Логотип
Тарих

​Үткәннәрнең кадере...

Рәшит ИСКӘНДӘРОВ сөләгәннәрне журналист Фирүзә ӘБСӘЛӘМОВА язып алды.


Борынгы бабаларыбыз – Казан татарлары. Алар бирегә, Урал буена, Россиянең көньяк чикләрен саклау өчен күчереп утыртылганнар.



Кем без, кайдан, бу якларга кайсы туфраклардан килеп урнашканбыз? Әлеге сорауларга җавап эзли башлавым тарих укытучысы булганга гына түгел иде, әлбәттә. Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк, диләр. Бу гыйбарәгә тирән фикер, олы мәгънә салынган.
Татарларның Оренбург далаларына таралу күренешен, татар авыллары мисалында халкыбызның үткән юлын, төбәктәге татар авылларының тарихын өйрәнүне, әлбәттә, үземнең туып-үскән Чебенлемнән башладым. Иң мөһиме, бу катлаулы, әмма кызыклы һәм мавыктыргыч эшкә укучыларымны да җәлеп итә алдым. Җитмешенче еллар башында ук мәктәптә эзтабарлар түгәрәге оештырып җибәрдек. Игелекле эшләр башкарган, фронтларда батырларча һәлак булган, илгә җиңү язын алып килгән авылдашларыбызның исемнәрен барлап, аларга кагылышлы барча мәгълүматларны тупладык, шәхси әйберләрен җыйдык. 1985 елда мәктәптә ачылган «Туган якны өйрәнү» музеена шулай нигез салынды.
Укучылар өчен иң кызыгы исә үзләренең нәсел агачларын төзү булды. Авыл тарихы битләрен без шулай бергәләп яздык.
Безнең Үрге Чебенлегә (Сакмар суы буена урнашкан Түбән Чебенле авылы да бар әле) Сәгыйть бистәсеннән (Татар Каргалы авылыннан) чыккан игенчеләр 1755 елда нигез салган. 
Мәскәү, Казан, Уфа, Оренбург архивларында эзләнә торгач, үз нәселемнең тугыз буынын ачыклый алдым. Безнең нәсел аша да милләттәшләребезнең бөтен тормышын – тарихын, көнкүрешен, язмышын, мәдәниятен, табышларын һәм югалтуларын, фаҗигасен күрергә мөмкин. Искәндәровлар Казан губернасының Арча (Җөри) өязеннән күчеп килеп, Каргалыга нигез салуда катнашканнар, соңрак Чебенле авылына күчеп утырганнар. Кемнәр генә булмаган безнең нәселдә – игенчеләр, чик сакчылары, дин әһелләре, шахтерлар, диңгезчеләр, укытучылар, табиблар, хәрбиләр, колхозчылар, фермерлар, юристлар… Россияне тетрәткән революция, сугышлар, репрессияләрнең берсе дә бу зур гаиләне читләтеп узмаган. Шәҗәрәбезне яза торгач, ул 167 биттән, 107 фотосурәттән, 6 схемадан торган, бай эчтәлекле китап булып килеп чыкты. Тормыш иптәшем Маһинур аңлап, ярдәм итеп тормаса, бу китап язылмас та, дөнья да күрмәс иде, мөгаен. (Маһинурымның мине ташлап ахирәткә иртәрәк күчүе генә үзәкләрне өзә. Олыгайган кешенең ялгызлыгы бигрәк тә яман икән ул.)



Аңламаса, ярдәм итмәсә дип, юкка гына әйтмәдем. Ерак-ерак шәһәрләргә барып, архивларда утыру, кунакханәләрдә яшәү гаилә бюджетына, әлбәттә, кыйммәткә төшә иде. Укытучының хезмәт хакы беркайчан да зур түгел иде бит аның. Өстәвенә, җәйге ялымны өзеп чыгып китәм. Өйдә, балалар янында буласы, йорт-җирне карыйсы урынга… Гел онытмыйм, 
1977 елның август аенда Мәскәүдә, Борынгы Актларның Үзәк архивында эзләнеп утырган идем. Кесә ягы такыр чак. Шул сәбәпле, соңгы ике көнне Казан вокзалында, диванда үткәрергә мәҗбүр булдым.
Беркөнне иртүк уянып китсәм, баш астыма салып яткан сумкадан җилләр искән. Эчендә вак-төяк тә, яхшы итеп үтүкләнгән чалбарым бар иде. Ятканда чалбар бөгәрләнмәсен дип, спорт трикосыннан гына йоклыйм. Мәскәү буйлап эленке-салынкы, таушалган киемнән йөри алмыйм бит…
Торып утырдым да, көлеп җибәрдем. Ни өчен дисезме? Куанычымнан! Биш көн буе архивта күчергән кадерле язмаларымны, документ һәм вак-төяк акчаны юка папкага салып, күлмәк эченә, тәнгә яулык белән урап яткан идем. Аларга бит тия алмаганнар, алар исән! Бу кәгазьләр янында чалбар гади чүпрәк кенә бит ул. Вокзалдан чыгып, шунда якындагы бер кибеттән калган акчага чалбар алып кидем. Аннан, көндәгечә, тагын архивка юл тоттым. Ә кайтырга, Оренбургка кадәр поездга билетны алдан алып куйган идем инде…
Мәктәп музеебызның бер почмагы татар әдәбиятының классигы, язучы Шәриф Камалга багышланган. Аны булдыруга өлеш кертүем белән бик горурланам мин. Язучының Оренбург төбәгендә яшәү еллары безнең Үрге Чебенле авылы белән бәйле бит.
1910 елның җәендә гаиләсе белән Урта Азиягә барышлый Шәриф Камал Оренбурга тукталып кала. «Вакыт» газетасы һәм «Шура» журналларына хисапчы булып урнаша, аннан корректор, бераздан инде әдәби хезмәткәр булып эшли башлый, иҗат мәйданы да шактый киңәя. Шушы елларда аның «Козгыннар оясында», «Депутат», «Хаҗи әфәнде өйләнә» комедияләре, «Акчарлаклар» повесте дөнья күрә.
Вакытлыча гына дип тукталган Шәриф Камал Оренбургта унбиш еллап яши. Берара мәшһүр «Хөсәения» мәдрәсәсендә татар теле һәм әдәбияты укыта. 1918 елның икенче яртысында булса кирәк шәһәрнең Гаспринский (хәзерге Х. Ямашев) исемендәге татар китапханәсендә мөдир вазифасын башкара. Нәкъ шул вакыт әдип Чебенледән килеп йөрүчеләр белән аларда авыл хуҗалыгы коммунасы – «Матур»ны төзергә керешә. (Ш. Камалның «Матур туганда» романындагы вакыйгалар нәкъ менә безнең Чебенледә бара.) Үрге һәм Түбән Чебенле авыллары арасындагы утар да аның булышлыгы белән төзелә. Бу кечкенә авылга «Дала утлары» дигән исем кушу Камал тәкъдиме була.




Дөньяның караңгы бер почмагы булып тоелган татар авылына ямь керә. Озакламый Чебенлегә 
Ш. Камалның гаиләсе дә күченә, ул авылга үзенең китапларын, роялен дә китертә. Җәмәгате Хәят һәм укытучылар ярдәмендә язучы кичәләр үткәрә, китапларын укырга өләшеп, халыкның күзен ача. Өлкән буын ул вакыт авылга Т. Ченәкәй, А. Таһи­ровларның килеп йөрүен озак гомерләр хәтерендә саклый. 1923 елны әдип шәһәрнең укытучылар әзерли торган «Багбостания» кызлар мәктәбендә әдәбият дәресләре бирә. Бераздан Урал буендагы мөселман балалар йорты мөдире итеп билгеләнә. 
Ш. Камал 1925 елны Казанга кайтып киткәч, ул балаларның шактый өлешен Каргалы авылы балалар йортына күчерәләр.
Язучының Казандагы музеен барып карау теләгем бик зур иде. Насыйп булды ул миңа! Кызы, Зәйнәп апа Байгильдиева белән дә очраштык. Музей-фатирдагы Ш. Камалның рояле (ул борынгы рояльгә язучының дуслары – С. Сәйдәшев, Җ. Фәйзи, А. Ключарев­ларның да куллары кагылган), өстәлендәге язу машинкасы гел күз алдымда. «Матур туганда» романы шушы өстәл артында язылды», – дигән иде Зәйнәп апа. Әтисенең латин шрифтында басылган өч китабын да бүләк итте ул миңа, алар хәзер Үрге Чебенле авылы музеенда саклана.



Минем кебек үз-үзенә: «Без кем?», «Кайдан?» дип сорау куйган якташларым аңа җавапны хәзер минем китапларымнан таба ала. Дөнья күргәннәре өчәү – «Верхние и Нижние Чебеньки» (1999), «Наши корни» (2004), «Сеитов посад» (2005). Инде менә дүртенче китабым – «Оренбургские татары» дигәне Казанда басылып чыкты. Оренбург өлкәсендә татарлар күпләп яшәгән җитмеш ике авыл бар. Бу китапка шушы татар авыллары турында тарихи белешмәләр тупланды. Без аны улым Әнвәр белән өлкә буйлап йөреп, икәүләп җыйдык. (Китапларымны чыгарырга матди ярдәм күрсәткән улларым Әнвәр белән Камилгә (ул хәрби очучы) бик рәхмәтлемен. Ата кеше буларак алар белән мин чиксез горурланам. Әнвәр турында аерым әйтәсем килә. Белгечлеге буенча ул табиб, бүгенге көндә исә – эшкуар. Үзе яшәгән Каргалы авылында бер генә эш тә аның катнашыннан башка узмый. Әнвәр Каргалы урта мәктәбенең Попечительләр Советы рәисе дә. Авылда «Сәгыйть бистәсе» исемле телевизион студия дә булдырды.)
Үзенең тамырларын белгәннәр җирдә ныграк басып тора. Тамырлар тирән һәм нык булса бигрәк тә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    шундый фикер бар - гомуми, мишэр авыллары юллар, жирлэр саклар очен итеб салынганнар, хэм аларнын, утырышы элекеге границалар, засечный линиялар буенча

    • аватар Без имени

      0

      0

      менә шундый шәҗәрәләр, үзеңнең нәсел оругларыңның кем кая , кайсы якларда торган, кайларга китеп урнашкан һәм гүмер кичереп бу дөн"ядан мәң гелеккә күчкән әби, бабаларыбызны белү бик әйбәт сауаплы эш дип санап минем энекәшем руспан халимов әунды нәсел оруг ал"бомы төзеде. 2300 артык кеше , 6-7 буынга кадәр кем кая торган фотолары адресларын сорап алып , күпме көч түгеп безне шатландырды . ике нәселне , берсе минем бабай әти ягыннан, икенчесе ислам кабул иткән чуваш биктимер медведев нәселен туганлаштырып себердгә столыпин реформасы буенча ките кара урманнар арасында ике мөселман ауылы ачып , берсен мөслим дип, икенчесен биктимировка дип атап шунда гүмер кичереп безне сибиряк иттеләр . инде хахер без россияның бар җиренә таралдык . шул руслан энебезгә безне нәселебезнең кем кайда икәнне белгертүенә зур рәхмәтләребезне белгертеп яңадан танышабыз күрешәбез . менә шуный вакыйгалар шәҗәрәләр булса шуннанда шатлыклы эш булмас иде .

      • аватар Без имени

        0

        0

        https://vk.com/away.php?to=http://www.bastanovo.ru/wp-content/uploads/2014/05/Orenburgskaya-Kargala-formirovanie-torgovo-tatarskogo-sosloviya.pdf

        Хәзер укыйлар