Логотип
Тарих

Әхмәт ТИМЕР

Әхмәт Яруллин 1912 елның 14 ноябрендә Әлмәт авылында Рәшит мулла гаиләсендә туган. Әтисе Рәшит мулла Яруллин — ун еллап Мәдинә, Мәккә мәдрәсәләрендә белем алган. Аннан кайткач Уфадагы Оренбург диния нәзарәтендә имам-хатыйп дәрәжәсенә имтихан тотып өч мәчетле, өч мәктәпле һәм 400 хужалыклы Әлмәт авылының беренче мәхәлләсе мәчетенә имам һәм аның каршындагы мәктәптә өлкән укытучы булып эшли башлый. Ә икенче мәхәллә мәчетендә исә танылган тарихчы Һади Атласи имам булып тора. Әхмәтнең әнисе Зәйнәп исә Түбән Шәлчеле авылыннан булып, Рәшит муллага кияүгә чыккач Рәшит мулла мәхәлләсендәге мәктәптә кызлар укыта башлый. Аның «укымышлы абыстай» дигән даны була.

(З.Яруллинаның 1920 елда Уфада чыккан «Ислам мәжәлләсе» дигән журналда берничә мәкаләсе дә басылган). 1920 елда Бөгелмә мәчете имамсыз калгач, Диния нәзарәте Рәшит мулланы шунда имам итеп күчерә. Аңа еш кына мәчет эшләре белән Уфага Диния нәзарәтенә барырга туры килә. Ул үзе белән улы Әхмәтне дә алгалый. Алар Уфага барган саен Ильяс мирза Борганскийда тукталалар. Яшь Әхмәт, шулай итеп, Диния нәзарәтендә эшләүче казыйлар Г. Сөләймани, К. Тәржемани, Ж. Абызгильдин, И. Акчура, Мөхлисә Бубилар һәм Мөфти Ризаэтдин Фәхретдин белән таныша, аралаша.
Башта үз әтисендә белем алган Әхмәтне бераздан Бәгелмәдәге рус лицеена укырга бирәләр, әмма 1925 елда аны мулла малае булганы өчен лицейдан чыгаралар һәм ул өч ел өйдә үзлегеннән укырга мәжбүр була. Бу чорда ул өзлексез рус әдәбиятын, акрынлап немец әдәбиятын, бигрәк тә, Гете, Шиллер әсәрләрен яратып укый. Шулай ук инглиз һәм француз язучылары – Виктор Гюго, Ги де Мопассан, Жан Жак Руссо, Вальтер Скотт, Чарльз Диккенс әсәрләре белән дә таныша.

20 нче еллар ахырында Татарстанда дингә каршы көрәш көчәйгәннән-көчәя башлый. Моны үзләре өчен яхшыга булмасын бөтен тирәнлеге белән аңлаган Рәшит мулла малаена белем алу өчен Төркия качарга киңәш итә.



Әтисенең киңәшен тотып илдән чыгып киткән Әхмәтне язмышы озын гомерле иткән.Чөнки аның атасы Рәшит Яруллин, Фазыл һәм Кәбир Туйкәләр, Һ.Атласыйлар, барлыгы 9 кеше тарихка «Һади Атласый эше» булып кереп калган «Эш» буенча «Төркия файдасына шпионлык итүдә» гаепләнеп 1937 елның 23—28 октябрьләрендә кулга алыналар һәм үлем жәзасына хөкем ителәләр 1938 елның 15 февралендә бу хөкем карары жиренә житкерелә.

1929 елда Әхмәт дусты Габделәхәт белән, төрле мажаралар кичеп, Төркиягө барып җитәләр һәм Төркия Бөек Милләт мәҗлесе вәкиле Йосыф Акчура ярдәме белән Тробзон шәһәренең мөгаллимнәр әзерләүче мәктәбендә укый башлыйлар. Шул елдан Әхмәт Тимернең фән дөньясына «чумган» гомере башлана.Ул Истанбулдагы Хәйдәрпаша лицеен, Әнкара университетының Тел, тарих, география факультетын тәмамлый. 1934 елда Истанбулда Әхмәт Тимер әтисе ягыннан туганы профессор Әкьдәс Нигьмәт Курат белән очраша һәм аның киңәше белән Германиягә укырга китә. Ул 1936 елдан Германиянең Берлин университетында тюркологиядән лекцияләр тыңлый, монгол, кытай телләрен өйрәнә, тел белеме фәне белән кызыксына. Берлинда укыганда Әхмәт Тимер Г. Исхакый белән таныша һәм Г. Исхакый аны «Яңа милли юл» журналына эшкә чакыра. Ләкин журналны чыгаручы Фуад Казак белән килешә алмаган Әхмәт Тимер аның тәкьдимен кабул итә алмый.1941 елның июнендә ул докторлык диссертациясен яклый, аңа филология докторы дәрәҗәсе бирелә.

Ә. Тимер үзенең Германиядә яшәгән вакытын ике чорга бүлеп карый. Беренче чоры — Гитлер Германиясендә, икенче чоры-сугыштан соңгы Германиядә уза. 1936 елдан 1941 елга кадәр Ә. Тимер Германиядә укый, докторлык диссертациясен яклый. Сугыш башлангач ул армиягә алына һәм бер елдан артык татар-башкорт әсирләреннән төзелгән легионда тәржемәче булып эшли, легионерлар өчен булган «Идел-Урал» гәзитен чыгаруда катнаша. (Шушы чордагы эшчәнлеге аркасында ул соңгы елларга кадәр СССРның дошманы булып саналды. Шуңа да Ә.Тимер, чакыруларга да карамастан, туган иленә кайтып китә алмады. Башта мәктәптән куылган, аннан соң туган илен ташлап чыгып китәргә мәжбүр ителгән, атасы, жизнәсе,туганнары атып үтерелгән, төрмәләргә ябылган һәм үзенә университет белеме, телләр өйрәнергә, докторлык якларга,эшләргә мөмкинлек биргән Германиядә озак еллар яшәгән, шул ук вакытта күңелендә татар халкының үз дәүләтчелеген торгызу идеясе пыскыган һәм Сталин тираниясе турында азмы-күпме хәбәрдар булган Ә.Тимернең шул юлны сайлавы табигый, дип кабул ителә аладыр).

Әхмәт Тимер 1943 елда Төркиягә кайта һәм 1943-1946 елларда гаскәри хезмәттә була. 1951 елдан инде ул үзен бары тик фәнгә генә багышлый.1952 елда аны Гамбург университетына тюркология буенча лекцияләр курсы укырга чакыралар. 1975-1976 елларда ул Мюнхенда «Азатлык» радиосында эшли, ә 1971-1983 елларда Мюнхен университетында тюркология фәнен укыта. Шулай да ул 1954 елдан алып 1982 елда пенсиягә чыкканчыга кадәр үзе укыган Әнкара университетының Тел, тарих, география факультетында төрек теле укыта һәм шул университетның профессоры була.

Әхмәт Тимер — гаҗәеп тирән белемле дөньякүләм танылган тюрколог галим, талантлы оештыручы, журналист, музыкант. 1961 елда ул Төрек мәдәнияты фәнни-тикшеренү институтын оештыруда катнаша һәм 1975 елга кадәр үзе оештырган институтның рәисе була, анда «Төрек мәдәнияты», «Төрек мәдәниятын өйрәнү» дигән журналлар чыгаруга да җитәкчелек итә. Бу журналларда аның төрле проблемаларга багышланган күпсанлы тирән эчтәлекле мәкаләләре басыла.



Әхмәт Тимер тел белеме фәне өлкәсендә дөньяда тирән белемле, полиглот галим булып санала, чөнки ул төрле фәнни юнәлешләрдә эшли, шул юнәлешләрнең иң зур белгечләреннән иң танылганы. Ул туган теленнән кала 8 тел — төрек, рус, кытай, монгол, венгр, немец, инглиз, француз телләрен яхшы белә һәм ул шул телләрдә дөньяның төрле илләре университетларында лекцияләр укыган һәм хезмәтләр язган, төрле конфернцияләрдә чыгышлар ясаган. Әхмәт Тимер — үзе эшләгән һәрбер фәнни юнәлешләрдә фундаменталь хезмәтләр язган, алардагы про-блемаларны беренчеләрдән булып күтәргән һәм үзенең дөньякүләм ачышларын ясаган галим. Болар: төрки телләр белеме (тюркология), монгол теле һәм тарихы (монголистика), Урал-Алтай телләре (алтаистика), Болгар дәүләте тарихы, Идел-Урал проблемасы, Татарстандагы тел, тарих мәсьәләләре. Әхмәт Тимер, шулай ук, дөньяның төрле фән эшлеклелөренә, аерым шәхесләргә багышланган күпсанлы мәкаләләр, рецензияләр авторы да әле. Аның 1946 нче елда немец телендә язылган һәм 1948 елда Германиядә басылып чыккан, дөньяның тарихчы галимнәре тарафыннан югары бәяләнгән «Монголларның өйрәнелмәгән тарихы»дигән фундаменталь хезмәте 1986 елда монгол телендә, 1995 нче елда исә «Төрек тарих корумы» тарафыннан төрекчә нәшер ителә һәм әлеге хезмәт монгол халкы тарихына, фольклорына багышланган иң житди хезмәтләрдән санала. Ә.Тимернең 1961 елда үзенең милли мәгарифкә багышланган һәм озак еллар төрек жәмәгатьчелегенең игьтибар үзәгендә торган житди хезмәте — «Миллият идеалы эчендә фән һәм мәгариф» дигән хезмәте китап булып чыга. Автор милләт билгеләмәсе,төрекләрдә миллият идеалы, төрек милләтчелеге, төркичелек һәм милли сәясәт кебек төшенчәләргә аңлатма биргәннән соң милли идеалның принципларын билгели, һәм милләтнең моңарчы уку-укыту системасында ирешкәннәрен дә истә тотып, бүгенге мәгарифнең яңа системасын төзү кирәклеген әйтә. Ә.Тимер үз хезмәтендә милли фән һәм мәгариф милли идеалга карап үсәргә, ныгырга, шунлыктан фән һәм мәгариф системасында тарихка һәм менә нәкь менә милли тарихка зур һәм төп урын бирелергә тиешлеген дәлилли. Ерак идеалда Төркиядәге фәнни эшчәнлек бөтендөнья төркиләре белән мәдәни бердәмлеккә ирешү юлында, ягьни, аларның милли горурлык хисләрен кимсетмичә,төрки халыкларның тарихларын өйрәнү, аларны язу, аларның телләрен, музыкаларын, этнографияләрен барлау һәм өйрәнү белән бергә алып барылырга тиеш. Ә бүген исә Төркиядән тышта яшәүче төрки милләтләр өчен тарих, тел, сәнгать проблемалары аша мәдәни берлеккә ирешү юлында бернинди вакыт һәм географик чикләр дә юк. Төрки дөньяның мәдәни проблемаларын хәл итү—безнең бүгенге милли бурычыбыз, дип яза Ә. Тимер әлеге хезмәтендә. Һәм аның бу фикере әле бүген дә искиткеч актуаль яңгырый.

Ә.Тимернең, шулай ук, 1960-1980 елларда төрле журналларда төрек, немец, инглиз, француз һ.б. телләрдә күп санлы мәкаләләре дөнья күргән. Болардан кайберләре — «Төрек культуры» журналында «Габдулла Тукай» (1965 ел, май),«Рәшит Рәхмәти Арат өчен»(1965 ел), «Төрек культур араштырмалары» журналында тууының 130 еллыгы уңае белән татар тарихчысы М.Рәмзигә (1986 ел) һәм «Татар әдәбиятында шигырь» (1992 ел) кебек мәкаләләре чыккан. Ул — 1970 нче елларда татар эшкуары Ә.Мәңгәр ярдәме белән чыгып килгән «Казан» журналын оештыручыларның һәм аның авторларының берсе, кайбер саннарының редакторы да. Әлеге журналда аның 10 ел дәвамында татар әдәбиятына, мәдәниятына, теленә багышланган күп санлы мәкаләләре басылган. Болар: «Тукай дәвере Казан шагыйрьләре» (1971 ел, март), «Казан һәм шимал төрек әдәбиятының иске чыганаклары (19 гасырга кадәр)» (1971 ел, июнь), «Үлеменең 60 еллыгы уңае белән — Габдулла Тукай» (1973, октябрь), «Габделнасыйр Курсави» (1976 ел, апрель), «Хөсәен угыллары» (1974 ел, апрель), «Каюм Насыйри хәйәтеннән сәхифәләр» (1972 ел, сентябрь), «Татар әдипләреннән Зариф Бәшири» (1980 ел, 23 сан) һәм башкалар. Аның немец телендә Мюнхенда, Гамбургта төрле журналларда дистәләгән хезмәтләре дөнья күргән. Шулар арасыннан — «Казанча, казакьча географик атамалар сүзлеге» (1947 ел), «Татарстанның төзелеше мәсьәләсе һәм бүгенге хәле» (1959 ел), «Патша Россиясендә һәм Советлар союзында Көнчыгышны өйрәнү тарихы» (1967 ел) кебек күләмле мәкаләләре дә бар. Ә.Тимернең төрле елларда төрле басмаларда:»Ислам энциклопедиясе»,«Төрек энциклопедиясе», «Төрек дөньясы белешмә-сүзлеге»,»Британия энциклопедиясе», «Көнчыгыш буенча немец белешмә —сүзлек»ләрендә 50дән артык:«Болгарлар»,«Идел-Казан болгарлары»,»Татарларның таралышы», «Себер ханлыгы», «Казан ханлыгы», «Типтәрләр», «Татарлар», «Һ.Атласый», «Г.Курсави», «Г.Ибраһимов», «Ш. Мәржани», «Урал-алтай төрекчәсе», «Себер төрекчәсе»,«Кыпчак әдәбияты»,«Татар-башкорт әдәбияты», «Урта Азия һәм казакь далаларында төзелгән төрки дәүләтләр», «Нугай ханлыгы», «Русиядә төркичелек һәм исламият», «Төркичелек һәм совет Россиясендә тел һәм әдәбият», «Төрки диалектлар» һәм башка мәкаләләре басылган. Ә.Тимернең бу хезмәтләре — аның татар халкын, аның танылган шәхесләрен дөньяга танытуга керткән зур өлеше булып торалар. Кыскасы, 1992 елда Ә.Тимернең 80 яшьлеге уңае белән «Төрек культур араштырмалары»ның аңа багышлап чыгарылган китабының библиографиясендә аның 1931-1992 елларда басылып чыккан 252 хезмәтенең исеме күрсәтелгән.

Төркиягә килеп житкәч тә яшүсмер егеткә беренче булып ярдәм күрсәткән, аны укырга урнаштырган һәм файдалы киңәшләрен биргән кеше Йосыф Акчура була. Гомере буе бу мәшһүр милләтчегә тирән хөрмәт хисләрен саклаган Ә. Тимернең татар дөньясында, аның милли хәрәкәтендә тирән эз калдырган, зур роль уйнаган Йосыф Акчура турында аның үлеменең 10, 25, 50 еллыклары уңае белән «Төрек юрду», «Төрек культур араштырмалары» журналларында күләмле мәкаләләре чыккан. Шулай ук, 1986, 1997 елларда «Төрек культур араштырмалары» институты аның «Йосыф Акчура»дигән монографиясен бастырып чыгарган. «Төрек бөекләре» сериясеннән чыккан әлеге хезмәттә Й. Акчураның татар халкына, төрек халкына эшләгән эшләренә — тарихи, фәлсәфи хезмәтләренә, сәяси эшчәнлегенә анализ ясалган, зур бәя бирелгән. Шулай ук, Ә. Тимер 1985 елның 11-12 мартында Й.Акчураның үлеменең 50 еллыгына багышланган конференциядә «Йосыф Акчура һәм тыш төрекләр» дигән темага доклад ясый.1986 елда аның «Ф.Жаржон,төрек миллиятчелегенең тамырлары — Йосыф Акчура (1876—1935)» дигән хезмәте (Анкара, 1986 ел), 1987 елның 13 сентяберендә «Тәржеман» гәзитендә «Төрекчелекнең тарихы һәм Йосыф Акчура» дигән күләмле мәкаләләре басыла.

Ә.Тимернең Төркия мәдәниятына, дөнья фәненә керткән өлеше гаять зур, шунлыктан, ул үзе шөгыльләнгән фәннәр буенча дөнья галимнәре арасында зур авторитетка ия шәхес. Төрек халкына фидакарьләрчә хезмәт иткән олы галимнең үзен дә Төркия дәүләте зурлый. 1992 елда аның 80 еллыгы уңае белән Төркиядә халыкара конференция уздырыла, «Төрек культур араштырмалары» журналы үзенең бер санын, китап итеп, аңа багышлап чыгара. Әлеге китапта Әхмәт Тимернең тәрҗемәи хәле, үзе төзегән шәҗәрәсе, татар халкы тарихына багышланган хезмәтләреннән өзекләр, татар зыялылары белән, дөньяның олуг галимнәре белән язышкан хатлары, Һ.Атласига багышланган язмасы, күптөрле фотолар, архив материаллары, дөньяның танылган галимнәренең әлеге конференциядә сөйләгән нотыклары һәм (!) скрипка өчен язылган концертның нотасы урын алган.

Әгәр фәнгә кереп китмәсә, Әхмәт Тимер, мөгаен, атаклы музыкант-скрипач булыр иде. Чөнки ул оста скрипач, заманында дәрәҗәле оркестрларда уйнаган. Музыка — аның моңга бай җанын, сагыну, җирсу хисләрен, туганнары белән аерылышу сагышын дәвалаучы ул.



Әхмәт Тимер соңгы елларда үзенең тәрҗемәи хәленең II китабын (ул 425 битле) — «60 ел. Алмания. 1936-1996», ягъни, үзе әйткәнчә, «Дөньяның бер гүзәл илендә узган һәм аның белән бәйле булган 60 еллык гомер юлын сурәтләгән» өлешен бастырып чыгарган. Китап, Әхмәт Тимернең үз шәхесе кебек үк, искиткеч эчтәлекле. Китапта аның шәхси архивыннан документлар, күпсанлы фотолар, хатлар урын алган. Гаяз Исхакый белән очрашулары турында истәлекләре, аның милли эшчәнлегенә багышланган бик күп кызыклы материаллар, хатлары урнаштырылган. Шулай ук анда Әхмәт Тимернең үзе иҗат иткән җырлары да ноталары белән бирелгән. Соңгы вакытта Ә.Тимер «Ватаным Төркия» — 1929 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр Төркиядә узган гомере турындагы истәлекләр китабын язып тәмамлаган. Әлеге кульязмада аның чордашлары—татар эмигрантлары, хезмәттәшләре, Төркиянең танылган сәясәтчеләре, дөньяның танылган галимнәре белән очрашулары, аларга биргән бәяләмәләре, үзенең фән дөньясындагы уңышлары, язган хезмәтләренә, эшләгән эшләренә бүгенге көннән карап биргән бәясе, ясаган нәтижәләре урын алган. Кыскасы, бу хезмәте белән Әхмәт Тимер дигән олы галим үзенең 90 еллык озын гомере эчендә фән дөньясында эшләгән эшләренә йомгак ясаган. Фән дөньясында нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, Әхмәт Тимер күңеле моң белән тулган, җаны җырга, татар җырына сусаган татар улы, туган-үскән җирен, ата-бабалары туфрагын сагынып, җирсеп яшәүче татар зыялысы булып кала. Шуңадыр да, әлеге кульязма китапның икенче бүлегендә Татарстанга, Татарстаннан килгән туганнары, татар галимнәре, артистлары белән очрашулардан алган тәэсирләре, татар милләтенең бүгенгесе, киләчәге турындагы уйлануларына урын бирелгән.
Әхмәт Тимер Төркиягә барып урнашкач өч-дүрт ел буена абыйсы белән хат алышып яшәгән, ләкин инде 30 нчы еллар ахырында аралар өзелә, бары тик 90 нчы елларда гына ул туганнары белән элемтә урнаштыра ала.

1949 елда Габделхак абыйсы Мәскәүдә В.И.Ленин исемендәге үзәк китапханәдә төрек телендә чыккан «Дөньяның танылган шәхесләре» дигән энциклопедия белән таныша, ә анда Әхмәт Тимер турында да биографик мәгълүмат була. Абыйсы үзенең барлык туганнарын киңәшкә җыя, әлеге хәбәрне аларга җиткерә.

Әхмәт Тимер мөһаҗирлектә яшәүче Закир Кадыйри һәм Сания Гыйффәтләрнең кызы Азатка өйләнә, шунлыктан, алар аркылы Төркиядө яшәүче татар зыялылары белән якыннан таныш була. 1952 елның сенябрендә Закир Кадыйри Садри Максуди, Гаяз Исхакый, Зәки Вәлиди һәм Локман Камалны үзләренә кунакка чакыра. Мәҗлескә чакыруның төп максаты — Садри Максуди, Гаяз Исхакый белән Зәки Вәлидине килештерү була. Г.Исхакый З.Вәлидине 1917 елда Урта Русия һәм себер төрек—татарларының Милли—мәдәни мохтарияты игьлан ителәчәк берләштерелгән сьездга килмичә, Оренбургта Бөтенбашкорт сьезды жыеп бөтен тарихлары буенча бербөтен булып яшәгән халыктан ике милләт ясап, Башкорт дәүләте игьлан итеп милли хәрәкәткә зур зыян салуда гаепли һәм гомере буена үзенең шул фикеренннән кайтмый. Әмма эчкерсез әңгәмә дә, татарча җырлар җырлап, үткәннәрне искә алып уты-рышкан һәм төн уртасына кадәр сузылган әлеге мәҗлес тә аларны килештерә алмый. Ни кызганыч, ХХ йөз башы татар милли хәрәкәте лидерлары, еллар узгач та, үткәндәге хаталарын танып уртак фикергә килеп, бер нәтижә ясый алмыйлар.

Әхмәт Тимернең фәнни эшчәнлеге, аның дөнья мәдәниятына керткән өлеше, Төркия җәмгыятендә тоткан урыны, төрек халкына иткән хезмәте турында аерым хезмәтләр язылыр, аның дөнья галимнәре тарафыннан олы бәһа алган хезмәтләре татар теленә дә тәрҗемә ителер әле дип ышанасы килә. Германиядә, Төркиядә яшәп иҗат иткән олуг галим, җәмәгать эшлеклесе Әхмәт Тимер, гомере буе татар зыялысы булып кала, ул үзенең эшчәнлеге, фундаменталь хезмәтләре белән дөньяда татар халкын танытуга да өлеш кертә. Чөнки ул — гомере буе үзенең кайсы нәселдән икәнен, кайсы җирләрнең суын эчкәнен, нинди туфракта үскәнен, нәсел-нәсәбен хәтерләп, балачактан ишетеп, җырлап үскән җыр-моңнарны җанында саклап яшәүче татар халкының улы, чын татар зыялысы булып кала алган Әхмәт Тимер, ягъни Әхмәт Рәшит улы Яруллин.

Кызганычка күрә, 98 яшькә кадәр яшәячәгенә ышанган Әхмәт ага быелның язында бу фани дөньяны калдырып бакыйлыкка күчте. Һәм аның бу фани дөньяда әле эшләнеп бетмәгән эшләре калды. Бу— аның әле басылып чыкмаган китабы һәм әле кемгә биреләсе хәл ителмәгән гажәеп бай архивы. Әхмәт Тимернең архивы — ул безнең татар халкының, аның олуг шәхесләре тарихының бер кисеме, тарихыбызның язылмыйча калган бүлеген тулыландырырга тиешле өлеше. Һәм без Әхмәт ага Тимернең үз хезмәтләре дә халкыбызга житкерелергә, татар зыялылары, бигрәк тә, укучы яшьләр Әхмәт Яруллин— Тимер дигән олы, талантлы галиме барплыгын белергә, аның хезмәтләре белән танышырга тиешләр дигән өметтә калабыз.

чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Безнең милләтәш булганга дыр бигерәк белем яратучы , акыллы гәүхәри кешебез!Башы сакланып калуга җиткән.

    Хәзер укыйлар