Логотип
Тарих

«Кәләш» яки бер рәсем тарихы

«Өеңдә ни барын күршеңнән сора! Синең хәл-әхвәлеңне күршең, кайчак, үзеңнән яхшырак белә», диләрме әле?! Бу йөремсәк мәзәкнең кинәт искә төшүенә сәерсенмә, укучым, «Сөембикә»нең күз уңыннан читтә калу ихтималы булган хәл-вакыйгаларны авторларыбыз, абунәчеләребез хәтергә төшерә икән... бер дә гаҗәп түгел, сөенеч кенә бит бу! Күңел офыкларын киңәйтә торган шундый бер язма күптән түгел безгә Үзбәкстаннан килеп төште. Ташкентта яшәүче милләттәшебез – туган якны, халкыбызның олуг шәхесләрен, аларның иҗатын, тормыш юлын өйрәнүне намус эше санаучы милләтпәрвәр Рафаэль Хәсән улы ЗАРИПОВ-КИЛЬМЕТОВ язмасындагы гаҗәеп кызыклы бер истәлек шунда ук игътибарны җәлеп итте.

Рафаэль әфәнде тарихка кагылышлы фотосурәтләр, танылган татарларның революциягә кадәр үк төшкән рәсемнәрен җыю белән яшь чагыннан ук мавыга икән. «1992 елда Казанга килгәч, фотосурәтләремнең күчермәләрен Г. Ибраһимов исемендәге тарих, тел һәм әдәбият институты архивына тапшырмакчы булдым, – дип яза ул. – Һәм мин аларны Марсель Әхмәтҗановка күрсәттем. Фотосурәтләр арасында Мәхмүд мирза Терегулов рәсемен күреп алды галим. Аларның Казандагы туганнары – Хәлимә Ибраһим кызы Булатова-Терегулова белән очраштырырга вәгъдә бирде.

Хәлимә ханым безне ачык йөз, такта чәй, тәмле бәлешләр белән каршы алды. Бераздан Марсель аганы кайсыдыр редакциягә телефоннан чакырып алдылар, ә хуҗабикә белән, тарих төпкелләренә төшә-төшә, без әле бик озак сөйләшеп утырдык. Сүз ара сүз чыгып, ул миннән: «Ташкенттагы сәнгать музеенда «Татар кызы портреты»на игътибар иткәнегез булмадымы?» – дип сорап куйды. Әлбәттә, ул картинаны күргәнем бар! Бер генә дә түгел, озак-озак карап торганымны сөйләдем». 

 «Глядя на Халиму Ибрагимовну, я подумал – а ведь передо мной сидит «оригинал» картины Бенькова «Обрученная невеста» – княжна Терегулова... Картина тиражирована на почтовых открытках СССР.
На них она – «невеста» ушедшего века», – дип укыйм. Картинаның исемен «Ярәшелгән кәләш» дип тәрҗемә итәргәме? Сәеррәк яңгырый. «Кыз елату» йолалары искә төшә.

Сурәттәге «кәләш»нең моңсу күз карашы үзәк-бәгырьләргә үтәрлек... Ә кием-салымы затлы. «Үзбәкстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Павел Беньков «Татар кызы портреты»н язганда, әңгәмәдәшем аңа образ тудыруда ярдәм иткән – рәссамга өлге булган икән. Терегуловлар гаиләсенең дусты Павел Петрович Хәлимәнең рәсемен әнисе белән бергә ясарга уйлаган, әмма Гайшә ханым авырып китә. Рәссам күптән язарга хыялланган картинасына Хәлимә туташның санәм – өлге булуын үтенә. Хәлимә апа: «Әгәр Ташкент рәссамнарының берәрсе шул картинаның күчермәсен ясап җибәрә алса, мин бик шат булыр идем...» – дигән теләк тә белдергән иде. Әмма, ни аяныч, сөйләшкәләп карасам да, аның үтенечен тормышка ашырырлык рәссам табылмады. Беньков үз иҗатында шәрык халыкларының үзенчәлеген, бигрәк тә татарлар тормышын чагылдырырга яраткан. «Йөк ташучы татар», «Галимҗан Ибраһимов» кебек әсәрләре – моның ачык мисалы.

1926 елда татар театры «Зәңгәр шәл» спектаклен сәхнәгә куйганда аны бизәүче рәссам итеп чакыралар. Сәхнәдән төшми уйнала торган әсәрнең бер вариантын Кәрим Тинчурин, Салих Сәйдәшев белән бергә иҗат иткән рәссам да әле ул».

Табигый ки, мин дә рәссамның «Татар кызы портреты» турында тулырак мәгълүмат эзләргә тотынам. Ләкин Татарстан рәссамнарына багышланган җыентыкта Николай Фешин белән бергә Павел Беньковның да Казандагы Сәнгать училищесында укыган рәссамнарга остаз-укытучы булуы хакында бер-ике саран җөмлә генә очратып була.

Әле дә ярый дөньяда интернет дигән хикмәт бар! Павел Петрович Беньков 1879 елда Казанда туа. Санкт-Петербургта сәнгать академиясен тәмамлый. Парижда укуын дәвам итә, осталыгын чарлый. Аның егерме еллык иҗат гомере Казан белән бәйле. «1928 елда ул Бохарага китә. Кояш, андагы иркенлек сокландыра рәссамны. 1930 елда Сәмәркандка күченеп китә. Ул нигез салган Ташкент сәнгать училищесы байтак вакытлар аның исемен йөрткән. Казаннан киткәндә ул үзе белән фәкать ике-өч картинасын – шуларның берсе «Портрет татарки. Обрученная невеста» әсәрен генә ала. Бу әсәрен ул 1927 елда Бөтентатар күргәзмәсендә тамашачылар хөкеменә тәкъдим иткән була. «Татар кызы...» портретын язганда рәссамга Хәлимә Терегулова өлге булган. Павел Петрович Терегуловлар йортына еш барып йөри, алар яшәгән йорт, бай китапханә, дуслары-танышлары күңеленә хуш килә. Идел буе болгарлары тарихы белән кызыксына, татар зыялылары белән аралашырга ярата. Ләкин рәссам иҗатының бу чоры ныклап өйрәнелмәгән» дигән юлларны укыйм.

Хәлимә ханымның әтисе морза Ибраһим Вәлиулла улы Терегулов татар мәдәниятенә гаять зур өлеш керткән шәхес. Укытучы сәләте аңа табигатьтән бирелгән булгандыр, Казан ветеринария институтында укыганда ук аны Шиһабетдин Мәрҗани үзе эшли торган мәдрәсәгә рус теле һәм әдәбияты, биология укытырга чакыра. Институтны тәмамлагач, Ибраһим әфәнде Казандагы татар укытучылар мәктәбендә укыта. Укымышлы, тирән белемле, зирәк мөгаллимнең юмарт, ярдәмчел, кешелекле булуын, ятим, ярлы балаларга бушлай уку мөмкинлеге тудыруын да онытмыйлар. Ә җәмәгате Гайшә ханым иренә теләктәш, таяныч була, һәр эштә аңа ярдәм итә.

Терегуловлар татар театры тарихында да якты эз калдырган. Без театр тарихын 1906 елдан башлап исәплибез. Ә Фатих Әмирхан бер дустына язган хатында татар өйләрендә тамашаларның 1903 елда ук куела башлавын әйтә. Бу чорда рус мәктәпләрендә укучы татар яшьләренең мәдәни хәрәкәте шактый киң колач җәя. Бу хәрәкәт «Шимбә» исемендәге түгәрәк оештырылу белән башланып китә. «Бишенче ел» күкрәп күтәрелә. Гомум ашкыну, фидакарьләр күңелендә туган изге уйның чынга ашасына чиксез ышану... Татар дөньясы уяну, канатлану чоры бу. Фатих Әмирханның «татар сәхнәенең бу дәвере сөйләнгәндә... Ибраһим абзый Терегуловлар гаиләсен, гомумән, зекер итми китәргә мөмкин түгелдер» дип, алар гаиләсенә басым ясап әйтүе шактый зур әһәмияткә ия. Бу урында беренче татар артисткасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская истәлекләренә тукталып китү дә урынлы булыр. Аңа унөч яшь. Дус кызларына ияреп, бию мәктәбенә, рус театрына йөрүен яза. «Акчам булмаса, иптәшләр белән бишәр тиенләп салышып булса да барабыз. Менә бервакытны Терегуловалар татарча любительский спектакль куйдылар. Минем дә бик катнашасым килде. Ләкин булмый, монда морзалар гына уйныйлар. «Морза кызы булмаганнарны катнаштырмыйбыз», диләр. Шулай булгач, без анда барып та йөрмәдек». Шул заманда ачылан «Яңа клуб» һәм «Шәрык» клубы театрга гашыйк фидакарьләргә иҗади сәләтләрен үстерү мөмкинлеге ача. «Яңа клуб»ның тәүге артистлары – Терегуловлар гаиләсе, дуслары, туганнары...
 
Димәк, «Обрученная невеста» — «Ярәшелгән кәләш» портретында — татар кызы Хәлимә Терегулова!

1905 елның 26 апрелендә бу тату гаиләдә якты дөньяга аваз салган бишенче кыз – Хәлимә әле бу хәлләрдән бигүк хәбәрдар түгел. Әмма әнисе – укымышлы Мөхәммәтгали Мәхмүдовлар гаиләсендә үскән, балачактан милли тәрбия, ныклы гыйлем алган Гайшә ханым бишек җырлары аша сабыйлары күңеленә игелек орлыкларын мул сала. Чөнки үзе дә театрга, сәнгатькә гашыйк зат ул. Кызлары белән бергә театр уйнап йөри. Ә кызлары бишәү: Әминә (1887–1995) – булачак табиб, профессор Әбүбәкер Терегулов белән театр уйнап йөргән чакта таныша һәм аңа кияүгә чыга; Мәдинә (1892–1984) – Троицк, Касыйм һәм Казан калаларында укыткан; Рабига (1895) – Н. И. Лобачевский исемендәге китапханәдә китапханәче; Фатыйма (1903) – биолог, Бөгелмәдә эшләгән. 98 яшендә дә аның һәр иртәне физзарядка белән башлавын сөйлиләр. Алар һәммәсе озын гомерле!

Шәрык клубының чыгырын әйләндерүчеләр, хуҗалары кем соң? Клубның эшчәнлеге – аксакаллар шурасы җитәкчелегендә бара.

Клуб оешкан көннән – 1907 елның 1 декабреннән аның даими рәисе Ибраһим ага Терегулов була.

Ә совет әгъзалары – Гафур Колахмәтев, Галиәсгар Камал кебек зыялылар. Шәкертләрнең дөньяга карашын киңәйтү максаты белән биредә әдипләр, шагыйрьләр, җырчылар һәм артистлар белән очрашулар уза. Габдулла Тукай да, килеп, монда чыгыш ясаган, диләр.
 
Татар хатын-кызлары арасыннан чыккан беренче музыка белгече, СССР композиторлар берлеге әгъза-сы ул — Хәлимә Терегулова.

1920 елда Ибраһим Терегуловны Сәмәрканд педагогия институтының биология кафедрасы профессоры итеп билгелиләр. Шунда – Сәмәрканд каласында 1921 елда вафат була.

Төпчек кыз Хәлимә дә сәнгать дөньясын балачактан үз итә. Аны сигез яшендә Гуммертның музыка мәктәбенә укырга бирәләр. Уку елларында – дүрт ел эчендә ул фортепианода йөгерек уйнарга өйрәнә.

Ә аннан соң – Оренбургта ачылган музыка мәктәбе. Аның педагогы танылган музыкант Федотовлар кызы, мәшһүр виолончелист Мстислав Ростроповичның әнисе – пианистка Софья Николаевна була. Тәҗрибәле музыкантлардан осталыкка өйрәнгән Хәлимәгә укуын тәмамлагач, музыка мәктәбендә фортепиано классын бирәләр. «Беренче укучым Җәүдәт Фәйзи тора-бара атаклы композитор булып танылды.

Ике яшькә олы абыйсы Мидхәт Фәйзуллин – нейрорентгенолог, медицина фәннәре докторы, профессор. Мирхәйдәр Фәйзи дә аларның туганы. Салих Сәйдәшев белән шунда бергә эшләү бәхете дә тиде», – дип искә ала ул кызыклы чорны.

П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенә укырга кергәч, Хәлимә туташ татар музыкасы тарихын үстерүгә хезмәт итү максатын алга куя. Диплом эше язганда Муса Җәлил белән очрашуы хәтерендә озак сакланачак. «Тиздән «Алтынчәч» сәхнәгә менә, дидем. Ул: «Мин эшемне тәмамладым инде, фронтка китеп барам», – ди. Соңгы очрашу булган бу!»

Мәскәүдән кайткач, Казанда консерватория ачылганчы Хәлимә музыка мәктәбе һәм музыка училищесында укыта. «Укучылары аны, озын зифа буйлы, чәчләрен шома итеп тарап, калын толымын артка өеп куйган, коңгырт күзләре нур чәчеп торган яшь укытучыны ярдәмчел, якты күңелле, халык моңнарына гашыйк зат итеп хәтерли», – дип яза музыка белгече 

Ф. Бикчурина Казан консерваториясенең юбилее мөнәсәбәте илә басылган мәкаләсендә.

Бу – 1996 ел. Хәлимә Терегуловага 91 яшь. «Җаны-тәне белән музыка дөньясына бирелгән, озак еллар Казан консерваториясендә укыткан ханым күз алдында яшәрә. «Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрының язмышы мине тирән борчуга сала, – дип сөйли ул. – Җәлилнең «Алтынчәч»е репертуарда иң озак сакланган опера. Театр сезонны аның белән ача иде. Әмма Мансур Мозаффаровның «Галиябану»ы, Җәүдәт Фәйзинең «Тапшырылмаган хатлар»ы озак вакытлар куелмау белән һич килешәсе килми. Татар операсының чишмә башы Солтан Габәши, Газиз Әлмөхәммәтов, Виноградовлар иҗат иткән «Сания» операсыннан башлана. Әүвәлге елларны татар опералары да рус, чит ил әсәрләре белән бертигез күләмдә куела иде. Мәсәлән, Хөснул Вәлиуллинның «Самат»ын казанлылар да, автобуслар төялеп килгән «авыллар» да яратып карый иде. Арабыздан киткәннәр хакында истәлекләр дә кадерле ич безгә! Онытылмасын иде тарихыбыз!» Бүген дә көнүзәк мәсьәлә түгелмени болар?! 

Һәм, әлбәттә, бу ханым хакында күбрәк беләсем килеп, академик Марсель ага Әхмәтҗановка шалтыратмый түзә алмадым. Бәлки, балалары, оныклары бардыр? «Хәлимә апаны искә төшерүегез өчен бик зур рәхмәт, – дип башлады сүзен күренекле галимебез. – Консервато­рия укытучысы, музыка тарихы фәненә саллы өлеш керткән, татар музыкасы тарихын өйрәнү, пропагандалауга бөтен гомерен багышлаган шәхес иде ул. Кеше буларак бик тә тыйнак, намуслы, кешелекле иде... Без бер тирәдәрәк яшәдек. Миңа, тарихчы буларак, затлы зыялыларыбызның тормышын, эшчәнлеген күзаллау кызыклы иде. Хәлимә апа кияүгә соң гына – кырык яшьләрендә генә чыкты. Ире Әхмәт абый Булатов кызыклы әңгәмәдәш иде. Сугыш елларында Сөембикә манарасын һәр яклап үлчәп, сызымнар төшереп йөргәннәрен сөйләде.

Күрәсең, фашистлар монда кадәр килеп җитәр дә халкыбыз өчен кадерле ядкарь – манара зыян күрер дип курыкканнар. Бер генә уллары бар. Әхмәт абый – Чирмешән ягы мишәре булганга аны Али дип йөртә. Гали архитектура институтында укып йөрде. Өченче курстан ташлады. Яратып йөргән кызы – Ләйсән дә исән түгел бугай. Балалары юк иде, дип беләм. Озын гомерле булды Хәлимә апа, әмма авырлык белән мохтаҗлыкта яшәп дөнья куйды. Ире салгаларга ярата иде шул.

Гали дә шул замана зәхмәтеннән ерак китә алмады. Хәлимә апага Казанның Таулы микрорайоныннан фатир биргәннәр иде. Ни аяныч, соңгы сулышында янында беркем булмаган. Ә бит кадер-хөрмәт күреп яшәргә лаек, дөнья бәһасе ханым иде ул...»

«Сөембикә», № 5, 2015.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар