Логотип
Тарих

Әхмәтһади Максуди (1868—1941)

Әхмәтһади Максуди — ХХ гасырның беренче чирегендәге татар дөньясында иң укымышлы зыялыларыбызның берсе. Аны үз заманында ук «иң-иңнәрнең», ягьни иң танылган шәхесләрнең беренче унлыгына керткәннәр. Ул — татар әлифбасына 6 хәреф кертеп, «имляда ишетелгәнчә язу тиешле» дип уку-укыту системасын яңача укыту юлына кертеп жибәрүчеләрнең берсе, — 1906 елдан башлап 1918 елга кадәр чыгып килгән иң күп тиражлы «Йолдыз» гәзитенең нәшир-редакторы, ХХ йөз башы татар милли хәрәкәтендә танылган жәмәгать эшлеклесе.

Һади Максуди — Әхмәтһади Низаметдин улы Максудов 1868 елның 28 сентябрендә Казан губернасы Ташсу авылы (хәзерге Биектау районына керә ) мулласы гаиләсендә туган. Низаметдин мулла гаиләсе татар дөньясына ике олуг шәхес — Һади һәм Садри Максудиларны биргән.
Әхмәтһади башта үз авылындагы әтисе мәдрәсәсендә укый. 1881 елны ул Казанга килә, заманының мәшһүр мәдрәсәләренең берсе булган «Күл буе» яки «Галләмия» мәдрәсәсенә укырга керә һәм сигез ел дәвамында шунда белем ала. Укып бетергәч — 1890-92 елларда шунда ук мөгаллимлек итә. Мәдрәсәләрдәге укыту системасын үзгәртү кирәклеген иртә аңлаган яшь мөгаллим 1892 елда татар мәгарифендә чын мәгьнәсендә инкыйлаб ясаган, ягьни татар әлифбасына 6 хәреф кертеп, һәм «Имляда ишетелгәнчә язу тиешле» дигән кагыйдәсеннән файдаланып, үзенең «Мөгаллим әүвәл» әлифбасын бастырып чыгара. Әлеге дәреслек 1918 елга кадәр барлыгы 32 басма кичерә, татар балалары өчен генә түгел, ә казакь, башкорт, кыргыз, үзбәк балаларының да уку китабы булуы белән уникаль күренешкә әйләнә.

Мәдрәсәләрдә яңача уку-укыту, тәрбия тәртипләрен кертү, Европа, рус югары уку йортлары дәрәжәсендә белем бирү, мәктәп-мәдрәсәләргә яңача уку-укыту,тәрбия тәртипләрен кертү кирәклеген, ә моңа ирешү бары тик яхшы һәм заман таләпләренә туры килә торган дәреслекләр язу һәм бастыру белән генә мөмкин булачагын аңлаган мөгаллим үзе дә барлыгы 30 дан артык исемдә дини һәм фәнни дәреслекләр, методик кулланмалар яза һәм аларның һәрберсе диярлек 2-3-6 басма кичерәләр. Соңарак олы галим Ж.Вәлиди аның «Төрки сарыф» (морфология), «Төрки нәхүе» (синтаксис), «Шифаһия» («Гарәп телен өйрәнү өчен 100 дәрес») кебек хезмәтләренә югары бәя биреп: «Бу китаплар туган телебезне өйрәнү өлкәсендә чын мәгьнәсендә фәнни хезмәтләр булды», диячәк. Аның »Мөгаллим әүвәл» һәм «Гыйбадәте исламия» дәреслекләре бөтен бер тарихи чорны алып торалар, алар хәтта, гарәп теленә тәржемә ителеп, Мисыр мәктәпләрендә дәреслек булып та кертеләләр.

Мәдрәсәләрдәге уку-укыту системасын үзгәртеп кору проблемасын, үзе остазы санаган И.Гаспринскийга ияреп, беренчеләрдән булып күтәреп чыккан Һ.Максуди үзенең барлык дәреслекләрен дә үзе тәкьдим иткән принципларга таянып язган, шуңа да аның дәреслекләре аңлаешлы телдә язылуы, югары дәрәжәдә булуы белән аерылып торганнар. Ул чыгарган китап-дәреслекләрнең гомуми тиражы 1.200.000нән артып киткән.
«Ул үзенең әлифбалары белән ысул жәдид хәрәкәтен башлап жибәрүчеләрдән булды». Һәм «Һади әфәнде язган мәктәп дәреслекләре «чук гүзәлдер», дип язачак соңарак Г.Баттал-Таймас «Ике Максудилар» дигән хезмәтендә.


1

1893 елда ул Төркиягә китә һәм андагы яңа ысул белән укыту системасы белән таныша, татарча гәзит чыгару уе белән янып йөргән Һ. Максуди анда гәзитчелек серләренә дә өйрәнә. Монда ул төрек язучысы Ж. Мидхәт белән таныша, «Икьдам» гәзите редакторы белән дуслаша, хәтта бераз вакыт әлеге гәзиттә эшләп тә ала. Төркиядән кайтышлый ул, И.Гаспринский чакыруы буенча, Кырымда Бакчасарайда туктала, андагы Зынжырлы мәдрәсәсендә укыта, «Тәржеман «гәзитендә эшли. Һ. Максуди бу чорда И. Гаспринский белән еш очраша, алар яңача укыту, тел-имля мәсьәләләре, төрки бердәмлек хакында кызу бәхәсләр алып баралар. Тел мәсьәләсендә һәр икесе үз фикерен кайнар яклый. И. Гаспринский Россиядә яшәгән барлык төрки халыклар өчен уртак бер әдәби тел кирәклеге фикерендә калса, Һ. Максуди татар халкы өчен әдәби тел Казан арты сөйләме булырга тиеш дигән уеннан кайтмый. И. Гаспринский белән якыннан танышу Һ. Максудида бу милләтпәрвәргә карата тирән ихтирам хисләре уята һәм ул гомере буена И. Гаспринскийга карата олы хөрмәт хисләрен саклап яши. Һәм Һ. Максуди 1908 елның 21 мартында үзенең «Йолдыз» гәзитендә «Тәржеман « гәзитенең 25 еллыгы уңае белән: «Тәржеман» газетасы милли газеталарыбызның беренчесе, ә И. Гаспринский — татарда милли хисне тудырган, уяткан, үстергән бер кешедер,» дип язачак.



1896 елны Һ. Максуди Казанга кайта һәм Казан укытучылар мәктәбендә экстерн юлы белән имтиханнар тапшырып укытучы дипломы ала. 1897 елда «Бертуган Юнысовлар» химаясындагы мөселман балалар приютында татар теле, тарихы һәм жәгьрәфия фәннәрен укыта. Ул бу елларда яңача дәреслекләр язу һәм мөгаллимлек итү белән шөгыльләнә.

1892 елдан башлап татарча гәзит чыгаруны үзенә максат итеп куйган Һ. Максуди 1905 елга кадәр 4-5 мәртәбә «Йолдыз», «Көндез», «Казан» исемендәге гәзитләр һәм « Йолдыз» исемендәге журнал чыгарырга рөхсәт итүне сорап Матбугат эшләре буенча Баш идарәгә үтенеч хатлары яза, әмма рөхсәт ала алмый. Һәм, ниһаять, 1905 елгы рус революциясе биргән мөмкинлекләрдән файдаланып, ул үзенең күптәнге хыялына ирешә. 1906 елның 15 гыйнваренда өченче татар гәзите (Петербургта 1905 елның 2 сентябреннән чыгып килгән «Нур» һәм Казанда 1905 елның 29 октябреннән чыга башлаган «Казан мөхбир» еннән кала) «Йолдыз» гәзитенең беренче саны дөнья күрә. Шул көннән башлап 12 ел дәвамында беренче елларда атналык, аннан атнага 2 мәртәбә, тора-бара көндәлек булып чыга башлаган гәзитнең тиражы да 5-6-8 меңгә житә. Гәзит яхшы кәгазьдә, югары техникалы һәм жиңел укыла торган телдә басыла. «Йолдыз» ның таралу географиясе гажәп киң булуы аның үз укучысын тапкан, аны кызыксындырган, борчыган сорауларга жавап бирергә тырышкан, ягьни татар халкы тормышында зур урын алып торган гәзит икәнен раслаучы факт булуын да күрсәтә әле. «Йолдыз» гәзитен Казан, Оренбург, Уфа, Самара, Саратов, Вятка, Пермь, Новгород, Симбирск, Томск, Владимир,Тамбов, Смоленск, Екатеринслав, Петрбург, Спасск, Астрахань, Шуя, Ташкент, Тобольск, Петропавловск, Семиплатинск шәһәрләрендә, Тургай, Закаспийск, Самарканд, Иркутск өлкәләрендә алдырганнар.

«Гәзит, төбендә, татарча әдәби телне идеал итеп ала, шуңа омтыла башлаган иде. Сәяси эшләрдә мәсләксезлекне үзенә мәсләк иткән «Йолдыз» бу турыда мәсләксез булмады. Тел мәсьәләсендә гамәли яктан да, назари яктан да ахыр гомеренә кадәр шуңа күбрәк игьтибар итүче «Йолдыз» булды. Бу — «Йолдыз» ның абруе күтәрелүгә, аның өчен язучы каләмнәр табылуга да бер сәбәп иде», дип яза Г.Сәгьди 1926 елда.

Һ. Максудиның татар мәгарифенә багышланган эшчәнлеген «Йолдыз» гәзитенең нәшер-редакторы эшчәнлегеннән аерып карап булмый. «Йолдыз» гәзите битләрендә 12 ел дәвамында уку-укыту һәм тәрбия проблемалары киң яктыртыла,чөнки анда төрле фикердә булган һәм төрле карашны яклаган татар зыялыларының мәкаләләре чыгып бара.

«Йолдыз» гәзитенең тоткан кыйбласы, теге яки бу проблемаларга булган мөнәсәбәте, патша хөкүмәтенең милли сәясәте, Русия Дәүләт думаларында күтәрелгән мәсьәләләр һәм аларның чишелеше мәсьәләләре, анда тикшерелгән закон проектларына булган карашны күрсәтүе аша аның редакторы Һ.Максудиның да заманының иң зыялы, киң эрудицияле сәясәтче икәнен күрергә, шулай ук аның үзе язган һәм С.Максудиның «Йолдыз» да басылып барган үткен, кыю мәкаләләренә карап, Һ.Максудиның да татар жәмәгатьчелеге дөньясында тоткан урынын билгеләргә була.

«Йолдыз» гәзитен совет чоры галимнәре «либерал-буржуаз газета»дип бәяләделәр. «Вакытлы татар матбугаты«исемле хезмәтендә И.Рәмиев, совет чынбарлыгы күзлегеннән чыгып, «Милли мәсьәләләрдә — чын милләтчелек, яңарак берәр мәсьәлә алдына килеп басса, безнең фикеребезчә, тегеләйрәк, ди. Сәяси мәсьәләләрдә имеш-мимеш белән күбрәк эш күреп, үзләренең чырайларын күрсәтмичә, яшереп калырга ярата иде. Кызыклырак мәкалә һәм хәбәрләрнең азагына. «Идарә бу мәсьәлә турында үз фикерен әйтми әле», дип куя иде. Беренче саннарында ук: «Бу еллар кебек мәсләкләр чуалган заманда бер мәсләкне билгеләп куюда кыенлык бар», ди. Шулай итеп, бу газета, юл-фәлән билгеләп тормастан, чыга башлый, һәм ахыр гомеренә кадәр, үзенә кискен бер юл алмыйча бара бирде», дип бәя бирә.


2

Революция елларында ачылган «Азат», «Азат халык», «Урал» кебек демократик газеталар озак яши алмыйлар — 15-30 сан чыгарырга гына өлгереп, бер-бер артлы ябылалар. Г.Камал, «Азат халык» гәзите ябылгач,1906 елның 16 сентяберендә «Йолдыз» гәзитенә эшкә килә һәм берничә ел анда жаваплы секретарь булып эшли. Һ.Максуди үзе дә аның «Йолдыз» гәзитенең тоткан юлын билгеләүдә төп роль уйнаганын таный. 1907 елдан башлап гәзиттә Г.Камалның фикердәшләре, каләмдәшләре Г.Тукай, Г.Ибраһимов, З.Камали, Г.Баттал, С.Рәмиев, К.Бәкер, Г.Атласый, С.Максуди языша башлыйлар.

1913 елның июнендә исә гәзиткә Г.Баттал эшкә килә һәм ул 1917 елның жәенә кадәр сәркәтиб булып эшли. Ул эшләгән чорда «Йолдыз» гәзитенең тиражы 6-7 меңгә житә.

И.Рәмиев «юлсыз-фәләнсез» дип мөһер сукса да, Һ.Максуди үзе «мәсләксез» дип белдерсә дә», Йолдыз» ның тоткан юлы, ныклы бер мәсләге булган дип ышанып әйтергә кирәк. Аның төп мәсләге, тоткан юлы — ярлыга-байга,наданга-укымышлыга,милләтчего, социалистка аермыйча, бербөтен халыкка — татар милләтенә хезмәт итү булган.

Һ.Максуди журналист-нәшир буларак, татар жәмәгатьчелеге һәм аның вакытлы матбугатында барган кадимчелек һәм жәдидчелек фикерләре көрәшенең уртасында булган. Бар белемен, көчен яңарыш, үзгәртеп корулар, ягьни, татар халкының сәяси аңын үстерү, аны дөньяви белемле, мәдәниятле итү, икьтисади,сәяси хәлен Европа халыклары дәрәжәсенә күтәрү максатына багышлаган Һ.Максуди төрле мәсләк тотып икегә бүленгән татар дөньясын берләштерүгә, һич югы бер–берсе белән фикер көрәшенә-сугышына кертмәү өчен дә зур тырышлык куйган. Шуңа күрә дә ул үз гәзите битләрендә: «Заманга яраклашып үзгәрүне хәйәт вә безнең милләт буларак яшәргә тиешлегебез таләп иткәнгә күрә, үзгәрмичә, яңармыйча калу һич мөмкин түгел», дип жәдидчеләрне һәм кадимчеләрне иске белән яңаны сугыштырып вакыт уздырмаска, ә бар көчне милләт тәрәккыятенә хезмәт итүгә юнәлдерергә чакыра. 12 ел буена патша хөкүмәтенең милли сәясәтенә каршы торып үз сәхифәләрендә татар дәньясынындагы барлык милли проблемаларны яктыртып бара алган һәм шул мәсьәләләрдә кызу бәхәсләр күтәргән дистәләгән, йөзләгән мәкаләләр биргән һәм күп гәзит-журналлар ябылуга дучар ителгәч тә,үз йөзен, меңләгән укучысын саклап Октябрь көннәренә кадәр килеп житә алган бу гәзит,чыннан да, татар дөньясында якты йолдыз булып янган дияргә кирәктер. «Йолдыз» гәзитенең төп мәсләге, тоткан юлы ул — ярлы-байга, надан-укымышлыга, милләтче-социалистка аермыйча, бербөтен халыкка — татар халкына хезмәт итү, аның бүгенгесе, киләчәк язмышы өчен борчылып, аны сәяси, милли һәм экономик яктан башка дөнья халыклары дәрәжәсенә күтәрү, үстерү, дөнья мәйданына чыгару.

Көн кадагына суккан мәкаләләре белән — ил-көн,халык тормышын яктыртып,татар халкының теле, дине, әхлагы, мәгарифе, мәдәнияте мәсьәләләрен күтәреп — үзенең 10 еллык юбилеена килеп житә алган гәзит 1916 елнын 15 январь санында болай дип яза: «Бу 10 сәнәлек вакыт эчендә мәмләкәтебездә бер гасырлык үзгәрешләр булды, фикер һәм мәсләкләр төрлегә авышты. Милләткә гаид эшләрдә « Йолдыз» һич сулланмады, һаман милләт фикеренә тугры калып барды. Гаять тә болганчык сәясәт һәм фикер вә хәбәр диңгезендә бик зур осталык вә саклык белән, гаять нечкә сәясәт йөртеп булса да, исән-сау йөзеп чыгу шәрәфенә ирештек.» Бу юлларда «Йолдыз» гәзитенең генә түгел, ә инде аның редакторы булган Һ.Максудиның да сәяси йөзе һәм мәсләге — миллият фикеренә тугры калып — татар милләтенә хезмәт итүе ачык күренә.
Чыннан да, шундый болганчык һәм 10 елы бер гасырга торырлык бу елларда үз гәзитен 12 ел буена исән-имин килеш 1918 елга кадәр китереп житкерә алган Һади Максуди үткен каләмле журналист, сабыр, акыллы редактор гына түгел, оста сәясәтче, дипломат та булган.

Берничә ел «Йолдыз» гәзитендә эшләгән Г.Батталның, еллар үткәч, Төркиядә эмиграциядә язган «Ике Максудилар»дигән хезмәтендә «Әхмәдһади Максуди — «Йолдызчы» бүлегендә: »Һади әфәнде, һичшиксез, акыллы, дәрәжәле, күп белемле кеше булса да, аңа тәвәкәллек житми, ул артык сак кеше иде», дигән юллар да бар.

Әгәр Һ. Максуди сак һәм һәр адымын уйлап эшләүче нәшир-редактор булмаса, ул 12 ел буена «Йолдыз» гәзитен чыгара алыр идеме икән.



1906 елның 15 гыйнваренда 1 саны чыккан «Йолдыз» гәзите кара реакция елларын да уза, Беренче Бөтендөнья сугышы елларында да үз йөзен саклап кала ала, Февраль революциясеннән соң да яшәвен дәвам итә. Башка татар зыялылары шикелле үк Һ.Максуди да Февраль революциясен халыкның зур жиңүе итеп шатланып каршы ала. Ул хөррияткә зур өметләр багьлый һәм милләт үсешенә киң юллар ачылыр дип ышана. Әмма бу өметләр акланмый,татар зыялылары зур ашкыну белән көткән хөррият тормышка ашмый, чөнки Октябрь инкыйлабы дөньяны башка якка борып алып китә. Октябрь инкыйлабына, Совет властена һәм аның сәясәтенә, илдәге үзгәрешләргә бик сак караган, дәресрәге, аларны кабул итә алмаган Һ.Максуди үзе дә һәм аның « Йолдыз» гәзите дә яңа властька мәдхия жырлый алмаган.1918 елның 21 июнендә 12 ел татар халкына хезмәт иткән «Йолдыз» гәзитенең соңгы —1900 саны чыга.

Һ.Максуди әле күп санлы дәреслекләр авторы, «Йолдыз» гәзите редакторы булуы өстенә үз заманының танылган жәмәгать эшлеклесе дә була. Ул —  Казанда беренче татар китаханәсен — «Китапханәи исламия» оештыручыларның берсе— китапханә 1906 елның 2 январенда ачыла — һәм шул көннән башлап 1923 елга кадәр аның мөдире була. (Китапханә Кәримовлар йортында (хәзерге Г.Тукай исемендәге урам, З7 йорт) урнаша). Китапханәнең матди ягы «Ярлы мөселманнарга ярдәм» жәмгыяте рәисе М-Б.Апанаев ярдәме белән шәһәр думасы аша хәл ителә, ел саен китапханәгә 1000 сумлап субсидия бирелеп барыла. Китапханә атнага ике көн бары тик хатын-кызлар өчен генә эшли.

Һ.Максуди — «Иттифак эл-мөслимин» партиясен оештыручыларның берсе һәм аның барлык сьездларының да эшендә катнашкан вәкил. Ул әлеге партиянең мәктәп-мәдрәсә эшләре комиссиясе секретаре буларак та шактый гына эшләр башкарган, ә Казан шәһәр думасы әгьзасы — гласный буларак, шушы проблемалар каралганда, дума жыелышларында чыгышлар ясаган. И. Рәмиев һәм аның кайбер замандашлары аны мәсләксезлектә гаепләсәләр дә, мөһим мәсьәләләр хәл ителгәндә ул принципиаль булган. Мәсәлән, 1914 елның 22 маенда думада ял көннәрен билгеләү мәсьәләсе тикшерелгәндә, мөселманнар өчен Җомга көнне ял көне итү турындагы мәсьәлә каралмауга протест йөзеннән мөселман гласныйлары белән берлектә ул дума жыелышын ташлап чыга.

I Бөтендөнья сугышын халык өстенә килгән олы афәт итеп кабул иткән Һ. Максуди 1914 елның август аенда Казанда, Петроградтан кала икенче булып, сугышта һәлак булганнарның туганнарына һәм яралы солдатларга ярдәм итү өчен Мөселман комитеты төзүдә башлап йөрүчеләрнең берсе була. Мулла С. Иманколый белән берлектә оештырылган әлеге комитет бу елларда яралы мөселман солдатларының хәлләрен жиңеләйтү йөзеннән шактый гына эшләр дә башкара.

Әмма Октябрь инкыйлабыннан соң 5-6 тел белгән, З0 елдан артык педагогик стажлы һәм 30 лап дәреслек язып бастырган педагог-галимнең, 12 еллык журналистлык тәжрибәсе булган татар дөньясында киң танылган шәхеснең — төрки халыклар арасында мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә «хезмәтләре гаять бөек булган» Һ.Максудиның совет властена кирәге калмый. 1927 елда аңа Совет хөкүмәте тарафыннан «пожизненно» дип 50 сум күләмендә пенсия билгеләнелә. Һ. Максуди башта педагогия институтында гарәп теле укытырга, аннан чыгарылгач, китап төпләү артелендә эшләргә мәжбүр була. Шушы шартларда да галим үзенең гыйльми эшчәнлеген туктатмый. 1927 елда ул 5000 тираж белән әле бүген дә үзенең фәнни кыйммәтен югалтмаган «Фәнни камус «ын-татарча беренче энциклопедик сүзлек бастырып чыгара.

Октябрь инкыйлабыннан соң башланган эзәрлекләүләр, татар зыялылары язмышы Һ. Максудины да читләтеп узмый. Һ. Максуди кулга беренче мәртәбә 1933 елның 16 январенда алына. Ул ВСФП-Бөтенсоюз социал-фашист партиясен оештыруда һәм Казан тирәсендәге районнарда совет властена каршы эш алып баруда, Төркия файдасына шпионлык итүдә, эмиграциядәге С.Максуди, Г.Исхакый, Ф.Туктаровлар белән элемтәдә торуда гаепләнә. 4232 нче номерлы әлеге эшне оештыручылар — НКВД органнары Казан һәм Казан тирәсендәге районнарның элеккеге мулла-мөдәррисләрен, мөгаллимнәрен жыеп алганнар һәм аларны контрреволюцион эш алып баруда гаепләп, төрлесен-төрле срокка хөкем иткәннәр. Һ. Максуди исә алар тарафыннан әлеге оешманың житәкчесе итеп билгеләнелә һәм 3 елга Вятка шәһәренә сөргенгә жибәрелә.

Һ. Максуди сөргендә үзенең гыйльми эшчәнлеген ташламый. Көнчыгыш фәлсәфәсен яхшы белгән галим монда көнчыгыш фәлсәфәсенә багышланган хезмәтен – «Восточная логика»ны — яза һәм аны русчага тәржемә итү белән шөгыльләнә. Бу — фәлсәфә буенча татарча язылган беренче хезмәт. Әлеге хезмәт Көнчыгыш һәм Европа галимнәренең фәлсәфи хезмәтләрен берләштереп язылган, ягьни «яңа диалектик логика» буларак та кызыклы әле.

Сөрген срогы тулганнан соң, 1936 елның ахырында Һ.Максуди Казанга кайта. Ләкин ул иректә озак яши алмый. 1937 елның январенда тагын шул ук контрреволюцион эшчәнлектә гаепләп аны кабат кулга алалар. Төрмәдә жәбер-золымнар күрүенә дә карамастан, Һ.Максуди кулга алынган татар зыялылары—үзенең фикердәшләре өстеннән язылган ялаларга кул куймый, күрсәтмәләр бирми, үзенең намусына каршы бармый. Үзе гомере буе хезмәт иткән идеалларына, намусына хыянәт итмәгән Һ.Максуди соң көннәренә кадәр шуңа куанып яши.

1938 елның 10 январенда Һ.Максудига ачылган «Эш», сәләмәтлеге бик начарлану сәбәпле, туктатыла һәм 1939 елның 2 февральдә ябыла. Аңа, шулай итеп, хөкем карары чыгарылмыйча кала. Төрмәдән чыккач, Һ.Максуди инде озак яши алмый, ул 1941 елның 28 июнендә вафат була. Кабере Яңа Бистә зиратында, Тукай кабере белән янәшә.Татар вакытлы матбугатында аның үлеме турында хәбәр булмый. Әмма 1941 елның көз башында Төркиянең Анкара шәһәрендә чыгучы «Яңа сабах» гәзитендә Г.Баттал Таймасның (1941 ел 17 декабрь) Һ.Максудига багышланган мәкаләсе чыга. Анда: «Һ.Максуди төрки дөньяның танылган фикер адәмедер. Ул Анкара хокук факультеты профессоры Садри Максуди Арсалның олы туганыдыр, һәм С.Максудиның бу дәрәжәгә житүендә олы туганының да роле, тәэсире зурдыр «дигән юллар да бар. «Жөмһүрият» гәзитенең октябрь ае санында исә М.Фәйзи — Тогайның Һ. Максудиның үлеменә багышланган мәкалә-некрологы чыга. Анда мәрхүмнең татар мәгарифе һәм мәдәнияте өлкәсендәге эшчәнлегенә зур бәя бирелә һәм:«Төрки телнең бөек хадимнәреннән булган галим Һ. Максудиның эшчәнлеге төрки мохитта, шөбһәсез, көчле бер тәэсир яндырмыштыр», диелә.

Октябрь инкыйлабына кадәрге чорда татар халкы тарихында иң күренекле, абруйлы шәхесләрдән булган һәм соңыннан халык дошманына әйләндерелгән, эшләгән эшләре генә түгел, исеме дә халык хәтереннән жуелдырылган олуг шәхес — Әхмәдһади Низаметдин улы Максудов 1995 елда РФның 18.10.91 елгы «Сәяси репрессия корбаннарын реаблитацияләү» турындагы законы нигезендә гаепсез дип табыла һәм аклана.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар