Логотип
Тарих

Ханбикә - пайтәхет сәхнәләрендә

Санкт-Петербургта Сөембикә ханбикә эзләре
 
XVIII-XIX гасырларда Казан патшабикәсенең гүзәл образы үзенең аеруча шигъриятлелеге, серлелеге һәм шәфкатьлелеге белән рус шагыйрьләре, язучылары, композиторларының игътибарын өзлексез җәлеп итеп тора. 1779 елда исә рус шагыйре Михаил Херасковның рус гаскәрләренең 1552 елда Казанны алуына багышланган “Россияда” поэмасы барлыкка килә. 1806 елда С. Глинка “Сөембикә, яисә Казан патшалыгының җиңелүе" (“Сумбека, или падение Казанского царства”) исемле трагедия яза. 1810 елда исә А. Грузинцевның “Буйсындырылган Казан, яисә Явыз Иван дип аталган Иоанн Васильевич патшаның шәфкатьлелеге" (“Покоренная Казань, или милосердие Царя Иоанна Васильевича, проименованного Грозным") дигән трагедиясе хасил була.
 
XIX гасыр башларында Русиянең иҗтимагый-рухи тормышында зур үзгәрешләр барлыкка килә. Павел I патшалык иткән XVIII гасыр ахырларында рус җәмгыятендә тормышның төп кыйммәтләре булып хезмәт һәм дәрәҗә (чин) торса, хәзер исә башкала салоннарында төп геройны театрал, шагыйрь, романтик персонаж тәшкил итә. Петербург салоннарында, җәмгыятьнең рухи тормыш үзәкләрендә шигърият һәм фәлсәфә хакында, сәнгать һәм сәясәт хакында гәпләшәләр, театрларда бара торган премьералар турында, күренекле актерларның уены хакында фикер алышалар. Яңа гасыр таңында бөтен Петербург театр белән мәшгуль — анда гражданлык идеяләре белән сугарылган героик трагедия хакимлек итә, анда югары патриотик рух хөкем сөрә. Башкаланың аристократик салоннарында ул чакта еш кына “Сумбека” дигән гайре табигый исем яңгырый.
 
1807 елның 7 маенда Петербургтагы Зур театр сәхнәсендә С. Глинканың “Сөембикә, яисә Казан патшалыгының җиңелүе” дигән трагедиясе куела. Казан патшабикәсе ролен мәшһүр Екатерина Семенова дигән актриса башкара. А. Каратыгинның кулъязма хәлендә чыга торган “Театр журнальГ’нда С. Глинканың “шигырьләр, җырлар һәм хорлардан торган трагедиясе”нө музыканы талантлы рус композиторы С. Давыдов язган дип хәбәр ителә.
 
Петербургның Зур Таш театры Екатерина II боерыгы белән 1775—1783 елларда Сарай архитекторы Антонио Ринальди тарафыннан салынып, искереп беткән бу бина 1802 елда Тома де Томон дигән оста тарафыннан яңартып салына. Нәкъ менә шушы театр сәхнәсендә Екатерина Семенованың беренче чыгышы була. Ул Вольтерның “Нанина” дигән әсәрендә Нанина ролен башкара. Табигать аңа чибәрлекне мул итеп биргән — ул фаҗигаи рольләрне башкарырдай камил кыяфәттәге борынгы грек чибәре — хатын-кыз чибәрлегенең югары баскычына ия була. Ул искиткеч матур биюе, моңлы тавышы һәм хәрәкәтләренең зиннәтлелеге, артистлык сәләтенең байлыгы белән, героиняларының образын оста тудыруы белән тамашачыны шаккатыра. 1803—1808 еллар эчендә Екатерина Семенова егермеләп роль башкара, аның иң яратканнары арасында С. Глинка трагедиясендәге гүзәл Сөембикә роле була. Казан патшабикәсенең актриса тарафыннан тудырылган образы таң калдыргыч гүзәллеге, ихласлыгы һәм хисләренең табигыйлеге белән сокландыра. Тамашачы зур дулкынлану белән Сөембикәнең язмышын күзәтә, аның кайгысы да уртакка әйләнә. Драматик темперамент, героиня образына бөтен барлыгы белән кушылу, — нәфислек, затлылык, газап, катгыйлык — болар барысы бергә тамашачыны тетрәндерә. Театраль Петербург әле бик озак вакытлар буена бу премьера рухында яши.
 
1807 елда Семенова театр белән Мәскәүгә гастрольгә бара. Анда ул биш постановкада чыгыш ясый — “Сөембикәгә Мәскәү актерлары белән бергә 1808 елның 9 февралендә уйный.
 
Орест Кипренский дигән танылган рус рәссамы Екатерина Семенованың Сөембикә ролендә сурәтләнгән рәсемен иҗат итеп калдыра. С. Глинка трагедиясе Петербургның Зур театры сәхнәсендә 1807 елның 7 һәм 12 маенда, шул ук елның 11 июлендә, 1821 елның 3 һәм 18 гыйнварында, 1824 елның 11 һәм 15 февралендә уйнала.
 
1810 елда А. Грузинцев “Буйсындырылган Казан, яисә Явыз Иван дип аталган патша Иоанн Васильевичның шәфкатьлелеге” исемле трагедия яза дигән идек. Биш пәрдәле бу пьеса Петербургның Зур театрында 1813 елның 26 сентябрендә күрсәтелә. Бу Ватан сугышындагы җиңү бәйрәм ителгән вакыт була. Наполеон Франциясен җиңгәннән соң, патриотик хисләрнең һәм милли тарихка карата кызыксынуның көчәйгән вакыты. Милли-тарихи материалга карата аеруча зур кызыксыну туа — сәхнәгә исә халык һәм шәхес бергәлеге менә. Петербург сәхнәсендә бу трагедия 1813 елның 26 сентябрендә һәм 2 октябрендә, 1814 елның 9 гыйнварында һәм 30 июнендә, 1815 елның 22 августында уйнала. Мәскәүдә “Буйсындырылган Казан..." 1814 елның 8 һәм 19 октябрендә, 26 ноябрендә күрсәтелә.
 
1803 елда Петербургның Зур театры ике тигез өлешкә бүленә: опера-балет өлешенә һәм драматик өлешкә. Опера-балет өлеше театрның иске бинасында кала. Ә драматик өлеше өчен 1828—1832 елларда Карл Росси дигән архитектор Александра театры бинасын торгыза. Яңа театр 1832 елның 31 августында “Сөембикә, яисә Казан патшалыгының буйсындырылуы” дигән балет премьерасы белән ачылырга тиеш була, ләкин мәгълүм бер сәбәпләр аркасында башка спектакль белән алыштырыла. “Сөембикә...” балеты 1832 елның 3 ноябрендә генә Александра театры сәхнәсенә менә. Балет героик дип атала, чөнки анда сугыш күренешләре күп, ә биюләр исә аз була. Аны сәхнәгә Бордо шәһәреннән килгән Алексис Блаш дигән француз балетмейстеры куя, чөнки бу вакытта мәшһүр хореограф Дидло отставкага киткән була.
 
Алексис Блаш Петербургта чакта купшы декорацияле һәм күпсанлы кешеләр катнашулы ундүрт балет куя. Александр театрында ул “Дон Жуан” һәм “Сөембикә, яисә Казанның буйсындырылуы" дигән ике яңа балет куя. Кызганыч, соңгысы, хореографик кыйммәтләре ягыннан караганда, әлләни югары дәрәҗәдә булмый. Әмма аның куелу тарихы 1820—1830 еллардагы рус театраль тормышындагы үзгәрешләр белән бәйләнгән.
 
Дүрт пәрдәле балетның соңгы өч пәрдәсе Блаш тарафыннан куелган дип, ә беренче актның авторы Дидло булган дип исәпләнелә. Петербург сәнгать белгече В. М. Красновская император театрлары дирекциясе фондында “Сөембикә...” балетын куюга караган берничә документ табып ала. Дидло үзе һәм аның ярдәмчесе Огюст кул куйган беренче документтан балет хореографиясенең һәм музыкасының авторлары Дидло үзе һәм итальян композиторы һәм дирижеры - Катерино Кавос икәнлеге күренеп тора. Сценарий авторы - драматик труппаны җитәкләгән театраль комитет әгъзасы граф П. Кутайсов. Кутайсов шагыйрь М. Херасков тарафыннан 1778 елда язылган “Россияда” поэмасына мөрәҗәгать итә, чөнки нәкъ менә шушы әсәрнең алынуы шул чактагы сәяси шартларда бик вакытлы була. (Россия 1828 елның 14 апрелендә Төркия белән сугышка керә; Кавказда ислам байрагы астында мө- ридлөр белән көрәш бара; ил эчендә әле декабристлар күтәрелеше онытылмаган - үткәндәге җиңүләрне күңелдә яңартып, Николай I нең хакимиятен ныгыту, хәрби башлыклар дәрәҗәсен күтәрү кирәк.)
 
1829 елның 14 октябрендә балетны куярга рөхсәт алына. Балетның 1829 елның сентябрендә өченче отделениегә цензурага җибәрелгән программасы сакланмаган. Әмма 1832 елгы спектакльгә чыгарылган программаны “Сөембикә...”не кую документлары белән чагыштыргач, сценарийның әлләни үзгәрмәгәнлеге күренә. “Сөембикә...”дәге Дидло тарафыннан санкцияләнгән декорация күчерелмәсе спектакльнең Блаш тарафыннан тормышка ашырылган программасы белән баштанаяк чагыша диярлек. Дидлоның бу балетны тудырудагы катнашы бәхәссез. Бөек хореограф еш кына әһәмиятле дип саналган тарихи сюжетларга мөрәҗәгать итә торган була. Кутайсов Дидлоның иҗатын игътибар белән күзәтә, регуляр рәвештә аның балетларына йөри, хореографның киңәшләренә колак сала. “Россияда”ның өченче, дүртенче һәм уникенче җырлары Дидлоның иң яхшы балетлары принципларына туры китереп эшкәртелгән.
 
Балетның 1832 елда Петербургта Адольф Плюшар типографиясендә басылган программасында болай диелгән: “Балет тарих түгел, аны хәрәкәттәге поэма, идеаль дөнья дияргә ярый; анда тарих шигърияткә буйсына. Балет авторы “Россияда” дигән поэмага ияргән.
Спектакльнең төп геройлары:
Сөембикә — ире үлгән Казан патшабикәсе.
Осман — Таврия князе, Сөембикәнең сөйгәне.
Сәет Колшәриф — татар мулласы.
 
Михайло Воротынский — князь, Россиянең гаскәр башлыгы.
“Сөембикә..." балетының премьерасы 1832 елның 3 ноябрендә уйнала. Югыйсә, Петербургтагы яңа салынган Александра театрын (театрга бу исем Николай Iнең хатыны Александра Федоровна хөрмәтенә бирелгән) шушы спектакль белән ачып җибәрсәләр дә була иде. Дидло эшеннән киткәч тә театр дирекциясе яңа бинаны шушы спектакль белән ачмакчы була. Ләкин, яңа балетмейстер Алексис Блаш килгәч, композитор Кавос аның белән хезмәттәшлек итүдән баш тарта һәм балетка музыканы композитор Ипполит Сонне яза. Шулай итеп, балетның премьерасын күрсәтү кичегә. “Сөембикә...” балетын Дидло куйган булса, ул даһи балетмейстерның триумфы булган булыр иде. Шуңа карамастан, Казан патшабикәсе турындагы балет Петербургның театраль тормышында күренекле гамәл була.
 
Сөембикә ролендә Истомина дигән гүзәл балерина чыгыш ясый. Аның биюенә искиткеч техник осталык, гаҗәеп гәүдәләндерелеш, хәрәкәтләренең җиңеллеге, грация байлыгы хас була. Башына Казан патшабикәсе таҗын кигән балерина сокландыргыч, күз явыңны алырлык. “Һавадан гына торгандай гүзәл”, — дип характерлый аны Пушкин. Премьера турында язылган фикерләрдә кушылып үрелә торган, аерылып сүтелә торган, гаҗәеп төрле формаларга керә торган алсу төстәге шарфлар тотып биегән кызларның биюе зур мактауга лаек була.
 
Бу балет Александра театры сәхнәсендә 1835 елга кадәр уйналып, репертуарны баета торган спектакльләр рәтенә керә.
 
Казан патшалыгы һәм аның гүзәл патшабикәсе рус язучыларын һаман да рухландыра тора. Шул җөмләдән тагын бер мисал: 1814 елда үзебезнең якташыбыз Гавриил Романович Державин да “Явыз Иван, яисә Казанның буйсындырылуы” (“Грозный, или покорение Казани”) дигән өч пәрдәлек опера иҗат итә. “Аның эчтәлеген мин Казан тарихыннан һәм шул яклардагы татар әкиятләреннән алдым”, — дип яза шагыйрь.
 
Йомгаклау урынына. Шулай итеп, рус язучылары, үзләренең кан дошманы дип исәпләгән татарның патшабикәсен үзәккә алып, гасырлар буена әсәрләр артыннан әсәрләр иҗат итәләр. Бу әсәрләрендә алар узләренчә Явыз Иван дигән патшаларының җир йөзендәге иң көчле патшаны һәм патшалыкны җиңүен курсәтмәкчеләр. Менә шушы фонда безнең үзебезнең бүгенге татарларыбызның да кайберләренең (хәтта зыялыдан саналганнарының да) патшабикәбезнең исемен пычратып, чүплек башына себереп түгәргә омтылулары, аз дигәндә, гаҗәпкә калдыра.
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар