Логотип
Тарих

​Могҗизалар дөньясы ул — театр

Әйләнә сәхнә, әйләнә,
сибелеп кала еллар.
Сибелеп кала язмышлар,
режиссерлар, геройлар...

Сибелә... Әйләнә сәхнә.
Булмый шул каршы торып.
Изге җиргә була икән
табынып тик, баш орып.

Тоела кайчак, сәхнә ул
агачтан түгелдер күк.
Күз яше белән юылган
көзгедер, күңелдер күк.

Анда иңләп йөрүчеләр
илаһи затлар кебек.
Алар гаҗәеп якын да,
һәм бераз ят та кебек.

...Әйләнә сәхнә, әйләнә,
шуышып кереп китә.
Гомерләрне, бәгырьләрне
кискәләп, телеп китә.

Равил ФӘЙЗУЛЛИН.



Татар театры узган юл — озын-озак, данлы-мактаулы, гыйбрәтле һәм хәвеф-хәтәрле. Сәхнә фидакарьләренә юл яру бер дә җиңел булмаган.  Әмма театр куюны тыйсалар да, кара көчләр төрле явызлыклар кылсалар да, ул оешкан, татар сибелгән бөтен кыйтгаларны иңләп-буйлап халыкка аң-белем тараткан, нур чәчкән. Бу эшкә бөтен йөрәге, җаны-тәне белән бирелгән фидакарьләр халык күңелендә якты йолдыз булып калыккан. Театр безнең газиз туган телебезне, милләт буларак халкыбызны, рухыбызны саклаган.

Драматургиянең иң беренче карлыгачлары — Габдрахман Ильясиның «Бичара кыз»ы 1887 елда, ә тагын бер елдан соң Фатих Халидинең «Рәдде бичара кыз» драмалары дөньяга килә. 1898 елда унтугыз яшьлек Галиәсгар Камал беренче драмасы «Бәхетсез егет»не язып, Петербургка цензурага җибәрә, бер елдан ул басылып чыга. Икенче әсәре «Өч бәдбәхет» драмасы 1900 елда дөнья күрә. «Бәхетсез егет»не “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләре сәхнәгә куя. Бу профессиональ театр тууга һәм театр сөюче яшьләр үсүгә җирлек була. Г. Тукай беренче татар профессиональ труппасы төзелгәнгә кадәр үк «…халыкны алга, культурага, прогресска алып бара торган  сәнгать — театр безнең киләчәк көннәребез өчен файдалы вә өметле бер нәрсә…» дип ышанып яза. Ә инде 1906 елның 22 декабрендәге ачык спектакль өчен типографиядә басылган афиша, «Яңа клуб» бинасында Татар­ская учительская школаның ярлы укучылары файдасына куелган «Кызганыч бала» һәм «Гыйшык бәласе» пьесалары Казан халкының дикъкатен җәлеп итә. Шуңа күрә бу — тарихка беренче рәсми спектакль һәм татар театры туган  көн буларак кереп кала да инде. Спектакль програм­масында Тарханова, Шәмсетди­нова, Галиева, Моратова (псевдонимнар) кебек хатын-кыз фамилияләре булса да, Тукай кояшка тиңләгән беренче артистка һәм режиссер — Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская исеме театр тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Алты яшьтән асрау булган Сәхибҗамал, ун яшьтән тегү тегеп гаи­ләсенә булышкан Гөлсем Болгарская, ятимә кыз Фатыйма Ильская, авылның «Галиябану»ы исеме алган Нәгыймә Таҗдарова нинди генә авыр, катлаулы юл үтсәләр дә, гомер буе сәхнәгә тугрылыклы калган зур  артисткалар­га әвереләләр. 

1917 елда «Сәйяр» Казанда һәм Мәс­кәүдә Беренче Бөтенроссия мөселманнары корылтаенда Гаяз Исхакый­ның «Зөләйха»сын күрсәтә. Төп рольне «шагыйранә оста» башкарган Гөл­сем Бол­гарскаяның даны тагын да югары күтәрелә.
Йөз ел элек ышанычлы, нык адымнар белән атлап киткән татар театрының чишмә башында Гафур Колахмә­тев, Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал, беренче мөселман драма труппасы җитәкчеләре Ильяс Кудашев-Ашказарский, үзе исән вакытта ук артистлар «театрның атасы» дип зурлаган Габдулла Кариев, В. Мортазин-Иманский кебек олпат затлар — татар  сәнгатенең алтын баганалары булган. 1926 елда театр Академия дәрәҗәсен ала. 1939 ел­дан Г. Камал театры дип аталып, илнең иң мәшһүр иҗат коллективлары рәтенә баса. 

1917 елга кадәр махсус театраль белем алган ике артистка — Петербург­та Драматик курсларда укыган Суфия Әхмәрова белән Әшрәф Синяева гына сәхнәдә уйный. Суфия бай кияүгә чыга да сәхнәне ташлый, ә Әшрәф Синяева (1892—1925) Петербургта аерым татар театры оештырырга тырышып йөргәндә вафат була. 

Самара шәһәрендәге татар студия­сен тәмамлап, 1920 елда театрга Таҗи Гыйззәт, Хөсәен Уразиков, Әсгать Мәҗит кебек олы шәхесләр   кайта. Ә 1923 елда, Казанда ачылган театр техникумы Галия Булатова, Галия Кайбиц­кая, Галия Нигъмәтуллина, Хәким Сәлимҗанов, Галимә Ибраһимова, Зифа Басыйрова, Рәшидә Җиһаншина, Айрат Арсланов, Шәүкәт Биктимеров һ. б. артистларны тәрбияләп чыгара. 

Мәскәүнең Луначарский исемендәге Театр институты (ГИТИС) каршындагы беренче татар студиясе 1949 ел­да сәнгатебезгә Празат Исәнбәт, Шәх­сәнәм Әсфәндиярова, Дэллюс Илья­­­сов, Рәфкат Бикчәнтәев, Гәүһәр Кама­лова, Асия Хәйруллина, Асия Галиева, Мәхмүт Хәсәнов кебек олуг сәнгатькәрләрне бирде.

Икенче студия Мәскәүнең М. Щеп­кин исемендәге театр училищесында укып, театрга 1961 елда кайтты. Ринат Таҗи, Равил Шәрәфи, Әзһәр Шакир, Наил Дунай, Гөлсем Исәнгу­лова, Нә­җибә Ихсанова, Рабит Батулла, Туфан Миңнуллин, Фирдәвес Әхтә­мова, Фле­ра Хәмитова… исемнәре һәр татар тамашачысына яхшы таныш.

Питерда өченче студия — Кинема­тография һәм театр институтын тәмамлап Илдус Әхмәтҗанов, Шамил Бариев, Зөһрә Шакирҗан, Инсаф Фәх­рет­динов, Габделфәрт Шәрәфиев кебек сәнгатькә чын күңелдән бирелгән артистлар 1973 елда Казанга кайтты.
1988 елда дүртенче студияне тәмамлаган щепкинчылар — Илдус Габ­драхманов, Ринат Әюпов, Әмир Кама­лиев, Илсөя Төхфәтуллина, Раушан Шәрипов, Фердинанд Хафизов, Мә­рь­ям Йосыпова, Айрат Арслан исемнәре дә тамашачыга ят түгел.  

Йөз ел эчендә ничәмә-ничә йөзләгән драма, трагедия, комедия, водевильләр сәхнәгә менгәндер. Һәркай­сының үз язмышы бар… Бәгъзеләре айлар-еллар буе сәхнәдән төшмичә, кат-кат куела, ә кайсы берсенә бик аз гына уйналып, онытылу насыйп була. Озын гомерле сәхнә әсәрләренең сере нәрсәдә? Моңа берәү дә өзеп кенә җавап бирә алмас иде. Озын  гомер­ле — мәңгелек язмышка ия әсәрләр, саный китсәң, шактый җыела. 

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар