Логотип
Тарих

“Ни сәбәптер, и Ходая, ризкы аз, гомре тәмам”

“Тол калган анам янында мин берничә вакыт торгач, анам мине авылымыздагы Шәрифә исемле бер фәкыйрә карчыкка вакытча асрарга биреп калдырып, үзе Сасна нам карьяның имамына кияүгә чыкмыштыр”.

Без, моннан илле-алтмыш ел элекке мәктәп балалары, Габдулла Тукайның “Исемдә калганнар” исемле истәлек-очеркыннан шушы юлларны, аннары шагыйрь әнисенең тиздән шул авылда вафат булуы, шунда җирләнүе, кечкенә Габдулланың “яланаяк, яланбаш хәлендә, капка астыннан үкереп җылый-җылый йөгереп чыгып: “Әнкәйне кайтарыгыз, әнкәйне биреңез!” — дип, шактый гына җир мәет күтәрүчеләрдән калмый барганын укып үссәк тә, “Сасна нам карья”ның кайдалыгы, кабернең ни хәлдә саклануы турында бихәбәр идек. Район балалары хәзер бу кабергә яз саен килә, бер имамның дога сүзләрен һәм вәгазен тыңлап, шагыйрь әнисенең изге рухына баш ия. Йа Раббым, бу балалар бездән мәнлерәк һәм мәгънәлерәк булса иде, моның өчен аларга юллар ачыграк бит, дип телисе килә. Шул ук вакытта шомландыра да. Бүгенге балаларны балачактан, мәктәптән соң нинди тормыш көтә? Урыннары изгелек белән иблислек, гыйлемлелек белән хәтерсезлек тартышының кайсы ягына тәгаенләнгән аларның? Мондый тартыш безгә кадәр дә булган, бездән соңгыларга да кала бит әле.

Ә без мәктәп дәреслегеннән фәһемсез генә укып үткән Сасна (хәзерге язылышта Сосна) авылы әнә район үзәге Балтачтан күренеп кенә тора икән. Тик, безнең буын кешеләре аз-маз зиһен җыеп, Сосна белән кызыксына башлаганда, Тукаебыз әнисенең анда бөтенләй яшәмәгәнлеге ачыкланды. Югыйсә, әдәбиятның олы галимнәре дә, “Исемдә калганнар”дан җиңел генә күчерептер, күрәсең, Сасна да Сасна дип язып килгәннәр иде. Тукай әнисе һәм сабый Габдулла язмышының бу якларга бәйле өлешен җентекләп өйрәнүне 1967 елда район газетасы журналис­ты, Бәрәңге ягы кешесе Риф Якупов башлап җибәрде (эзләнү эшләренә кереп китеп, соңрак берара ул Габдулла Тукайның Кырлайдагы музеена да җитәкчелек итте). Бу вакытта район газетасының редакторы булып язучы Мәгъсүм Хуҗин эшли иде. Арча һәм Балтач архивларында казына, гарәп язулы борынгы метрикаларны хәрефләп укый торгач, Риф каләмдәшебез шагыйрь биографиясен өйрәнүчеләрнең язмаларыннан әллә никадәр төгәлсезлек­ләр тапты. Дөньяга бөек шагыйрьне тудырган Мәмдүдә абыстай да Балтачтан өч чакрымдагы Сосна авылында түгел, унбиш чакрым ераклыктагы Сосна Пүчинкәсендә, ягъни Күчкән Соснада яшәгән һәм шул авыл зиратында җирләнгән булып чыкты.

Зиннәтулла кызы Мәмдүдәнең, сабыен бер фәкыйрә карчыкка калдырып, Сосна  Пүчинкәсенә кияүгә килү вакыйгасы кайберәүләрдә каршылыклы фикерләр кузгата. Ләкин бичара ананы яхшырак аңлау өчен аның язмыш юлын (тьфу-тьфу!) үзең үтәргә кирәк. Күңелеңнән генә булса да! Чөнки бөек шагыйрьнең:
Шат яратса да, җиһанга ят яраткан раббысы, — дигән шигъри юлы аның әнисенә дә бик тәңгәл килә, баланың үксезлеге анадан ук башлана. 1874 елда, 35 яшендә әнисе Бибикамилә вафат булган чакта Мәмдүдәгә тугыз яшь тирәсе генә әле. Аннары үги әни Латыйфа, аның алты баласы. Мәмдүдәне бер улы һәм бер кызы белән тол калган Кушлавыч мулласы Мөхәммәтгарифка этеп-төртеп, елата-елата кияүгә бирәләр. Әмма никах та гомерсез булып чыга: Мөхәммәтгариф хәзрәт кечкенә Габдулласын дүрт ай ярымлык чакта ятим калдырып, 44 яшендә бакыйлыкка күчкәндә, Мәмдүдәгә 21 генә яшь була. Илдә фәкыйрьлек, ачлык. Хәзрәтнең беренче хатыныннан калган балаларын туганнары кайсын кая алып китәләр, Мәмдүдәгә ул йортта җан асрарлык та рәт калмый. Һәм ул, Кушлавычта тагын бер еллап яшәгәч, сабыен күтәреп, Өчиледәге әтисе йортына, иң фәкыйрь ояга әйләнеп кайта. Соңрак Габдулла, үзенең Сосна Пүчинкәсеннән кабат Өчилегә кайткан чагын исенә төшереп, “үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә” дип сурәтли. Чынлыкта, бу ач ояда “чәүкә” язмышы Мәмдүдәдән үк килә, сабый бала ул чакларын хәтерләми генә. Кечкенә авылның керемсез мулласы бу вакытта инде зуррак авылларда хәер сорашып кына гаиләсен ачка үлеп бетүдән саклап кала. Монда икмәкнең һәр валчыгы исәптә, бер генә артык кашыкка да урын юк. Һәм Зиннәтулла бер еллап Өчиледә торган 23 яшьлек Мәмдүдәсен, яраткан беренче кызын, үзе никах укып, Сосна Пүчинкәсенең 69 яшьлек тол мулласы Мөхәммәтшакирга бирә. Күңеленнән кан-яшь белән елап озаткандыр. Мәмдүдәсе вафат булгач, аңа багышлап шигырь чыгарган. “Ни сәбәптер, И Ходая, ризкы аз, гомре тәмам”, — ди ул җан әрнеткеч шигырендә. “Күрмәдем күзем туйганчы, бу дөнья газап, кайгы, изү йорты булып, тезеп куйган энҗе күк гүзәл сөйгән кызымны юкка чыгарды”, — дип иңри бәхетсез ата.

Сосна Пүчинкәсе зиратында Мәмдүдә абыстайның кабере билгесез булып чыкты: анда таш та куелмаган, язулы бер казык та кагылмаган. Кайчандыр берничә кабергә тактадан бер чардуган корылган булса да, тора-бара тузып таралган. Эзләнү эшен Югары Субаш, Түбән Субаш, Бакча, Сосна Пүчинкәсе, Көшкәтбаш авылларын берләштергән күмәк хуҗалык җитәкчеләре башлап җибәрде. Якташ тарихчы Равил Фәхретдиновны, Татарстан Язучылар берлегеннән берничә әдипне чакырып һәм авыл картлары белән киңәшеп, кабер урынын мөмкин кадәр ачыклаучы һәм аңа истәлек ташы куюны оештыручы да, партия өлкә комитетының беренче секретаре Гомәр Усманов янына кадәр кереп, элекке “Марс” күмәк хуҗалыгына Тукай исемен юллап алучы да — аның рәисе, хәзерге пенсионер Хәсәнша Борһанов. Моны үз хуҗалыгына югарыдан игътибар иттерү, азмы-күпме ярдәм алу өчен эшләгәнен яшереп тә тормый ул. Хәзер кабергә, Габдулла Тукайның туган көннәрендә, танылган күп шагыйрьләр, мәктәп балалары, авыл картлары килә, изге ана рухына багышлап догалар укыла. Яңарыш чорында авылга асфальтлы юл сузылды, инешенә озын нык күпер салынды. Зират буендагы юлның каршы ягында мәчет балкып утыра. Тик, и ачы тәкъдир, бичара анага каберендә дә тыныч кына, догалар тыңлап кына ятарга язмаган икән. Әледән-әле яңа гайбәт ишетеп тә борчыласы икән әле аңа.
— Сезгә ничә тапкыр әйтергә кирәк, Мәмдүдәнең кабере ул зиратта түгел дип? Кабернең тау өстендәге иске зиратта икәнлеген безнең Көшкәтбашта бөтен кеше белә, — дип кат-кат шылтыраталар район газетасы редакциясенә Сосна Пүчинкәсенең күрше авылыннан. Барып сөйләшкәндә дә Көшкәтбашларның байтагыннан бер үк сүзләрне ишетәсең: Мәмдүдә кабере иске зиратта, моны Хәсән Борһанов юри бутады, аңа Пүчинкә эчендәге зиратны тимердән коймалатырга, авылны юллы итәргә кирәк иде. Пүчинкәләр әйтми моны, аларны Хәсән куркытып куйды.
И Ходаем, “бу дөнья газап, кайгы, изү йорты” булу өстенә, мәгънәсез гайбәт йорты дамы әллә?!
 
Кабернең урынын ачыклап таш куйдыру чорында биредәге Субаш авыл Советына Көшкәтбаштан Нурислам Газыймов җитәкчелек итә иде. Ул авылын мәчетле итүдә дә тырышып йөрде, хәзер шунда мулла хезмәтен башкара.
— Ул елларда Сосна Пүчинкәсенең авыл тарихын әйбәт белгән берничә карты, мисалга, бик мөхтәрәм Гайнан абзый исән иде әле. Без алардан сорашып эшләдек. Мәмдүдә абыстайның кабере, һич бәхәссез, авыл эчендәге яңа зиратта, — ди Нурислам кордаш.

Пүчинкәнең үзәк урамында бер ялгызым басып торам. Бер якта өйләр тезелеп киткән, каршыда — зират. Көн суытып тора, күңелсез. Иртәнге салкында 25 чакрымлап араны мотоциклда җилләп килү шактый ук туңдырды, өйгә керәсе, җылынасы килә. Шикләр беткәнче төпченеп сорашырга дип килдем, ә үзем монда беркемне белмим. Иң якындагы йортның капкасын ачып, ишегалдына узам. Һәм анда бәләкәй генә бер бабайны очратам. Исеме Әхмәтхан икән. Сөйләшәбез. Тора-бара күңелдә шундый уй туа: каңгырап йөрмә, шушы йортка кер дә сораш, белерсең дөреслекне! — дип, мине монда ниндидер илаһи көч тартып керткән бугай. Чөнки мин авылның тере тарихына юлыктым. Бабай үзе дә: “Миннән соң авылда боларны сөйләүче булмаячак”, — ди әнә. Әхмәтхан ага күршедәге Шакир мулланың йорт урынын да үз ихатасына кушып гомер итә, элекке мулла ишегалдында зур гына умарталык тота. Менә нилектән бөтен ишегалдына чәчәк исе, бал исе таралган икән. Үзеннән-үзе булачак шагыйрьнең өч яшьлек чагыннан исендә калган бердәнбер бәхетле көне күз алдына килә. “Үги әтиемнең мине сөюе, миңа чәй янында кәрәзле балны ак күмәчкә ягып бирүе, минем шунда куанганнарым, биш минутлык төш шикелле генә, әле дә булса хәтеремдә”. Фәкыйрә һәм мәнсез карчыктагы кадерсез көнкүрмешеннән соң, әнисе янында, кәрәзле бал ягылган ак күмәч бала өчен, чынлап та, мәңге онытылмаслык җәннәт сые булгандыр. Бу авылдагы ике генә вакыйганы — баллап ак күмәч ашавын һәм җылый-җылый әнисенең җәсәде артыннан йөгерүен хәтерли бит ул. Иң бәхетле һәм иң бәхетсез көннәрен!

Мулла йорты күптән юк инде, урам якта ул утырткан карт тал гына аның истәлеген саклый. “Ризкы аз” ана белән бала да шушыннан үтеп йөргәндер. Мәмдүдә абыстай гүр иясе булгач, Шакир хәзрәт Сосна авылыннан бер улы булган хатынга өйләнә. 1916 елда, мулла үлгәннән соң, йортны шул үги малай үз авылларына күчереп сала. Истәлекле өй шунда бетә. Шакирның үз токымы кечкенә өйдә михнәт чигеп кала. Аның Мәмдүдәгә кадәрге җәмәгатеннән Закир белән Фатих исемле уллары, Гамилә исемле кызы булган. Закир гражданнар сугышында үлеп кала. Фатих аннан исән кайтып, Маһирә атлы тол җиңгәсенә өйләнә. Маһирәнең Закирдан туган Тәлгате Ватан сугышында укчы радист булып хезмәт итә һәм батырларча һәлак була. Исеме “Хәтер китабы”нда бар. Фатихтан туган Мәхмүте Казанда яши. Гамиләнең дә бер улы сугышта үлгән. Аның күп баласыннан төпчеге Нәзифә генә исән, Яшел Үзәндә гомер итә, диләр.
— Шакир бабам бик фәкыйрь үскән, Кышкар мәдрәсәсендә укыганда да шәкертләргә чәй кайнатып җан  асраган, — дип хәтерли Мәхмүт ага.
— Элек безнең авыл Көшкәтбаш мулласы кулында булган, Шакир хәзрәт килгәч, авылыбызны Көшкәтбаш мулласы кулыннан тартып алган. Ул бик кырыс кеше булган. Мәмдүдәне кыйнап үтергән, имеш, дигән сүзләр дә булды, миннән сорашып та йөрделәр, мин үзем ул сүзләргә ышанмыйм, — ди Әхмәтхан бабай.

Әйе, андый ямьсез “фараз”ның матбугатта да күренгәләгәне бар. Ләкин… Метрика кенәгәсенә Мәмдүдә абыстайның вафат булуы турындагы мәгълүматны Көшкәтбаш имамы Әсхәтдин Ибраһимов теркәгән, үлү сәбәбен дә “эч китү” дип нәкъ ул язган, указсыз Шакир мулланың андый эшләргә хокукы булмаган. Шомлы “фараз” хак булса, Шакир муллага ачулы Көшкәтбаш имамы, ай-һай, аның гөнаһын болай йомып калдырыр идеме икән? Ә менә “Шакир мулла Сосна Пүчинкәсен Көшкәтбаш мулласы кулыннан тартып алган” дигән сүзләр безгә кайбер нәрсәләрне аңлауда ярдәм итә. Ике авыл арасыннан кара мәче, бәлки, шул чакта узгандыр. Шуңа тагын, янәшәдә яңа авыл барлыкка килү сәбәпле, җирнең кысылуын да өстәсәң… Мал-туар асрап тормыш итү өчен шәп урын тапканнар шул Соснадан күчеп килүчеләр. Авыл эченнән инеш ага, сөрелми торган, үләнле таулар да бакча артында гына. Бал кортларына да кинәнерлек урын. Зиратка гына башта җайсыз урын сайлаганнар, инеш аша чыгып, биек тауга күтәреләсе булган. Ташу вакытларында ул якка юл тәмам өзелгән. Шуңа күрә бераздан каберстанны яңа урынга корганнар.
 
Инде сорау туа: “бераздан” — кайчан ул, Мәмдүдәнең вафатына кадәрме, аннан соңмы? Әйдәгез, бераз исәп-хисап ясап карыйк. Авылга унтугызынчы гасыр уртасында нигез салынган дип уйланыла. Соснадан иң элек күчеп килгән җиде гаиләнең берсендә Әхмәтханның әтисенең абыйсы — өч яшьлек Кадыйр Вилдан улы да булган. Бу кеше авыл өчен игелекле эшләр башкарып, Ходай биргән гомерен яшәп, мәңгелеккә күченә. Аның кабер ташындагы туган елыннан санап, Әхмәтхан бабай авылның төзелә башлавына 154 ел чыгара. Мәхмүт Фатих улы да авылның тарихы 1850 еллардан башлана дигән фикердә. Мәмдүдә абыстай 1890 елның яңача 30 гыйнварында вафат була. Кырык ел өзлексез файдаланылган зират шактый зур мәйданны биләргә тиеш иде. Гаиләләрнең ишле, үлем-китемнең күп чоры бит.

Иске зиратны Әхмәтхан бабай белән менеп карадык. Кеп-кечкенә каберлек.
— Элегрәк мин монда алты-җиде кабер саный идем, Гайнан абзый кемнәр күмелгәнен исемләп тә белә иде, — ди Әхмәтхан бабай.
Инде кабер урыннары тигезләнеп беткән. Ике карт каен, бер карт юкә һәм “Көшкәтбашның фәлән кешесе” кисеп алган чыршының яшь токымы — бүген зиратны әнә шулар гына саклый. Тукай исемендәге зур хуҗалыктан Көшкәтбаш бүленеп чыкканда, зират алар басуына кереп калган.



Өч яшендә килгән Кадыйр, ир булгач, Уфага кадәр барып, авылын мәчетле итү артыннан йөри һәм теләгенә ирешә. Сосна Пүчинкәсе шулай ныгый барып, үзендә мәхәллә оешырлык, мулла тотарлык булып зурайганда, Шакир хәзрәтнең башта беренче хатыны, аннары Мәмдүдә абыс­тай җир куенына кереп ятканда, иске зират күптән ябылган була инде. Хәер, 90 яшьлек Әхмәтхан Гыйльманов та, 93 яшьлек Гамилә Гайнан кызы белән Гайнан килене Миңҗа­мал апа да Мәмдүдә каберенең яңа зиратта булуына тамчы да шикләнмиләр. Дәлилләре — мәгълүматлы Гайнан бабай сүзләре. “Менә шушы ике кабер, һич хатасыз, Шакир хәзрәтнең ике җәмәгатенеке, кайсысы Мәмдүдә абыстайныкы икәнен генә аерып әйтә алмыйм”, — дигән ул.  Игътибар итик: Совет чорында мулла вазифасын нәкъ шушы Гайнан бабай үтәгән, зиратка да күз-колак булган. Истәлек  ташын ике кабернең “яшьрәк” күренгәненә утыртканнар. Мәмдүдә абыстай җәсәде төп-төгәл шул таш турысында җирләнгәнме, әллә берәр карыш читтәме — рухына күмәк догаларыбыз барып ирешсен өчен боларның бернинди аермасы юктыр, мөгаен. Догаларыбыз гына укылып торсын да рухын рәнҗетерлек сүзләребез генә ишетелә күрмәсен!



Кадыйр бабай артыннан йөреп төзеткән, Шакир хәзрәт эшләгән истәлекле мәчет озак еллар юкка чыгып тора: бервакыт андый биналарны җыйгалап Субашка мәктәп салалар. Анда зур яңа мәктәп төзелгәч,  Әхмәтхан Гыйльманов мәчетне кире кайтару хәстәренә керешә, ә күмәк хуҗалык рәисе Нурулла Сәгъдиев бу изге ниятне гамәлгә ашырып та куя.
— Мәчетне элекке үз нигезенә үк кайтарып булмады, ул урынга йорт салдылар, — ди Әхмәтхан бабай.
 
Урындамыни хикмәт, димәкче булам мин, ләкин, шөкер, тыелып калам. Безгәме соң болар каршында тел әйләндереп акыл сатарга маташу?! Алар кичергән кадәр гыйбрәтләрне без дә кичергәнме әллә? Киресенчә, исәннәрнең үзләре алдында, мәрхүм-мәрхүмәләренең изге рухлары каршында тын гына баш ию — иң акыллы гамәлебез булыр, мөгаен.

Бизәлеш өчен рәссам М. Хаҗиевнең “Тукай балачагыннан” әсәре кулланылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар