби чакыруы буенча килә һәм аңа әле ачылмаган Хокук мәктәбендә  хокук фәне укытырга тәкьдим итәләр. Ул Төрки хокук тарихы  дигән фундаменталь хезмәтен язып үзе ачкан мәктәптә 18 ел буена шул фәнне укыта. С. Максуди  Төркия  мәгарифендә Төркия дәүләтенең юриспруденциясенә нигез салучы, хокук тарихы, хокук фәлсәфәсе, төрек хокук тарихы кебек фәнни юнәлешләрне барлыкка китерүче  буларак кереп калган галим.Аның Төркиядә 1928 елдан башлап 16 фундаменталь хезмәте чыккан һәм аланың һәрберсе 3-4 басма кичергән, алар озак еллар буенча хокук тарихы, төрки хокук тарихы, фәлсәфәсе буенча университетларда дәреслек булып торганнар. С. Максуди Й. Акчура белән бергә Тел академиясен, Тарих җәмгыятен оештыруда зур активлык күрсәткән. Аның 20 еллар ахырында  вакытлы матбугатта  Төрек телен алынма сүзләрдән чистарту һәм төрек алфавитын латинлаштыру турында күп санлы мәкаләләре басылган.30 еллар башында Ататөрек Төркия республикасының яңа тарихын язу кирәкле мәсьәләсен күтәреп чыга. С. Максуди тарих буенча “Искетлар-сакалар”  һәм “Урта Азиядәге төрки дәүләтләр” дигән хезмәтләрен язган. С. Максудиның иң соңгы хезмәте — Милләт тойгысының социологик әсаслары дип атала. С. Максуди үзе әйткәнчә: « аның бу милләтчелек эшчәнлегенең, ягьни, күп еллык милли эшчәнлеге өлкәсендә туплаган тәжрибәсе нәтижәсендә барлыкка килгән фикерләре аркасында туган хезмәте киләчәк яшь буыннарга әйтәсе килгән соңгы сүзе итеп кабул ителергә тиеш».
 
Әлеге галимнәрнең Төркиянең сәясәтендә, мәдәниятендә, мәгарифендә зур роль уйнаган эшчәнлекләре инде тарихта калган. Шунлыктан аларның  Төркия республикасының  мәгарифе, тарихы, мәдәнияте үсеше чорындагы эшчәнлекләре бүген дә ихтирам белән искә алына, хезмәтләре басылып тора. Төркиядә мөһаҗирлектә яшәгән шәхесләребезнең күбесе ХХ гасыр башы татар милли хәрәкәте идеологлары, эшлеклеләре булганлыктан алар үзләрен төрек халкына, төрки бердәмлеккә хезмәт итәргә тиеш дип санаганнар һәм шунлыктан, Германия, Франция, Финляндия кебек илләрдән тормыш шартлары бик күпкә түбән булган Төркиягә килеп урнашканнар да бар гомерләрен, эшчәнлекләрен Төркиянең  сәяси, фәнни, мәдәни күтәрелешенә, үсешенә хезмәт иткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Bik şäp!

    • аватар Без имени

      0

      0

      бу мэкалэ журналнын кайсы битлэрендэ икэн?..

      Хәзер укыйлар