Логотип
Тарих

Садри Максуди (1878-1957)

«Милләт образауный кешеләргә һәм милләт файдасын
һәртөрле шәхси мәнафигыннан өстә тота торган,
милләт файдасын күз өстендә кашы дәрәҗәсендә
гаҗиз тота торган милләт арысланнарына мохтаҗ».
Г. Тукай.

1. 

ХХ йөз башы татар дөньясында татар милли мәгарифен яңача үзгәртеп коруга, дини эшләрен реформалаштыруга, вакытлы татар матбугатын барлыкка китерүгә, гомумән, шулар аша халыкның милли аңын үстереп, милли горурлыгын уятып, татар халкының югалткан дәүләтчелеген торгызуга омтылган милли хәрәкәт барлыкка килә. Татар халкының мәдәни, милли, сәяси тормышында зур роль уйнаган милли хәрәкәт лидерлары, идеологлары, милли хәрәкәт эшлеклеләре арасында үзенең бар гомерен татар халкына, мөселман халыкларына хезмәт итүгә багышлаган Садри Максуди да бар. Садри Максуди — татар милли хәрәкәтенең төп идеологларының берсе буларак, үзенең белеме, сәяси кыйбласы, Русия сәясәтендә тоткан урыны һәм эшләгән эшләре белән милли хәрәкәттә башкалардан шактый аерылып торган шәхес. Шулай ук ул татар халкы тарихында Эчке Русия һәм себер төрек-татарларының Милли-мәдәни мохтарияте рәисе буларак, ягьни хәзергечә әйткәндә, президенты буларак та кереп калса, Төркия Республикасы тарихына исә олуг галим, Төркия Бөек Милләт мәжлесенең өч чакырылыш Милләт вәкиле, Төркия президенты Мостафа Кемалның Киңәшчесе һәм 1954 елда президентлыкка кандидат буларак (кандидатурасын ул үзе ала) кереп калган шәхес тә әле. Мондый биеклеккә 1918 елдан соң Россиядән эмиграциягә киткән бер генә танылган сәясәтче дә ирешә алмаган. Бер шәхеснең — сәясәтченең ике илдә — ике дәүләттә президентлыкка сайлануы ХХ гасыр тарихында уникаль очрак.

Садри Максуди (Садретдин Низаметдин улы Максудов) 1878 елның 23 июлендә (иске стиль белән) Казан өязе Ташсу авылында (хәзерге Биектау районына керә) Низаметдин мулла гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә.



Бу гаиләдә белемгә омтылыш көчле була, чөнки үз заманының шактый укымышлы кешесе буларак, Низаметдин мулла Төркиядән төрле гәзит-журналлар, китаплар кайтарткалап торган. Шуннан кайткан төрек әлифбасыннан Садри укырга өйрәнә. Ул башта үз авыллары мәдрәсәсендә -әтисендә укый, аннан Казанда абыйсы Әхмәтһади мөгаллимлек иткән Галләмия мәдрәсәсендә белем ала. Биредә ул сигез ел буена төрек, гарәп, фарсы телләрен, ислам фәлсәфәсен, дин белемнәрен өйрәнә. Ләкин, тора-бара, абыйсы Һади өендәге төрекчә китап-журналлар, «Тәрҗеман» гәзите генә яңалыкка сусаган һәм кызыксынучан табигатьле яшүсмер егетне инде канәгатьләндерми башлый: ул үзлегеннән русча өйрәнергә керешә.

Садриның аннан ун яшькә өлкәнрәк булган абыйсы Әхмәдһади төрки дөньяда беренче гәзит — «Тәрҗеман» гәзитен чыгара башлап, үз гәзите битләрендә төрки халыкларда миллият хисләрен уятучы беренче орлыкларны чәчәргә керешкән атаклы Исмәгыйль бәк Гаспринский белән дустанә мөнәсәбәтләрдә була. 1893 елны И.Гаспринский аны Бакчасарайга Зынҗырлы мәдрәсәсенә укытучы итеп чакыргач, Һади Максуди шатланып риза була һәм үзенә ияртеп, энесе Садретдинны да Кырымга алып китә. Биредә ул төрек телен, тарих, география, табигать белемен өйрәнә. Садретдинның Кырымга килүе һәм анда Исмәгыйль бәк Гаспринский белән танышуы яшь егетнең киләчәгенә төп юлны билгеләгән һәм аның тормышында иң зур әһәмияткә ия вакыйга булган.

Яшүсмер Садри үзенең яшьтәшләренә караганда укымышлырак була, һәм нәкъ менә шушы ягы белән ул Исмәгыйль бәкнең игътибарын җәлеп итә. Ә яшь Садрига аның бер фикере ошый, ул — төрки халыкларның берлеге, бердәмлеге турындагы фикер. Исмәгыйль бәк Гаспринский, һәр форсаттан файдаланып, бөтен төрки халыкларның бер гаилә, ягъни Кырым һәм Казан татарларының, башкорт, кыргызларның бертуган булуы, христиан динендәге чуваш, шаман булган якутларның да бер төрки гаилә әгъзалары икәнлекләрен Садрига җентекләп аңлата. Шул ук вакытта Исмәгыйль бәк Гаспринский Казан татарларының иң мәдәниятле халык булулары аркасында үзләрен башкалардан югары тотулары, үзләрен өстен куюларын тәнкыйть итеп, ачынып сөйли һәм яшь Садрида моны бетерү өчен, аңа бөтен төрки халыклар бердәм булганда гына тәрәкъкыят юлында уңышларга ирешеп булачагын аңлатырга тырыша.



Бер елга якын бергә аралашып яшәүнең файдасы була: яшь Садри Максуди төрки бердәмлек, халык язмышы турында уйлана башлый. Аңарда бөек төркиче Исмәгыйль бәк Гаспринскийга карата тирән ихтирам һәм аркадашлык хисләре уяна. Һәм, еллар узгач, ул тормышының һәр хәлиткеч борылышында Исмәгыйль бәк Гаспринскийның милләт хисе һәм төрки бердәмлек турындагы сүзләрен исенә төшерә, кызы Гадилә Айда әйтүенчә, «Минем рухи атам — Исмәгыйль бәк Гаспринский»1 дия торган була. Шунысы да хак: Исмәгыйль бәк Гаспринский Садри Максудиның милләткә хезмәт итүдәге тоткан кыйбласына озак еллар юнәлеш биреп торучы да әле ул.

Ләкин Зынҗырлы мәдрәсәсендә белем эстәп яткан вакытта, 1894 елны Ташсудан күңелсез хәбәр килә: аталары Низаметдин мулла авырый башлаган. Агалы-энеле Максудилар Казанга кайтып китәргә мәҗбүр булалар.

Казанга кайткач Садри Галләмия мәдрәсәсен тәмамлый һәм Учительская школага укырга керергә карар итә. Бәхетенә күрә, аның бу теләгенә гаиләсе дә каршы килми, абыйсы Һади да аны хуплый. Биредә укыганда Садри тулысынча рус әдәбияты һәм рус теленә тәрҗемә ителгән фәнни әдәбият дөньясына чума. Үзе укыган рус романнары тәэсирендә татарча «Мәгыйшәт» исемле роман да яза. Бу — беренче татарча милли роман була, роман 1898 елда басылып та чыга. Ә бит С.Максудига бу вакытта бары тик унтугыз яшь кенә була, әмма шуңа да карамастан, «Мәгыйшәт» романына инде киләчәктә С.Максуди үзе шуларны хәл итүгә бар гомерен багышлаячак проблемаларның күбесе салынган. Муса Акъегет, Заһир Бигиев романнары югарылыгында язылган әлеге әсәр «алар иҗатында билгеләнгән казанышларның дәвамы, үстерелеше, яңа югарылыкларга омтылышы булып тора».


2

«Мәгыйшәт» романының 1914 елда басылып чыккан икенче басмасына кереш сүзендә Садри Максуди үзе болай дип язган: «Мәгыйшәт» реалист юлда язылса да, фикер тарату максаты белән, укучыда «әмәл» тудыру фикере белән язылган бер әсәрдер». Ул үзенең әлеге романында күтәрелгән проблемалар аша татар милләтенең киләчәккә юлын күрсәтергә, татар укучысын үзенең бүгенгесе, киләчәге хакында уйланырга чакырган, дисәк тә ялгыш булмас.



Учительская школада укыган елларда Садрида француз телен өйрәнү теләге туа. Шунлыктан ул, сабакташлары йокларга яткач, русчага тәрҗемә ителгән Руссо кебек философларның әсәрләрен, Мольер пьесаларын, фәнни әдәбиятны да зур кызыксыну белән төннәр буе укып утыра. Ул вакыттагы Россиядә француз әдәбияты, француз мәдәнияты белән кызыксыну көчле була, шунлыктан ерак Франция, үзе әсәрләнеп, мавыгып укыган серле Париж Садри Максудида Франциягә барып уку теләген уята. Әмма ул бу уй-хисләрен хәтта абыйсы Һадидан да яшерә, чөнки аңа үзенең бу теләге тормышка ашмас хыял гына булып тоела. 1901 елны Учительская школаны тәмамлагач, С.Максуди университетка кермәкче булып, Петербургка бара. Тик рус университетының ишекләре татар баласы өчен ябык була. Шуннан соң ул Ясная Полянага барып үзе һәр әсәрен яратып укыган һәм бик хөрмәт иткән Л.Н.Толстой белән очраша, анда бер көн була. С.Максуди үзенең Л.Н.Толстой белән очрашып-сөйләшеп уздырган вакытын «гомеренең иң гүзәл мизгелен»нән саный. Аннан ул Кырымга китә, анда Исмәгыйль бәк Гаспринский белән күрешә, үзенең белемен дәвам итәр өчен Төркиягә китәргә теләвен әйтә. Әмма И. Гаспринский аңа, ул вакытта Европа мәдәниятенең мәркәзе булган Парижга китәргә, укуын шунда дәвам итәргә тәкъдим итә. Исмәгыйль бәк Гаспринскийның бу тәкъдименнән соң күңеленең иң тирән җиренә яшерелгән Парижга барып уку теләге Садрида яңадан кабынып китә. «Ара-тирә «Тәрҗеман»га мәкаләләр язарсың, мин дә сиңа җибәргәләрмен, сине ач тотмабыз», дип, ул С.Максудиның бу сәфәренә үзенең хәер-фатыйхасын бирә.

Ул башта Төркиягә, ә аннан берникадәр вакыт яшәп, бераз француз теленнән дәресләр алгач, тәвәкәлләп, Франциягә китә. Бөтенләй дә диярлек французча белмәгән, акчасы, таныш-белешләре булмаган С.Максуди үзенең зирәклеге, тырышлыгы, чыдамлыгы аркасында бөтен авырлыкларны җиңеп, һәммәсенә түзеп, бер ел эчендә француз телен өйрәнеп, Парижның Сорбонна университетының хокук факультетына укырга керә һәм дүрт елда аны бетереп тә чыга. Ул хокук дәресләреннән тыш фәлсәфә һәм социология дәресләренә дә йөри. Монда укыганда аңа даими матди ярдәм күрсәтүче булмый, шуңа күрә ул Россиядәге төрле газеталарга (шул исәптән, «Тәрҗеман»га да) хәбәр, мәкаләләр язарга, рус теленнән дәресләр бирергә мәҗбүр була. Ләкин авырлыкларга да карамастан, Франциядә узган еллар романтик рухлы С.Максуди күңелендә матур хәтирәләр калдыра, чөнки ул анда үзенә гомерлек дуслар, фикердәшләр таба: Парижда Йосыф Акчура, Яхья Кемал (булачак төрек язучысы) һәм башкалар белән дуслаша, алар белән төрки халыкларның үткәне, киләчәге турында кайнар бәхәсләр алып бара.



Бөтен нәрсәне белергә омтылган С.Максуди, тырышып укудан тыш, Парижда яшәүче халыкның төрле катламнарының тормыш-көнкүреш, уй-фикерләре белән дә кызыксына: ул студентлар яшәгән чардакларда да, эшчеләр яшәгән арзанлы фатирларда да еш була. Аны ул елларда аксөякләрнең әдәби салоннарында да күрергә мөмкин булган, ул хәтта моның өчен үзенә фрак та тектергән. Әдәбият-сәнгать яраткан С.Максуди театрларга да еш йөри, музейларда да була, ә каникул вакытларында Франция буйлап сәяхәткә дә чыгып китә.

Парижда укыган елларында житәрлек дәрәжәдә матди ярдәм алып тормаган С.Максуди, гәзитләргә мәкаләләр язып кына акча эшләп булмаганлыгын тиз аңлый һәм Америка язучысына ияреп «Йөз ел соңара» дигән роман яза, аның бу романы 1906 елда «Тәрҗеман» гәзитендә С.М. имзасы белән басылып чыга. Шулай ук аның ул чорда французча бер пьеса да язып караганы билгеле булды. (Кулъязма С.Максудиның оныгы Г.Пултарда саклана.)

1902 елны, инде Парижга барып, урнашып, университетта укый башлагач, С.Максуди Исмәгыйль бәк Гаспринскийдан хат ала, ул аңа тиздән «Тәрҗеман» гәзитенең 20 еллыгы булачагы турында яза.
Әлеге хаттан соң С.Максуди бик уйланып йөри, аны бу уңай белән төрки халыклар арасында бернинди дә хәзерлек эшләре дә алып барылмавы борчый. Ул: «Әгәр бу хәл башка алдынгы милләтләрдә булса, бер юбилей үткәрерләр иде, ул милләт үзенең милләтпәрвәрләренә олы хөрмәт, ихтирам күрсәтер иде», дип көенә. С.Максуди сабакташы Йосыф Акчура белән киңәшеп, бу юбилей мөнәсәбәте белән Төркиядә һәм Россиядә яшәүче танылган зыялыларның И.Гаспринскийга хатлары рәвешендә бер китап чыгарырга уйлыйлар һәм үзләренең теләк-киңәшләрен әйтеп, барлыгы йөздән артык кешегә хат язалар.

Бу китапчык Россия төркиләре арасында И.Гаспринскийның «Тәрҗеман» гәзитенең 20 еллык юбилеен уздыру өчен нигез, бер этәргеч була. 1903 елда Бакчасарайда милләтсөярләрнең җыелышуы «бер милли конгресс рәвешен ала, төрле өлкәләрдән килгән төркиләр һәм Россия төркиләре өчен милли мәдәниятләрен үстерүдә, диннәрен, телләрен саклауда русларга каршы тору өчен бер киңәш мәҗлесе булды», дип яза С.Максуди үзе бу турыда соңыннан. С.Максуди бу бәйрәмгә үзе кайта алмаса да, үзләренең әлеге юбилейны уздыруда этәргеч булулары белән бик горурлана.

«Йокымсырап яткан татар халкының хәятенә җан өрүче» И.Гаспринский үзе туктаусыз төрки халыкларның бердәм бер гаилә булып кына мәдәниятләрен, икътисадларын тәрәкъкый итә алачаклары турында анлата һәм төрки халыкларнын бердәм булганда гына телләрен-диннәрен саклап кала алачаклары турындагы фикеренә гомере буе турылыклы кала. Ә аның шәкерте, остазының бу фикеренә кушылып, 1907 елдан башлап, II-III Россия Дәүләт думалары депутаты буларак, Дума мөнбәреннән изелгән, хурланган мөселман халыкларының хокукларын бертигез яклап ялкынлы чыгышлар ясый; татар халкында миллият хисен уяту, тәрбияләүдә, милли хәрәкәткә юнәлеш бирүдә әһәмиятле роль уйнаган шәхесләрнең берсенә әверелә. Татар милли хәрәкәте идеологларының иң авторитетлысына әйләнгән С.Максуди, еллар узгач, бу юлда зур тәҗрибә туплагач, үзенең «рухи атасы»ның милләткә хезмәттә озак еллар буена үз иңнәрендә нинди авыр йөк күтәреп барганын яхшы аңлаячак. «Мөхтәрәм мөгаллим, Сезне милләт тарафыннан Русиянең бөтен нокталарында исламнар тарафыннан билгеләп үтелә торган мактаулы олуг бәйрәм белән котлыйм. Сезнең яшәдем дип әйтергә хакыгыз бар. Сез бүген һәр мөселманның фикерендә милләтнең тарихысыздыр. Сезнең хәятыгыз мисалы, без, Русия мөселманнары өчен үрнәктер» дип язачак ул 1908 елның 13 маенда «Йолдыз» гәзитендә «Тәрҗеман»ның 25 еллык юбилее уңае белән.



1906 елны, биш ел иленнән аерылып яшәгән С.Максуди Сорбоннаны тәмамлап, юрист дипломы алып, милли хисләр белән тулып, үзен милләт тәрәккыятенә хезмәт итәргә хәзерләп, Россиягә кайта. Шушы елдан алып аның татар милләтенә фидакарьләрчә хезмәткә багышланган эшчәнлеге башлана.

1906 елның 16-20 авгутында Н.Новгородта «Мөселман иттифакы» партиясенең III съезды уздырыла һәм аның эшендә И.Гаспринский, Й.Акчураларның чакыруы буенча С.Максуди да катнаша, аның сәясәт комиссиясендә эшли, әлеге партиянең Идарәсенә сайлана. Шушы партия тарафыннан аның канддатурасы II Дәүләт думасына депутатлыкка тәкъдим ителә.

С.Максудиның, шулай итеп, 1907 елдан 1912 елга кадәр булган II-III Дәүләт думаларындагы депутат буларак эшчәнлеге, ягъни ил күләмендәге рәсми сәясәттәге эшчәнлеге башлана. II Думада ул Президиум әгъзасы итеп, III Думада исә Мөселман фракциясе секретаре итеп сайлана.

1907-1912 еллар — татар вакытлы матбугатында өзлексез кыйналуга, тәнкыйтьләүләргә дә карамастан, III Думадагы сигез кешедән торган Мөселман фракциясе һәм аның иң эшчән депутатларыннан булган С.Максудиның сәяси, милли эшчәнлегенең иң актив еллары. Ул II һәм III Дәүләт думалары утырышларында төрле закон проектлары каралганда татар һәм мөселман халыкларының хокукларын яклап барлыгы 15 ләп, ә төрле комиссияләрдә исә 100 дән артык чыгыш ясый. Бу чыгышларның барысы да диярлек рус газеталарында басылып баралар һәм жәмәгатьчелктә киң яңгыраш алалар. Аның Дума утырышларында ясаган һәр чыгышы вакыйгага әйләнә.

1912 елны IV Думага сайлауларда күчемсез милке юк дигән сылтау белән С.Максуди кандидатурасы уздырылмый һәм шулай итеп III Думаның иң эшчән депутаты булган С.Максуди кандидатлар исемлегенә кертелми. III Думага депутат булып сайланмаса да ул Россия хөкүмәтенең милли сәясәтен татар милләтенә аңлату, житкерү буенча зур эш алып бара. Россия Дәүләт думасында закон проектларын каралганда әлеге законның татар халкына, мөселман халыкларына файдасы барлыгын яки юклыгын жентекләп аңлаткан мәкаләләре ул елларда “Йолдыз” гәзитендә һәрдаим басылып баралар.

1910 елда утыз яшенә кадәр буйдак булып яшәгән С.Максудиның шәхси тормышында да зур үзгәреш була: ул миллионер Шакир Рәмиевнең кызы Камиләгә өйләнә. Туйга татар дөньясының барлык танылган байлары, зыялылары чакырыла, бу вакыйга турында барлык татар гәзитләре дә диярлек язып чыга.

С.Максуди, туйдан соң, хатыны белән Петербургка китә, анда үзенең депутат буларак эшчәнлеген дәвам итә. 1912 елны аларның беренче кызлары Гадилә туа, ә 1914 елны икенче кызлары Наилә дөньяга килә. С.Максуди өчен бу еллар бик бәхетле еллар була: беренчедән, ул гаилә тормышы белән бик бәхетле булса, икенчедән, үзен бөтен көчен, сәләтен биреп милләтенә хезмәт итә алуы белән бәхетле саный.

Татар милләтенең иң бай промышленникларыннан булган Ш.Рәмиевнең кызына өйләнү С.Максудиның матди хәленә генә уңай тәэсир итеп калмый, аңа җәмгыятьтә берничә баскычка югарырак күтәрелергә дә ярдәм итә. Петербургта яшәгәндә алар шәһәрнең затлы нәселдән чыккан аксөякләре белән аралашып яшиләр, аларны үзләрендә дә кабул итәләр.

М.Бигиев таныштырган һәм аның димләве аркасында табышкан бу пар искиткеч бәхетле гаилә булып чыга.
С.Максуди белән Камилә ханым кырык җиде ел буе тату, матур гомер итәләр, ике кыз үстерәләр. Ул кызларның берсе — Гадилә исемлесе — Төркиянең беренче хатын-кыз дипломаты. Гадилә Айда шактый еллар Голландия, Италия, Испания һ.б. илләрдә Төркиянең тулы вәкаләтле илчесе була. Соңыннан фән белән шөгыльләнә, әтисенең язылып бетмичә калган хезмәтләрен төгәлли. С.Максудиның тормыш юлы турында «Садри Максуди Арсал» дигән китабын яза.

Россиядән чит кеше исеме астында чыгып китәргә мәҗбүр ителгән Садри һәм Камилә Максудилар туган җирләреннән аерылгач та юкка чыкмыйлар. Татар халкының иң күркәм сыйфатларын үзләренә җыйган бу ике асыл зат мөһаҗирлектә дә үзләренең кыйблаларына, мәсләкләренә тугры калып, шул максатларына хезмәт итәләр.

С.Максудиның иң актив сәяси, милли эшчәнлеге 1917 елның Февраль революциясеннән соң, ягъни Эчке Русия һәм себер төрек-татарларының Милли-мәдәни мохтариятен төзү һәм аның Милләт мәҗлесе эшләгән чорга туры килә. ХХ йөз башы татар милли хәрәкәте һәм аның кыйбласын билгеләүчеләр-лидерларының эшчәнлеге нәтижәсе булып 1917 елның 22 июлендә Русия мөселманнарының берләштерелгән сьездында игълан ителгән Милли-мәдәни мохтарият 1918 елның 13 апреленә кадәр генә яшәп калуына да карамастан, бәйсезлеген кабат торгызу теләген югалтмаган татар халкы өчен бу көннәр тарихка шанлы көннәр булып кереп кала. Милли-мәдәни мохтариятнең Уфада уздырылган Милли мәжлесендә С.Максуди Милли Идарә рәисе итеп сайлана һәм бу Мәжлестә Эчке Русия һәм себер төрек-татарлары Милли мәдәни-мохтариятенең С.Максуди язган Конституциясе тикшерелә һәм кабул ителә.Әмма, кызганычка күрә, совет властен танымаган Милли-мәдәни мохтарият совет власте декреты белән таратыла, ә аның рәисе С.Максуди чит илгә качарга мәҗбүр була. 1918-1923 елларда шушы Милли-мәдәни мохтариятнең Милли Идарәсе рәисе буларак ул Парижда уздырылган Тынычлык конференциясендә катнаша, төрле мәсьәләләргә багышланган жыелышларда чыгышлар ясый, Белдерүләр белән чыга, ягьни Россиядән эмиграциягә китәргә мәжбүр булган милләтләрнең милли оешмалары житәкчеләре белән берлектә татар халкы исеменнән эш алып бара. С.Максуди 1923 елларга кадәр Россиядәге сәяси хәлләр үзгәрер дә илгә кире кайту мөмкинлеге туар дигән өмет, ышаныч белән яши. Әмма инде бу ышаныч аңарда көннән-көн кими бара. Ул, Г.Исхакый, Ф.Туктаровларның ризасызлыгына да карамастан, сәясәттән китә һәм 1922-1923 еллардан башлап ныклап фән белән шөгыльләнә башлый.

Аңа Сорбонна университетында яңа ачылган төрки халыклар тарихы кафедрасында профессор урыны тәкьдим ителә һәм ул төрки халыклар тарихы буенча лекцияләр курсы укый башлый. Биредә С.Максуди француз телендә үзенең “ Төрек расасының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге” исемле хезмәтен яза.

Төркиядә Республика игълан ителгәч, С.Максуди зур шатлык хисләре кичерә, 1924 елның җәендә «андагы үзгәрешләрне үз күзләре белән күрер өчен» Франциядән Төркиягә китә. Монда ул дусты Йосыф Акчура белән очраша, Анкара һәм Стамбул университетларында төрки халыклар тарихы буенча берничә лекция укый. С.Максуди укыган лекцияләр турында рецензияләр һәм лекцияләрнең тулы текстлары төрек матбугатында — “Жөмһүрият” гәзитендә (11 январь 1925 ел), “Төрек юрду’’ журналында (декабрь 1925 ел) басылып чыга. Әлеге журналда аның “Төркиләр тарихының тәэсире” дигән интервьюсы (декабрь 1924 ел) чыга. Аның бу интервьюсын үз комментарийлары белән “Төрек кульуру”ның 1967 елның март санында да басылган.
Анкарада ул Төркиянең хөкүмәт җитәкчесе Мостафа Кемал Ататөрек белән таныша, ә ул исә аны Төркиягә чакыра.

Төркия хөкүмәтенең мәгариф министры Хәмидуллаһ Сөхби аңа 1924 елның ахырларында яшь Республикага хезмәт итәргә чакырып рәсми хат жибәрә. С.Максуди 1925 елның башларында «Анда мине тарихи хезмәтләр көтә» дип, Парижда инде көйләнеп барган тормышын, Сорбонна университетындагы төрки халыклар тарихы кафедрасындагы мөдирлек һәм профессорлык эшен калдырып, бөтенләйгә Төркиягә күчеп китә һәм шул елдан башлап гомеренең соңгы көннәренә кадәр, Төркия бу талантлы галимнең, сәясәтченең икенче Ватанына әйләнә.

Бик күп татар мөһаҗирләрен үзенә сыендырган, татар халкының Й.Акчура, Г.Баттал, Ф.Туктаров, Г.Исхакый, М.Бигиев, З.Вәлиди кебек асыл улларын кабул иткән төрек халкы С.Максудины да үз улы итеп таный.
Безнең милләтнең мәдәнияты, әдәбияты күгендә якты йолдызлар булып янарга тиешле күпме ул-кызлары кайсы гына илләргә сибелмәгән дә, нинди генә халыкларга хезмәт итмәгән. Большевиклар тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителеп, туган илен ташлап китәргә мәҗбүр булган олуг милләтче С.Максуди Төркиядә дә үз кыйбласына тугры кала: ул төрки халыкларга хезмәт итүен дәвам итә.

С.Максуди Төркиягә килү белән Х.Сөхби житәкләгән милли мәгариф министрлыгына эшкә урнаша. Бераздан ул М.Кемал кушуы буенча яңа гына төзелгән яшь республика өчен бик кирәкле кадрлар әзерләргә тиеш булачак Хокук мәктәбен оештыра һәм шунда ук моңарчы әле беркем тарафыннан да укытылмаган яңа фән — “Төрки хокук тарихы” фәнен укыта башлый. С.Максуди төрки хокук тарихы өлкәсендә ислам дине кабул ителгәнгә кадәр чордагы төрки жәмгыятьтәге хокук тәртибен өйрәнә һәм 2 ел эчендә яңа фән — “Төрки хокук тарихы” фәненә нигез сала. 1928 елда аның беренче фундаменталь хезмәте — “Төрки хокук тарихы” басылып чыга һәм озак еллар буена студентлар өчен дәреслек булып хезмәт итә. Автор бу китабында үзенең төрки хокукы тарихы өлкәсендәге фәнни эзләнүләренең, фикерләренең, күзаллауларының сөземтәсе генә бирелде дип билгели. Хезмәттә алга таба бу өлкәдә алып барылачак тикшеренүләр өчен юл күрсәтелгән, бөтен чыганаклар билгеләнгән ди. Шулай итеп, С.Максуди әле дөнья фәнендә булмаган, язылмаган төрки хокук тарихына нигез сала,төрек телендә беренче дәреслек яза һәм шул фән буенча лекцияләр курсы укый башлый.

Биредә С.Максуди хокук бүлеге профессоры вазыйфасында 18 ел эшли, ә 1943 елдан Истанбул университетына күчә һәм озак еллар буе анда хокук тарихы укыта. Аның «Хокук тарихы» дәреслеге 1927, 1928, 1931 елларда берничә кат басылып чыга, ә «Гомуми хокук тарихы», «Төрек тарихы һәм хокук», «Хокук фәлсәфәсе», «Теократик дәүләт һәм лаик дәүләт» кебек хезмәт-дәреслекләре 1937-1947 елларда һәркайсы берничә мәртәбә басыла һәм хокук факультетында укучы студентларга озак еллар буенча дәреслек булып хезмәт итә.

Дөньяның иң данлыклы университетларыннан булган Сорбонна тәмамлаган С.Максуди хокук фәне өлкәсендә үз заманының иң зур, абруйлы белгечләреннән булган. Аның хокук фәненең теоретик нигезләрен ачкан, андагы проблемаларны яктырткан бу хезмәтләре дөньякүләм әһәмияткә ия булганнар.

Ә инде 1947 елда басылган «Төрек тарихы һәм хокук» исемле хезмәтенә Татарстанның хокукый һәм гамәли законнарын эшләүче белгечләребез игътибар итсә яхшы булыр иде. Чөнки С.Максудиның әлеге хезмәте төрек халкы белән тугандаш татар халкының гореф-гадәтләренә, әхлакый законнарына, этик нормаларына да нигезләнеп язылган.

1928 елда Мостафа Кемал кушуы буенча Тел комиссиясе төзелә. Комиссия алдына төрек әлифбасын латин графикасына күчерү һәм төрек телен чит — гарәп, фарсы сүзләреннән чистарту, алар урынына яңа төрек сүзләре ясау мәсьәләсен хәл итү бурычы куела.

С.Максуди үзенең остазы итеп санаган И.Гаспринскийның төрки халыкларның бердәмлеге, берлеге идеясын яклый һәм барлык төрки халыклар өчен госманлы төрекләрнең телен уртак тел буларак күрә. Ул гарәп һәм фарсы сүзләре урынына төрек теленең үз эчендә яңа сүзләр ясау мөмкинлегеннән файдалану кирәклеге мәсьәләсен яклый һәм төрек халкының югары үскән фәнни теле булырга тиеш дип чыга. (“Төрек юрду”, 1928 ел). Тел комиссиясе тәкьдим иткән яңа әлифба белән килешмәгән С.Максуди “Миллият” гәзитендә (сентябрь, 1928 ел) “Телне реформалаштыру проблемасы ” дигән озын мәкаләсен бастырып чыгара. Берничә ел эчендә ул тел реформасына багышланган берничә дистә мәкалә яза.

Ул әлеге мәкаләләре белән төрек телекнең үсеше, аны гадиләштерү, чит сүзләрдән чистарту, яңа сүзләр ясау һәм яңа әлифбаны гамәлгә кую өчен гаять зур эш башкарган тел галиме буларак та таныла. С.Максуди үзенең шул мәкаләләрен жыеп 1930 елда “Төрек теле өчен" дигән китабын чыгара, китапка сүз башын Мостафа Кемал Ататөрек яза: “Милли хис белән тел арасындагы бәйләнеш бик көчле.Телнең милли һәм бай булуы аркасында милли хис тә бөек була.Төрек теле телләр арасында иң бае. Үз илен һәм аның киләчәген саклап кала алган төрек милләте, билгеле, үз телен чит телләрнең басып алуыннан да саклаячак. 2 сентябрь,1930 ел. Гази М.Кемал.” С.Максудиның төрек мәдәниятында, фәнендә тоткан урынының зурлыгын, әһәмиятлелеген күрсәткән һәм аңа хезмәтенә бирелгән бу бәя аның авторитетының жәмәгатьчелек алдында тагын да күтәрелүенә сәбәп була.



С.Максуди, үзенең бар гомерен төрки халыкларның тарихын өйрәнүгә багышлаган З.Вәлидидән кала, төрек тарих фәнен үстерүгә дә иң зур өлеш керткән галимнәрнең берсе булып санала.Төркиягә күчеп килгәч тә үк С.Максуди “ Төрек учаклары “ жәмгыятенә әгьза булып керә, һәм 1927 елда әлеге жәмгыятьнең Мәдәният һәм фән буенча комиссиясенә сайлана. Жәмгыятьнең 1930 елның 27 апрелендә уздырылган сьездында ул Тарих академиясе төзәргә кирәклеге мәсьәләсен күтәреп чыга һәм үзенең тәкьдимен яклап озын һәм дәлилле чыгыш ясый. М.Кемалга аның бу тәкьдиме ошый һәм озак та үтми әлеге Комиссия төзелә. Комиссия төзелү белән төрки халыклар һәм алар эчендә төрек халкының яңа тарихын язу буенча М.Кемал житәкчелегендә кызу эш башлана. С.Максуди үзе “Искетлар-сакалар “ һәм “Урта Азиядәге төрки дәүләтләр“ дигән бүлекләрне язарга алына. Аның бу хезмәтләре аерым китаплар булып 1938 һәм 1934 елларда басылып чыгалар. Дөрес, 1947 елда З.Вәлиди аның “ Урта Азиядәге төрки дәүләтләр “ дигән хезмәтен бик нык тәнкыйтьләгән “17 күмелгән шәһәр яки Садри бәй“ дигән китабын бастырган. Ләкин шуңа да карамастан С.Максудиның бу хезмәте тарих фәненә яңалык кертүче хезмәт булып кереп калган.

Аның 1924 елда иртәдән кичкә кадәр Берлинның Милли китапханәсендә басылып эшләвенең файдасы була: Төркиядә аның «Искетлар — сакалар» (1938 ел), «Урта Азия төрек дәүләтләре» (1934 ел), «Төрек тарихы вә хокук» (1947 ел) исемле китаплары дөнья күрә. Төрки халыкларның тарихын өйрәнү, бу шанлы тарихны Европа илләре халыкларына да таныту теләге аңарда Тарих Академиясе төзү кирәклеге турындагы фикерне уята һәм ул Милләт вәкиле булган елларында әледән-әле әлеге фикерен матбугат битләрендә, Милләт мәҗлесләрендә да кузгаткалап тора. Шулай итеп ул әле 1950 еллардан соң гына төзеләчәк әлеге Академиягә нигез салырга, аның төзелешенең, эшчәнлегенең төп принципларын билгеләргә тырыша. «С.Максуди төрек тарихын яңадан язып тарих хакында милли аңны, карашны үстерүгә зур өлеш кертте, милләтчелекне төркичелек дип аңлатты һәм тарихта үзенең эзен калдырды» (С.Максудиның тууына 115 ел уңае белән уздырылган конференциядә Г.Пултар ясаган докладтан). Төркиядә хәзер яши һәм эшли торган «Тарих җәмгыяте» исә аның әнә шул тырышлыгы нәтиҗәсе булып тора. (Әлеге «Тарих җәмгыятен» төзүдә Й.Акчура да зур көч куйган, ул әлеге җәмгыятьнең беренче рәисе булган һәм 1932 елда уздырылган I Төрек тарих конгрессының эше белән дә рәислек иткән).

Төркиядә Ататөрек вакытында С.Максуди сәясәт белән дә шөгыльләнә, 3 мәртәбә Төркия парламентына депутат булып сайлана. Бер мәртәбә Й.Акчура белән бергә эшли. Гомере буе Й.Акчураны хөрмәт иткән һәм аны үзенең дусты санаган С.Максуди аның үлемен авыр кичерә (1934 ел). Аңа багышлап язган “Дустым Йосыф Акчура“ дигән мәкаләсендә ул аның сәяси эшчәнлегенә зур бәя бирә. Барлык төрки халыклар өчен дә бәйсезлек, милли үсеш чоры киләчәк һәм Й.Акчура кебек милләтебез өчен яшәгән шәхесләрнең үлмәс исемнәре онытылмаячак ди. Й.Акчураны ул төркилек идеалына бертуктаусыз хезмәт иткән үз милләтенең бөек улы дип атый. (Мәкалә Й. Акчура истәлегенә багышлап чыгарылырга тиеш булган китап өчен махсус язылган. Ләкин китап чыкмый калган, С.Максуди үзе исән чагында әлеге мәкаләсен башка гәзит-журналларда бастырмаган. Бары тик 1978 елда гына “Төрек юрду“ журналына кызы Г.Айда китерә һәм журнал Й.Акчураның тууына 100 ел тулу уңае белән бу “бөек идеалист”ка багышланган әлеге мәкаләне бастырып чыгара.)

1946 елда Төркиядә Демократлар партиясе төзелә. Бу партиянең төзелүендә С.Максудиның да өлеше зур, чөнки ул дәүләтнең демократик киләчәгенә якты өметләр баглап, кичке «Соң сәгатьтә» гәзите битләрендә һәр атна саен диярлек демократия, күппартиялелек, гражданлык хокуклары турында гади халыкка аңлаешлы телдә язылган күп санлы мәкаләләрен бастыра. Аның бу мәкаләләре төрек халкының төрле катлаулары арасында әлеге мәсьәләләргә карата зур кызыксыну уята, С.Максудины гади халык арасында да киң танытуга һәм авторитеты тагын да күтәрелүгә китерә: һәм ул 1950-55 елларда Бөек Милләт мәҗлесенә Милләт вәкиле булып демократлар партиясенең Анкара бүлегеннән сайлана. Инде Милләт мәҗлесендә тел мәсьәләләре каралганда, хокук буенча кануннар тикшерелгәндә дә Төркиянең иң абруйлы сәясәтчесе, олы галиме булган С.Максуди Арсалның салмак, әмма көчле, вәкарьле тавышы яңгырый. С.Максуди 50 нче елларның урталарына кадәр Төркия һәм Европа сәясәтендә күренекле урын били. Төркия делегациясе составында Милләтләр лигасы эшендә катнаша, Икенче бөтендөнья сугышыннан соң төзелгән Европа советында да Төркия парламенты делегациясе житәкчесе буларак бик актив эшли. Европа Советында ул Европа федерациясе Конституциясен язу өчен төзелгән комиссиягә сайлана, дөньядагы төрки дәүләтләрнең мәнфәгатьләрен дә эченә алган Европа федерациясе Конституциясен яза, аны Комиссия утырышына тәкьдим итә, үз фикерләрен дәлилләп кайнар чыгышлар ясый һәм Комиссия әгьзалары ул язган Конституциянең төрки дәүләтләргә кагылышлы параграфлары белән килешергә мәжбүр булалар.

С.Максудиның Төркия республикасының иң абруйлы, танылган сәясәтчеләреннән булуын күрсәткән бер факт:1955 нче елда президент сайлаулары вакытында президентлыкка күрсәтелгән 5 кандидатураның берсе Садри Максуди Арсал була. С.Максуди моны төрек жәмәгатьчелегенең үзенең күпеллык мәдәни, фәнни, сәяси эшчәнлегенә булган бәясе дип кабул итә һәм олы яшьтә булуын сәбәп итеп кандидатурасын ала.

С.Максуди 1955 елда гына сәясәттән китә һәм үзенең калган гомерен бары тик фәнгә генә багышлый. Аның соңгы гыйльми хезмәтләренең берсе «Миллият тойгысының социологик әсаслары» дип атала. С.Максуди үзе бу хезмәте турында: “Миллиятчелекнең, миллиятнең асылын милләтләрнең яшәешендәге әһәмиятле роленә бәйле рәвештә социологик күзлектән карап тикшергән мондый әсәр төрки телләрдә дә, Европа телләрендә дә әлегә юк” дип күрсәтеп һәм еллар дәвамында миллияткә кагылышлы мәсьәләләр тирәсендә алып барылган эзләнүләр һәм тикшеренүләр нәтижәсендә тупланган фикерләрен төрки халыкларга житкерү максаты белән язылды дип билгеләп уза. Бу җитди, фәлсәфи хезмәт бөек милләтченең үзеннән соңгы буыннарга— милли тәрәкъкыят юлында үз халыкларына хезмәт итәчәк буыннарга васыяте сыйфатында карала ала. «Анда милләт һәм милли мөнәсәбәтләр проблемасына тирән теоретик анализ ясала. С.Максудиның бу китапта төрле дәлилләр белән нигезләнеп бәян ителгән фикерләре милли мәсьәләләрне тикшергәндә, милли идеологиянең ориентирларын билгеләгәндә, методологик таяныч ролен үти алалар».

С.Максуди 1957 елның 20 февралендә Истанбулда вафат була. Ул көннәрдә Төркиянең барлык газеталары кайгы сүзләре белән чыга, аның гаиләсенә Европаның төрле илләреннән, Төркия дәүләт җитәкчеләреннән килгән кайгы телеграммаларында, аның үлеме уңае белән матәм мәкаләләре басылган газеталар Төркия үзенең зур галимен, дәүләт эшлеклесен һәм сөекле улын югалтты, дип язалар. Дөньяның киң җәмәгатьчелеге аны олы дәүләт эшлеклесе, төрек халкы исә аны үзенең улы дип таный.

С.Максуди 21 февральдә Истанбулда җирләнә, табуты куелган мәчет янына, аның белән хушлашырга дип дистәләрчә мең кеше җыела. Аның гәүдәсе салынган табутны шифаханәдән Баязит мәчетенә, аннан ул эшләгән университетка кадәр кулга күтәреп алып киләләр. Ә табут исә Төркия флагына төрелгән була. Бу — төрек хөкүмәтенең Төркия республикасы сәясәтендә мөһим роль уйнаган, мәдәниятендә, фәнендә зур эшләр эшләгән танылган сәясәтчегә, олы галимгә күрсәткән ихтирамы, олы хөрмәте була. Аның кабере бүген дә кадерләп саклана, зиярәт кылына. Истанбулда С.Максуди исемендәге урам да бар.

С.Максудиның 1925 елдан соңгы эшчәнлеге турында Төркиядә зур-зур хезмәтләр язылган, кызы Адилә Айданың "Садри Максуди Арсал" исемле китабы чыккан. Инде менә 40 елдан артык һәр ел саен 20 февраль көнне Төркиянең житди гәзитләрендә аны искә алу мәкаләләре чыгып килә, ә “Төрек юрду” журналы 1957 елдан башлап һәр ел саен үзенең февраль санында С.Максудига багышланган материаллар биреп бара.

С.Максуди — гомерен татар халкы, мөселман халыклары һәм төрек халкына хезмәт итүгә багышлаган олуг шәхесләребездән. Төрек дәүләте тарихына ул: “С.Максуди Төркия дәүләтен ныгыту буенча мәгьрифәтче вазыйфасын үтәде, үзенең киңәшләре, фикерләре һәм фәнни эзләнүләре белән төрек халкына хезмәт итте, файдалы эшләр башкарды“ 9 дигән бәя алып кереп калды. Татар халкы тарихында да Садри Максудиның татар милләте өчен башкарган эшләре үзенең хаклы бәясен алырга, яшь буыннарга житкерелергә тиеш.

чыганак: http://sombel.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар