Логотип
Тарих

Бер таныклык тарихы

Нәкъ бер ел элек, февраль урталары иде. Иске татар бистәсенең «Совет старожилов» дип йөртелгән җәмәгать оешмасы әгъзасы Регина ханым белән телефоннан сөйләшәбез. Тавышын­нан сизеп торам — ниндидер сөенече белән уртаклашасы килә.

— Рәисә, әйдә, очрашыйк әле. Мин сиңа бер таныклык күрсәтәм. Аны миңа әле яңа гына «Казан» милли-мәдәни үзәгендә тапшырдылар. Анда минем нәселдән мирас булып килгән морзалык хокукына ия булуым турында язылган.

Телефоннан сүзне әлләни озакка сузмыйча, барысы турында да өйләрендә утырып сөйләшергә сүз куештык. 

Регинаны инде байтактан беләм ши­келле. Нәкъ мин укыган елларда ул Казан дәүләт университетының физика-математика факультетын тәмамлап, озак еллар авиация приборлары төзү конструкторлык бюросында өлкән инженер булып эшләде. Соңгы елларда, Иске татар бистәсендә туып-үскән кешеләр белән очрашулар вакытында аның нәсел-нәсәбе турында да ишеткәләгәнем булды. Октябрь инкыйлабына кадәр Казандагы иң бай кешеләрнең берсе булган, Печән базары (хәзерге Париж Коммунасы) урамындагы 19 нчы йортта өч катлы зур кибет тоткан сәүдәгәр Габдуллаҗан Үтәгә­новның оныгы ул. (Талантлы рәссам, мәрхүм Айдар Үтәгәнов, телевидениедә эшләгән күренекле режиссер Идмас Үтәгә­нов та алар нәселеннән дип беләм.) Шуңа, Регина ханымның морзалык шаһәдәтнамәсен үз күзләрем белән күреп кайтыйм әле, бәлки бабасыннан калган кайбер истәлекле әйберләрен дә күрермен, дим эчемнән генә. Ләкин, ни кызганыч, өйләренә барсам, аның кулында моннан күп еллар элек кулланылган, вак-төяк әйберләр салып куя торган иске калай шкатулкадан һәм кыршылып беткән бер акча янчыгыннан башка берни дә сак­ланмаган булып чыкты. Фатирын күргәч тә, дөресен әйтим, күңелем сүрелеп китте. Байлар нәселеннән булган кешеләр яшидер монда дип уйламассың. Шулай да… тынычландырам үземне, морза, сәүдәгәрләр оныгының «хәтер янчыгы» тулы булырга тиеш, мине бит нәкъ менә шунысы кызыксындыра. Һәм… без кара-каршы утырып, альбом битләрендәге фотоларга, Реги­наның архивлардан үзе күчереп алган язмаларына карый-карый, әнә шул истәлек­ләрне сүтәргә керештек.
— Минем дәү әтине бөтенләй күргәнем булмады. Әнидән ишетеп калганнарны гына әйтәм. «Озын буйлы, төз гәүдәле, бик матур кеше иде ул», — дип сөйли иде әни аның турында. үзе ул Казанда бик хөрмәтле кеше булып саналган, «Бертуган Үтәгәновлар сәүдә йорты» дигән фирма белән җитәкчелек иткән.

…Бу нәселне ил теленә күтәргән үзгәрешләр 1875 елда сәүдәгә керешеп,  XX йөз башында Казанның иң бай сәүдәгәрләренең берсенә әверелгән Фәхретдин Үтәгәновтан башлана. 1906 елда вафат булганнан соң, аның эшен өч улы — Габдуллаҗан, Габдрахман һәм Сәләхетдин дәвам иттерә. Атадан калган малны бүлеп азап­ланмыйлар алар. Тәҗрибәләре җитәрлек — җиң сызганып эшкә тотыналар. Фирма белән Регинаның дәү әтисе — Габдуллаҗан җитәкчелек итә. Сәүдә эшен уңышлы алып баручы Үтәгәновларны Казанда гына түгел, Мәскәүдә һәм Петербургта да, Уфа һәм Пермь губерналарында да, Фир­ганә өлкәсендә һәм Урта Азиянең башка шәһәрләрендә дә беләләр.

Әңгәмәдәшем миңа әнә шул вакытлардан сакланып калган реклама проспектын күрсәтә. Анда Үтәгәновлар сәүдә йортында сатылган товарлар санап үтелгән һәм реклама мондый юллар белән тәмамлана: «Бөтенесе дә сатып алучыга карата ихтирам һәм игътибар белән сатыла. Товарлар очсыз, чөнки чит илдән аларны үзебез алып кайтабыз». Карагыз әле, дип уйлап куям мин шул сүзләрне укыгач, туксанынчы еллар башларында, безнең илдә «үзгәртеп корулар чоры» башлангач, без радио һәм телевидение тапшыруларына беренче тапкыр рекламалар керүен күреп, гаҗәпкә калган идек. Баксаң, реклама дигәннәре инде узган гасыр башында ук булган икән ич. Тик Совет иле чорында, кибет киштәләре бөтенләй бушап калгач кына беткән икән теге яки бу товарны сатып алучыга мактый-мактый тәкъдим итүләр.
— Әни ул заманнарны матур бер төш күргән кебек кенә искә ала иде. «Без инде әз булса да матур  тормышны күреп калдык, ә сезгә ул беркайчан да эләкмәячәк», — дип балачагы, йорт-җирләре турында сөйли иде, — дип куя әңгәмәдәшем.

Әйе, Үтәгәновлар  гаиләләре белән барысы бергә — элек Поперечная Тукаевская дип йөртелгән, хәзерге Фатих Кәрим урамындагы 12 нче йортта яшәгәннәр. Ике катлы бик матур агач йорт була ул. (Соңыннан ул илле еллап Идел буе районының стоматология сырхауханәсе булып хезмәт итте.) Йорт эчендә һәрвакыт бер-берсенә карата ихтирам, өлкәннәрне хөрмәтләү, кечеләргә игътибарлы караш яшәп килә. Йорт эшләрен киленнәр алып бара. Кыз балаларны кечкенәдән тегү, чигү, бәйләү, йорт эшләренә өйрәтәләр. Малайлар агач эшкәртергә, тимер-томыр белән эш итә белергә өйрәнәләр. Махсус столярлык, слесарьлык станоклары, эш кораллары була. Балаларга белем бирү, пианинода уйнарга өйрәтү турында да кайгырталар. Рус телен дә белеп үссеннәр өчен Наташа исемле студентка кызны чакырталар. Шул заманнарда ук әле йорт эчендә электр уты яна, телефон чылтырый. Идәннән түшәмгә кадәр булган зур көзге (теш табибларында дәваланганда минем дә күргәнем бар иде әле ул көзгене), тәрәзәләрдән идәндәге паркетларга төшкән кояш нурлары залга ямь биреп тора.

Ләкин сәүдәгәр Үтәгәновларның матур төш булып истә калырлык, беркемне таламыйча, урлашмыйча, фәкать үз көчләре, үз тырышлыклары белән генә булдырган шушы әкияти тормышлары 1917 елгы инкыйлабтан соң, бер дә бер көнне, кинәт кенә мәхшәргә, тәмуг газапларына әйләнә дә куя. Фаҗига артыннан фаҗига көтеп тора бу нәселне. «Халык дошманнарына», байларга, буржуйларга, шул исәптән Үтәгәновларга каршы да кис­кен көрәш башлана. Минем күз алдымнан кино кадрлары кебек бер-бер артлы Үтәгәновлар кичкән «сират күпере» генә түгел, ә бөтен ил күләмендә булган канлы, давыллы еллар уза. 1918 елдан башлап, Казанга аклар бәреп кергән саен, кызылармиячеләр килеп тынгысызлый. Власть башындагыларга бернинди каршылык күрсәтмәсә дә, яңа гына төзелеп беткән өч катлы универмагын бөтен байлыгы белән хөкүмәткә тапшырса да, Габ­дуллаҗан Үтәгәновның кулына богау салалар, тагын һәм тагын да күбрәк байлык тапшырсын өчен тотык итеп алалар. Шундый хәлләр булып яткан көннәрнең берсендә, ирен яклап азап­ланганда, чекистларның кинәт каты итеп этеп җибәрүләреннән  хаты­­ны  Ра­биганың башына зыян килә. 38 яшендә ул якты дөньядан мәңгегә китеп бара. Габдул­лаҗан кулында алты бала кала. Кечкенәсенә әле бер яшь тә тулмаган була. Тиздән анысы һәм тагын ике бала ачлыктан тилмереп  үлә. Ә әтилә­ре — яхшы сәүдәгәр буларак бөтен Россия күләмендә танылган, хәйрия эшләре белән тирә-якта дан тоткан, Коръән кушканча, байлыкларыннан фәкыйрьләргә дә өлеш чыгарып, Печән базары мәчетенә һәм мәхәлләсенә даими рәвештә ярдәм итеп торган Габдуллаҗан Үтәгәнов — гаиләсен туйдыру өчен урам себерергә чыга, Пләтән мунчасында эшли, каравыл тора. Кая барса да, эшеннән куалар. Гарьләнә, кимсенә, шулай да түзә ир кеше, чөнки Апанаевлар кебек Бело­морканал төзелешенә дә, Себергә дә җибәрмәгәннәр ич әле. Әмма 1933 елда, «Кызыл сәүдәгәрләр» эше кабат баш калкыткач, 47 сәүдәгәр белән бергә Габдуллаҗанны да кулга алалар. Тик бу юлы инде, 1928 елга кадәр НЭПка ышанып сәүдәгәрлек эшен яңадан торгызганы өчен түгел, ә «Бөтенсоюз социаль-фашистлар партиясе» оештыруда гаепләп. «Инкый­лабка кадәр немец сәүдәгәрләре белән элемтәдә торган» дигән гаеп ташлана аңа.

Регина ханым миңа бер фото күрсәтә. Анда сәүдәгәрләрнең халыкара очрашуына барган Г. Үтәгәнов рус, поляк, немец кешеләре белән дусларча мөгамәләдә чәй эчеп утыралар. Шулай булгач, немец кешесе белән очрашмаган дип әйтеп кара инде. Әмма тагын нинди «рәхимлекләре» килгәндер — шәһәрдән чыгып китмәү шарты белән яңадан җибәреп торалар Габдуллаҗан­ны. Шулай да сизә ул: ГУЛАГның канлы газапларыннан котылырмын димә — 1937 ел бара бит инде — өеннән чыгып кача да Мәрҗани мәчете белән янәшә генә бер йортның подвалында яшеренеп ята.
— Миннән тугыз яшькә олырак Луиза апам сөйли иде. Әниемнең апасы Әминә апам улы Нияз белән, кача-поса гына булса да, дәү әтигә ашарга илтеп йөри торган булалар. Ләкин ул барыбер ачлыктан үлә. Күмгән чакта өстендә киемнәре дә булмый хәтта.
— Ә башка туганнарының язмышы ничек булды икән? — дип кызыксынам мин.
— Габдрахман абый гаиләсен калдырып Урта Азия якларына чыгып кача. Әмма ире урынына хатынын кулга алалар, газаплыйлар. Сәләхетдин абый авырып үлә. Дәү әтинең сеңлесе Фатыйма апа ире белән Үзбәкстан якларына китеп котылалар.

«Халык дошманы» тамгасы тагылган кешеләрнең балаларына да көн күрсәтмиләр. Бертуган Үтәгәновлар­ның балалары берсеннән-берсе акыллы, башлы булсалар да, «сәүдәгәр балалары» кләймәсе аларга югары белем алырга мөмкинлек бирми. Регина ханымның әнисе Суфия апа җир төзелеше техникумын уңышлы тәмамласа да, аңа диплом бирелми. Соңыннан ул эзәрлекләүләрдән котылу өчен кияүгә чыгып, фамилиясен Кадыйровага алыштыра. 
— Минем әти кадровый хәрби хезмәткәр булган — сугышка кадәр аны Украинага җибәргәннәр. 1941 елның сентябрендә ул Киев шәһәре өчен барган сугышта чолганышта кала һәм шунда һәлак була. Әнием исә дүрт бала белән (төпчеге әле нибары биш айлык кына була) Энгельс шәһәренә эвакуацияләнгән Кировоград очучылар мәктәбе курсантлары белән бергә, соңгы товар поездына утырып, егерме көн буена коточкыч газаплар чигә-чигә, Урал яклары аша урый-урый, Казанга кайтып егыла. Шуннан соң без Дегтярная урамында яшәдек. (Хәзер ул урында Казанның меңъеллыгы исемендәге парк ясап куйдылар.) Ачлык, ялангачлык — берсе дә читләтеп үтмәде безне. Әле ярый  шунысына  сөе­нәм — әнием үзенең әтисеннән беркайчан да баш тартмады — безгә аны «халык дошманы» дип яманлап сөйләмәде. «И, балалар, башларын бетерделәр инде аларның», — дип кенә куя иде көрсенеп. Ә без — совет чорында туган балалар (мин дәү әтием үлгән 1937 елда туганмын), ни беләбез дә, ни аңлыйбыз — Павлик Морозов үрнәгендә, пионер, комсомол сафларында үтә кызыл булып тәрбияләнеп үскән кешеләр бит, тирәнрәк уйлый белмәгәнбез, олыгая төшкәч кенә күзем ачылды минем. Бервакыт ничектер кулыма Роберт Батулланың бер мәкаләсе килеп эләкте. Шуны укыганнан соң уянып киткәндәй булдым, уйлана башладым, архивларда казынырга керештем. Һәм, ни­һаять, 1989 елда мин дәү әтиемнең 1930—1950 еллардагы репрессия корбаны булганлыгы һәм аклануы турында белешмә кәгазе алуга ирештем, — ди Регина ханым күз яшьләрен сөртеп.

Хәер, Батулла мәкаләсе генә түгел, үткәннәр һәм бүгенге тормышыбыз турында тирәнрәк уйлана башлавының тагын бер җитди сәбәбе дә булган икән әле аның. 1984 елда гаилә, Дегтярная урамындагы йорт сүтеләсен белгәч, Казанның үзәгендә яшәп калу максаты белән, фатирларын Жуковский урамындагы бер агач йортка алыштырып өлгерәләр. Кечкенә генә бакчалары, сарайлары да була. Бик яраталар үз йортларын. әмма монда да, нәкъ 1928 елда Үтәгәновлар йорты белән булган хәл шикелле, язмыш җилләре артларыннан куа килә. Нәкъ шушы урында төзелеш башланасын әйтеп, ике-өч гаиләдән торган йорт хуҗаларына яңа фатирга күчеп китәргә боерык бирелә.

«Әгәр без ул фатирга күчәргә теләмәсәк?» — дип карышып карыйлар беркатлы Латыйповлар. «Ә сездән моны сорап торучы да юк», — дип кенә җавап бирәләр аларга. Икенче көнне үк йорт каршына бульдозер килеп баса, төзелеш эшләре башлана. Нишлисең, күчәргә туры килә. Зорге урамындагы башка гаиләдән бушаган (әйбәт фатирны кеше ташлап китә димени инде), кечкенә-кечкенә ике бүлмәле, тап-тар коридорлы «яңа» фатирга алар әнә шулай килеп эләгәләр.
— Җитмеш яшемә җитеп, өр-яңа фатирда бер тапкыр да яшәп караганым юк әле минем. Язмыш шулай язгандыр инде: дәү әтиләргә дә бит үз йортларын 24 сәгать эчендә бушатырга кушкан булганнар, безнең белән дә нәкъ шулай булып чыкты, — дип куя Регина ханым хәзер үз хәлләрен сәүдәгәр үтәгәновларныкы белән чагыштырып.

Регина Шәфыйк кызы Латыйпова хә­зер инде күптән пенсиядә. Аның урынында икенче берәү булса, телевизор карап, ирен тәрбияләп, тыныч кына өендә генә утыра бирер иде, ә ул андыйлардан түгел. Иске татар бистәсендәге истәлекле, тарихи биналарның бөтенләй юкка чыга баруына борчылып, соң булса да бистәбезнең милли йөзен саклап калу турында кайгыртып йөри, туган-тумачалары белән күрешеп, Үтә­гәновлар нәселе тарихын өйрәнә. «Морзалык шаһәдәтнамәсе» дә аңа әнә шул өйрәнү, эзләнүләре нәтиҗәсендә, тиешле документ­лар белән расланып бирелгән. Ләкин хатирәләр сак­лап калган якын туганнары да, теге канлы еллар кире әйләнеп кайтса дип куркып, әле бүгенге көндә дә барысын да ачыктан-ачык сөйләргә куркалар.

Тагын бер зур хыялы бар Регина ханымның. Париж Коммунасы урамындагы, хәзерге көндә үзбәкләр хуҗа булган мөселман кафесы бинасы диварына — «Үтәгәновлар сәүдә йорты» булган бинага мемориаль такта куйдыру һәм, олыгайган көннәрендә булса да, кайчандыр үзенең дәү әтисе, әнисе яшәгән Кабан күле буйларындагы матур бер йортта яшәү турында хыяллана ул. Әмма бусы тормышка ашырмы?..

фото 1
Балачак фотосы. Сулда: Суфия, Мәрьям Сәйдәшева (чәй сәүдәгәре кызы) һәм Әминә.

фото 2
Габдуллаҗан Үтәгәнов кызлары: әминә (сулда), Суфия.

фото 3
Габдуллаҗан Үтәгәнов төрле милләт сәүдәгәрләре белән халыкара очрашу вакытында.

фото 4
Сәүдәгәр Сабитов гаиләсе — Рабига Үтәгәнованың сеңлесе Хәдичә ире һәм кызы белән.


«Сөембикә», № 2, 2008.

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    В В00годах жила в обл гор ,посещала обл архив,занималась реабилитацией реприссиров родственников и односельчан Бабушку с малолетними детьми выкинули на улицу из соб дома Дом стоял до 70х годов,служил зданием с. совета. Бабушка ютилась по чужим углам,растила детей. Один из ее сыновей сгинул на стр . Волго-Дона,3ое сынов призвали на фронт !1сын погиб,2е вернулись с наградами. Встарости баб не получала пенсию..Какие ужасные времена пережили наши бабушки,дедушки! и родителям жилось нелегко! Дай аллах вам помощь доделать, что вы задумали, чтоб сохранить память дедов!

    Хәзер укыйлар