Логотип
Тарих

Алманлы морза ханым Мәдинә

Аның күңелендәге ачы сагышны, якты моңнарны, үкенү-үртәлүне, сагынуны, табышларны бу язмага мин берничек тә сыйдырып бетерә алмам. Шулай да… Таныш булыгыз: Мәдинә ханым Мәмлиева, данлыклы аксөякләр нәселенең бер баласы, татар морзасы Измаил Мәмлиев кызы.
Башкалардан күпкә үзгә, гаҗәеп шәхес! Талантлы инженер һәм тәрҗемәче. Хәер, аның талантлары санап бетергесез. Китаплар, әкиятләр яза, минералогияне биш бармагы кебек белә, тарих һәм геральдика өлкәсендәге белемнәре дә гаҗәеп тирән. Берничә ел элек Мәдинә ханым коточкыч авыру кичерә. Яшәү белән үлем арасында тартышып ятып күзен ачканнан соң үзендә пара­психолог сәләте барлыгын да тоя. Шулай да иң элек — аз гына тарих.

«Татар дворяннары тарихы» китабында (авторы Сәет морза Еникеев) Мәмлиевләр нәселе турында менә нинди юллар бар: «Бик борынгы бу татар нәселенең тамырлары Дәште-Кыпчак далаларына ук китеп адаша. Елъязмаларда исә Мәмлиевләр исеме XVII гасырның беренче чирекләрендә телгә алына.

Боярлар китабында… Мәмлиевләр «кнәзләр» дип язылган. (…) Бу нәселнең морза титулын йөртүче мөселман тармагы Уфа губернасында да очрый».

Мәдинә ханым үзе: «Без — Уфа татарлары, — дип  сөй­ли. — әтием Бәләбәйдә туган, ә аның әнисе — Хәнифә әбием — Чанышев морза-кенәзләр нәселеннән. әбинең абыйсы патша генералы булган, Петербургның үзендә яшәгән…»

Мәдинә ханымның әтисе күп балалы гаиләдә үскән. Ир туганнар бишәү — Әмир, Измаил, Госман, Исхак, Али. Һәм алар янында ике кыз — Суфия белән Камилә.

Язмыш Мәмлиевләрне дөнья буйлап сипкән. Фатыйма дигән бер кыз туганнары Төркиянең соңгы солтаны Абдул Хәмид II гә кияүгә чыга. Тик 1918 елда вакытсыз гүр иясе була. Бу югалту белән килешәсе килмәгән, кайгыга чумган ире аның өчен зиннәтле төрбә төзетә. Хатыны үлгәннән соң салдырган балалар сырхауханәсенә дә Фатыйма исемен бирә.

Шулай, язмышына ни язылганын берәү дә алдан белми. 1922 елда Петроград каласында дөньяга килгән Мәдинә исемле кыз да, тормыш юлында үзен нинди киртәләр, нинди сикәлтәләр көткәнен кайдан белсен дә, ничек сизенсен ди?!



Революциядән соң алар гаиләсенә үзенең дворяннар токымыннан икәнлеген «онытырга» туры килә. Югыйсә, Мәдинәнең әнисе — немец кызы да Петербургта бик билгеле нәсел баласы була. Әтисе — патша генералы, топография буенча күренекле, зур белгеч. Хәлбуки, ул чорда тамырларыңда аккан мондый кан өчен башсыз калдырырга да күп сорамаганнар.

Егерменче еллар ахырында Динәнең (кызга өйләрендә шулай дип кенә эндәшкәннәр) әнисе, кайбер сәбәпләр аркасында, ире — кенәз Мәмлиев белән аерылыша һәм чыгышы белән крестьян булган пролетариат вәкиленә кияүгә чыга. Кызны әтисе үзенә ала, ә уллары — Динәнең энекәше Шамил әнисе белән кала. (Шамилне соңрак бабасы — әнисенең әтисе хөрмәтенә Владимир, аннан Вальдемар дип атап йөртә башлыйлар.)

Динәнең әтисе көне-төне эштән, юлдан кайтып керми. Һәм әниледән — әнисез, әтиледән — әтисез калган кыз коточкыч озын-озак ике елга балалар йортына эләгә… Бу кичергән авырлыклар вакыт белән үтсә дә, күңелеңдә  юшкыны гомерлеккә кала. Мәдинә ханым үзенең «җанымдагын сөйлим» дигән китабында әнә шул еллар турында үзәкләргә үтәрлек итеп яза: яңа гаиләдәге тормышы, үсмер чагы, әтисе белән булган бик сирәк очрашулар, илдәге вакыйгалар, сугыш башлану… Берничә ел элек әлеге китап кибетләрдәге барлык китап киштәләрен яулап алды, бестселлерга әйләнде, берничә тапкыр яңадан нәшер ителде.

1943 елда язмыш барысын да тагын үзенчә хәл итә: Мәдинәнең әнисен оккупацияләнгән Харьков шәһәреннән (алар инде сугышка кадәр үк шунда яшиләр) гаиләсе белән бергә ерак Германиягә озаталар. Аның немец кызы булуын алдарак әйткән идек бит инде. Яңа хакимият вәкилләре: «Фольксдойч тарихи Ватанында яшәргә тиеш», — диләр, синең теләү-теләмәвеңдә аларның эше юк. Мәдинә исә үзен кечкенәдән үк татар кызы дип саный. Ул чакта, шәхесне тәгаенләү барышындагы сорауларга җавап биргәндә, «мин — татар» дип әйтеп, нинди ыгы-зыгы тудыруын әлегәчә  көлеп искә ала ул. Аны күрергә бөтен идарә җыела. «Татар», ди бит, ә алар соң кыска аяклы, мөгезле түгелмени?!

Истәлекләр китабының язылу тарихы турында Мәдинә ханым менә ниләр сөйли: «Күңелемдә саклап йөрткән бу хатирәләрне мин алтмышынчы еллар башында ук кәгазьгә төшердем. үткән тормышым турында ни генә сөйләсәм дә, аны балаларымның аңламавы этәрде китапка тотынырга. Мин күбрәк төннәрен утырдым. үзем язам, үземнең күземнән бертуктамый яшь ага. өч ел гомерем шулай узды. Аны китап итеп бастырып чыгару уемда да юк иде. Язганнарым турында фәкать Сан-Францискода яшәүче абыем Ибраһим Мәмлиев кенә белде. Аның исә Калифорниядә үз радиопрограммасы, рус Өч телендә чыгучы матбугатта элемтәләре дә бар иде. Соңрак әтиемнең кече энесе Али абый мине үзенең дусты — Дәүләтшин дигән татар егете (Тамурбәк Дәүләтшин — Советлар Союзы буенча Көнбатышта атаклы белгеч, татарча-немецча сүзлек авторы — В. В.) белән таныштырды. Мин шул кешегә үземнең кулъязмаларымны җибәрдем, ул исә танышып чыкканнан соң: «Боларны, һичшиксез, бастырырга кирәк», — дип, кат-кат үгетләде… Шактый гомерләр узгач кына дөнья күрде әле ул китап. Мин бу вакыт инде асылташлар турындагы әкиятләр авторы буларак билгеле идем».

Мемуарлары һәм асылташлар турындагы әкиятләреннән тыш, Мәдинә ханымның парапсихология белән бәйле шактый кызык хезмәтләре һәм тагын… татарлар хакында әкиятләре дә бар әле. «Ә алары — татар әкиятләре кайдан, ничек туды?» — дигән сорауга ул: «Сәбәбе бик гади. Монда, Европада татарларны бик аз беләләр бит», — дип җавап бирә. Татарлар турында язу, Көнбатыш укучысын татар дигән милләт белән таныштыруның үз бурычы икәнен гомеренең көзенә таба якынлашкач аңлый Мәдинә ханым. Борынгы татар язмалары әкиятләргә нигез итеп алына, көнбатыш укучысына яраклаштырыла һәм… «минем фантазиям, хыялым үз юлын тапты — татар рухында сигез әкият язып ташлавымны сизми дә калдым. Бу әкиятләр мәрхүм әтиемә соңарып ирештергән бер бүләгем дә минем». Әтисе турында сөйләгәндә, Мәдинә ханымның йөзләре яктыра, күзләре балкый, тавышына кадәр үзгәрә.

— Казахстанда әтиемнең кул астында эшләгән берәү: «Ул вафат булган»  дигән хәбәр җиткергән иде миңа. Шуннан соң бик күп гомерләр узгач, очраклы рәвештә генә мин… әтине таптым. Шатлыгымның иге-чиге булмады. Баксаң, ул исән-сау, Донецк өлкәсендә яшәп ята, икенче тапкыр өйләнгән икән. Без ирем белән шунда ук әтине үзебезгә китертергә чакыру әзерли башладык…

Ел саен әти исеменә рәсми чакыру җибәреп тордык, әмма безгә килергә совет органнары аңа рөхсәт бирмәде. Бары биш елдан соң гына — әтигә инде ул вакыт сиксән бер яшь иде — аның янына бер милиционер килә һәм: «Җыен, югыйсә, тиздән визаң бетә дә инде», — ди. әти ашыгып базарга китә һәм без җибәргән костюмнарның берсен сатып, шул акчага билет ала. Мин инде аңа күптән: «Иң кыска юлдан — Киев—Вена—Мюнхен аша килер­сең», — дип өйрәтеп куйган идем. Әмма аны поезддан төшереп калдыралар һәм Мәскәүгә, әңгәмә үтәргә барырга кушалар. Мәскәүдәге иптәшләр исә әтигә: «Билетны нигә люкс-вагонга алмадың? Совет инженеры Көнбатышка гади турист кебек кенә бара алмый», — диләр. Анда баргач, оятка калмас өчен, кашык-чәнечкене тота белүен раслап күрсәтүен дә сорыйлар. Әти, әлбәттә, күрсәтә, ул моны үзенә «аңлату эше» алып баручылардан да яхшырак эшли.

Поезд әтине көтеп тормый бит инде, ул күптән киткән, билет акчасын да кире кайтарам дип торучы юк. Нишләсен, әти тагын базарга китә. Көнбатыштан килгән бүләк костюмның соңгысын сатып, яңа билет ала. Бу юлы инде теге оешма вәкилләре кушканча — беренче класслы вагонга.

Юлда ул дүрт көн була. Безнең шәһәргә иртә белән килеп төшә. Кызганыч, «каршылагыз» дип, телефоннан да шылтыратып хәбәр итә алмый, үзе генә автобуска да утырып килә алмый. Чөнки кесәсендә акчасы булмый — чикне чыкканда соңгы тиененә кадәр кырып-себереп алып калалар. Безнең өйне эзләп тапканчы берничә чакрым җәяү атларга туры килә аңа.

Кич ирем белән эштән кайтып киләбез шулай, ә өебез янында — күзләремә күренәме соң?! — әти басып тора! Мин аны кочаклап алдым. Һич җибәрәсем килми, кат-кат, кысып-кысып кочаклыйм. Ә ул шул вакыт колагыма пышылдый: «Динә, сезнең яндагы әнә теге кечкенә кибеттә азык-төлек Мәскәү кибетләренә караганда да күбрәк!» — ди. Безне иң шаккатырганы, хәтта тетрәндергәне менә ни булды — үзенең кыршылып, тузып беткән кечкенә чемоданына салып, әти берничә пешкән йомырка, кортлаган ун-унбиш алма һәм каралып, катып беткән кабартмалар алып килгән. Без ач тормасын дип! «Сезгә артык кашык буласым килми», — дип тагын. Менә ул совет пропагандасының җимешләре…

Киткәндә әтигә бик күп бүләкләр, күчтәнәчләр тутырдык. Көчкә-көчкә күтәреп озаттык. Чик аша чыкканда да, шөкер, бернәрсәсенә кагылмаганнар. Вокзалга үзен каршыларга килгән хатынын күрүгә әти: «Инде тынычлап үлсәм дә була. Балаларымның һәммә нәрсәләре дә җитеш икән», — дигән.

…Тормыш, язмыш борылышлары кайчакларда шулкадәр кискен була ки, аларны үзе уйлап чыгарырга берәүнең дә башы җитмәс иде. Күрдегез бит: татарның затлы бер нәселенең баласы бүген Германиядә яшәп ята. Алай гынамы, танылган немец язучыларының берсе булып. Мәдинә ханым нәселдән нәселгә мирас булып күчкән морзалык хокукына, нәсел гербына ия икәнлеге турында татар морзаларының Уфадагы җыеныннан шаһәдәтнамә дә алды.

Саубуллашканда мин аны кочаклап алдым да менә нәрсә хакында уйладым: татар кызының Европа байлыгына әйләнгән әдәби мирасы Россия укучысына да, татар халкына да билгеле түгел. Йә, дөресме инде бу? Бүгенге заманның Рәмиевләре, кайда соң сез? Мәдинә ханым Мәм­лиева дигән гаҗәеп дөньяны безгә кайсыгыз ачар? Берлин.

P. S. Мәдинә Мәмлиеваның «җанымдагын сөйлим» дигән мемуарлар китабы рус теленә тәрҗемә ителгән, ул үзенең нәширен көтә.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар