Логотип
Тарих

Сөембикә бәете

(КАЗАННЫ АЛГАН КӨЙГӘ)


Тәкъдирдән бәндә узмый, бер хода түзгәнгә –
Әҗрен хода биргүче казага түзгәнгә.
Мең биш йөз унбиштә бу дөньяга килгәнмен,
Ата-ана дәүләтен китмәс диеп белгәнмен.
Ата-ана кулында бер кайгы да күрмәдем,
Бу кайгылар күрермен дип исәпләп тә йөрмәдем.

Сөембикә атым, нугай затым, кайда минем яшь дәүләтем, 
Сабый чагым, нурлы йөзем, морза кызы булган вакытым. 

Унсигез яшьләрем тулган чакларымда
Хан хатыны булдым мин ата-ана хакларында.
Кырымнан Казанга китерде тәкъдирем,
Казанның яшь ханы Җангали булды ирем.
Җангали хан мәкътул* бер залим кулындан,
Бәндәгә казалар очрыйдыр юлындан.
Ханбикә булгачдин ике ел торгачдин,
Тол калдым кайгылы, хан дөнья куйгачдин.

Сөембикә атым, нугай затым, кайда минем хан дәүләтем, 
Сылу чагым, нурлы йөзем, хан бикәсе булган вакытым.

Кырымлык Сафагәрәй Казанга хан булды,
Өч хатыны булса да, дүртенчегә мине алды.
Дөньялар хафалы, замана буталды,
Казанга күрше падишаһлар күз салды.
Казан эче тынычсыз, дошман бары беленә,
Дәүләте бар кешеләр керә кеше теленә.
Сафагәрәй вакытында бик күп булды сугышлар, 
Һәркайдан яу килгәчдин авыр булды сулышлар.
Гомерем үтте ундүрт ел Сафагәрәй хан белән,
Казан шәһәре күңелсез юлда түккән кан белән.
Шәһәр тышында сугыш, эчендә тулган афәт,
Шул тынычсыз вакытта Сафагәрәем вафат.
Ике яшьлек угылым, күзем нуры, колыным,
Үтәмешгәрәем калды ятим, былбылым.

Сөембикә атым, нугай затым, кайда минем яшь дәүләтем, 
Үзем дә тол, углым ятим, кайда минем тыныч вакытым.

Мәскәү ханы Казанны алмак була үзенә,
Казанлылар фетнә ача, карамыйлар сүзенә.
Мәскәү ханы үгетли картны, яшьне, егетне,
«Бирелегез миңа», ди, «тотармын җәбер итми».
Морзалар сүз аңламый, көчләре аз сугышка,
Ничә кабат сүз бозып, барды алар солыхка.
Солых шартын тагын да бу морзалар боздылар,
Нугай, Кырым, Казанлылар төрле җиргә туздылар.
Хан урынына хан булып торалмадым пан булып, 
Гаҗизләндем морзаларга, йөрәгем, бәгърем кан булып. 
Башкара алмыйм эшне, тыңлата алмыйм кешене, 
Һәркайсысы белгән булып йөреттеләр эшне.
Хан кабере өстенә кордырдым таш манара,
Дидем: «Үзем үлсәм дә, исемем күп елга бара».
Манараны коргачдин көнләштеләр халемә,


................................................................................

Казанга өч мәртәбә хан булган Сафагәрәй үлгән вакытында, углы Үтәмешгәрәйнең яшьлеге сәбәпле, хөкүмәт эшләрен дүртенче хатыны Сөембикәгә тапшырган. Хөршид-ана* көнләшеп, үзе хан хатыны булу нияте белән, Әстерханнан Казанга Ядегәр ханны китергән. Мәскәү ханы белән булган солыхларны ничә мәртәбә бозсалар да, ул эшләрнең һәммәсен «Сөембикә эше, нугайлар, кырымлылар эше», дип (Сөембикә өстеннән) Хөршид-ана Мәскәүгә хат язган. Шул сәбәпле, Мәскәү ханы бер солыхта** тол калган нугай Йосыф морза кызы Сөембикәне, дүрт яшьлек углы Үтәмешгәрәй белән икесен, Мәскәүгә әсир итеп озатуны шарт кылган. Казан түрәләре, (гәрчә) Мәскәүгә дуслыклары булмаса да, үзләрен гаепсез итеп күрсәтү өчен, Сөембикәне тәхет вә бәхтендин аерып, җылатып, Мәскәүгә озатканнар. (Шул көнне) крипечдин чыгарып, Казанки суына еткәнче Казан музыкантларының уйнап барган моңлы маршы көенә язылган (бу) шигырьләр гүя Сөембикәнең үз агызындин сөйләгән кебек тәрҗемәи халедер.

Казандагы кенәзләр үзе тыныч булырга,
Һәр каюсы кул куйганнар мине әсир кылырга.
(Әмер) булды китәргә, көймәләргә җитәргә,
Күзләремдин нур китте, белмим нихәл итәргә.
Мине тотып ике адәм утырттылар арбага,
Тәхет, бәхет калдырып көймә янына бармага.

Сөембикә атым, нугай затым, кайда минем хан дәүләтем. 
Күңелем моңлы, йөзем сары, күзем яшьле, әсир вакытым.

Күзем салдым халыкка, күбе җылап озата,
Кайсылары «Мәскәү ханы рәхимле» дип юата.
Шәһәр тәмам гүлидер, җылау-сыктау тавышы,
Миңа төшкән кайгылар морзаларның табышы.
Уйлап алдым кыямәт купканмы әллә бүген дип,
Тагы уйладым, җылаучылар минем кебек түгел дип.
 Барып җиткәчдин дәрьяга* кереттеләр көймәгә,
Газиз телләрем бәйләнде, белмим ни сүз димәгә. 
Кайсы әйтәдер «әлвидаг», кайсы әйтәдер «әлфирак»,**
Мин әйтәмен: «Бәхил булың, киттем инде бик ерак».
Халык калды җыгылып, һушсыз булып биректә, ***
Көчле адәмләр нишләми, булганнары иректә. 
Волгига**** чыкканда карадым мин калага,
Калды җылап Казаным, охшап үксез балага.
Дидем: «Мескен Казаным, төште таҗың башыңнан,
Калдың бүген дәүләтсез, чишмә агар яшеңдән.
Кайда калды шатлыгың, кайда сәнең байлыгың?
Күрер күзгә билгеле хәзер кол, гидайлыгың.
Бушап калды сараең, нурың китте үзеңдин».
Дип җылап Казанны югалттым мин күземдин.

Сөембикә атым, нугай затым, кайда минем хан дәүләтем,
Хансарайда торган идек, бүген булдык әсир ятим.

 
 *Мәкътул – үтерелде.
* Хөршид-ана – ханның өлкән хатыны булса кирәк.
 **Бер солыхта – бер килешү вакытында.
*Дәрьяга – Иделгә.
**Әлвидаг, әлфирак – хушлашу сүзләре.
 ***Биректә – яр буенда.
****Волгига – Идел елгасына.

Манарам күренде күп җирләргә җиткәнче,
Тагын да бер җыладым халләрем беткәнче.
Дидем: «Ярабби, манарам, белмисең, кайда барам! 
Калдырдым инде сәни, тәкъдиргә юкдыр чарам.
Хан өстенә корылдың, таштандыр сәнең җисмең,
Җимерелгәнче йөрермез исемем белән һәм исмең.
Шулай сөләп барганда манарам да җугалды,
Җугалуга сәбәп шул – көймә бик күп юл алды.

Сөембикә атым, нугай затым, кайда минем хан дәүләтем, 
Күңелем моңлы, күзем яшьле, үзем әсир, углым ятим. 

Көймә китте кузгалып, карчыгадай кошны алып,
Миндәй гарип* бичарадин гакылны, һушны алып.
Бара торгач без җиттек Зөя дигән калага,
Килде андагы баяр, морза безне күреп калмага.
Барып җиткәчдин Зөягә анда без өч көн тордык, 
Чыкмадык без бер җиргә, көймә эчендә утырдык.
Андин киттек Мәскәүгә күреп сәфәр михнәтен,
Әсир булып барабыз күрми дөнья зиннәтен.
Күп заманнар баргачдин, Мәскәүгә барып җиттек.
Бу бәхетсез башларга ни була дип без көттек.
«Кызлар мәйданы» дигән бер урынга илттеләр,
Бераз карап торгачдин безне йортка кертдиләр.
Кергән йортка каравыл куйдылар бер ун кеше. 
Чыгармыйлар, йөртмиләр һәм кертмиләр бер кеше.
Көн дә уза, төн дә уза, хәсрәтдин тәнем сыза,
Ике баяр килгән бер көн, берсе: «Айда!» – дип кул суза.
Әсир булгач ни чара? Кузгалдым мин, бичара.
Балам белән икебезне кая алар алып бара?
Барып кердек зур йортка, эчендә аның хансарай.
Күп кешеләр җыелган, барысы да безне карай.
Падишаһ* да шунда үзе, миңа әйтә бер сүзне:
«Балаң монда асралыр, иргә бирәм мин сезне».
Диеп шунда баламны кулымдин да алдылар,
Әсирлектән янган идем, тагын утка салдылар.
Ишеттем мин баламны поплар алганнар диеп.
Гакылы да юк сабины диннән чыгарганнар дип.

Сөембикә атым, нугай затым, калды минем хан дәүләтем, 
Күңелем моңлы, күзем яшьле, калдым ялгыз әсир ятим.

Мин киткәчдин көндәшем** «Китте инде* дип Сөембикә, 
Үзенә ир кайгыртып, булмак булган ханбикә.
Халык белән киңәшеп Астархандин хан алган,
Яшь кенә кенәз икән, исеме Ядегәр хан булган.
Көндәшем ханга барган Казанны һәм тотам дип,
Дөнья әйткән: «Ашыкма әле, сәни дә утка атам» дип.
Шул елны ук мине дә падишаһ бирде бер ханга, 
Касимдагы Шәехгали, Казанга дошман җанга.
Мине алгач сугышка әмер булды барырга,
Мәскәүләр белән бергә Казанны һәм алырга.

Сөембикә атым, нугай затым, кайтса да шул хан дәүләтем, 
Казаным юк, күңелем моңлы, онытылмый һич хәсрәтем.

Шәехгалиләр барганлар, Казанны һәм алганнар,
Мине саткан морзаларның башын җиргә салганлар.
Ядегәр белән көндәшем тагы да кулга төшкән,
Мине яндырган утта үзе дә яхшы пешкән.
Гарип* балам Үтәмеш тә алты яшенә җитте,
Фани дөньядан үтте, андин бер кайгым бетте.
Дөньяга килгән адәм кайгы күрмичә тормый,
Дөньяда шат йөргәннең дә тупракдыр ахыр урыны. 

Сөембикә атым, нугай затым, күзем яшьле, юк рәхәтем. 
Күрдем михнәт, чиктем газап, онытылмай һич хәсрәтем.


 

Бу бәет хакында берничә сүз 

Әле күптән түгел генә үземнең бала чактан ук сакланып килгән иске китапларымны, кулъязмаларымны караштырганда гаҗәеп бер табышка юлыктым. Калын китап эченнән кулдан ясалган кечерәк кенә күләмле дәфтәрчектә минем кулым белән бала чакта язылган «Сөембикә бәете», янә тагын берничә шигъри әсәр килеп чыкты. Күп еллар узуга карамастан, бәет язылган дәфтәр һәм аның язуы яхшы сакланган, фәкать уртадан бер-ике бите генә юкка чыккан.

13 яшьлек автор, тәҗрибә булмау нәтиҗәседер, күрәсең, бу әсәрләрне нинди кулъязмадан яки китаптан күчереп алуын язмаган. Шулай да мәгълүм бер балалык горурлыгы белән: «Язып тәмам иттем 1914 сәнә миладидә, 1332 сәнә һиҗридә, 12 ноябрьдә. Сахибе, (ягъни хуҗасы. Г. Б.) Гомәр бин Бәширдер» дип теркәп куярга онытмаган.

Бу бәет Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты тарафыннан басып чыгарылган «Бәетләр» китабындагы (1983) «Сөембикә бәетенә» бик охшаган. Сүзмә-сүз кабатланган урыннары да байтак кына. Шулай да бу нөсхәнең эчтәлеге берникадәр тулырак һәм баерак. Мәсәлән, Казан халкының Сөембикәне озатуы, Сөембикәнең бу тарихи вакыйганы ничек авыр кичерүе, Казан каласы белән, үз исемендәге Манара белән бәхилләшүе бу нөсхәдә ифрат киеренке драматик күренеш итеп бирелгән. Бу нөсхәнең тагын бер үзенчәлеге шундадыр ки, монда Сөембикә башыннан узган зуррак вакыйгаларның һәркайсы үзенә хас эчтәлекле рефрен (кушымта) белән каймалап, түгәрәкләп бирелә. Мәсәлән, Сөембикәнең яшь чагына багышланган өлешенә:
Сөембикә атым, нугай затым, кая минем хан дәүләтем,
Сабый чагым, нурлы йөзем, морза кызы булган вакытым...,

диелсә, ханбикәнең башыннан узган вакыйгаләргә нисбәтән кушымталар да үзгәреп, аларга үзләренә хас бер драматик бизәк өстәлә. Бу алым бәетнең эмоциональ тәэсирен сизелерлек дәрәҗәдә көчәйтә, аңа лирик җылылык өсти.
Касыйм ханы булган Шаһгали бу нөсхәдә китаптагыча түгел, Шәехгали дип атала.
Барлык тыныш билгеләре дә күчереп язганда куелды.

Журнал үзенә «Сөембикә» исемен алган көннәрдә «хуҗабикә»гә аның үзенә багышланган бәетнең яңа бер вариантын бүләк итә алуымны үзем өчен зур бәхет саныйм. Бу хезмәтем өчен гонорарны Балалар фондына тапшырам.

 
 *Гарип бичарадин – җәберләнгән, чарасыз калган мескеннәр.
* Падишаһ – Иван Грозный.
** Көндәшем – шул ук Хөршид-ана булса кирәк.
* Гарип –  бу урында җәберләнгән, кимсетелгән мәгънәсендә килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар