Логотип
Тарих

Тарих мең дә бишенче елда...


Ихтимал, Казан кебек мәшһүр калага кайчан нигез салынуын болай биш ел төгәллегендә әйтү дөрес тә түгелдер. Ник дисәң, мең ел дигәнебезнең аннан артып китүе дә бик мөмкин. Шәһәребез чынлыкта да борынгы безнең. Аның диварларыннан чал тарих үзе аваз сала. Самарканд, Багдад, Каһирә, Рим, Афина, Киев, Истанбул, Шанхай... ише мәгърур калалар рәтендә йөрергә хакы бар Казаныбызның. Иншаллаһ.
Казанның әле санап кителгән башка бер кала белән дә чагыштырмаслык үз йөзе бар.

Шушы җөмләне яздым да уйга талдым. Безнең буын киләчәккә нинди ядкәр калдыра соң? Биш катлы панель “хрущевка”лар, алардан әлләни аерылып тормаучы тугыз-уникешәр катлы йортлар шыплап тутырылган, хәтта мунчасы да булмаган йокы өчен генә яраклы кварталлармы? Өстәвенә, алар бер-берсенә ике тамчы су шикелле охшаш та әле. Цирк бинасын, Баскетхоллны, Камал театрын кая куясыз, дияр кайберәүләр. Юк, бу корылмалар белән генә киләчәк буыннарны шаккатырып булмастыр, мөгаен.

Казан ата-бабаларыбыз безгә мирас итеп калдырган Сөембикә манарасы, Кремле белән дан тоткан, тота һәм тотачак. Безнең бурыч аларны киләчәккә фәкать исән-имин, төзек килеш тапшыру гына.
Шуны үти алсак та бик ярар иде.

Әйе, Казаныбызның үз йөзе бар. Тик дәуләтчелегебезне югалту сәбәпле, аны киң рәвештә бөтендөнья казанышына әверелдерү генә озакка сузылды.
Шөкер, эш тынып тормады. Ниһаять, ЮНЕСКО да игътибарын юнәлтте. Кремль комплексы халыкара тарихи һәйкәл сыйфатында теркәлде. Алда татарның йөзек кашы, аның яшәү рәвешен чагылдыручы — Сабантуй. Казан, татар халкы турында сүз алып барганда, бу йоланы һич тә читләтеп үтеп булмый. Чөнки Кремль калабызның архитектура йөзе булса, Сабантуй — рухи йөзебез. Болгар, татар дәүләте, Казан ханлыгы, аның башкаласы борын-борыннан күз уңында булган. Килгәннәр, караганнар, өйрәнгәннәр, язганнар, данын таратканнар.

Бу язманың максаты — татар (болгар) халкы, дәүләтчелеге, Казан каласы, аның барлыкка килүе хакындагы читләр һәм татар тарихчылары тарафыннан теркәп калдырган кайбер хатирәләрне күңелдә яңарту, шуларны кыскача гына шәрехләү.

 
 

Әхмәд Ибн Фадлан.

Гарәп сәяхәтчесе. Багдад хәлифәсе сарае хезмәткәре. 921-922 елларда Әл-Моктадир хәлифәсе Илчелегендә сәркатип хезмәтен башкара. Идел буе, Урал яны, Урта Азиядә булып, үзенең бәянамәсендә анда яшәүче болгарлар, хазарлар, руслар һәм башка халыкларның гореф-гадәтләре, йолалары турында язып калдыра.
“Болгарлар эт улауны үзләре өчен яхшыга саныйлар, аңа шатланалар вә дә әйтәләр, муллык, фатиха һәм уңышлы ел булачак, диләр”.
Сәяхәтче Болгар иленең Алмыш патшасын түбәндәгечә тасвирлый: “Дәхи минем каршымда шушы кеше, дәхи аңарда унике терсәк (ягъни буе унике терсәк үлчәмендә — М. Ә.), минем терсәк белән үлчәгәндә”.

“...Кояш тулысынча баер алдыннан, мин гадәттәге гыйбадәтем вакытында шөфәкъның бик нык аллануын күрдем.
Мин дәхи куктө каты тавыш вә көчле дөбердәү ишеттем. Шунда башымны күтәрдем, миннән ерак та түгел болыт, кызыл, гүя ут, дәхи әлеге дөбердәү, әлеге тавышлар шуннан килмештер. Һәм дә аңарда адәмнәргә вә чаптарларга охшаш сурәтләр, ерактагы адәмнәргә охшаш сыннарның кулларында җәяләр, уклар, сөңгеләр вә кыныннан алынган кылычлар. Алар миңа әле аермачык булып, әле фәкать тоелган кебек кенә күренделәр. Дәхи вә кара чирүгә тартым икенчесе, анысында да мин шул ук ир-атларны, чаптарларны һәм коралларны бактым. Һәм дә ул чирү, бер-берсенә ябырылган атлы гаскәрләр кеби, икенчесенә һөҗүм итә башлады. Без моннан куркып калдык һәм сорашырга вә дога кылырга керештек, ә алар (бу илнең кешеләре) бездән көләләр, вә дәхи безнең кыланмышка гаҗәпләнәләр... Без бер чирүнең икенчесенә һөҗүмен бик озак күзәттек. Бер арада алар икесе дә бергә укмашты, янә аерылыштылар һәм шул рәвешле бу манзара төнен дә дәвам итте. Соңыннан безгә күренмәс булдылар. Без патшадан сорадык, ул безгә җиткерде, бабалары аңа әйткәннәр, әлеге атлылар кяфер вә кяфер булмаган җеннәргә хезмәт итәләр, дигәннәр. Алар һәр кичне сугышалар, вә дәхи хак, җиһанда яши башлаганнан бирле, бер төндә дә бу орыштан читтә калмыйлар”.
Ибн Фадлан шул рәвешле төньяк балкышын тасвир иткән дигән фикер яши.
“Әгәр йортны яшен суга икән, алар аңа якын килмиләр, ничек булган, шулай калдыралар, вә дәхи анда нәрсә булса да: бәндәне һәм мөлкәтне вә барча әйберне — вакыт юкка чыгарганчы калдыралар. Алар әйтә: ошбу йорт Аллаһының каһәре төшкән кешенеке, диләр”.
“Әгәр улының һәм дә кемнеңдер баласы туа икән, аны атасына кадәр бабасы кулына ала һәм әйтә: “Аны тәрбия кылуда үсеп җиткәнче, әтисенә караганда минем хокукым күбрәк”, ди".
“Патша калҗа кисеп бирми торып, беркем дә ризыкка кул сузмый”.
 

 

Сигизмунд фон Герберштейн (1486—1566). Барон, Австрия дипломаты.

1517, 1526 елларда Рус дәүләтенә сәяхәт кыла. “Мәскәү хәлләре турында язмалар” (1549) китабын яза. Анда татарлар хакында да мәгълүмат бар.
“Бу кеше (Илһам хан турында сүз бара. — М.Ә.) Ибраһим ханның углы булып, анасы Фатыйма-Солтан исемле хатын иде”. (“Илһамның анасын Мәрҗани хәзрәтләре “Суфия исемле хатын иде” дисә дә, ул сүз дөрес булмаска кирәк. Бик ышанычлы китапларда ул хатын Фатыйма-Солтан дип йөртеләдер”, — ди Һ. Атласи. — М. Ә.)
“Шунда Илһам хан һәм дә урыслар тарафыннан куелган шымчылар да бар иде. Мәҗлестә төрле ашамлыклар булган кеби, эчемлекләр дә бар иде. Шымчылар Илһам ханны байтак кына эчертеп исерткәч, алып китәргә булдылар. Сараена озатабыз дип, арбага салып киткәч, шул кичне Мәскәүгә озаттылар”.
Илһам ханны әсир итү тарихыннан.
“Илһам хан ахыр гомеренә чаклы Вологдада калды. Үлүе дә шунда булганлыгы аңлашыладыр”.
“Илһам белән бергә Габделләтыйф та тоткын ителде”, дигән сүз ничаклы ялгыш исә, “Илһамнан соң Габделләтыйф Казан ханы булды” дию дә шулчаклы ялгыштыр”.
“Ул чакларда урыслар үзләренең алданганлыкларын сизгән булсалар да, сизүнең файдасы булмады. Урысларга качудан башка чара калмаганга күрә, алар бөтен коралларын калдырып кача башлады. Барлык сугыш кораллары татарлар кулына төште”.
 
1506 елдагы орыш турында.
“Ул, торганы рус князьләренең боерыгынча йөреп, үзлегеннән бер эш эшли алмый, эшләгәне дә татарлар өчен файдалы булмыйдыр иде. Тышкы яратылыш ягыннан да сөйкемсез булганлыгы өчен, аны күрү белән кешенең аңардан күңеле суынадыр иде. Зур кара йөзе, озын салынкы колагы, кыска аягы, зур корсагы, сирәк сакалы, кәкре үкчәсе белән күрүченең күңелен болгандырадыр иде”.
Бу Шаһгалинең сатирик портреты. Күпләргә үрнәк булырлык. Афәрин, Сигизмунд!
“Кырым явы белән Казан явы Коломна янында бергә килеп кушылды. Василийның боларга каршы торырлык көче юк иде. Ул үзендә көч юклыкны белеп, куркуга төште. Ничек булса да Мәскәүдән качарга уйлый башлады. Әлеге чукынчык Петрны Мәскөүдә калдырып, үзе Мәскәүдән качты. Куркуыннан байтак заманнар печән кибәне астында яшеренеп торды”.
Сәхибгәрәй ханның хәрби сәяхәтләре хакында. 1521 еллар.
“Василий 1522 елның маенда татарлардан ачу алу уе белән Ока елгасы янына йөрде. Бу юлы ул күп гаскәр җыеп, аларны җитәрлек кораллар һәм туплар белән коралландырган иде. Урысларның туп куллана башлаулары шушы сугышта булып, моннан элек аларда туп куллану юк иде”.

 

Карл Фукс (1776—1846), медик, краевед, этнограф, медицина фәннәре докторы.

1800 елда Россиягә килә. 1805 елдан Казан университеты профессоры. 1823—1827 елларда (тәнәфес белән) ректор вазифаларын башкара. Казан татарларының мәдәниятен һәм көнкүрешен өйрәнүчеләрнең беренчеләреннөн. Ул шулай ук башкортлар, чувашлар, мордвалар турында да хезмәтләр яза.
Карл Фукс танылган Казан шагыйрәсе Александра Апехтинага өйләнә. Яшь пар Мәскәү урамындагы (элекке Киров урамы) зур йортта яши башлый. Фукслар йорты тора-бара шәһәрнең мәдәни учагына әверелә. Биредә шул чорның бик күп күренекле шәхесләре була. Пугачев чуалышы хакында материал җыярга килгән шагыйрь Александр Сергеевич Пушкинны да кабул итәләр.
Йорт әле дә исән.
“1807 елда мондагы крепостьта Хан сарае җимерелә. Бу татар архитектурасының соңгы кыйпылчыгы була”.
Сүз Сөембикә манарасының төньяк-көнбатыштагы капкасы янындагы Сөембикә сарае турында бара. Күрәсең, Хан сараен соңга таба Сөембикә сарае дип тә йөрткәннәрдер.
“Тарих тукыз йөз утыз алтыда Шаһмөхәммәд Бикмөхәммәд углы Мөхөммәдгали бәк зөлкагдә аенда (кяфер кулыннан) шәһид”.
Билгеле булганча, 1793 елда мөселман зираты калдыклары табыла. Бер кабер ташы әйбәт хәлдә сакланган була. Аның бер ягына әлеге сүзләр языла. Тарихчы Михаил Худяков аны Фукс хезмәтенә таянып шәрехли. Таш Мәрҗани мәчетендә саклана.

Милади белән бу 1530 елга, урыслар белән сугыш чорына туры килә. Кяфер дигәнебез рус хәрбие булып чыга.
“Ошбу һәйкәлне куйды үтерелүченең углы Шәнгәрәй Килебәк”, дигән нәтиҗә ясый Фукс.
Эдуард Турнерелли (1813—1854), сурәтче, педагог. 1837—1844 елларда Казанда, Беренче ир-егетләр гимназиясендә укыта. “Казан шәһәре күренешләренең җыентыгы” литография альбомы авторы. Казан турында истәлекләр дә яза. 1844 елда Англиягә кайтып китә.

 

Шиһабетдин Мәрҗани (1818—1889), теолог, философ, тарихчы, мәгърифәтче.

Беренче җәмигъ мәчетендә имам вазифасын башкара, Казан каласының мөхтәсибе итеп сайлана. Бер үк вакытта Укытучылар мәктәбендә (Учительская школа) укыта. Мөселманнар арасында беренчеләрдән Казан университетының Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте әгъзасы булып теркәлә. Утыз томлык фундаменталь хезмәтләр авторы. Шулар арасында мәшһүр “Мөстәфадел-Әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” да бар. Шул хезмәттән кайбер өзекләр.
“Халык телендә йөргән хәбәрләргә караганда, ислам хөкүмәте вакытында яз аенда Болгар шәһәрендә, ул харап булгач, Казан шәһәрендә зур бер базар булган. Анда Хаҗитархан, Кырым, Дагыстан, Харәзем, Урта Азия, Кашгар якларыннан, Россия шәһәрләреннән, Кытай сәүдәгәрләреннән күп кеше килеп, зур җыелыш, күңел ачу һәм тамашалар уздырылган. Шаһгали хан Зөя крепостен төзеп, анда базар оештыргач, Казанда тәртипсезлекләр күплектән, Казан базары сүнә һәм Зөягә күчә. Соңыннан Казан тәмам руслар кулына күчкәч, Сура елгасының Иделгә кушылган урынындагы Васильсурск шәһәренә, аннары Нижний тарафындагы Исад дип йөртелгән урынга каршы якка күчерелә. Шул урында яшәгән дип уйланылган Макар исемле изгеләренә нисбәттән, ул базар үзенә “Макарья” исеме ала һәм татар телендә, шуннан үзгәртелеп, хәзер дә “Мәкәрҗә” дип мәшһүр һәм танылган”.
 
“Халык телендә йөргән сүзләргә караганда, Казанда яхшы бер китапханә булган, ләкин урыслар Казанны басып алгач, аны яндырып һәлак иткәннәр”.
 

Һади Атласи (1876—1938). Тарихчы, җәмәгать эшлеклесе.

Башта Буа мәдрәсәсендә хәлфәлек вазифасын башкара. Аннан соң Бөгелмә өязендәге Әлмәт авылында имам-хатиб булып тора. 1907 елда Икенче Дәүләт Думасына депутат булып сайлана. Милли Мәҗлес эшендә актив катнаша. 1913 елдан Казан университетының Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте әгъзасы.
 
1937 елда НКВД тарафыннан “Атласов эше” дигән гаепләү уйлап табыла. Имеш, Атласи СССРның дәүләт строен бетерергә, мөстәкыйль төрки-татар дәүләте төзергә җыена. Барысы егерме дүрт кеше кулга алына, тугызы атарга хөкем ителә. Үзе һәм көрәштәшләре 1953 елда реабилитацияләнә.
“Казанның кай заманда бина ителүен язганчыга чаклы, без бу урында Казан исеменең урыс рузнамөлөрендә кайсы вакыттан башлап телгә алынганлыгын язып китәсебез киләдер. Ул исемне иң өүвөл телгә алына башлавы 1229 елдадыр. Ул хакта Никон рузнамәсендө “Шушы елда дөнья яратылуыннан 6737, миладидан исә 1229 ел казанлык аталган болгарлар олы князь Юрий Всеволодовичка илче җибәреп, килешүне сорадылар”. Тагы да: “1230 елда яңа үтерелгән Авраамийны Казан җире аталган Болгар җиреннән китереп, Владимир шәһәрендәге Алла анасы чиркәвенә куйдылар”, дидер”, “Казан сүзе Никон рузнамәсендә 1229 елдан башлап искә алынса да, башкаларда ул заманда ук телгә алынмыйдыр. Аның башка тарихларда үз мәгънәсендә искә алына башлавы бары тик XIV гасырның соңгы ун елларына гына туры киләдер. Урыс рузнамәләренең иң ышанычлыларыннан саналган “Воскресенская летопись”тә ул башлап 1398 елда телгә алынадыр”.
“Яңа Казанның бина ителүе XV гасырның яртысында була. Иске Казан исә аңардан бераз гына элек бина ителгән булырга кирәк. Олуг Мөхәммәд хан теге болгарлар тарафыннан бина ителгән Казанны алып, шул Казаннан ерак түгел Яңа Казанны салдырган”.
 

 
Михаил Худяков (1894—1936). Тарихчы, археолог, тарих фәннәре докторы.

Көнчыгыш педагогия институтында укыта. 1929 елдан СССР Фәннәр академиясенең Матди культура институтында эшли. Ананьин культурасы, Казан ханлыгы, Урта Идел мөселманнары культурасы буенча хезмәтләр яза. Ул рус тарихчылары арасында беренчелөрдөн Казан ханлыгының тарихын объектив өйрәнүче. “Очерки по истории Казанского ханства” китабы моңа ачык дәлил. Объективлык аның башына җитә дә. Кулга алына, шунда гомере өзелә. Үлгәннән соң гына реабилитацияләнә.
“Яңа Казанның Иске Казан кешеләре тарафыннан бина ителүе турында бездә бернинди нигезләмә дә юк. Шул ук вакытта татар риваятьләрендә тасвир ителгән мәгълүматларга ышанмау өчен дә дәлил юк. Без инде әйткән идек, татар риваятьләре Яңа Казанның бина ителүен һиҗри белән 804 елга тәгаенлиләр, ягъни 1401—1402 еллар. Бу датаның ихтималлылыгы зур...”
“Казанның бина ителүенә кагылышлы рәвештә татарлар арасында да, урыслар арасында да күптөрле хикәятләр яши. Казан — “казан” исемен шәрехләүче легенда беренче мәртәбә 1774 елда Георги тарафыннан язып алына. Каланы күтәргән вакытта бер морзаның хезмәтчесе елгадан су алган чакта казанын төшереп җибәрә, имеш. Шуннан соң елга да, шәһәр дә Казан исеме белән йөртелә башлыйлар”.
“Казан урынында елан өннәре булуы хакындагы риваять тәүге мәртәбә “Казан елъязмачысы” (“Казанский летописец”) тарафыннан теркәлә".
Күренә ки, Казан элек-электән игътибар үзәгендә булган. Шуның белән бергә, аның юбилей датасын уздыру турындагы уйның тууы Совет чорына туры килә. Бу турыдан-туры күренекле археолог, профессор Альфред Халиков эшчәнлегенә бәйле. Шул чактагы табышларга таянып, ул Казаныбызның 800 еллыгын күтәреп чыккан иде. Партия өлкә комитеты беренче секретаре Фикрәт Табеев бу фикерне күтәреп алды һәм юбилей уздыру буенча эшлекле чаралар күрә башлады. Тик татарлар башкаласы Казан Мөскөүдөн өлкәнрәк була ала идеме соң? Академиклары да табылды, шул рәвешле милли ялкын тамырына балта чаптылар.
Дөньялар үзгәрде. Әмма эзләнү дәвам итте. Президентыбыз Минтимер Шаймиев бу эшләргә яшел ут ачты. Нәтиҗәсе дә озак көттермәде. Археологик казынулар вакытында Халиковның шәкертләре Вацлав тәңкәсенә тап булдылар. Бу — X гасыр тәңкәсе! Аңа гареп дирһәме, гәрәбә муенса, ат авызлыклары кушылды. Һәм дә 1999 елның июнь аенда “Урта гасыр Казаны, барлыкка килүе һәм үсеше” дигән темага үткәрелгән халыкара конференция Казанның X гасыр ахыры — XI гасыр башында барлыкка килүе турындагы тәкъдимне хуплады. Юбилейга юл ачылды.

Тик һич тә Атласи, Худяков, Мөрҗани һ. б. тарихчылар алдан күрә белмәгәннәр икән дигән сүз түгел бу. Һич юк! Ул чактагы мөмкинлекләр башкача фикер йөртергә ирек бирми. Аннан соң, һәр ачышның үз вакыты була. Менә Казаныбызның да сәгате сукты.
 
2005 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар