Логотип
Журнал тарихы

Кызыл чәчәкләр

Г. Гафурова — 1926 елның октябрендә «Азат хатын» журналында эшли башлап, 1931—1937 елларда журналның җаваплы редакторы булган Гөлчирә Гафурова ул. Бу язмабыз аңа булган сокланулы-әрнүле тирән хөрмәтебезне җиткерә алса иде.

Г. Гафурова — 1926 елның октябрендә «Азат хатын» журналында эшли башлап, 1931—1937 елларда журналның җаваплы редакторы булган Гөлчирә Гафурова ул. Бу язмабыз аңа булган сокланулы-әрнүле тирән хөрмәтебезне җиткерә алса иде.


Сибгат дөньяга алданрак килгән булу сәбәпле, бу кыйссада сүзне аннан башлыйк.
Cаратов губернасы Хвалын өязенең Шамалак авылы крестьяны Садыйк Гафуров, ярлылыктан чыгу юлын эзләп, өй тулы малайларының әзрәк аякка баскан берен читкә — мал табарга чыгарып җибәрә. Икенче улы Сиб-гатулла өйдән чыгып киткәндә нибары ундүрт яшендә була. Читкә китүче авылдашларына ия­реп, Сибгат Бакуга юл тота.

Аны әнисе, иңенә көянтә-чиләген аскан килеш, кырдагы ерак чишмәгә хәтле озата бара. Үсмер малай, елап калган әнисенә әйләнеп карый-карый, өлкән юлдашлары артыннан ашыга.

Менә шушы мәлдә Казан губернасы­ның хәзерге Апаc районы Борнаш авылының Заһир атлы ярлы крестьян гаиләсендә Гөлчирә исемле булачак бер дөнья гүзәле туып ята.

Бакуга барып озак кына эшкә урнаша алмый тилмереп йөргәннән соң, Сибгат, ниһаять, Романи дигән җирдә нефть промыселына урнаша. Монда ул больше­вик эшчеләр белән аралаша башлый. Бөтен Россиядәге кебек, Баку якларында да эшчеләр хәрәкәтенең көчәйгән чоры була. Сибгат Гафуров 1904 еллардан ук сәяси хәрәкәтләргә, маевкаларга катнаша, прокламацияләр тарата. Эш ташлау вакытында ул подпольедагы Шаумян, Джапаридзе, Спандарян кебек зур соци­ал-демократлар белән таныша. Унҗиде яшьлек Гафуров 1905 елда инде большевиклар партиясе әгъзасы була. Бу чорларда яшүсмер Гөлчирә Казанда, Аитова гимназиясендә укып йөри әле.

Төрмәләрдә утырып, ачлыклар игълан итү Сибгатнең сәламәтлеген какшата. Бераз хәл алырга дип, ул туган авылына кайта. Ләкин каты бәгырьле әтисе, кеше алдында рисвай иттең дип, аны каһәрли.

Сибгат, Сембер губернасындагы Старое Тимошкино авылына китеп, Акчуриннар фабрикасына эшкә урнаша. Шушыннан ул солдатка алына.

1921 елда Сибгатне Казанга социаль-тәэминат халык ко­миссары итеп кайтаралар. 1922—1923 елларда, партия Үзәк Комитеты чакыруы буенча ул Мәскәүгә, Коминтернга күчә. Коминтернның башкарма комитетында Георгий Димитров белән бергә эшли. 



1924 елның башында аны яңадан Казанга кайтаралар. 1937 елга кадәр партиянең өлкә контроль комиссиясендә, өлкә комитетының партия тарихы бүлегендә эшли.

Гафуров татар коммунистларыннан халыкара эшчеләр хәрәкәте аренасына чыккан бердәнбер кеше. Сибгатулла Гафуров тормышының бөтен мәгънәсе — партиягә, илгә, Ста­линга тугрылыклы хезмәт итү. Аның тәэсирендә Гөлчирә дә тугрылыклы пар­тия әгъзасы була. Гаиләдә һәрвакыт пар­тия культы, Сталин культы хөкем сөрә.

Гөлчирә «Азат хатын» журналы редак­циясенә эшкә килгәндә анда инде Һади Такташ эшли торган була. Такташ кызны журналистика серләренә төшендерә, материал табарга, аны журнал битләренә чыгарырлык хәлгә китерергә өйрәтә. Нәзакәтле, нәфис, ипле, тәрбия­ле Гөлчирәгә Такташның гашыйк булуы Һич кенә дә гаҗәп түгел, һәм ул ша­гыйрьнең эчкерсез чын мәхәббәте була. Ләкин Гөлчирә шагыйрьгә шундый ук чын мәхәббәт хисләре белән җавап кайтара алмый.

Нәкъ шул чорларда алда без таныш­кан, зур революцион көрәш юлы үткән, әйткәнебезчә, патша заманында ук Сталинның үзе белән таныш булган Сибгат Гафуровны Казанга чакырып кайтаралар. Менә шушы Сибгат Гафуров Гөлчирәнең күңелен яулап ала. Һәм алар, бер-берсен бик тә яратып, өйләнешәләр.

 — Әти-әнинең мещанлык гадәтләре — алтын-көмеш, келәм-палас ише нәрсәләр җыю гадәте юк иде, — дип сөйли аларның кызы Гүзәл ханым. —  Бөтен эшләп тапканнары мәдәни чараларга китә. Без дүрт бүлмәле хөкүмәт фатирында торабыз. Өебездә кухарка бар, безгә дәресләр каратучы няня бар. Безгә  музыка укыталар, немец теле өйрәтәләр. Ул чакларда дошманыңның телен белү тиеш, дигән фикер яши иде.

Сибгатулла Гафуров, гомере буе җаваплы эшләрдә эшләвенә карамастан, гаҗәп дәрәҗәдә гаилә җанлы кеше була. Гөлчирәсен яратырга, балаларының һавага чыгуын, дәрес карауларын, укуларын кайгыртырга — һәммәсенә вакыт та­ба. Гадәттә, мәк-тәпкә кыз балаларның әтиләре йөрмәүчән бит, ә Гафуров ата-аналар җыелышларына да үзе йөри, ата-аналар комитетында да бик рәхәтләнеп эшли.

Менә шушылай матур итеп гомер ки­череп яткан чакта, 1937 елның якты май аенда, төнлә, өсте ябулы кара машинага утыртып, Сибгат Гафуровны алып китәләр. Ул «контрреволюцион троцкист — милли террористик оешма» эше буен­ча гаепләнгән утыз дүрт кешенең күпче­леге белән бергә атып үтерелә. Әлбәттә, Гөлчирә бу хакта берни белми, аңа хәбәр итү кирәк дип саналмый.

Төгәл бер елдан соң, 1938 елның ма­енда Гөлчирәне дә кулга алалар. Төнлә ишек шакыганга Гөлчирә сискәнеп китә. Олы кызы Роза: «Әни, чыкма, ачма, ачма!» — дип ялвара. Ләкин әнисе ишекне ачарга юнәлә, аңа бер ир кеше белән бер хатын-кыз ияреп керә. Әнисе ашык-пошык җыена, ниндидер фотолар ала...
—  Иртәгә иртән сезне Габдрахман абый килеп алыр, — дип кисәтә ул балаларын.

Артыннан карап калырга дип, кызы Роза ияреп чыга. Бик караңгы булу сәбәпле, ул берни күрә алмый. Әнисе әйләнеп караган булса кирәк, тыныч кына:
— Бар, кер, кызым, туңасың, — дип кенә әйтә.
— Шулай итеп әниебез, төшеп кенә югалган кебек, караңгылыкка китеп югалды... Сигез елга. Безне, ике сабыен, ялгызыбызны, бер кешесез, ятимлеккә, үксезлеккә калдырып югалды...

«Ватанны сатучы» хатыны буларак, «иренең контрреволюцион эшчәнлеген» яшергәне, иренең хатыны булганы өчен (!) алып китәләр Гөлчирәне...

Иртәгесен теге «кара козгын» тагын килде. Безгә җыенырга куштылар, — дип, хикәяләвен дәвам ит­терде Гүзәл ханым. — НКВДның спец-приемнигына алып китүләре икән. Монда балаларга туган-тумачалары белән күре­шергә, һавага чыгарга ярамый. Монда балалар, төрмәдәге кебек, сак астында. Карасак, анда барысы да таныш балалар, хөкүмәт йорты ишегалдында бергә уйнап үскән дусларыбыз...

Балаларны поездга төяп Одесса якларына алып китмәкчеләр икән. Шәһәрнең үзенә түгел, читкә, далага. Шунда барак­лар салып. Димәк, туганнардан, якын­нардан аерып кына түгел, туган шәһәрдән, туган яктан, туган илдән дә аерып... Әтисез-әнисез газаплы тормыш менә шулай башлана.

Гөлчирә гаиләсенең фаҗигасен ишетеп, аның сеңлесе Асия ире Рәхим һәм бөтен гаиләсе белән бергә, яшәп яткан җирләре Донбасстан Арчага кайтып төшә.

Асия апалары бу ике баланы — Роза белән Гүзәлне — Одесса далаларыннан эзләп тапканчы әле бер еллап вакыт үтә. Ач, ялангач, корчаңгыга, беткә баткан балаларны, ниһаять, эзләп табып, үз гаи­ләсенә алып кайта. Үзләренең ике бала­сы белән бергә, аермаенча, аларны тәрбия итәләр.

Терлек ташый торган вагонга төяп чыгарып җибәргәндә Гөлчирә үзе генә булмый, билгеле. Вагондагылар барысы да аның кебек «халык дошманнары»ның хатыннары. Аларны Темников лагерена, аннан Ка­релиягә, Сегежга, сал агызу эшенә җибәрәләр. Иртәдән төнгә кадәр су эчендә. Төш җиткәч, ашарга дип, бер кисәк ипи бирәләр. Ләкин аны түшеңә яшермәсәң, ашар вакыт җиткәнче ул теш үтмәслек булып шыкраеп ката.

Сугыш  башлангач,  аларны  ашыгыч рәвештә Караганда өлкәсенә эвакуациялиләр. Боларга бит суд та булмый, бернинди тикшерү-фәлән дә юк?! Партия Үзәк Комитеты карары белән «ватанга хыянәт итүчеләр»нең гаилә әгъзаларын тартып алу, юк итү дигән сүз бу! 
(ЧСИР дигән кыскартылган сүз уйлап чыгаралар — «члены семьи изменников родины».) Шушының аркасында Гөлчирә ирен, балаларын, аларның барысының да иреген, азатлыгын һәм бар мал-мөлкәтен югалта.

Туган илгә әйләнеп кайткач та тынгы­лык күрми, аны яңа сынаулар көтә: Казанда яшәргә ярамый, гәрчә ике баласы шунда, вузда укыса да! Алар тагын аерым яшәргә тиеш. Казанда эшкә дә урнашыр­га ярамый — гражданлык хокукларыннан мәхрүм. Иренең исән булуына өметләнеп яши. Ул көрәшче, ул бирешми! Гөлчирә НКВД халык комисссары Бериягә юллаган хатында болай дип яза: «...Мин партиягә һәм совет халкына тугрылыклы булуыма һәм иремнең үткәненә шик бел­дерерлек сәбәп тапмыйм. Миндә тубер­кулезның икенче стадиясе. Бары миңа көч бирүче өмет белән генә яшим. Без­нең илдә дөреслек табылачагына ыша­нам...»

Гөлчирә сигез елын ГУЛАГта, ун елын сөргендә уздыра. Кайтуы — кырыгынчы еллар ахырында. Әле бит реа­билитация юк!

Кайткач та Арчада фатир төшеп, сеңлесеннән Гүзәлен үз янына ала. Бала­лар бакчасына мөдир булып эшкә урна­ша. Ул да булмый, «халык дошманына урын бар, безгә — юк», дип, өстеннән ши­каять язалар. Тагын ни гомерләр эш таба алмыйча йөри.

Ниһаять, реабилитацияләнү көне җитә (1956 елның 24 октябре): аңа Казан­да фатир, персональ пенсия бирәләр. Иң бәхетле көне — партиягә кире кайтарыл­ган көне. Ул гүя яңадан туа!

1966 елда Гөлчирә Гафурова Татарстан Верховный Советы Президиумы Грамотасы белән бүләк­ләнә. Нинди авыр газаплар кичерсә дә, ул язмышка, кешеләргә ачулы булмый. «Минем партиягә үпкәм юк, бу — аерым ке-шеләр аркасында килеп чыккан хәл», — дип аңлата ул.

Көчле журналист булуы белән бергә, язып калдырырга өлгергән хикәяләре белән генә дә татар хатын-кыз язучылары арасында та­лант-
лы язучы булуын да дәлилли ул. 

1967 елның июнендә Гөлчирә Гафурова арабыз­дан мәңгегә китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар