Логотип
Тарих

​Казан-Хаҗи-Тархан арасы

Мин үзем газета-журналларда татар-төрки тарихына, археологиягә караган материалларны, халкы­бызның дастаннарын, борынгы шигырьләрен бик яратып, кат-кат укыйм. Бу юлы да журналны кулга алуга Хатыйп Миңнегуловның «Казан — шагыйрьләр шәһәре» исемле язмасына һәм шунда бирелгән шигырьләргә күз салдым. XVI йөзнең беренче яртысында язылган «Казанны мактау» шигыренең авторы — Шәрифи дип куелган. 

Аны Әстерханда Шәрифи Хаҗи-Тархани, дип йөртәләр. Узган гасырның сиксәненче елларында бездә Шәрифи Хаҗи-Тархани турында сүз әйтерлек юрталы татарлар, нугай татарлары бар иде әле. Ул ил картлары белән мин Әстерхан медицина институтында — клиник ординатурада, аннан хәзерге эш урыным —  2 нче өлкә клиник хастаханәдә эшләгәндә очраша идем. Өлкән яшьтәгеләргә, бигрәк тә авыл халкына минем төрки телдә сөйләшүем ошый, шуннан сүз ялганып ки­теп, ул ил картлары җирле тарихка кереп китә иделәр (Казан ягыннан татарча укып килгән кеше булганыма күрә, алар, олы башларын кече итеп, сөйләшеп утырырга дип, кабинетыма да килгәләделәр). Шәрифи Хажи-Тархани турында ул елларда берничә кешедән ишеткәнемне журналга да язып җибәрәм:
— Ата-анасы сәедләр нәселеннән, Хажи-Тарханнан, атасының исеме — Мансур. Казанга күчеп киткәч тә, туган яклары, нәсел-ырулары белән гомерләренең соңгы көннәренә кадәр элемтәдә булалар. Гомумән, Казан ханлыгы белән Хаҗи-Тархан — Әстерхан, Нугай ханлыклары арасында төрле яктан нык элемтә урнашкан була. Шәрифи Хажи-Тархани Казанда Хан мәчетен (Сафа­гәрәйнеке булса кирәк) салдырып, анда имам булган, ханның якын кешесе — киңәшчесе булып, Казан белән Хаҗи-Тархан — Әстерхан арасында илче булып йөргән. Казан тәхетендә хәлләр авырлаш­кач, бу яклардан чыккан ханнарның, сәедләрнең Әстерханга кайтып егылулары билгеле. Тарих битләренә Кол Шәриф дип кереп калган олуг зат туган ягын олылап, гомер буе күңел түрендә йөрткәнгә, Шәрифи Хаҗи-Тархани исемен ала.
Кызганыч, боларны сөйләгән ил картларының хәзер берсе дә дөньяда юк инде.
 
Әстерхандагы Кара мәчет


Шәрифи Хажи-Тархани — Кол-Шәрифнең Әстерхан якларыннан икәнен ишеткәч (1985 еллар, Казанда ул вакытларда милли хисләр, җимертелгән Хан мәчетләре турында кычкырып сөйләү юк иде әле), Казанда, Сөембикә манарасы янында тирән уйга чумып, борынгы кызыл таш   кисәкләрен җыя идем. Милли җәмгыятьләр төзелгәч, нугай җәмгыяте рәисе Равил Утемөхәммәт улы Джуманов мине, Казанга китәр алдыннан, өенә чакырып, чәй өстәле артында:  «Татарстандагы борынгы морзалар зиратына, Яуширмәдәге ханнар күленә, Биләр якларына, Хуҗалар тавына, башка изге урыннарга сәлам биреп үт», — дип бүләк итеп бирелгән әйбер-әманәте белән ике битне сыйпап озатып калды, ә кайткач, әманәтенең үтәлүен сораштырды. 

Әманәтнең олысы һәм кечесе була. Олысына: үлгән кешенең зиратын карап кайту яисә күптән югалган туган-тумачаның язмышын ачыклап кайту кебек хәлләр керә. Элек азамат ирләргә әманәт-бүләк итеп каракүл бүрек, аксөяк нәселлеләргә кылыч, калкан, затлы чапан, читек кебек әйберләр, дин әһелләренә затлы табигый ташлардан ясалган дисбеләр, Коръән, хатын-кызларга көмеш акчалар, асылташлардан ясалган бизәнү әйберләре һ. б. нәрсәләр бирелгән. Ђмма әманәткә беркайчан да җанлы товар — сыер, куй, дөя ише зат бирелми.
 
Әстерхан. Татар мәчете.

Күп очракта, хатын-кыз өчен  башъяулык, әманәт зур булган очракта күлмәклек, башка әйбер дә булырга мөмкин. Башъяулык белән, бу очракта Равил кахамның шарты белән Казан Кремлендә, Сөембикә манарасында, Колшәриф мәчетендә булырга тиешсең. Борынгы зиратлар, Хан күлләре, Биләр, Хуҗалар тавы тирәсеннән узганда, күңелеңнән сәлам биреп узасың. Шунда гына әманәт үтәлгән булып санала. Шуннан яулыкны кире Әстерханга алып кайтып, әманәт хуҗа­сына киләсең. Ир-егетләр әйләнеп кайткан бүләк-әманәтне башта кулына кысып тота, аннан үбеп, маңгаена тидерә. Моның төрле формасын күргәнем бар: хатын-кызлар башкачарак эшли, әмма яулыкны биргән як­тан беркем дә башына тартмый (Әстер­ханда башъяулыкны башка бәйлибез диясе урынга — яулыкны тартабыз, диләр). Әйләнеп кайткан бүләк-әманәтне туган-тумача, нәсел-ыру, яше-карты, ире-хатыны — бөтенесе бергә җыелып бәйрәм кебек итеп каршылаганнарын да ишеткәнем бар минем. Башъяулык белән әйләнеп кайткан кешене зурлап каршы алалар, табынга утырталар, тиз генә чыгарып та җибәрмиләр. Ул кеше үзе дә тиз генә әйләнеп чыгып китми, яулыкны вакытлыча кайбер очракта түр башына, башка кадерле җиргә элеп куеп та торалар. Соңыннан, сәфәрдән кайткан бүләк-әманәтне (бу очракта башъяулык)  үтәгән кешегә кайтарылып, кадерләп тотыла, моңа кушып башка зуррак бүләк яисә көмеш тәңкәләр, акча бирелергә мөмкин. Дини бәйрәмнәрдә, гаилә бәйрәмнәрендә яулыкны олылар башларына тартып чыгалар, аның тарихын сөйләп, нәселдән-нәселгә тапшыралар. Әманәт-бүләк икенче тапкыр беркемгә дә бүләк ителми, башка нәселгә дә керергә тиеш түгел. Зур әманәт йөкләгән һәм аны үтәп чыгучы як тормышта бер-берсен кадерләп, сыйлап, туганнар, кодалар кебек якын булып яшәгәннәр. 

Тик соңгы елларда бу йолалар яшьләр тарафыннан нык онытылып бара. Шунысына сөенәм: бу йола безнең гаиләдә гадәткә кереп китте. Ирем — Али Рафик улы (Әстерхан татары), улыбыз Мансур белән Казанга кайткан саен Кремльгә Әстерхан морзаларыннан сәлам тапшырырга киләбез, кайбер  ва-кыт Алтын Урданың  Хан  мәчетләре, Бөек Ак мәчет, Яшел мәчет, Сарай-әл Мәхрүсә, Сарай-Бату нигезеннән җыйган чүлмәк ватыкларын, ташларны үз ишләре янына куеп китәбез. Кол Шәриф мәчете салына башлагач, хәлебездән килгәнчә өлешебезне керттек. Соңгысын улыбыз Мансур бик теләп башкара, чөнки ул кечкенәдән Әстерханда коммунист­лар вакытында да эшләгән мәчетләрне, Потеевларның (бу фамилиянең дөрес язылышы Патиев булырга тиеш) нәселдән күчеп килүче мирас булып сакланган дини китапларын, мәчет рәсемнәрен күреп үсте. Бүгенге көндә минем сандыгымда Әстерханда яшәгән чорда җыелган әманәт-бүләк башъяулыклар, күлмәклек тукымалар бар. Аларга мин борынгы хан заманнарын бүгенге белән һәм шулай ук Хаҗи-Тархан — Әстерхан, нугай ханнарын Казан ханлыгы белән бәйләүче бер милли ядкарь итеп, кадерләп саклыйм. 
 
Фарсы мәчете. Әстерхан.

Казан ханнарының Әстерхан, нугай ханнары белән дустанә мөнәсәбәтләре борынгы заманнардан бу яктагы халык авыз иҗатына — кушавазларга кереп, кайберләре безнең көннәргә килеп җиткән. Хәтер көненә туры китереп, борынгы нугай җырыннан өзек китерәм:
Без Казанга барганда 
Боз яумасын — кар яусын,
Без Казанга баргач та 
Кар яумасын — кан яусын.


Кызганыч, бу шигырьнең бары бер куплеты гына истә калган. Аксакаллар шигырьне болай дип аңлатып бирделәр:
— Казан — безнең кодаларымыз, бабаларымыз хан заманнарыннан Казан белән кызлар бирешеп, уллар өйләндерешеп, дуслар булып — авыр чакта аркадаш, ут күршеләр булып гомер сөргәннәр. Ка­занга дошман яу белән килгәндә, юрталы татарлар, нугайлар атка атланып ярдәмгә ашыкканнар. Көзен, юллар начар вакытта барганга, бабаларыбыз табигатьнең үзләре өчен мәрхәмәтле булуы: без барганда боз яумаса иде, кар астында ничек булса да юлыбызны дәвам итәрбез, ә инде Ка­занга җитеп, ике як кушылгач, дошман өстенә кар түгел — кан яудырырбыз, дип ашкынганнар. Кызганыч, Әстерхан морзаларының чирүе (сугышчылары) соңга калган… Казан суе­лып… алынган… Чирү Хан мәчете хәрабәләре, Сөембикә манарасы тирәсендә тын гына басып тора да әкрен генә кире борыла…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар