Логотип
Тарих

Казаным - куанычым

Серле һәм күп “йөзле” Казаным. Монда дөньяга аваз салган һәркемнең үзенә генә ошаган урамнары, кадерле урыннары бар. Ә минем балачагым, яшьлегем каланың үзәгендә үтте. Үзәкнең бөтен урамнары, бар тыкрыклары безгә балачактан ук якын, кадерле иде. Театр мәйданы (бүгенге Ирек мәйданы), Пушкин урамы (элек ул Ленин бакчасыннан башлап Куйбышев урамы иде)... Казан ханлыгы чорында монда тирән чокыр булган, шуннан бистә башланган. Ленин бакчасы урынында сазлык җәелеп яткан, Казан алынгач, моннан посад дивары үткән. Казанның иң матур урамы булып йөргән Кремль (элекке Ленин) урамы да минем балачагым урамы иде, аннары — иң гүзәл архитектура ансамбле булып саналган Казан Дәүләт университетының баш бинасы, аның ишегалды. Ишегалдында инде штукатурланган бүрәнә колоннадасы булмаса да, башка куп кенә нәрсәләре юкка чыкса да — ул безнең өчен хыяллар утравы кебек бер урын иде. Минем әти-әниләрем утызынчы еллардагы, сугыш елларындагы Казанны белгәннәр, мин күргәне исә — сугыштан соңгы һәм бүгенге Казан. Болар, әлбәттә, бер-берсеннән бик нык аерыла.
Эльвира КУДРЕЦКАЯ


Минемчә, егерменче гасырның туксанынчы елларына кадәрге Казан аеруча зур кызыксыну уята, чөнки монда узган дәверләрне хәтерләтә торган борынгы йортлар күп. Без Куйбышев урамының урта бер җирендә яши идек, монда Театр мәйданы белән Куйбышев мәйданы (Кольцо, бүген ул Тукай мәйданы исемен йөртә) тоташа иде. Ирек мәйданында “Пишмаш” дигән, язу машиналары ясый торган, искереп беткән, ике катлы бер завод аламасы тора иде. Аның каравы, тузанга баткан шушы мәйданда 1844 елда Мәскәү архитекторы И. П. Ефимов тарафыннан салынган Дворян собраниесе дигән мәһабәт бина калка. Аның эчке планын үтә дә талантлы архитектор М. П. Коринфский тормышка ашырган. Нәфис колоннадалы үзәк залының бизәлеше аеруча матур, өстәвенә, акустикасының куәтлелеге белән бөтен шәһәрендә бер иде. Державин бакчасы ул чакта инде юк, безгә аның урынын гына күрсәтәләр. Ә менә авиация институтының яңа бинасы күз алдыбызда салынды. Аны элекке юстиция институты урынына салдылар.

Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасын (архитекторы Исмәгыйль Гайнетдинов) әсир төшкән немецлар салды. Без аларга гаҗәпләргә калып карый идек. Андагы эшләр, әлбәттә, биек коймалар эчендә барды. Театрның эчке бизелеше бай милли татар колориты белән аерылып тора. Бу архитектура һәйкәле белән мин шәхсән чиксез горурланам.
Төбәгебездәге бик әһәмиятле корылма булып университет тора дигән идем. Без барыбыз да нәкъ шунда укырга хыяллана идек. Сайлау участогыбыз да шунда урнаша иде. Сайлау көннәрендә зур дулкынлану белән колонналы университетка керә идек.

Бу көнне элекке император университетының барлык музейлары безнең өчен ачык була. Лобачевский, Симонов, Бутлеров, Зинин, Толстой исемнәрен без бала чактан ук экскурсоводлардан ишетеп белә идек. Бөтен дөньядан килгән коллекцияләр урнаштырылган этнография һәм зоология музейлары — иң кызыклылары. Эскәмияләр һәм парталар амфитеатр формасында урнашкан залда исә студентларның эстрада оркестры концертлары үтә. Казан университетының күренекле галимнәре портретлары куелган зур залда сайлаучылар белән очрашулар үтә. Университет исеменнән, гадәттә, күренекле химик Александр Ерминингельдович Арбузов сайлана торган иде. Ул чакта бик карт иде инде бу академик.

Университетның мәһабәт бинасы артында (архитектор П. Г. Пятницкий эше) икенче бер архитектура һәйкәле — Анатомия театры урнашкан иде. Ишегалдындагы йортлар комплексы мәшһүр төзүче А. П. Воронихин шәкерте булган М. П. Коринфский җитәкчелегендә башкарылган. Безнең сабый аңыбызны ачык террасалы, киң баскычлы Обсерватория дә шаккатыра. Ишегалды үзе бөтенләй диярлек рәттән чыккан иде. Шушы ишегалдындагы балалар белән бергә укыгач, мин анда университет укытучылары яшәгәнен белә идем. Бер партада утыра торган иптәш кызым Румия Агишева да шуннан иде. Бу бик тыйнак, бик яхшы укучы, акыллы кыз иде. Әтиләре кочегар булып эшләүче бу гаилә Обсерватория каршындагы бәләкәй генә өйдә яшәде. Ишегалдының эчтәгерәк өлешендә китапханә, химия институты, метеорология мәйданы урнашкан иде. Ул чакта бу тирәләрдә эт шомырты, киндер мул үсә иде. Без әле киндернең наркотик сыйфатлары хакында бөтенләй дә белми идек. Шуны белмәвебез белән без бәхетле дә булганбыз.

Анда-санда, яшел мәйданчыкларда ял итүче студентлар булыр иде. Әмма безне — бала-чаганы — зур метеородогия мәйданы һәм әлбәттә, Обсерватория үзенә тарта иде. Шәһәрнең иң зур телескобы да шушында. Румия Агишева белен безнең уйный торган урын — Обсерватория каршындагы таш тумбалар. Кайчандыр алар өстенә приборлар куелган, күрәсең, ләкин бу инде күптән булган хәл, ә без үзебезне төрле-төрле теләкләр һем шаккатыргычлар уйлап чыгара торган тылсымчылар дип хис итебез. Без бөтен яхшыга да ышана идек, һәм, күрәсең, безнең өчен менә шул ышану үзе бәхет булган да инде. Ишегалдында бала-чага күп иде, шулардай малайлар — гаражлар янында, кызлар бакчада чуалалар. Гомумән дә, төрле-төрле почмаклар, бакча сыман нәрсәләр, тәбәнәк кенә итеп салынган кирпеч стеналар, яшеллекләр күп булу сәбәпле, университет ишегалды зур булып, ямьле булып тоела иде. Бу — Казанның урта бер җирендә үзенә күрә аерым бер дөнья иде.

Эвклидныкы булмаган геометрияне тудырган галим һәм Казан университетының беренче ректоры даһи Н. И. Лобачевскийдан соң без икенче бөек якташыбыз итеп Максим Горькийны исәпли идек. Аның Марусовкасы безнең Куйбышев урамындагы өебезгә каршы гына иде бит. Гомумән, Марусовка бик кызыклы иде. Кызыл кирпечтән салынган ике катлы зур флигельләре ыспай кыяфәтле иде. Куйбышев урамы элек Рыбнорядская, ягъни Балык рәтләре, дип йөртелгән бит. Сәүдәгәрләрнең калын стеналы йортлары нык, лабазлары, подваллары, хәтта беренче катта складлары булган. Сүткән чакта аларны бик озак шартлаттылар, фундаментлары һәм диварлары җимерелмичә аптыратты. Утызынчы йорт малайлары Марусовканың данын сакларга тырыштылар, бик зәһәр сугыш чукмарлары иде алар, горурланып: “Без Марусовкадан!” дияргә яраталар иде. Әйе шул, А. М. Горький тормыш университетларын, кеше характерын өйрәнү университетларын шунда узган. Тормыш әның әсәрләренең гомумкешелек әһәмияте, дөньякүләм әһәмияте булу - ин күрсәтте. Менә шунысы аеруча мөһим.

Безнең урамда революциягә кадер сәүдәгәрләр һем мещаннар яшәгән. Сәүдәгәрләрнең нәселләре күп калмаган, безнең йортта йорт хуҗасы — купец Илюков нәселенең вәкилләре бар иде. Әлбәттә инде, алар иң кечкенә бүлмәләрдә генә яшиләр иде. Мәгълүм булганча, Казан алынганнан сон, төп халыкны — татарларны — Болак аръягына, Кабан күле аръягына күчергәннәр. Күрәсең, революциягә хәтле шәһәрнең үзәгендә башлыча руслар яшәгән. Революциядән соң, бигрәк тә Советлар власте демократияле уйнап алгач, дип әйтергә була, Идел-Урал идеясе юктан гына бар булмаган. Иҗади интеллигенция арасыннан чыккан, җитәкчеләрдән чыккан татарларга да үзәктән зур-зур фатирлар биргәннәр. Фатирлар төрле-төрле булган, кулакларга каршы көрәшкә чыгучыларга да яисә авылдан шәһәргә күчеп килүчеләренә дә урын табылган. Татарстанның башкаласында завод-фабрикалар төзергә эшче куллар бик кирәк була. Шундый бер эпизод хәтеремдә: күкрәгенә төре таккан бер карчык: “Каян гына килеп чыкты соң бу татарлар безнең шәһәрдә, элек күренгәннәре юк иде бит”, — дип, чукына-чукына сөйләнә. Шуны ишетеп торган мин аңа болай дидем: “Татарлар шәһәре бит бу, ханнар башкаласы булган”, — дидем. Әбекәй аптырап миңа карап куйды, янәсе: “Ничек инде?!” Менә шулай, гомер буе Казанда яшәп тә, кайда яшәгәнеңне белмичә яшәргә мөмкин булган икән. Ә йортыбызда безнең гаиләне хөрмәт итәләр иде. Куйбышев урамындагы утыз җиденче йортта безнең фатир — элек егерменче гасырның иң күренекле шагыйре Һади Такташ яшәгән фатир — иң зурысы иде. Кызганыч, сүтеп ташланган бу йорт урынында хәзер бернинди истәлек билгесе юк. Шагыйрь фатирында яшәгән бөтен кешеләрне бу йорттагылар Такташевлар дип йөртәләр һәм шагыйрьне куреп белүләре, аның белен кул биреп күрешеп йөрүләре белән горурланалар иде. Безнең урамдагы күп кенә ир-атлар татар дөньясының тагын бер горурлыгын — Салих Сәйдәшевне күреп беләләр иде. Безнең урамда аның шактый гына дуслары бар иде, Горький урамында яшәсә дә, ул безнең урамга кибет, ашханә ише җирләргә төшеп йөри иде. Гомумән, өлкәннәр сөйләвенә караганда, элегрәк шагыйрьләр, артист, музыкантлар гади халыкка бик якын торганнар, “йолдызлар” чире белен чирләмәгәннәр (нишләптер хәзер шушы нәрсә бик тә алга сөрелә!), бик гади булганнар, халыктан өстә тормаганнар, ә аның белен бергә булганнар. Һәм халык аларны белгән, чын күңелдән яраткан.

Нәкъ безнең тәрәзәгә каршы өченче катта тагын бер мемориаль такталы йорт — С. М. Киров яшәгән утыз дүртенче йорт бар иде. Ул Казан сәнәгать училищесында укыган. Соңыннан миңа химия-технология институның карт укытучылары белән очрашырга туры килде, алар белемгә омтылучан Сережа Костриковны исләренә төшереп сөйләп утырдылар. Ул бик хәрәкәтчән, аралашучан булган, ләкин берәү дә аны булачак революция трибуны итеп күз алдына китермәгән. Ә инде гомумевропа мәшһүре — җырчы Ф. Шаляпинга багышланган мемориаль тактага килсәк, ундүртенче йортка ул куелды, ләкин мәгълүм сәбәпләр аркасында, соңрак куелды. Без исе, Куйбышев урамы балалары, ул ак таш җәелгән ишегалдындагы флигельдә бөек рус җырчысы Федор Шаляпин туган икәнен болай да белә идек.

Консерватория дө безнең якларның күренекле бинасы иде. Ул чакта консерватория хәзер Педагогика университетының музыка факультеты урнашкан бинаны биләде. Аның Ленин бакчасы ягындагы ишегалдында консерваториянең укытучылары яши иде, без аларның балалары белән дә дуслары белән дустанә мөнәсәбәттә идек. Бигрәк тә опера сыйныфларында бара торган дәресләр кызыксындыра иде безне, еш кына консерватория тәрәзәләре ачык була иде, менә шулай итеп без булачак җырчыларның көндәлек тормышлары белән таныша идек. Сугыш вакытында монда госпиталь булганын һәм аннан бөтенләй башка җырлар ишетелгәнен дә хәтерли идек без. Элек Воскресенская дип аталган Кремль урамында безне җәлеп итә торган тагын бер бина — Республикабызның баш китапханәсе. Бердән, китапханә булуы белән, икенчедән, бина үзенең гадәти булмавы белән шаккатыра иде. Ул мәгълүм архитектор К. А. Мюфке тарафыннан шулай уйланылган. Бу бинаны Ушков диген бер бай үзенең якын туганына туй бүлеге итмәкче булып салдырган, ләкин бинаны шәһәргә биргәннәр. Бина эчтән дә, тыштан да гаҗәп дәрәҗәдә матур бизәкләр белән бизелгән, анда - уку залы итеп ясалган грот та, баскыч буена кытай стилендә ясалган аждаһалар, каминнар да бар. Кыскасы, безне монда бөтен нәрсә шаккатыра инде. Бу китапханәгә мин укырга өйрәнгәч тә йөри башладым. Эш шунда ки, татар әдәбияты бүлегендә минем әбием Өммегөлсем Мансурованың туганнан туган каенсеңлесе Саҗидә Сатнева мөдир булып тора иде. Болар — заманында зур гаилә булып яшәгән Лотфулла Мансуров дигән ахун хәзрәт нәселе вәкилләре иде. Минем бабам Хәйреләнам Лотфулла хәзрәтнең баш баласы иде. Мансуровлар утары Актаныш районының Яңа Әлем авылында урнашып Лотфулла үзе — Минзәлә кантоны ахун хәзрәте Якуп улы иде. Революция, гражданнар сугышы, утызынчы еллар бу зур гаиләнең ир затларын аямаган. Исемнәре югарыда телгә алынган ике хатын-кыз татар мәдәниятенең күренекле вәкилләрен якыннан беләләр иде һәм белемнәре, истәлекләре белен татар галимнәренә булышалар иде. Саҗидә апаның ире көнчыгыш телләреннән тәрҗемәче иде, ул бик иртө дөньядан киткән булу сәбәпле, Саҗидә апа бөтен игътибарын укучыларына бирде.

Кремль урамындагы Пассаж бинасы да бик популяр иде, бу бина архитектор Г. Б. Руш тарафыннан салынган. Түбәсе пыяла белән ябылган эклектик статуялар белән бизәлгән андагы матур галерея бик ошый иде безгә. Без анда үзебезне Парижда кебек хис итә идек. Чөнки шәһәргә Александрова-Гейнс бүләк иткән Александров Пассажы нык аерылып тора иде. Анда зур кибетләр бар иде, ә иң кызыгы — “Пионер” дигән кинотеатр, анда бик шәп балалар фильмнары күрсәтәләр иде. Сүз уңаеннан әйтим әле, урта гасырлар заманын хәтерләтә торган Кекин йорты да архитектор Руш хезмәте. Болар барысы да унтугызынчы гасыр ахырларында төзелгән.

Китапханәдән кыйгачлатыбрак урнашкан янгын каланчасы да бала-чага өчен мавыгу урыны иде. КДУның физика корпусы салынган урын янгынга каршы машиналар куя торган гараж иде. Монда күбрәк малайлар җыела иде, әлбәттә. Казан университетының химия корпусы безнең күз алдында салынды. Өлкәннәребез тавышларын әкренәйтә төшеп кенә элек бу урында зур Воскресенский храмы булганын һәм аны революция елларында шартлатканнарын сөйли торганнар иде.

Казан үзәгендәге төрле-төрле зурлыктагы бакчалар турында да сөйләргә мөмкин булыр иде, әлбәттә. Бусы инде үзе аерым бер тема. Хәзер бала-чаганы бергә җыеп, туганлаштырып, бер коллектив итеп оештырып “пожарка” янына, Ленин бакчасына яисә “Эрмитаж”га әйди торган ишегаллары юк инде. Безнең үзебезнең ишегалдыбыз күпмилләтле иде, анда бала-чаганы буйсындырып тора торган өлкәннәр дә юк иде һәм моның шулай булуы әйбәт иде. Һәркем бер- берсеннөн тоздан алып акчага хәтле бурычка сорап тора ала иде; барысы да шактый кысан яши, әмма инде бәйрәмнәрдә, демонстрацияләрдә, паркларда барысы да рәхәтләнеп, туйганчы күңел ача иде. Ишегалдындагы һәркем бер-берсен исемләп белә, көнкүреше белен шактый якын, таныш иде. Гомумән, дип уйлыйм мин, тормыш авырлыгына карамастан, ул чакларда кешеләр бер-берсе белән аралашучанрак, бер-берсенә карата игелеклерәк иде, дип уйлыйм мин. Без барыбыз да киләчәкнең бәхетле булуына ышана идек. Мөгаен, шушы нәрсә безгә исән калырга булышкандыр да. Мондый кешеләр инде Казан үзәгендә юк, шәһәр читенә күчерелделәр һәм алар белән бергә, ул чорга хас мещанлыклы саф Казан шәһәр менталитеты юкка чыкты. Хәзер урамда очраган берәрсе сиңа фәлән йортның, фәлән бакчаның яки урамның тарихын сөйли алырмы?

Буыннан буынга күчеп, шушы гадәти булмаган урында яшәп калган кешеләр, аларның нәселләре бармы? Шәһәрнең шушындый да шау-шулы тормышында исән кала алганнармы? Әйе, шәһәр бит ул корылмалар, йортлар гына түгел, аның кешеләре — казанлылар да. Бу шәһәр гомер-гомергә теләсә кайсы милләт кешеләренә карата сабыр булган, әмма архитектурада да, көнкүрештә дә традицияләре тыгыз үрелеп барган татарлар белән руслар үзләренең кабатланмас тормыш стилен булдырган. Менә шулар инде безнең гадөти булмаган, әкияти гүзәл Казаныбызны — сөекле башкодабызны барлыкка китергән.

"Сөембикә" журналының архивыннан.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Башкода түгелдер инде,башкаладыр...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рэхмэт Сезгэ.Балачагымда булып кайттым,усмер чакларымны,яшьлегемне куз алдыннан уздырып,Казан урамнарын"эйлэнеп чыктым"....

      • аватар Без имени

        0

        0

        Зухра,язмада ялгышлык китсэдэ,ул эчтэлеккэ бернинди дэ зарар китермэгэн.....Сез молодец,куреп тэ алгансыз,язып та сагансыз!

        Хәзер укыйлар