Логотип
Тарих

Кичә белән бүген бер үк җептә...

Әңгәмәдәшем — тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты баш фәнни хезмәткәре Фаяз ХУҖИН. Ул “Казан Кремле” археологик фәнни-тикшеренү төркеме башлыгы, мәркәзебез Казанның меңьяшәр кала икәнлеген раслаучы — X гасырга караган культуралы тарихи катламны эзләп тапкан галим.
 
Солтанатлы, данлы һәм шанлы башкалабызның юбилеен бәйрәм иткәндә, бу хатирәләрне могтәбәр галимнең үз авызыннан сөйләтү, минемчә, һәркемгә кызыклы вә гыйбрәтле булыр.
 
Бер тарихи елъязмага таянып кына Казанның яшен билгеләү, фәнни күзлектән чыгып караганда, бик үк нигезле түгел. Бу җәһәттән археологик табылдыкларга таяну зарур. Революциягә чаклы Казан шәһәре биләмәләрендә археологик казу-тикшеренүлөр үткәрелми. Планлы археологик эзләнүләрне башлап җибәрүче, күп еллар дәвамында шушы юнәлештә эшләүче мөхтәрәм зат, доцент Николай Филиппович Калинин була. Ул Казан Кремлендә нәтиҗәле тикшеренүләрне дәвам иткән профессор Альфред Халиковның укытучысы, остазы да. Ә Альфред ага — минем остазым. Шуңа күрә мин фәнни бабам — Николай Филиппович, фәнни әтием — Альфред Хәсәновичны зур хөрмәт белән искә алам. Миңа алар башлаган эшне дәвам итү, шуның нәтиҗәсен күрү бәхете насыйп булды.

— Фаяз әфәнде, Казан шәһәренең тарихы белән кызыксынуга кагылышлы фикерләрегез белән уртаклашсагыз иде.
— Аның тамырлары тирәндә ята. XVI—XVIII гасырларда ук ул гади халыкның да, галим-голәмәнең дә күңелен алгысытып торган. Үзең яшәгән каланың тарихи үткәнен, яшен белергә омтылу гаҗәпмени? Бу хакта капма-каршы ике фикер яшәгән. Беренче төркем тарафдарлары башкалабызга Алтын Урда чорында (1236—1438), ягъни XIII гасырның урталарында һәм икенче яртысында нигез салынган, дип фаразлый. Ә икенче төркем галимнәр Казан каласына монгол-татарлар һөҗүменә чаклы, XII гасырда, төгәлрәге, 1177 елда нигез салынган, дип гоманлый. Соңгы төркем Сафагәрәй хан идарә иткән чорда, 1530— 1540 елларда Казанда яшәгән исеме билгесез рус тоткынының 1560 елларда язылган “Казан тарихы” дигән тарихи-публицистик хезмәтенә таяна. XVI—XVIII гасырларда бу әсәр “писер”ләр тарафыннан кат-кат күчереп языла. Дөньяның төрле кыйтгалары архивларында аның өч йөзләп күчермәсе табыла. Шуларның өч-дүртендә “Казанга 1177 елда нигез салынган” дигән фикер бар.
 
—  Узган гасырның 50 нче елларында алып барылган археологик эзләнүләр нинди нәтиҗәләр биргән?
— Н. Калининга археологик эзләнү эшләрен башлап җибәрү бер дә җиңел булмаган. Беренчедән, совет чорында, сәяси карашлардан чыгып, Казан каласының тарихи үткәнен, чын дөреслекне ачыкларга Мәскәү аяк чалган. Рөхсәт алгач та “Казу-эзләнү эшләрен кайдан башларга?” дигән сорау туган. Казан биләмәсендәге беренче археологик эзләнүләрнең хәзерге Киров районының Дары заводы тирәсендә үткәрелүе һич тә очраклы хәл түгел. Галим “Елантау” (“Зилантова гора”) хакындагы риваятькә таянып эш итә. Риваятьнең эчтәлеге буенча Казан ханы, еланнар оясын тузгытып, анда шәһәр сала. Аждаһа — Зилант күккә аша. “Легенда нигезендә тарихи чынбарлык ятмыймы?” — дип уйлап, Казанның “бишек чорын” табу өмете белән Н. Калинин шунда казына-эзләнә башлый. Кызганычка, бик борынгы чорга караган табылдыклар чыкмый, XVI гасырның икенче яртысына — “рус чорына” караганнары гына табыла. Ул, өметен җуймыйча, Кабан күле янында эш башлап җибәрә. Әле XIX йөздә үк монда ике кабер ташы табыла. Аларның берсе Болгар бәге кызы Алтын Бөртекнеке, 1297 елга карый. Икенчесе — Әмир Хәсән бәк Мир Мәхмүт улыныкы. Анысының датасы сакланмаган. Кабер ташын өйрәнүче галимнәр ташның XIV гасырныкы икәнлеген ачыклыйлар. Димәк, бу борынгы урын. Әлеге ядкәрләр Танк училищесы каршындагы тауның уң ягыннан табыла.


— Казан Кремле эчендә беренче археологик казу-тикшеренү эшләре кайчан һәм кем тарафыннан үткәрелгән?

Николай Филиппович 1953—1954 елларда Кремльдә, Сөембикә манарасы каршында казу эшләре алып бара. Алтын Урда чорына караган әйберләр таба. Биләр, Болгарда очраган табылдыкларга охшаш беренчел формадагы чүлмәк китекләре дә чыга. Бик аз күләмдә табылган ядкәрләргә таянып кына Казанның яшен билгеләп булмый, билгеле. Н. Калинин Иске Казан биләмәсе белән бәйләп, "безнең борынгы Казаныбыз Биектау районының Камай, Рус Урматы авыллары тирәсендә урнашкан булмады микән?” дип кызыксына башлый. Халык телендәге риваятьләргә таянып, “Казан каласы XIV гасырда хәзерге урынына шушыннан күченмәдеме икән?" дип уйлый. Ә Иске Казанны XII гасыр ахыры XIII гасыр башында, ягъни Алтын Урда чорына кадәр үк салынган дип фаразлый. Бу фикер дә тарихи кыйммәткә ия. Аның рус һәм татар телләрендә басылган “Казан” юлкүрсөткеч китабы шушы концепциягә нигезләнгән. 1970 елларга кадәр тарихчы галимнәр шуңа таянды.
 
Заманында Альфред ага Халиков: “Казанга 800 ел!” — дип игълан иткән иде...
— Булды андый хәл. Ләкин Мәскәү аның фаразын хупламады. Бу Ходайның рәхмәтеннәндер, дим. Чөнки андый юбилей үткәргән булсак, башкалабызның меңъеллыгын  бәйрәм итүне, юлыбыз хак булса да, рөхсәт итмәсләр иде.

— Ә Кремль эчендә максатчан археологик экспедиция кайчан башланды?
— Альфред Халиков 1971—1972 елларда кечкенә генә шурфлар казып, эзләнү эшләре алып бара башлады. 1974 елда беренче тапкыр элеккеге губернатор сарае (хәзерге Президент резиденциясе) каршындагы бакчада казырга рөхсәт бирделәр. Аннан, бик аз гына булса да, монгол чорыннан алдарак вакытка караган керамика китекләре табылды. Иң мөһиме: ул җир катламының монголларга кадәрге тарихи, культуралы катламын аерып ала алды. Бу аның иң зур ачышы иде!

Бу ачышны галимнәр, киң җәмәгатьчелек күтәреп алдымы соң?
— Киресенчә, Альфред агага төрле авыр сүзләр ишетергә туры килде. Имеш, Казанга 800 ел дигән датаны раслау өчен, чүлмәк китекләрен ул үзе китереп ташлаган. Мәскәү галиме Вадим Егоров “Советская археология", “Огонёк" журналларында Казан галимнәренең ачышын инкарь иткән мәкаләләр бастырды. 1994 елда Мәскәүдә “Большая Российская Энциклопедия” нәшриятында басылып чыккан “Города России” исемле сүзлектә дә Казанның барлыкка килү вакыты 1177 ел дип күрсәтелде.

— Урта мәктәп өчен язылган “Татар халкы һәм Татарстан тарихы” дәреслегендә башкалабызга нигез салыну вакыты 1390 еллар ахыры белән билгеләнгән. Бу дата каян алынган?
— Аяныч, билгеле. Тарихта “ак таплар” болай да җитәрлек. Лев Шавохин һәм Равил Фөхретдинов, профессор А. Халиков шәкертләре булсалар да, Мәскәүдө диссертация яклау алдыннан икесе дә В. Егоров концепциясенә өстенлек бирделәр, элеккеге фикерләреннән баш тарттылар. Остазлары моны бик авыр кичерде. Мәктәп дөреслеген төзүче авторлар Казанга 1390 елда нигез салынган диген хатаны Равил Фөхретдиновның 1984 елда чыккан “Идел Болгарстаны тарихы буенча очерклар”ына һәм 1990 елларда язылган докторлык диссертациясенә таянып ясарга мәҗбүр булгандыр, мөгаен.

— 1994 елда Казан Кремле Татарстан Республикасы Президенты М. Шаймиев Указы белән Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы дип игълан ителгән иде. Кремльдә Болгар һәм Казан ханлыгы чорына караган биналар сакланганмы? Һичьюгы, шуларның хәрабәләренә генә булса да күз салу мөмкинме?
— Бу Указы өчен хөрмәтле Президентыбызга мең кат рөхмөтлебез. Ул безгә эзлөну-тикшеренү өчен яшел ут ачты. Шушы Указ нигезендә Кремль төзекләндерелә башлады. Реставраторлар чакырдылар. Шул чакта Альфред Хәсәнович кистереп: “Башта археологлар эзләнергә тиеш”, —дип әйтеп, үз сүзендә нык торды. Элек монда атаклы Хан сарае, Колшәриф, Нургали мәчетләре, кәрвансарайлар, ханнар зираты өстендә изге төрбәләр булган. Рус баскынчылары бөреп кергәч, барысы да җимерелгән. Сөембикә манарасыннан тыш, Колшәриф мәчетенең яңадан торгызылуын исәпләмәгәндә, меңьяшәр Казаныбызның йөрәге — Кремлендә болгар-татар рухы юк. XVIII—XIX йөзләрдә салынган биналардан, алтын гөмбәзле, тәреле чиркәүләрдән генә тора ул.
 
Изге мирасыбызны халкыбызга кайтару өчен көчләрен-белемнәрен кызганмаган Альфред Халиков һем Сәйяр Айдаров җитәкчелегендәге фидакарь галимнәр “Казан Кремле ансамблен саклау, яңадан торгызу һәм файдалану турында” фәнни концепция нигезләрен эшләделәр. Ул 1994 елның 4 августында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында рәсмиләштерелде. Археологик казулар белән җитәкчелек итү Татарстан Фәннәр академиясенә йөкләнде. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының археология бүлеге каршында тәҗрибәле белгечләрдән торган “Казан Кремле” фәнни-тикшеренү төркеме барлыкка килде. Казан археологиясе белән шөгыльләнердәй белгечләр аз булып чыкты. Шулай да тәвәккәлләдек.
 
— 1994 елга күз салыйк әле. Иртә яздан кара көзгәчә Кремльнең иң борынгы төньяк-көнбатыш өлешендә казуларыгыз, “Пушечный двор”, Благовещение чиркәвенең көньягындагы бакчада эзләнүләрегез хакында тәфсилләбрәк сөйләсәгез иде. Ул чакта Казанның яшен ачыклау максат итеп куелдымы?
— Әле дә хәтеремдә, җитәкчебез Альфред ага Халиков, инсульттан соң авыруына да карамастан, яшәреп киткәндәй тоелды. Аның канатланып йөрүе безне дө дәртләндерде. Кояшлы июнь көннәрендә күтәренке күңел белән казырга керештек. Дулкынланабыз. Бу юлы безне нинди табылдыклар көтә? Юк-бар бәхәсләргә нокта куя алырлык дәлилләр табылмасмы, дибез. Казаныбызга кайсы гасырда нигез салынганлыгын ачыклый алырбызмы? Археологик табылдыкларга таянып, бик борынгы шәһәрнең яшен билгеләү мөмкин хәлме? Көннәр бозылып, эшебезне туктатмасмы? — дип борчылабыз. Кызганыч, язмышын, бөтен акыл көчен чал Казан шәһәре тарихына бәйләгән зур галим А. Халиков 1994 елда вафат булды, күпьеллык эзләнүләренең төп нәтиҗәсен күрү аңа насыйп булмады.
Юкса, Казанның X гасырда салынуына ишарәләүче табылдыклар шул елны ук чыга башлады. Шул чакларны уйласам, күзләрем яшьләнә. “Альфред аганың йөрәге ник бераз гына түзмәде икән инде?” дип җаным өзгәләнә.
А. Халиковның вафатыннан соң Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршында археологик экспедицияне җитәкләргә тиешле галимне табу мәсьәләсе килеп басты. Казан Кремле тыюлыгының Гыйльми советы утырышында карап, бу бик җаваплы вазифаны миңа йөкләделәр. Биләр, Сувар, Җүкәтауда, Чаллыда (Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылы янында) тарихи эзләнүләр алып барып, егерме еллык археологик эш тәҗрибәм, үз фикерем бар иде инде ул чакта. “Бу кадәр зур ышанычны аклый алырмынмы?” — дип борчылдым. Сентябрь ахырында борынгы чорга казып төшеп җиттек. “Үзем эзлеген катлам табылырмы? Остазымның фаразын дәлилли алырмынмы?* — дип, йөрәгем дөп-дөп типте ул чакта. Һич онытасым юк: 28-29 сентябрьдә культуралы катламга килеп кердек...
 
Мең гасырлык тарих синең
Күз алдыңа баскан, —
Ә ул бары актарылган
Культуралы катлам, — дип язды Тукай бүләге иясе шагыйрь Мөдәррис Әгъләм сезнең ул чактагы ачыш турында. Казан җирлегендәге тарихи катламнарга бергәләп күз салыйк әле. Нинди серләр ачылды?

—    Казу эшләрен XIX—XX гасыр катламын өйрәнүдән башладык. “Пушечный двор”ны казыганда XVI йөзнең беренче яртысында салынган, өлешчә сакланган йорт нигезенә тап булдык. Кызыклы ачыш булды ул: Казан ханлыгы чорында (1438—1552) сугылган кирпечтән торгызылган бинага беренче юлыгуыбыз! Бу чорда салынган күпсанлы агач йортларның, амбар, баз кебек хуҗалык корылмаларының күмерләнгән, көлгә әйләнгән, янган калдыкларын таптык. Кеше сөякләре, сугыш кораллары, таштан шомартып, тимердән коеп ясалган эре-эре ядрәләр дә килеп чыкты. Күмерләнгән бодай, арыш, тары бөртекләренә, янып формасын югалткан савыт-саба ватыкларына да юлыктык. Кремльнең культуралы катламында 1552 елда Явыз Иван IV басып алучылары тарафыннан кылынган фаҗига бик ачык чагыла.

Благовещение чиркәвенә каршы яктагы “Пушечный двор" территориясендә калын такталар, урталай ярылган бүрәнәләр түшәлгән борынгы урам “таптык”. Йортлар ике рәткә тезелеп урнашкан, рәт арасы биш-алты метр чамасы. Әлеге табылдыклар кайчандыр биредә тормышның гөрләп торуын раслый. Казан һөнәрчеләре ясаган, читтән китерелгән ядкөрлөр дә күп. Болгар-татарлар белән янәшәдә чирмешләр, руслар яшәгәнен дә белеп була. Алар иген иккәннәр, сату иткәннәр, таш-кирпечтөн йортлар, гыйбадәтханәләр төзегәннәр.
Алтын Урда катламын өйрәнү Казанның 1236—1438 елларда ук алга киткән сәүдә үзәге булуын дәлилли. XIV гасырга караган йорт урыннарын, хуҗалык чокырларын казыганда бакыр, көмеш акчалар, Урта Азиядән, Кытайдан китерелгән керамик эшләнмәләр табылды.
 
—    Иң дулкынландыргыч минутлар башкалабызның “балачагын” чагылдырган астагы катламга төшкәч башлангандыр, мөгаен. “Казанга—1000 ел!” — дип әйтерлек тарихи ядкәрләргә ничек юлыктыгыз?
—    Дөресен әйтим, безгә беркем тарафыннан да мәҗбүриләп, Казанның яшен ачыклау вазифасы йөкләнмәде. Шулай да остазымның Казанга 800 ел диген элеккеге фаразы хакмы-түгелме, дип үрсәләндем. Бу уй башымнан китмәде.
Өч-дүрт метр тирәнлектә Кремльнең иң борынгы катламыма юлыктык. Табылдыклар чагыштырмача куп түгел. Әмма нәкь менә өметләнеп көткән әйберләргә юлыктык: муенса төймәләре, йомшак шифер ташыннан ясалган орчык башы, ук өчлары, чүлмәк китекләре... Керамика археолог өчен иң зур мәгълүмат бирүче табылдык ул. Мин аларны өч төркемгә аердым. X—XII гасыр башында махсус җайланмаларда формалаштырып, яхшылап яндырылган, кызыл-көрән төстәгеләре — югары сыйфатлы савыт-саба ватыклары. Икенчесендә — тупас кына итеп, кулдан әвәләп ясалган кара-көрән төстәге чүлмәк китекләре. Дулкынга охшатып һәм сырлап төшерелгән бизәкләре дә бар. Бик кызык табылдыклар бу. Мондый савыт-сабаларны борынгы болгар бабаларыбыз VIII—X гасырларда ук (Хәзәр каханлыгына буйсынып яшәгән дәвердә) кулланганнар...
Менә ахактан — кызыл карлыган төсендәге асылташтан ясалган шарсыман муенса төймәсе, икенчесе — тау бәллүреннән. Болар VIII—XI йөзләргә ишарәләүче дәлилләр. Өченче төймә — тагын да борынгырак. Кара төстәге пыяладан ясалган, ак түгәрәк эчендәге зәңгәр “күзләр” белән бизәлгән ул. Мондый төймәдән җыелган муенсаларны VIII—X гасырларда болгар хатын-кызлары тагып йөргәннәр. Коңгырт-кызыл төстәге пыяладан ясалып, өслегенә дулкынсыман ак бизәкләр төшерелгән озынча төймәнең датасын археологлар бары тик X гасыр белән билгели. Без монда Җүкәтау керамикасына да юлыктык. Казанга нигез салучылар арасында Җүкәтау, борынгы Чаллы (хәзерге Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш авылы биләмәсе) төбәгеннән күчеп утыручы болгарлар булмадымы икән?
“Татар халык иҗаты. Риваятьләр һәм легендалар” (Казан, 1987) китабындагы бер риваять аеруча кызыклы: “Чаллы каласы урнашкан тау башыннан ханнар ук ата. Бер болгар ханы: “Угым кая төшсә, каланы шунда күчереп салам”, — дигән. Ук Казанның Сөембикә манарасы — Хан мәчете тирәсенә төшкән. Шул урынга эт күмгәннәр". Казанга борынгы Чаллы кешеләре генә нигез салган дип раслау беркатлылык булыр иде, әлбәттә...
“Башкалабызга XII гасыр ахырында нигез салынганлыгын яңа археологик материаллар белән исбатлый алырбызмы?” — дип тотынган идек, көтмәгәндә-уйламаганда ике гасырга тирәнгәрәк төшеп киткәнбез! Бик борынгы Казанның һөнәрчелек, сәүдә, хәрби эш белән шөгыльләнүен раславы кыен булмады.
Казу эшләре барышында борынгы ныгытмаларны ачтык, йорт, хуҗалык корылмалары карадык. X йөзгә караган чех тәңкәсе һәм гарәп дирһәме килеп чыкты! Болар, әлбәттә, Казанга — 1000 яшь! — дип әйтергә тулы хокук бирде!
 
— Табылдыкларга нинди экспертизалар үткәрелде?
Археологик эзләнүләр барышында ук без ялгыз эш итмәдек. Табылдыкларны Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, хәтта чит ил галимнәре белән бергәләп анализладык. Бу темага өч халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрдек. Нәтиҗәдә, башкалабызның яшен бер мең ел дип билгеләргә шик белдерүчеләр табылмады. Чын сенсациягә әверелгән чех акчасын Мөскөү, Санкт-Петербург, Прага галимнәре тикшерде. Доктор Ярмила Һаскова аны кенәз Вацлав тарафыннан 929-930 елда сугылган, әлегә кадәр дөньяда тиңе табылмаган бердәнбер һәм иң борынгы чех денарие дип бәяләде. Ә көмеш дирһәмнең 920 елда сугылган акча булуын Мисырның Каһирә шәһәре “Айн Шамс” университеты профессоры Гадел Совелам һем Мөхәммәд Әл-Сәид Гамәлетдин исбатлады. Муенса төймәләрен Голландия галиме профессор Йоһан Кальмер, ат йөгәнен бизәүче бронза тәңкәне венгр археологы, Будапешт университеты профессоры Иштван Фодор тикшерде. Бәйсез экспертлар фикеренә таянуыбыз белән оттык кына дип уйлыйм. Археология фәнендә киң таралган яңа ысуллар — агач күмерен радиоуглерод һәм керамиканы термолюминесцент ысуллары белән тикшерүдә Вена (Австрия) университеты докторы Петер Штадлер һәм Берлин (Германия) дәүләт музееннан профессор Йозеф Ридерер ярдәм иттеләр. Үзебезнең галимнәрдән Рафаэль Хәкимов һәм Миркасыйм Госмановка рәхмәтлебез.

Күргәнегезчә, башкалабызга ун гасыр элек нигез салынган дип әйтергә тулы хокукыбыз бар. Без моны раслый алдык!

Табылдыкларны халыкка күрсәтерлек үз музеебызга, тиешле таләпләргә туры килерлек бик бай тарихи фондларыбызны сакларлык бинага да ия була алсак, чал Казаныбыз өстендә яңа мәгърифәти-тарихи нурлар балкыр иде!

2005 ел.
 


 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар