Логотип
Тарих

Без тарихта эзлебез

Бу язма безгә Ташкент каласыннан килгән иде. Аны туган як тарихын өйрәнү, татар зыялылары белән озак еллар аралашып яшәгән милләтпәрвәр – Рафаэль Хәсән улы ЗАРИПОВ-КИЛЬМЕТОВ җибәргән. Ул безгә юллаган фотосурәтләрдә узган гасыр зыялылары. «Сөембикә»не укучылар арасында, бәлки, бу шәхесләрне танучы, белүче кешеләр бардыр, әгәр фикерләре белән уртаклашучылар булса, шат булыр идек, дигән теләк тә белдерә автор.

Ә Хәлимә Терегулова һәм «Татар кызы портреты. Ярәшелгән кәләш» картинасына бәйле, тулырак мәгълүмат белән «Сөембикә»нең май ае санында таныша аласыз.  

Булатовлар-Терегуловлар гаиләсе тарихы

Мин яшь чагымнан ук борынгы рәсем-сурәтләр җыярга яраттым. Бигрәк тә тарихка кагылышлы рәсемнәр яисә танылган татарларның революциягә кадәр үк төшкән фотосурәтләре очраса, үземне бәхетле хис итә идем. Югары идеаллар хакына яшәп, халыкка хезмәт итү хыялы белән янган фидакарьләр тормышы, тарихы белән танышу өчен менә дигән сәбәп бит бу!

1904 елда Уфада төшерелгән шундый бер рәсемдә  булачак мөфти, имам-хатыйб кынамы, ә бәлки талантлы журналист, язучы да булган Риза Фәхретдинне мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе, профессор Ибраһим морза Терегулов һәм сәүдәгәр, меценат Габдрахман Әхмәровлар белән бергә күрәбез. Алар дуслар, фикердәшләр булган. Ул сурәтнең күчермәсен миңа Хәлимә Булатова-Терегулованың улы Гали Булатов бүләк иткән иде.  

Әлбәттә, мин бүтән дәвер кешесе, андый олы шәхесләр белән очраша алмадым. Ә менә аларның дәвамы – оныклары –  Ризатдин хәзрәтнең кызы Әсма ханым һәм аның балалары Арслан, Диләрә, улы Габделәхәт Фәхретдиновның кызы Эльмира, Үзбәкстанның һәм Татарстанның халык рәсамы Чыңгыз Габдрахман улы Әхмәровлар белән танышу, күрешүләр, шактый якыннан аралашу насыйп булды.

Шундый очрашуларның берсе хакында «Сөембикә» укучыларына да җиткерәсем килә. Хәлимә Ибраһим кызы Терегулова-Булатова хакында бу истәлек. Хәлимә апага 2015 елда 110 ел тула. Ул 1905 елның 26 апрелендә Казанда Ибраһим Вәлиулла улы һәм Бибигайшә Мөхәммәтгали кызы Терегуловлар гаиләсендә туган. Ә танышуыбыз болай булды: 1992 елда мин Татарстан башкаласына борынгы фотосурәтләр алып барган идем. Максатым – аларның фотокүчермәләрен Г. Ибраһимов исемендәге тарих, тел һәм әдәбият институты фондына тапшыру иде. Рәсемнәрне профессор Марсель Әхмәтҗановка күрсәттем. Галим фотосурәтләр арасында Мәхмүд мирза Терегулов рәсемен күреп алды да, мине аларның Казандагы туганнары – Ибраһим Терегуловның кызы Хәлимә ханым белән очраштырырга, таныштырырга вәгъдә бирде.

Хәлимә ханым безне ачык йөз, такта чәй, тәмле бәлешләр белән каршы алды. Күпмедер вакытта соң Марсель аганы кайсыдыр  редакциягә телефоннан чакырып алдылар, ә без хуҗабикә белән тарих төпкелләренә төшә-төшә әле бик озак сөйләшеп утырдык.

Үсмер Хәлимә, әти-әнисе киңәше белән, бик иртә сәнгать дөньясына аяк баса. Сигез яшендә аны Гуммертның музыка мәктәбенә укырга бирәләр. Уку елларында – дүрт ел эчендә ул фортепианода йөгерек уйнарга өйрәнә. Ә аннан соң Оренбургтагы музыка мәктәбендә укуын дәвам итә. Биредә аның педагогы танылган музыкант Федотовлар кызы, мәшһүр виолончелист Мстислав Ростроповичның әнисе – пианистка Софья Николаевна була. Тәҗрибәле музыкантлардан осталыкка өйрәнгән Хәлимә укуын тәмамлагач, музыка мәктәбендә укыта башлый. Бертуган Фәйзуллиннар аның укучылары була. Берсе – Җәүдәт Фәйзи тора-бара атаклы композитор булып таныла.

Хәлимә ханым укуын Мәскәү конверваториясендә дәвам итә. Ә Мәскәүдән кайткач, озак еллар Казан консерваториясендә укыта. Татар хатын-кызлары арасыннан беренче музыка белгече СССР композиторлар берлеге әгъзасы була.

Сүз ара сүз чыгып ул миннән: «Ташкенттагы сәнгать музеенда «Татар кызы портрет»ына игътибар иткәнегез булмадымы?» – дип сорап куйды. Әлбәттә, минем ул картинаны күргәнем бар иде! Бер генә дә түгел, озак-озак карап торганымны сөйләдем. Бу әсәрнең авторы Павел Петрович Беньков (1879-1949), Үзбәкстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Үз иҗатында көнчыгыш халыкларының үзенчәлеген, бигрәк тә татарлар тормышын чагылдырырга яраткан. «Йөк ташучы татар», «Галимҗан Ибраһимов» кебек әсәрләре шуның ачык мисалы. 1926 елда татар театры «Зәңгәр шәл»не сәхнәгә куйганда аны бизәүче рәссам итеп чакырып алалар.   

Павел Беньков «Ярәшелгән кәләш»ен язганда, минем әңгәмәдәшем аңа татар кызының образын тудырыруда ярдәм иткән – рәссамга өлге булган икән. Терегуловлар гаиләсенең дусты Павел Петрович  Хәлимәнең рәсемен  әнисе белән бергә ясамакчы булган, әмма Гайшә ханым авырып китә. Рәссам күптән язарга хыялланган картинасына Хәлимә туташның позировать итүен – күчергеч булуын үтенә. Картинасын ул дүрт ел – 1924-1928 елларда яза. Хәлимә ханымга карап мин каршымда «Ярәшелгән кәләш» әсәренең «оригиналы» – морза кызы Терегулова утыра икән бит дип уйлап куйдым. «Әгәр Ташкент рәссамнарының берәрсе шул картинаның күчермәсен ясап җибәрә алса, мин бик шат булыр идем...» дигән теләген дә белдергән иде ул. Әмма, ни аяныч, бу хакта сүз кузгатып карасам да, үтенечне тормышка ашырырлык рәссам табылмады. Бу картина СССР заманында почта открыткаларында зур тираж белән дөньяга таралганын да әйтсәк... Аларда ул – Хәлимә апа, узган гасыр «кәләш»е бит.

Гомеренең соңгы елларында Хәлимә ханым улы – рәссам Гали Булатов белән яшәде. Гали Казан архитектура институтында укыган, картиналар да яза торган булган. Хәлимә ханым апалары – Әминә (1887-1995) – табиб, профессор Абдебакир Терегулов хатыны булган;

Мәдинә (1892-1984) – Троицк, Касыйм һәм Казан калаларында укыткан;

Рабига (1895) – Н. И. Лобачевский исемендәге китапханәдә китапханәче;

Фатыйма (1903) – биолог, Бөгелмәдә эшләгән. Гали апасыннан хат алуын, 98 яшендә дә аның һәр иртәне физзарядка белән башлавын сөйләде.

Хәлимә ханымның әтисе морза Ибраһим Вәлиулла улы Терегуловның татар мәдәниятенә гаять зур өлеш кертүен дә әйтик. Ул 1852 елда Уфада туган. Гимназия тәмамлагач, Казан ветеринария институтына кереп укый. Укытучы сәләте аңа табигатьтән бирелгән булгандыр, студент елларында ук аны Шиһабетдин Мәрҗани үзе эшли торган мәдрәсәгә рус теле һәм әдәбияты, биология укытырга чакыра. 1875 елда институтны тәмамлагач, Ибраһим әфәнде Казандагы татар укытучылар мәктәбендә укыта. Анда милләтебез горурлыгы булып саналырлык шәхесләр: Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Зәки Вәлиди, Мирсәед Солтангалиев, Хөсәен Ямашевлар укый. Шунда белем алган легендар генерал Якуб Чанышев истәлекләренә караганда Ибраһим Терегулов Шәрык клубының аксакаллар шурасы әгъзасы була. Шәкертләрнең дөньяга карашын киңәйтү максаты белән әдипләр, шагыйрьләр, җырчылар һәм артистлар белән очрашулар оештыра. Берсендә хәтта Габдулла Тукай да килеп монда чыгыш ясаган, диләр.

Ибраһим Терегулов тырышлыгы белән татар укытучылар мәктәбендә табигать белемен укытуга зур игътибар бирелә. Медицинага, гигиенага, авыл хуҗалыгына кагылышлы дәреслекләрне, фәнни-популяр кулланмаларны тәрҗемә итү белән генә чикләнми, күбесен үз тәҗрибәсенә таянып иҗат та итә ул. Укымышлы, тирән белемле, зирәк мөгаллимнең юмарт, ярдәмчел, кешелекле булуын, ятим, ярлы балаларга бушлай уку мөмкинлеге тудыруын дә әйтеп китик. Ә җәмәгате Гайшә ханым иренә теләктәш, таяныч була, һәр эштә аңа ярдәм итә. Шул заманда ачылган «Яңа клуб» һәм «Шәрык» клубы театр эшлеклеләренә иҗади сәләтләрен үстерү мөмкинлеге ача. Ә «Яңа клуб»нең тәүге артистлары – Терегуловлар гаиләсе, дуслары, туганнары...

Ибраһим морза Казанда Аитовлар хатын-кызлар гимназиясен, Оренбургта, Каргалыдагы Сәетовлар бистәсендә, Орскида татар мәктәпләре ачуда да актив катнашкан шәхес.

Аның мәгариф өлкәсенә керткән өлешен бер-ике сүз белән билгеләп үтү мөмкин түгел. Йөздән артык китап тәрҗемә итүен әйтү дә җитә. 1920 елда аны Сәмарканд педагогия институтының биология кафедрасы профессоры итеп билгелиләр. Шунда – Сәмарканд каласында 1921 елда ул вафат була.

*
1-нче рәсемдә Мәдинә Ибраһим кызы Терегулова укучылары арасында. Сулдан, басканнар: Исмәгыйлева Нәгыймә, Гафурова С., Тулпанова Газзә, ..., Яушева Газзә, Мөхсинова Әсма, Шәрипова Газзә, ..., Мәҗитова Миңсылу, Хөсәенова Каюма. Уңнан, утырганнар: Мөхәмәдъярова Рабига, Хөсәенова Минҗан, Тулпанова Гарифә, Мәдинә Терегулова – мөгаллимә, Нигмәтуллина Әнвәр, Андреева Шәрифҗамал, Гафурова Т.  Алдагы рәттә, утырганнар, уңнан: Биктимерова Мәгъмүрә, Сәйфуллина Мәрьям, Рахманкулова Фәрзәнә. Троицк Рус-татар хатын-кызлар училищесы. 1914 ел.

2-нче рәсем – 1912 елда «Яңа клуб»та спектакльдән соң:  уңнан сулга, утырганнар: Габитова Зәйнәп, Габитова Рабига, Саинова Зәйнәп, Богданова Гайшә; сулдан, басканнар: Саинова Фатыйма, Саинова Зөһрә, Терегулова Әминә, Коләхмәтова Суфия, Терегулова Гайшә, Терегулова Мәдинә. Труппа составында хатын-кызлар гына. Тамашачылар да хатын-кызлар. Бу бинада хәзер К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры.        

3. Мәрьям һәм Гайшә Саиновалар.

4.  Хәлимә ханымның бабасы Гали Мәхмүдов, Гөлчирә Мәхмүдова-Саинова һәм Гайшә Терегулова-Мәхмүдова.

5. Гайшә Мөхәммәтгали кызы Терегулова-Мәхмүдова – Хәлимә ханымның әнисе. 1868-1940. Казан.

7. Хәлимә Булатова-Терегулова.

8. «Кәләш» – Павел Беньков картинасы. 

9. Хәлимә ханымның улы Гали Булатов.

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рахмат сезгя! *-9. Хәлимә ханымның улы Гали Булатов.???

    Хәзер укыйлар