Логотип
Тарих

Шәрык клубы

Егерменче гасыр башында Казан каласында еш кына милли әдәби кичәләр оештырылуы хакындагы хәбәрләр татар әдәбияты классигы Фатих Әмирхан әсәрләрендә очрый. Татар халкы мәдәниятенә битараф булмаган зыялылар андый кичәләргә яратып йөргәннәр. Яшьләр, ир-атлар гынамы, хатын-кызлар, хәтта бөтенләй таныш булмаган кешеләр дә җыела торган булган анда...
 
Ләкин хак хәбәрме икән соң бу? Әллә алдынгы карашлы язучы үзе яшәгән заманда һич кенә дә тормышка ашмаслык булып тоелган хыялны чын итеп сурәтләү, күзаллаудан үзенә бертөрле тәм, ләззәт тапканмы?
 
Чынлыкта, егерменче гасырның тәүге еллары мәдәниятне үстерү өчен куәтле этәргеч бирә. Яңгырдан соң мул булып тишелеп чыккан гөмбәләр кебек, төрле җәмгыяви үзәкләр үсеп чыга. Үзешчәннәр, профессиональ артистлар, ансамбльләр чыгыш ясый.
 
Ул чорда Казанда өч клуб: Сәүдәгәрләр, Шәрык клублары һәм Яңа клуб эшли.
Шәрык клубы урнашкан бина — XX гасырда популяр архитектура детале — алгы ягы “сөлге” яки “тастымал” рәвешендә бизәлгән өч катлы матур йорт — Татарстан урамында Г. Камал исемендәге театр каршында әле бүген дә исән-имин тора.
 
Әйдәгез, мондый манзараны күзаллап карыйк... Йөз ел элекке кала. Көзге вак яңгыр сибәли. Күлдәвекләрдә фонарьлардан төшкән нурлар йолдызлар кебек җемелдәшә. Соры, караңгы Кабан күле өстендә болытлар куерган. Шәрык клубының тәрәзләре исә яп-якты. Әледән-әле ишекләр ачылып ябыла. Ә аннан көлешкән, күңелле сөйләшкән тавышлар, музыка авазлары ишетелеп-ишетелеп китә. Музыка коралларын көйлиләр булса кирәк. Урам ташларына бәрелгән тоякларыннан үзенә бер көй чыгарып атлар юрта. Өсте ябулы, сиртмәле арбалардан түбәтәйле, ыспай ир-егетләр төшә, озын-затлы күлмәк итәкләрен чеметеп кенә тоткан, энҗеле калфак кигән, чуклы шәльяулык бөркәнгән купшы туташлар, ханымнар ялгыш күлдәвекләргә басудан куркып, чыркылдашып көлешәләр. Ә хезмәтчеләр баш очларында кулчатырлар тотып тора. Ирләр, хатыннарын култыклап, эчкә үтә.
 
Шәрык клубыннан ерак та түгел “Болгар” кунакханәсенә урнашкан “Әл-Ислах” газетасы редакциясендә эш көнен тәмамлап, бер төркем яшьләр бу якка таба ашыга. Яңгырдан ышыкланыр урын күзләп, ашкынып атлаган төркемдә кемдер Габдулла Тукайны абайлап ала. Бәлки Фатих Әмирхан да бу кичәгә килергә җыенгандыр...
 
Клубта бүген, мөгаен, концерттыр. Бәлки Закир ишан кызы Гөлсем Камалова, ә бәлки Мәрьям Искәндәрова җырлый торгандыр. Ибраһим Галиәкбәров җитәкчелегендәге милли оркестр берсеннән-берсе матур көйләр сыздырадыр.
 
Тамашачы тын калып көй-моңнар эчендә йөзә... Ә спектакль куела торган көн булса, опера, водевиль геройларына кушылып рәхәтләнеп йә келәләрдер, ө кайчакта куз яше дә сытылып чыгадыр.
 
“Йолдыз” газетасы 1907 елның декабрендә Шәрык клубы ачылуын һәм бик тиз популярлык казануын хәбәр итә. Ай саен анда концертлар була. Ә 1911 елның ноябреннән “Сәйяр” драма труппасы даими рәвештә спектакльләр күрсәтә башлый. Илле малай, кырык кыз балалар хорында җырлый. Тиздән зур җырчы булып танылачак Мәрьям Рахманкулова хорда башлап җырлаучы. Җыр тынып торган арада ул Тукай шигырьләрен яттан сөйләп, тамашачыны куандыра. Хорда җырлаучы Фатыйма Номерованы да җырчы карьерасы көтә.
Нинди ямьле, күңелле манзара! Дөрес бит! Их, шулай гына булсачы!
 
Алдынгы карашлы зыялыларны куандырган Шәрык клубын (сүз уңаенда, анда рус артистлары да концерт-спектакльлөр күрсәтүен әйтеп китик) яратмаучы, хәтта дошман күрүчеләр дә бихисап икән ләбаса!
 
Хәер, Фатих Әмирхан да милли кичәләрне шайтан туена тиңләүчеләр күп булуын яшерми бит. Шулай булмыйча, мөселман ирләре җыр-музыка тыңлап кәеф-сафа корсын әле! Җитмәсә, хатыннарын да ияртеп килүчеләр бар. Мондый “азгынлыкка" нинди кадимче дәшми чыдап тора алсын! Ә көнче ирләргә ни кылырга? “Син монда ирләр күзләр өчен килдеңме әллә?” — дип, соңыннан бәйләнүче, өйдә тавыш чыгаручылар аз булмагандыр анысы.
 
1913 елгы “Камско-Волжская речь” газетасының ике санында “Шәрык операсы”н булдыру мәсьәләсе күтәрелә. Шәһәр Думасы Казанның Россиягә кушылуына 350 ел тулу уңае белән “Казанны алу яки Казанның беренче һәм соңгы патшабикәсе Сөембикә” дигән опера куярга дигән карар да кабул итә. Либреттосын Н. Ф. Юшков яза. Казанның танылган скрипкачысы һәм композитор А. И. Папаевка музыкасын язарга тәкъдим итәләр.
 
Ә “Казанский телеграф” газетасы: “Казан опера театры, мөселман хатын-кызлары тамашачыларга күренмичә генә спектакль карый алсын өчен, махсус ложалар булдырырга җыена", дип тә хәбәр итә.
Шуннан бәхәс китә: кирәкме ложа, юкмы? Йөргәне болай да йөри ич...
 
Шәрык клубы яшәүдән туктауга ни сәбәпче соң? Ирләрнең: “Безгә хатын-кыз затын күрсәтмәгез, аларны күрсәк, без үзебезне тыя алмабыз”, — дип, коткы таратулары түгелдер ич... Әлбәттә, юк! Бөтендөнья сугышы алдыннан, күрәсең, халыкта опера, кичәләргә йөрү кайгысы бетә, ничек тә исән калырга кирәк! Кичәләр үткәрелү хакындагы хәбәрләр сирәгәя, аннан бөтенләй күренми. Революция һәм гражданнар сугышы үз эшен эшли, милли кичәләргә омтылыш сүнә. Ә совет заманында милләт мәнфәгатен даулап йөрүчеләргә “милләтче” ярлыгы тагарга күп сорап тормыйлар. Әмма ничек кенә булмасын, Шәрык клубы үз миссиясен үти: таза шытымнар шунда тамырлана. Татар милли мәдәнияте шуннан үсеп чыга.

2005 ел.
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар