Логотип
Матурлык

Стрессны чыгарабыз 

Ашыгу-кабалану, җитешмәү, стресс, даими киеренкелек – болар хәзерге тормышның төп сыйфатламасына әйләнеп бара. Мондый халәт кешене  депрессиягә җиткерергә дә мөмкин. Үз-үзеңә ярдәм итмәсәң, беркем ярдәм итми, диләр.


Ашыгу-кабалану, җитешмәү, стресс, даими киеренкелек – болар хәзерге тормышның төп сыйфатламасына әйләнеп бара. Мондый халәт кешене  депрессиягә җиткерергә дә мөмкин. Үз-үзеңә ярдәм итмәсәң, беркем ярдәм итми, диләр. Эмоциональ яктан артык нык арып китсәгез, йә юкка гына нервларыгыз кузгалса, дару эзләргә ашыкмагыз, тиз генә стресска каршы күнегүләр эшләгез. Алар психоэмоциональ киеренкелекне бетерә, тынычландыра, эшчәнлек сәләтен, игътибарны арттыра. Ашау һәм йокы да җайланачак. Күнегүләрне матурлык экспертыбыз Ләйсән САБИТОВА өйрәтә.

 Бу күнегү өчен каеш йә фитнес резинкасы кирәк булачак. Каеш белән соңгы кабыргалар турысыннан гәүдәне урап алабыз. Диафрагма белән сулыйбыз. Сулыш алганда кабыргалар ярдәмендә каешны этәбез, сулышны чыгарганда каешны кысабыз. Күнегүне саграк эшләгез, артык нык кысып, кабыргаларга зыян сала күрмәгез.

Туры итеп басабыз. Борын аша сулыш алганда кулларны өскә күтәрәбез, сулышны чыгаргада кулларны аска төшерәбез, гәүдәне дә 90 градуска иябез. 
Куллар белән арканы «камчылыйбыз». Кулларны кисештереп, уң кул белән – сул яктан, сул кул белән уң яктан буйдан-буйга арканы сукккалыйбыз. Гәүдәне әле уң, әле сул якка боргалап та бу күнегүне эшлибез. 

Аякларның әле берсен, әле икенчесен ике кулыбыз белән каккалап чыгабыз: башта – тездән өстән, аннары гына тездән астан. Игътибар итсәгез, бу күнегүне спортчылар бик еш эшли. Болай итеп алар мускулларын киеренкелектән чыгара. Без дә шулай итеп мускулларга ярдәм итәбез. 
Йодрык белән җиңелчә генә ике кулны да суккалап чыгабыз.

Бармак очлары белән әкрен генә йөзне, башны каккалыйбыз. Ахырда чәчләрнең төбеннән тотып, тартып-тартып алабыз.
Кул-аякларны селеккәләп, стресска каршы күнегүләрне тәмамлыйбыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар