Логотип
Журнал тарихы

9 нчы катта, күрше бүлмәләрдә...

Беркөнне үзебезнең оч балалары җиләккә чыгып киттек. Кем тизрәк банканы тутыра дип, ярыша-ярыша җыябыз. Каяндыр яңгыр җилләре исә башлады, кояш та болытлар арасына кереп качты. Көн дә моңсу, үзебез дә боек...

Әти белән әни укытучылар булгач, бик күп газета-журналларга язылалар. «Социалистик Татарстан», «Совет мәктәбе», «Учительская газета», «Иностранный язык в школе», «Физкультура и спорт», «Роман-газета», «Пионерская правда», «Ялкын», «Яшь ленинчы», «Весёлые картинки»лар... Ә Гөлсинәләргә менә «Азат хатын» килә! Шул журнал безнең өйдәге бөтен журналларны бәреп егадыр кебек тоела миңа. Тышлыгында һәрвакыт матур апалар елмаеп торыр. Журнал килгән көн аларда әллә нинди бәйрәмгә әйләнер. Мөхлисә апа сөенеченнән почтальон Рәмзия апаны чәйгә кыстап утыртыр. Журнал түгел, Казаннан бик затлы кунак кайтып төшкән диярсең! Менә-менә журнал-чемодан ачылыр да, ул бүләкләр белән сөендерә башлар: аш-су серләре, табиб киңәшләре, хикәяләр, яңа җырлар, көтеп алынган артистлар, мода, яңа күлмәк өлгеләре... Ни генә юк! И кызыгам, и көнләшәм! Кыз бала бит, хатын-кыз дөньясына тартылуым булгандыр инде үземчә. Берсендә түзмәдем: «Нигә безгә «Азат хатын» килми», – дип, өйдәгеләргә үпкәмне белдердем. «Синең үз журналың бар. «Азат хатын» – әниләр өчен», – дисәләр дә, тәки язылдылар бит! Яңа елдан безгә дә «Азат хатын» килә башлады! Башыннан ахырынача укып, баш редактор Асия Хәсәнова икәнен дә, анда эшләүче журналистларны да белеп торабыз... 

Әти белән әни бер җәйне Ленинградка киттеләр. Аулак өйдә сеңлем белән икәү дөнья көтәбез: көтү дә каршылыйбыз, кайтмый калган бәрәннәрне дә елый-елый юллыйбыз, тавык-казларны да карыйбыз, бәрәңге бакчасында чүп тә утыйбыз. Беркөнне үзебезнең оч балалары җиләккә чыгып киттек. Кем тизрәк банканы тутыра дип, ярыша-ярыша җыябыз. Каяндыр яңгыр җилләре исә башлады, кояш та болытлар арасына кереп качты. Көн дә моңсу, үзебез дә боек. Өйдә дә беркем көтми. Җитмәсә, яңгыры да куып тотты. Әниләрне сагынудан, үзебезне жәлләүдән күздән дә яшьләр тама. Үкереп елыйсым килә: сеңлемнән оят. Җиденче классны бетергән җиткән кыз елап торсын инде! Шәбәя барган яңгырдан чак качып, өйгә атылып керсәк... өстәлдә – өр-яңа «Азат хатын»! Тышлыгында – Әлфия апа Авзалова! Кызыл күлмәк, кызыл алкалар! Ул причёскасы тагын... Үзе елмайган! Мин, сөенечтән очып китәрдәй булып, журналны кочаклап сикергәлим. Әллә тизрәк укый башлыйсы, әллә кызларга күрсәтеп мактанасы?.. Яңгыр гына туктасын, хәзер чыгып чабам... Бу көн әнә шулай гомергә онытылмаслык булып күңелемә кереп калган икән: 1970 елның июне иде ул.

Менә шул тылсымлы дөнья, журналист булам дигән хыял мине үзенә тартты. Ә инде соңрак, үзем редакциядә эшли башлагач, «Азат хатын»нан исемнәрен генә укып белгән журналистлар, баш редакторлар белән якыннан аралаштым. 
Кызганыч, баш редактор Асия Хәсәнова белән күрешү насыйп булмады миңа. «Безнең Асия Фәридовна бик таләпчән иде. Бик затлы, эрудицияле чын интеллигент. Обкомнан җыелышлардан кайтуын аның туфли үкчәләре тавышыннан ук танып алабыз. Ул журналны дөнья мәйданына чыгарган көчле җитәкче. «Азат хатын»ның тиражы 400 меңгә җитте ул елларда», – дип искә төшерә хезмәттәшләре. Ә калган баш мөхәррирләр белән якыннан таныш булдым. Һәркайсы турында матур истәлекләр саклана күңелдә.

Венера апа
Безнең балачакта кызларның, малайларның яратып укый торган «Яшь ленинчы» газетасы бар иде. Ә аның баш редакторы – Венера апа Ихсанова. Юк, ул вакытта әле үзен күреп белмибез, газетада да редактор фотолары белән чыкмый. Соңгы битендә, иң аста «редактор Венера Ихсанова» дигән язудан гына аның кем икәнлеген чамалыйбыз. Гаҗәп, ул газетаны сеңлем белән мин генә түгел, әти белән әни дә кызыксынып укый. Ул почта көтүләр!.. Көтә-көтә көтек булып, инде почта янына әрҗәле машина туктаганын күреп, чыдый алмыйча шунда йөгерәбез. «Яшь ленинчы» килдеме?» – дип, почтадагыларның теңкәсен корытабыз. Менә ул яраткан газетабыз! Мәкаләләр, хатлар, рәсемнәр... Һәм иң ахырда – редактор Венера Ихсанова. Әйтерсең ерактагы шул апа безнең ни уйлаганны, нәрсә укырга теләгәнне Казаннан ук белеп тора! Тылсымчыдыр ул апа! Без ул чакта тимурчылар да, яшь эзтабарлар да, әллә нинди кызыклы эшләр уйлап табучылар да. Җыелма отрядлар оештыруыбыз турындагы беренче мәкаләм 6 нчы класста укыганда басылып чыкты. Газетада исем-фамилияң чыгу ул инде әллә нинди бер могҗиза сыман! Мине үз күреп язылган хатлар да килә башлады редакциядән. Венера Ихсанова кулы белән имзаланган «Яшь ленинчы» грамоталары хәзер дә сак-лана әле өйдә. Мәктәбебездәге үрнәк хәрби-патриотик тәрбия өчен редакциядән әтигә Мактау кәгазе җибәрделәр. Шуннан бирле Венера апа безнең бер туганыбыз, якын кешебез кебегрәк кабул ителде. Ул вакытта класс, отряд, дружина белән «Яшь ленинчы»га язылу була иде. Әнием класс җитәкчесе булган алтынчылар да әнә шулай рапорт биргән, һәм көннәрдән бер көнне газетаның Мактау кәгазе килеп төшмәсенме! Тагын шул – Венера апа Ихсанова кулы белән. Сеңлем газетадан «Яшь химиклар мәктәбе» биремнәрен көтеп ала, җаваплар язып җибәрә. Актив катнашканы өчен аңа да «Яшь ленинчы»ның Мактау кәгазе эләкте. Ә миңа «Яшь хәбәрче» таныклыгы белән бергә килде Мактау кәгазе! Мәктәп линейкасында директор абый зур вакыйга итеп тапшырды аны. «Венера Ихсанова үзе җибәргән!» – дигән сүзләрне дә әйткәч, үземне әлләкем итеп тойдым! Бу апаны бик тә күрәсем килә башлады. Бик матурдыр, бик ягымлыдыр, мөгаен. Җитмәсә, аның балалар язучысы, без китапларын егылып китеп укыган Ләбибә Ихсанованың бертуган сеңлесе икәнен дә белә идек инде. Мәктәптән соң Казанга килеп, университетка керер өчен юллама алырга дип «Яшь ленинчы»га киттем һәм шунда беренче тапкыр Венера апаны күрдем. Абау! Шундый да ягымлы елмаю! Миңа исемем белән дәшә! (Бөтен яшь хәбәрчеләрне дә шулай танып белә микән?) Үз итеп сөйләшә. Мәктәбебез турында сораша, имтиханнарда уңышлар тели...

Университетта укып йөргәндә мин «Ялкын»да эшли башладым. Ә Венера апа ул вакытта инде күршедә генә – «Азат хатын»ның баш редакторы иде. Көн саен исәнләшеп узабыз. «Азат хатын»нар алдында бер башка үсеп киткәндәй булам әле: аларның баш редакторы минем белән үз итеп сөйләшә бит! Елмаюлары, хәлләремне сорашулары, мактап куюлары – барысы да бик җылы, ихлас килеп чыга иде. Эре бизәкле, чәчәкле күлмәкләре аеруча килешә. Бергә эшләргә туры килмәсә дә, мин ерак та китмәдем: гел Венера апаның күз уңында булдым.

Мәдинә, Кояш, Диләра йолдызлыгы
 Менә бәхет! Әсәрләре, язмалары белән тәмам сихерләгән, БАМ, КамАЗлар төзүче, Себер магистральләрен сузучы татар кызлары янына ук барып чыккан Мәдинә Маликова, Кояш Тимбикова, Диләра Зөбәерова белән бер бинада, тугызынчы катта, күрше бүлмәләрдә утырабыз. Мәктәптә укыганда ук без, кызлар, шул Диләра Зөбәерова геройлары Назирә, Ленизаларны үз иттек бит инде! Мәктәп, укытучылар дөньясы белән якын иде аның әсәрләре. «Куш өянке ша-һит»ын кулдан-кулга йөртеп укыдык. Ә мин үземне Ленизага охшатып, аның кичерешләрен үзем-некенә куштым... 

...Диләра апа артык гади, артык беркатлы тоелды. Бер күрүдә үк. Зәңгәр күзле, сары чәчле, почык борынлы... Гел елмаеп тора. Миңа беренче күрүендә үк «матурым» дип эндәште. Юк, анысын да үзенчә, авызларын бөрештереп, сүзне көйләбрәк, «маотурем» дип әйтте ул. «Матурым, син кайлардан? Кем буласың?» – дип сорады. Мине тиң күреп сөйләште. Диләра апа кичә генә редакция коридорында очрар, иртәгә инде ерак юлга чыгып киткән булыр. Аның командировкалардан кайтуы үзе бер вакыйга! Шаккатып, сокланып, яратып, күреп кайтканнарын сөйли. Журналистика кысаларына сыеп бетә алмаганнары әдәби образлар булып повестьларына кереп китә... 

...Кояш апа – сылу! Фирүзә төсендәге костюм-чалбары, муенына бәйләгән ефәк косынкасы, артка җыеп куйган коңгырт чәчләре – барысы да бик килешле. Үзе шаян, үзе тәвәккәл. Кунак җыярга, бүләк өләшергә ярата, дип сөйлиләр аның турында. Кемгә – алкалар, кемгә – йөзек, кемгә – муенса... Бервакыт Кояш апаның Дубултыдагы иҗат йортына китәсен ишеттем дә, йомыш белән мөрәҗәгать иттем. Ригадагы коллегама – журналист Лиенага туган көненә чәкчәк җибәрәсем килгән иде. Киң күңелле Кояш апа һич авырыксынып тормады, күчтәнәчемне алып китте. Балтыйк илләреннән урап кайткач, шалтырата: «Кызый, әманәтеңне үтәдем. Сиңа посылка да алып кайттым, кереп ал!» – ди. Кояш апа алып кайткан гәрәбә муенсаны әле дә яратып тагам. Ә Кояш апа Лиена белән очрашуга роза чәчәкләре дә күтәреп барган икән. Әйтәм бит, башкаларны сөендерергә ярата торган Кояш бит ул!

...Мәдинә апаны мин мәктәптә укыганда ук «Азат хатын»дагы «Чаллы баскычлары» хикәясе аша яраткан идем. Аннары «Кар сулары»н укыдым, аннары «Юлдашлар»ны... Ул үзе бер легенда. Журналның җаваплы секретаре булып, таләпчән, кырыс күренеп йөрсә дә (күзлектән тагын да җитдирәк, укымышлырак күренә!), барыбер хатын-кыз җылылыгы, әниләр йомшаклыгы саркып килеп чыга аңардан. Үзенең белмәгәне юк. Парашюттан да сикергән, пединститутның шахмат чемпионы да булган, салкын көзләргәчә Казансуда йөзә дә икән. Татарның романнары белән таң калдырган беренче хатын-кыз язучысы! Төнгә каршы язарга утырып, башлаган әсәрен машинкада сигез-ун биткә арттырмаса, йоклый алмый торган Мәдинә Маликова. Аның белән артык якынаеп сөйләшкәнем юк иде. Декрет ялына китәргә җыенып йөргән көннәрем. Каршыма Мәдинә апа очрап, бүлмәсенә алып кереп китте дә, миңа, булачак яшь әнигә әллә никадәр киңәшләр бирде. Аннары «Сөйкемле Эльмирага бәхетле әни булуын телим», дип язып, табиб киңәшләре язылган китап та бүләк итте әле. Тамчы да кырыс түгел икән! 

...Ә Эльмира апа Әдиатуллина журналның техник редакторы иде ул елларда. Редакция белән типография арасында йөгереп кенә йөри. Бик ачык. Матур җырлый. Кайчак аның «Ашказар»ны моңлы итеп җырлаганын ишеткәлибез. «Бала, син минем якташым икән бит», – дип, мине шундук якын итте. Ул Башкортстанның Илеш рай-оныннан, ә минем туган авылым ике республика чигенә урнашкан. Байсардан Эльмира апаның Сәет-кулына 40 чакрым гынадыр. Һәм менә мондый бер истәлек сөйли. «Берчак Сәеткулга кайтырга чыктык. Юл ерак, төнгә калдык. Бик арыдык. Байсарда Сөн күпереннән чыгып, Чишмәбаш урамыннан узабыз. Кап-караңгы. Бердәнбер өйнең тәрәзәсендә ут яна. Машинадан төшеп, шул тәрәзәне шакыдым. Яшь хатын ишекне ачып, түргә уздырды. Исеме Әлфирә икән. Трак-торчы ире Фирдәвеснең эштән кайтуын көтә иде. Без – юлчыларга чәй куеп җибәрде. Ә өстәлдә – «Азат хатын» ята! Эчкә җылы йөгерде. «Бала, бездән курыкма. Мин менә шушы журналда эшләүче Эльмира апаң булам», – дип, «техник редактор Э. Әдиатуллина» дигән язуга төртеп күрсәтәм. Әлфирә йөгерә-йөгерә табын әзерли. Баздан әллә ничә төрле варенье алып менә, бал, сөт өсте, кызыл эремчек куя. Үзе пешергән ипине кисә... Көтмәгәндә әнә шулай кунак булдык!»

Эльмира апа мине күргән саен: «Бала, кайтсаң, Әлфирәгә сәлам әйт!» – ди торган иде. Бер җәйдә фотограф Рөстәм Мөхәммәтҗанов белән безнең авыл Сабан туеннан фоторепортаж әзерләргә кайттык. Сабан туенда Әлфирә апаны да күреп, сәламнәр тапшырдым. Икенче көнне Казанга китәр алдыннан зур өч пакет күтәреп Әлфирә апа килеп керде. Һәр пакетта мичтә үзе пешергән түгәрәк ипи, банкада яңа аерткан каймак. «Берсе сиңа, берсе Рөстәм абыйга, ә монысын Әлмира апага тапшырырсыз», – ди. Ә Эльмира апа белән бер тирәдә яшәгән Рөстәм көне-сәгате белән үк авыл күчтәнәчен адресатына кертеп тапшырган.

Роза апа

Эльмира Закирова. Роза Туфитуллова

Роза Туфитуллова белән редакциядә. 2003 ел, июль. Марат Мөхәммәтҗанов фотосы.

Венера Ихсанова «Азат хатын»га баш редактор булып китүгә, декрет ялында утырган шәкерте Роза Туфитуллованы аның урынына «Яшь ленинчы» редакторы итеп билгелиләр. Сөйкемле, яшь, чибәр Роза балалар дөньясында йөзә генә! Газетага әллә никадәр яңалык кертә, берсеннән-берсе кызыклы идеяләре ташып тора. 1986 елның җәй ахырында аны безгә – «Ялкын»га баш редактор итеп куйдылар. Беренче сөенче хәбәрен шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов җиткерде. Бу вакыйганы үзе хәл иткән кыяфәттә җил-җил атлап кереп, вәкарь генә: «Редакторыгыз Туфитуллова булачак!» – ди-гән җөмләсен ыргытып кына чыкты да, «Азат хатын», «Чаян» редакцияләре тарафына китеп югалды. Белепме-белмиме юраганы юш килде: без читтән генә сокланып йөргән Роза апа сигезенче каттан – «Яшь ленинчы»дан – тугызынчы катка менеп кенә утырды. Дөресрәге, Мәскәүдән, ВЛКСМ Үзәк Комитетыннан баш редактор итеп раслап кайтардылар аны. Тәвәккәл, тынгысыз, яңалыкка омтылучан, үтә нечкә тоемлы, зәвыклы... Әнә шундый сыйфатларга ия редакторыбызга карап, хатын-кыз журналист менә шундый булырга тиештер дигән кагыйдә бөреләнде күңелдә. Башка газета-журнал редакторлары да, аерым журналистлар да гел аңа киңәшкә керә, Роза апаның сүзе кайда да үтә! Еш кына үзен Мәскәүгә зур киңәшмәләргә чакыралар. Шул елларда аны комсомолның ХХ съездына, Яшьләрнең һәм студентларның Мәскәүдә узган Бөтендөнья фестиваленә делегат итеп озатабыз. Үзен «Вожатый» журналына да, Бөтенсоюз пионер оешмасының Үзәк Советы аппаратына да эшкә чакырып карадылар. Республикадагы балалар дөньясын, пионер, комсомол оешмалары эшен аннан башка күз алдына да китереп булмый иде бит. Шул хәбәрне ишеткәч нәүмизләнеп калганыбызны күреп: «Юк, кызлар, сезне ташлап беркая китмим», – ди торган иде. Бездән сорап тормадылар, ике елдан аны «Азат хатын»га баш редактор итеп билгеләп куйдылар. «Уйладым-уйладым да, минем тәҗрибәм бүген монда кирәгрәк дигән фикергә килеп, ризалык бирдем», – дип аңлатты ул безгә бу гамәлен. Хатын-кызлар дөньясы да колач җәеп көтә булып чыкты үзен. Ә бераздан журнал Роза апа тырышлыгы белән «Сөембикә» исеме белән тарала башлады. Төрле яклап уйлап, редколлегия әгъзалары, аксакал язучылар белән киңәшеп, исем үзгәртү өчен Мәскәүләргә барып, Президент фатихасын алып, әнә шундый зур эшне башкарып чыкты: халкыбыз каршында җаваплы имтихан тотты Роза апа.  

Фирая
Үзем белән иң күп аралашкан, күп тапкырлар бергә командировкаларга йөргән «Сөембикә» редакторы, әлбәттә, Фирая Бәдретдинова иде. Башта икебез дә пионерлар тормышы бүлегендә эшләдек әле. Ул – «Яшь ленинчы»да, мин – «Ялкын»да. Шунысы кызык: икебезне дә Роза апа Туфитуллова Мәскәүгә, ВЛКСМ Үзәк Комитеты каршындагы Югары комсомол мәктәбенә укырга җибәрде (туры килүен әйт: Фирая – Роза апа газетадан китеп өлгергәнче, мин исә берничә ай үтеп, Роза апа безгә килгәч...) Без аның шәкертләре идек. Хәзер дә ул көннәрне редакторыбызга рәхмәтләр укып искә алабыз.

Дагомыс. Эльмира Закирова, Фирая Бадрутдинова

Фирая Бәдретдинова белән Дагомыста, Бөтенроссия журналистлары фестивалендә. 2006 ел, сентябрь. Илдар Закиров фотосы.

Мәскәү. Юность урамы. ВКШ. Кунакханәне хәтерләткән тулай торак вахтасында үзем урнашасы бүлмәне белешкәндә: «Сезне инде эзләп керделәр», – дип, серле елмая ачкыч бирүче хатын. Ә бераздан спорт киемнәреннән генә Фирая кочаклап та ала үземне. (Ул күрше тулай торакта яши иде.) «Менә бәхет! Син мондагы тормышымны бизәя-чәксең! Камал театрын сагынып, бер генә көнгә Казанга кайта идем. Синең белән Мәскәү театрларына йөрибез болай булгач!» – ди... Һәм Мәскәүне яуларга керешәбез. Фирая минем экскурсоводка әйләнә. Без яшәгән Юность урамы тирәсе атаклы граф Шереметевлар утары булган икән бит. Бер көнне шунда Петр патша чорлары турында фильм төшерүләрен күрдек. Озын буйлы актёр тезгә кадәр постау кафтаннан, паригының чәч бөтеркәләре өчпоч-маклы киңкырлы эшләпә – треуголкасыннан чыгып тора, кюлот дигән кыска ыштан, ак гольфылар, аеллы туфлиләр... Менә ул, эре-эре атлап, безнең «Молодежная» кафесына сок эчәргә кереп китте. XVIII гасыр дворяны XX гасырга кереп чыкты дип көлештек. Әле Лужникида «Москов-ские новости» газетасы призына узган фигуралы шуу турнирын тамаша кылабыз, әле Арбат буйлап йөрибез, әле Маяковский исемендәге театрда утырабыз. ВКШдагы киоскта һәрва-кыт журналистларны кызыктырырлык, беркайдан да табып булмый торган китаплар сатыла кайчак. 12 яшьлек Америка кызы Саманта Смитның безнең илгә сәяхәте турын-дагы «Путешестие по Советскому Союзу» дигән китабына чират тезелде. Бер кулга икене генә бирәләр. Фирая белән икәүләп чиратта торабыз һәм үзебезгә, Роза Туфитулловага, Фоат Хәмидуллинга (ул «Яшь ленинчы»да эшли, «Пионерская правда»ның үз хәбәрчесе иде) дип атап затлы китапны кулга төшерәбез. Безгә «Литературная газета», «Комсомольская правда», «Московский комсомолец» журналистлары лекцияләр укый, «Пионер», «Пионерская правда» редакцияләренә йөрибез. Ә Фирая «Пионерская правда»да стажировка уза. Кайтып китәр көннәр җиткәч, блокнотымда дилбегә буе сузылган заказлар исемлеген барлап, редакциядәгеләргә кайсына күлмәк, кайсына косметика, кайсына фотопленкалар, кемгәдер босоножкалар, «Красная Москва» хушбуйлары... сайлашып йөрүләре, сумкаларым шыплап тулып та, әйберләр һаман сыеп бетмәгәч, якындагы «Вешняки» универмагыннан юл сумкасы күтә-реп кайтуларым, чемодан тутыру остасы дигән даны таралган Фирая-ның төргәкләрне җайлап, кыл узар ара да калдырмый сала барулары, «Татарстан» поездына утыртып, озатып калулары... 

Еллар узгач, Роза Туфитуллова депутат булып киткәч, Фирая Бәдретдинованы «Сөембикә»нең баш редакторы итеп билгеләделәр. Тугызынчы катта, икебез ике редакциянең баш редакторлары булып күрше бүлмәләрдә эшләп утырган матур еллар. Бергәләп юл йөрүләр, командировкаларга барулар, журналистлар фестивальләрендә катнашулар... Ә Мәскәүгә барган саен, үзебез өчен кадерле урыннардан урап кайтмый калмыйбыз...

* * *
...Ә инде чынлап торып «Сөембикә»дә эшли башлавыма Ләйсән «гаепле», ул чакырып алды. Язучылар, журналистлар гаиләсендә туып, кечкенәдән иҗат тәмен һәм газапларын тоеп үскән, мәктәп елларында ук шигырьләр язып, балалар матбугатының «Яшь хәбәрчесе» булган, Казан университетының журналистика факультетын тәмам-лаган, редакцияләрдә, матбугат үзәкләрендә тәҗрибә туплаган Ләйсән Юнысова «Сөембикә» журналының баш редакторы иде...

Һәр баш мөхәррирнең үз чоры, үз эш алымнары. Яшь редакторлар булып журналны җитәкләгән Ләйсән Юнысова, Гөлнара Сабирова, Лариса Маликова... Яшьләре белән миңа сеңел генә булсалар да, әзерлекләре белән апа кебек иде алар миңа. Ләйсәнне Гөлнара алыштырды һәм тиз арада үзен күрсәтеп, республиканың иң зур газетасы «Ватаным Татарстан»га баш мөхәррир булып китте. Хезмәт юлын «Сөембикә» редакциясендә башлап җибәргән Лариса инде бүгенге көнгә журналның баш мөхәррире булып өлгерде. Алар эшләгән еллар турында да сагынып сөйләрләр, онытылмас хатирәләрне барларлар. Монысы инде киләчәк журналистлары вәкаләте.

Беренче фотода: «Азат хатын» редакциясендә һәрчак затлы кунаклар була. Сулдан уңга: Гариф Ахунов, Диләра Зөбәерова, Мәдинә Маликова, Эльмира Әдиатуллина, Әлифә Сафина, Габдулла Шәрәфи, Венера Ихсанова, Мостай Кәрим, Кояш Тимбикова. 1980 нче еллар. Архив фотосы.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар