Логотип
Тарих

​Озак килде озын юллардан…

Муса Җәлил һәм ун татар каһарманының батырлыгын раслаучы рәсми документ табылды

«Сөембикә» укучылары герой-шагыйребез Муса Җәлилнең 100 еллык юбилее Казанда гына түгел, Оренбургта һәм Россиянең кайбер башка шәһәрләрендә дә зур тантана рәвешендә билгеләп үтелүен, шәт, хәтерли торганнардыр. Ә менә әлеге датаның чит илләрдә, аеруча Германиядә, якташларыбыз җәзалап үтерелгән Берлин шәһәрендә дә шулай ук тантаналы вакыйгага әверелүе хакында күпләр белеп бетерми булыр.

Әлеге искә алу чараларында төп игътибар Муса Җәлилгә юнәлтелгән булуга карамастан, илдә дә, чит илләрдә дә, җәлилнең яшерен төркемдәге башка көрәштәшләре белән дә кызыксыну көннән-көн көчәя бара.

Муса ялгыз булмаган. Кулга алынган подпольщикларның саны сисксәннән артып китә. Соңгы елларда Казан һәм Мәскәү тикшеренүчеләре тарафыннан Абдулла Алиш, Әхмәт Симаев, Рәхим Саттар, Гайнан Курмаш, Абдулла Баттал һәм башкаларның Каршылык төркемендәге куркусыз  эшчәнле­ген яктыртучы яңадан-яңа документлар табып алынды. Үз вакытында, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 50 еллыгы уңаеннан, Андрей Румянцев җитәкчелегендәге Россия-Германия дуслыгы лигасы Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевкә Татарстанның сугыш ветераннарын Берлиндагы мемориаль чараларда катнаштыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән иде. Тантаналы чараларны «Россия халыкларының Берлиндагы дуслары» җәмгыяте белән берлектә, Каршылык төркемендәгеләр җәзалап үтерелгән Плетцензее төрмәсендә үткәрү инициативасы президентыбыз тарафыннан хуплангач, хөкүмәт карары белән, Каршылык хәрәкәтенең җәлил төркеменә кергәннәр исеме язылган истәлек — металл плитә коелды. Истәлек язуын Казанда яшәүче ветераннар, алга таба Плетцензее төрмәсендә урнаштыру максаты белән, 1995 елның маенда Берлинга илтеп куярга тиешләр иде. Шул ук елның август аенда, Кремль каршысындагы Муса Җәлил һәйкәле янында, Берлинда һәлак булган геройларыбыз портретлары урнаштырылган барельеф ачу тантанасы булып уз­ды. ә менә Плетцензееда истәлек плитәсе кую Бер­линдагы җирле хакимиятнең тоткарлыгына очрады. Алар меңнәрчә кеше һәлак булган урында берничә кешенең исемен мәңгеләштерүне хуп күрмәүләрен белдерделәр. Россия-Германия дуслыгы лигасы советы ул чактагы обер-бургомистр Э. Дипгенга мөрәҗәгать итеп, хат аша Берлин хакимияте белән элемтәгә керде. Ике арадагы язышу берничә елларга сузылды. Ахыр килеп, Германия учреждениеләре «Җәлил һәм аның иптәшләре эше» буенча үзләре мөстәкыйль рәвештә тикшеренүләр уздырырга теләк белдерде. Әлеге эш «Германиядә Каршылык көрәше» мемориалы директоры доктор Й. Тухельга тапшырылды. Хакимиятне Плетцензееда татарларның үлеме хакында Шарлоттенбург районының штандесамты (загсы) биргән белешмә генә канәгатьләндермәде, аларга төркемнең фашизмга каршы көрәшен раслардай дәлилләр кирәк иде. Ниһаять, тәфтишле эзләнүләр нәтиҗәсендә хәрби трибуналның 36/44 номерлы хөкем карары документы табылды.«12.2.44.» датасы куелган документ «Курмашев һәм тагын унау» дип атала.

Документның күчермәсе безгә 2001 елның гыйнварында, «Германиядә Каршылык көрәше» мемориалында нацизм корбаннарын искә алу көнендә тапшырылды. һәм нәкъ менә шушы документ — империя судының унбер юлдан торган хөкем карары нацистларга каршы гаепләү акты рәвешен алды да инде.

Гаепләнүчеләрнең туган елын, профессиясен, хәрби дәрәҗәсен дә күрсәтеп язылган исем-фамилияләр алфавит тәртибендә түгел. Алар, мөгаен, нацизм суды күзлегеннән, «җинаятьләре» дәрәҗәсенә карап язылгандыр. ә менә тагылган гаеп барысы өчен дә уртак: «дошманга булышлык итү, хәрби хыянәт». Хөкем карары да бер үк: «дошманга булышкан һәм рейхның хәрби куәтен какшаткан өчен  үлем җәза­сы». Исемлек башында торучы Г. Курмашев белән Ф. Сәйфелмөлековка хөкем карары аерым юлга язылган. Соңгы өч фамилия — Хәсәнов, Әднашев һәм Бохаровлар (бусы арада иң яше) «тиешле урынга хәбәр итмәгән өчен» һәм «хәрби хыянәт» өчен җәзага тартылган.

Исемлектәге бишенче кеше — 1906 елда туган язучы Гомәров. Муса Җәлил әсирлектә үзен шулай атап йөрткән, моны штандесамт документы да раслый. әлеге документ «Германиядә Каршылык көрәше» мемориалында истәлек билгесе урнаштыру өчен ныклы җирлек булды. Җәлил һәм  Курмашев төрке­ме әгъзалары хакындагы мәгълүматка 1944 елның 25 августында ватандашларыбыз һәлак булган төрмәдәге стендта да урын бирелде. 

2002 елның октябрендә вице-премьер Зилә Вәлиева җитәкчелегендәге делегация Плетцензее төрмәсендә истәлек плитәсен ачу тантанасында катнашу өчен Берлинга барды. Делегация составында М. Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, шулай ук Җәлилчеләрнең батырлыгын дөньяга танытуда зур тырышлык куйган Рафаэль Мостафин, Рафис Измайлов һәм ошбу язманың авторы да бар иде.

«Берлиндагы Каршылык көрәше» мемориалында Хәтер почмагы булдыру, аны татарлар төркеменең каһарманлыгын чагылдыручы материаллар белән тулыландыру эшендә берничә еллар дәвамында зур булышлык күрсәтеп килгән «Россия халыкларының Берлиндагы дуслары» берләшмәсе һәм «Германиядәге Каршылык көрәше» мемориаль музее җитәкчеләренә — Кирилл Пех белән Йоаннес Тухельга, шулай ук җәлилчеләрне өйрәнүче, хатыны Хельга белән бергә безнең ватандашларга, герой-шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлиловага күп тапкырлар кунакчыллык күрсәткән Хорст Херрманнга тирән рәхмәт хисләрен әйтеп үтәсе килә.

Хорст Херрманн — Берлин загсыннан Муса Җәлилнең (Гомәровның) үлеме турындагы белешмәнең төп нөсхәсен алу өчен дә күп көч куйган кеше. Германия кануннары буенча, төп нөсхә бары тик туганнарга гына бирелә. Үлемнең сәбәбе күрсәтелгән төп нөсхә, тикшеренүчеләр өчен принципиаль әһәмияткә ия булу белән бергә, гаилә әгъзалары өчен дә юридик документ булып тора. Дөрес, кулга бирелгән оригиналда үлемнең сәбәбе күрсәтелмәгән күрсәтелүен. «Башы киселде» дигән мәгълүмат «үлемнәрне теркәү кенәгәсе»ндә китерелә. Ә бит халыкара һәм шәхес хокукы ягыннан чыгып караганда, нәкъ менә шушы мәгълүмат юридик нәтиҗәләргә ия була алыр иде.

Үлем турындагы таныклык Чулпан Җәлиловага 2002 елның 2 маенда тапшырылды. 2005 елның язында, җиңүнең 60 еллыгы алдыннан, Абдулла Алишның оныгы Тимур, шул ук Хорст Херрманн булышлыгы белән, бабасының үлеме хакындагы та­ныклык оригиналын алуга иреште.

Безгә мәгълүм булганча, Татарстан территориясендә Абдулла Батталның (Алексеевский районы, Олы Тигәнәле авылы) һәм Зиннәт Хәсәновның (Сарман районы, Иске Кәшер авылы) туганнары яшәп ята. Алар арасында Берлинга барырга теләүчеләр табылса, әлеге районнарның җитәкчеләре моңа битараф калмас, тиешле ярдәмне күрсәтерләр иде дип уйлыйм.


Абдулхан Әхтәмҗан - тарих фәннәре докторы, профессор, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы.
Мәскәү.

«Сөембикә», № 2, 2009.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Менә сиңа мә... Чыннан да, нигә? Көенерлек шул...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эйе, узебез дэ тап булдык мондый хэллэргэ, вузлар арасында уткэрелгэн олимпиадаларда жинуче булган балаларыбызны Мэскэунен абруйлы вузлары конкурссыз кабул иттелэр,купме эзлэсэк тэ Казаныбызда андый момкинлек бируче вуз табылмады...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Коррупциянен нэтижэседер диеп уйлыйм..

        • аватар Без имени

          0

          0

          Коррупциянен нэтижэседер диеп уйлыйм..

          • аватар Без имени

            0

            0

            Чыннан да шулай, безгә дә Петербургтан шалтыраттылар, ә менә Чаллыдан шалтыратмадылар.

            Хәзер укыйлар