Логотип
Тарих

​Мәгърифәтле Терегуловлар — Кавказда

Тифлис шәһәренең үзәк урамына урнашкан матур бер йорттан моңлы татар көе ишетелә. Тын гына аккан ят, сәер моңны ишетеп, узып баручылар сихерләнеп туктап кала. Бу йорт — агалы-энеле Ибраһим һәм Хәсән Терегуловларныкы. Россиядә яшәгән төрки халыклар арасында затлы кешеләре белән танылган әлеге нәселнең уллары Кавказга ничек һәм кайсы яклардан килеп урнашканнар соң? 
Ибраһим белән Хәсән, туган якларын искә алганда: «Без — Тамбовныкылар», — дияргә яратканнар. Аларның урман, йорт җиһазлары сатып көн иткән сәүдәгәр әтиләре, улларын Петербургта укытып, аларның югары белемле һөнәр ияләре булуын теләгән зыялы зат була. XIX гасырның 70 нче елларында патша наместнигы Кавказ мөселманнарының телләрен вә гореф-гадәтләрен яхшы белгән бу гаиләне Тифлиска эшкә чакыра. Төзүче-инженер һөнәре алган Хәсән Терегулов Кура елгасы аша күпер салдырырга керешә. Матурлыгы һәм төзеклеге белән Кавказда аерылып торган бу күпер соңрак «Воронцов күпере» дип йөртелә башлый. Безнең көннәргә кадәр сакланган әлеге күпер, сүз дә юк, шәһәр үзәген яңа ныгып килгән сәнәгать районнары белән тоташтыруда үз заманында ук гаять әһәмиятле роль уйнаган. Наместникка Хәсән Терегулов­ның эше бик ошаган һәм ул Кырымнан китерелгән платан агачлары үскән иң гүзәл урамдагы үз сарае янәшәсендә йорт салыр өчен аңа җир бүләк иткән (соңрак урамга Шота Руставели исеме бирелә). Терегуловлар йортны җиренә җиткереп, мәрмәр колонналар белән бизәп, өч катлы итеп төзиләр. Тора-бара бу йорт Кавказда төрки халык­ларның мәгърифәт үзәгенә әверелә. Горидагы укытучылар семинариясе студентлары — азәрбайҗанлы Гозәер (Узеир) Хаҗибеков, Мөхти Хаҗиба­беков, Али Хөсәеннәр, авар Мөслим Магомаев (атаклы җырчының бабасы), татар Хәниф Терегуловлар бу йортка аеруча еш килеп йөргәннәр.

Тарихи мәгълүматларга караганда, Кавказда татар гаиләләренең саны шактый күп була. Азәрбайҗан егетләренең укымышлы, югары зәвыклы, эш сөючән, тыйнак-күркәм ана булырдай татар кызларын үзләренә алырга тырышулары да һич гаҗәп түгел (алтын җирдә ятмый, диләр бит). XX гасыр башында ук ислам тыюларының тәэсире кими башлап, үзләренең фикер хөрлеге, яңа тормышка омтылышлары белән татар хатын-кызлары башкаларга үрнәк булалар.

XIX йөз ахыры — XX йөз башларында Кавказ мөселманнары, бигрәк тә хатын-кызлары арасында мәгърифәт таратуга татар зыялылары байтак өлеш кертә. Югарыда исемнәре аталган Ибраһим белән Хәсән — әнә шундый зыялы затлар. Ибраһимның мәгърифәт һәм мәдәнияткә багышланган хезмәтләре «Кавказ», «Кавказский календарь» кебек матбугат язмаларында еш басылып торган.

Ибраһим һәм Хәсән Терегуловларның балалары арасында кемнәр генә юк: укытучылар, композиторлар, музыкантлар, артистлар дисеңме… Иң мөһиме — аларның күбесе гаиләдә үз балаларын мөселман динен, нәселдән килгән гореф-гадәтләрне, үз ана телен һәм  аның сәнгатен олылаучы милли хисле буын итеп үстергәннәр.

Ибраһимның кызлары — Рәхилә белән Хәдичә — икесе дә Тифлисның «Изге Нина» исемен йөрткән гимназиясен тәмамлыйлар. Хәдичәнең Гори укытучылар семинариясен тәмамлаган укытучы, скрипкачы Гали Хәсәнгә тормышка чыгуы мәгълүм. Рәхиләнең исә Азәрбайҗан мәдәни тормышындагы хезмәтләре игътибарга лаек. Ул 1902 елны гимназияне уңышлы тәмамлап, Бакуда атаклы миллионер Зәйнал Тагиев акчасына салынган мөселман хатын-кызлары училищесында укытучы булып эшли. Сүз уңаеннан, училище укытучылары арасында татар кызларыннан Зәйнәп Акимбитова да була.

Рәхилә җәмәгать эшләрендә дә активлык күрсәтә. «Каспий» газетасы аның Бакуда «җәмгыяте хәйрия» эшендә катнашуы хакында язып чыга. «1906 елның 8 декабрендә, — диелә мәкаләдә, — Бакуның почетлы мөселман ханымнары җыелышы үткәрелде. җые­лыш­ның максаты Елисаветполь һәм Казан губерналарында ачлыктан интеккәннәргә ярдәм оештыру иде. Шун­да ук «Мөселман ханымнары комитеты» оештырылды. Аның рәисе итеп Сона Тагиева, урынбасарлары итеп әминә Батыршина, Рәхилә Терегулова, М. Сулькевичлар сайланды… Ачларга ярдәм күрсәтү йөзеннән беренче иганә акчаларын бирүчеләр дә шулар иде». 

Рәхиләнең педагоглык таланты Бакуның мөселман кызлары өчен ачылган 3 нче номерлы русча-татарча мәктәптә тагын да киңрәк колач ала. Башта укытучы, ә 1910 елдан директор буларак, Рәхилә мәктәптә алдынгы карашлы укытучыларны туплый, аларның тырышлыгы белән фәннәр яңача укытыла, укучылар саны да елдан-ел арта. 

1913 елдан мәктәп ике баскычлы дип йөртелә башлый һәм тәмамлаучыларга «укытучы булып эшли ала» дигән ша­һәдәтнамә дә бирелә. Билгеле ки, мәктәпне тәмамлаучы йөзләрчә кызлар арасында татар кызлары да аз булмаган.
1918 елда киң җәмәгатьчелек тарафыннан Рәхиләнең 15 еллык педагоглык эшчәнлегенә югары бәя бирелә. «Без, сезнең элекке укучыларыгыз, ә хәзер коллегаларыгыз, мөселман халкына күрсәткән тырыш хезмәтегезгә олы бәя бирәбез, — дип яза Рәхиләнең укучылары. — Алладан сезгә исәнлек һәм изге теләкләрегезгә ирешеп яшәвегезне сорыйбыз. Хәерле озын гомер сезгә!» үзе сөйгән хезмәтен армый-талмый дәвам итеп, бу рәхмәтле җан иясе 1954 елны вафат була.

Ибраһимның энесе Хәсән Терегуловның тугыз баласы: Хәниф, Рамазан, Гали һәм алты кыз — Мәликә, Бәди­гыльҗамал, Мәрьям, Хөсниҗамал, әминә, Фатыйма — барысы да дөньяви һәм дә ки мөселман дине гыйлемнәрен үзләштергән затлар. Ир балалар арасында иң күренеклесе Хәниф (1877—1942) дисәк, ялгыш булмастыр. Ул 1899 елда Гори укытучылар семинариясен тәмамлап, Эриван (Ереван) губернасы мәктәпләрендә укытучы булып эшли, соңрак Бакуга күчеп, 1905—1907 елгы революция вакыйгала­рында актив катнаша, шуның өстәвенә, алдынгы карашлы яшьләрне берләштергән «Гуммет» оешмасының әгъзасы була. Азәрбайҗанда музыка сәнгатен үстерүгә керткән өлеше дә зур аның. Матур баритон тавышлы җырчы буларак, Хәниф Азәрбайҗан опера һәм балет театрында озак еллар иң төп рольләрне башкара. Замандашлары аның олы җанлы кеше булуын, бергә укыган сабакташларына, туганнарына карата ярдәмчеллеген сагынып искә алганнар.

Хәсәннең кыз балалары да мактауга лаек зыялы шәхесләр була. Алты кызның өчесе гомер юлдашы итеп өлкән абыйлары Хәнифнең дусларын, ягъни Гори укытучылар семинариясен тәмамлаган егетләрне сайлыйлар. Мәликәнең ире — соңрак Азәрбайҗан классик опера сәнгатенә нигез салучы булып танылган атаклы композитор Узеир Хаҗибеков, Бәдигыльҗамалның ире, югарыда искә алынган Мөслим Магомаев — Азәрбайҗанның мактаулы композиторы. Кече сеңелләре Мәрьямнең ире Губад (Гыйбад) Касыймов шулай ук танылган музыка белгече. Кызларның тормышлары бер-беренә шактый охшаш. «Ирне ир иткән дә, чир иткән дә — хатын» дип юкка гына әйтелми халыкта.

Кызларның эшчәнлеге гаилә кысасы белән генә чикләнеп калмый. җәмәгать эшләрендә дә актив катнашалар алар. Бу уңайдан, арада иң яше булган Мәрьямнең эшләре аеруча игътибарга лаек. Ул 1911 елда Тифлисның 1 нче номерлы гимназиясен тәмамлап, укытучы таныклыгы ала. Шул ук елда Баку­га күчеп, 3 нче номерлы рус-татар кызлары мәктәбендә рус теле һәм арифметика фәннәрен укыта башлый. Укучы кызлардан хор оештырып, аларда музыкага карата мәхәббәт тәрбияләргә омтыла. Монысы, Бакуда әлегә кадәр күрелмәгән хәл булганлыктан, халык арасында төрлечә бәя ала. Әмма  хор таркалмый, анда җырлаучы кызларның күбесе исә соңрак опера һәм эстрада артистлары булып китә. Мәрьямнең җыр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләүдәге хәерле эшләре моның белән генә чикләнми. Ул әледән-әле җырлы кичәләр оештыра, аларга укучыларның әти-әниләрен дә катнашырга чакыра. Үзе фортепьянода уйнап, матур тавышы белән җырлап күрсәтә. Мәрьям, өлкән яшьләргә җиткәч тә, Баку мәктәпләрендә, рабфакта, укытучылар белемен күтәрү курсларында музыка дәресләре бирү белән шөгыльләнә.

Терегуловларның тагын бер кызлары — Мәликә хакында да әйтеп үтмичә булмый. Ире — Азәрбайҗанның атаклы композиторы Узеир Хаҗибеков (1885—1948) белән өйләнешкән вакытта Мәликәгә бары 15, Узеирга 25 яшь була. Яшь киленне Хаҗибековлар гаиләсе яратып каршы ала. өйләнеш­кәннәренә нибары бер ел үтүгә карамастан (1911 елны), Мәликә сөекле иренең Мәскәүгә барып музыкаль белем алу теләгенә каршы килми. (Матди як гаять кыен булу сәбәпле, Узеир Мәскәү филармониясе каршында ачыл­ган курсларда укуын бер елдан соң туктатырга мәҗбүр була. 1913 елны, ата-аналары ярдәме белән, Петербург консерваториясендә укый башлый. Бу юлы инде аның белән Мәликә дә бара. Ярдәм акчалары тиз бетә, укуны өзү куркынычы алга килеп баса. Шул вакыт егерме яшьлек Мәликә, Петербург­та яшәгән татарлар белән очрашып, аларга үзләренең хәлләрен сөйли. Милләттәшләре Мәликә­не русча-татарча кызлар мәктәбенә укытучы итеп эшкә урнаштыралар. Ул әйбәт кенә эш хакы алып, ирен консерватория тәмамлатуга ирешә.

Петербургта укыганда ук Узеир «Аршин мал алан» музыкаль комедиясенең авторы буларак таныла. Ике тапкыр СССР Дәүләт премиясе белән бүләкләнә, Азәрбайҗан  консерваториясе профессоры һәм ректоры, Азәрбайҗан Фәннәр академиясенең хокукый әгъзасы була. СССРның халык артисты дигән мактаулы исем дә бирелә аңа.

Шунысы да кызык, ул үз әсәрләрен сәхнәгә куйганда да, оркестр составына да музыкага сәләтле Терегулов­ларны, дусларын тартырга тырыша. Мәликәсе исә — һәр эшендә тугрылык­лы ярдәмчесе. Узеир, кайда гына булмасын, олы хөрмәт белән: «Мәликә ханымнан башка композитор Узеир була алмас иде», — дияргә яраткан. Композиторның әсәрләрендә хатын-кыз азатлыгы проблемасының гел алгы планга куелуында да Мәликәнең йогынтысы зур булгандыр. Ни кызганыч, бу ике талантлы шәхеснең балалары булмый. Мәликә белән Узеир, бу хәлне сабыр гына кичереп, һәрчак туганнарына, аларның балаларына ярдәм итеп яшиләр.

Ә менә уртанчы кыз Бәдигыльҗамал белән Мөслим Магомаевлар гаиләсендә ике ир бала — Җамалетдин һәм Магомед (Мөхәммәт) туып үсә. Кече яшьтән үк мәдәни тәрбия алып үскән егетләр күренекле шәхесләр булып җитешәләр: җамалетдин озак еллар Азәрбайҗан Министрлар Сове­ты рәисе урынбасары, республиканың Мәс­кәү­дәге даими вәкиле вазифаларын башкарса, Магомед талантлы рәссам булып таныла, күбрәк театрда эшли, әмма аның  гомере  Бөек  Ва­тан сугышында өзелә. Магомедның улын — СССРның халык артисты, җырчы Мөслим Магомаевны бүгенге көндә белмәгән кеше бар микән? Күргәнебезчә, Мөслим исеме аңа бабасы истәлегенә бирелгән икән. әнисе артистка булып эшләгәнлектән, кечкенә Мөслим­не әбисе Бәдигыльҗамал тәрбияли.

Бәдигыльҗамал үз өендә татарның гореф-гадәт, йолаларын сакларга, дини бәйрәмнәрне уздырырга тырыша, татар ризыкларын оста пешерә. җамалетдинның балалары да, Мөслим дә һәрчак әбиләре йортында кунак булырга яраталар. «Без татар бәйрәмнәрен түземсезлек белән көтеп ала идек. Чөнки без әбиебез Бәдигыльҗа­малның бәйрәмнәрдә иң кадерле кунаклары була идек һәм рәхәтләнеп тәмле өчпочмаклар, чәкчәк, пәрәмәчләр белән сыйлана идек», — дип сагынып искә ала бөек җырчы.

Хәсән Терегуловның барлык балалары да татарча сөйләшкәннәр, онык­лары да татар телен яхшы белгән.

Аның уртанчы улы Рамазанны искә алып китү дә урынлы булыр. Рамазан белгечлеге буенча табиб. Озак еллар Азәрбайҗан медицина институтының проректоры булып эшләп, халык арасында медицина буенча лекцияләр укып абруй казана. Укытучы кыз Фатыймага (милләте буенча авар) өйләнә. Шунысы кызыклы: Терегулов­ларның киленнәре дә үзләре кебек мәгърифәтле була. Владикавказда туган Фатыйма, Тифлиска килен булып төшкәч, Кавказ мөселман хатын-кызларының хәйрия җәмгыяте оештырган ятимнәр йортын җитәкли. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, эше тагын да күбәеп китә: ул татар, төрек, азәрбайҗан, рус һ. б. милләттән булган ятим балаларны җыеп, балалар йортларына урнаштыра, әллә никадәр яшь гомерне саклап кала. 1922 елда Бакуга күчеп килгәч тә Фатыйма балалар йортында тәрбияче булып эшли. Соңрак, вафатына кадәр Али Бәйрәмов исемендәге хатын-кызлар клубы каршында оештырылган балалар бакчасының директоры вазифасын башкара.

Рамазан белән Фатыйманың гаиләсендә ике малай һәм өч кыз туып үсә. Кызлары Ләйлә белән Алия сәнгать өлкәсендә фидакарь хезмәт күрсәтеп, Азәрбайҗанның атказанган артисты һәм атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәргә лаек булалар.

һәр көн иртән радиодан Ләйләнең «Тыңлагыз! Баку сөйли!» дигән матур, ягымлы тавышы яңгырый. Ләйлә Азәрбайҗан радиосының тәүге дикторларының берсе. Радиога С. М. Ки­ров исемендәге Азәрбайҗан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлап килә. Бөек Ватан сугышы елларында артистларның фронт бригадаларын төзеп, төрле-төрле фронтларда аларның чыгышларын оештыра. Аның ире Хаҗи Бабаев — озак еллардан бирле Азәрбайҗан җиңел промышленность министры урынбасары. Кызлары Эльмира һәм Ләлә — югары белемле табибәләр.

Рамазанның уртанчы  кызы  җәми­лә — теш табибәсе. Аның кызы җәннәт хәзерге көнгә кадәр Мәскәүнең Кремль хастаханәсендә табибә булып эшли.

Алия Терегулова, матур тавышлы талантлы артистка буларак, Азәрбайҗан дәүләт опера һәм балет театрында М. Магомаевның «Нәргиз» операсында беренче булып төп партияне башкара.
Тормыш диңгезе дулкынлы: илдәге социаль үзгәрешләр күпләрнең язмышын үзенчә бора да куя. Шул сәбәпле затлы нәсел дәвамчыларына да төрлесенә төрле һөнәр алырга туры килә. Эльмираның кызы Гөлирә — фирмада аудитор, Алиянең оныгы Рәүф Аталибеков — Россиядә танылган продюсер. әмма кайда гына эшләсәләр дә, дөньяның кайсы гына почмагында яшәсәләр дә, Терегуловлар оныкларының күңелендә «Мин — татармын!» дигән горур хис яши…


Фото 1
Узеир Хаҗибеков һәм Мәликә Терегулова.

Фото 2
Эльмира Терегулова-Бабаева.

Фото 3
Ләйлә Терегулова.

Фото 4
Мөслим Магомаев әнисе Айшет әхмәт кызы Кинжалова белән.

«Сөембикә», № 7, 2007.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу язманы укыгач Роберт Миннуллиннын поэмасыннан куплет исема тоште: Татарларым минем, тапкырларым, Чакматашлар кебек чыдамнарым ! Кем сон але без? Купме сон без? Мин очына але чыгалмадым...................

    Хәзер укыйлар