Логотип
«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы»

Хатын-кызлар – сәхнә түрендә

Бүген башкалабыз Казанга республикабызның төрле районнарыннан һәр яктан да уңган хатын-кызлар җыелды. Гаиләдә – сөекле тормыш иптәше, назлы әни, иҗтимагый тормышта – актив катнашучы, эш урыннарында башкаларга үрнәк булган гүзәл затлар 8 март бәйрәме якынлашкан көннәрдә җылы котлау сүзләрен кабул итте.

Матур традиция буенча язның сөекле һәм сөйкемле бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Ел хатын-кызы», «Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесенә нәтиҗә ясала. Нәзәкатьле затларның кабатлап булмый торган мөмкинлекләрен күрсәтүче һәм замана хатын-кызы образын ачучы бу конкурс республикабызда быел 18 тапкыр уздырылган. Бу юлы игълан ителгән 10 номинациягә 400дән артык гариза алынган. Алабуга, Алексеевски, Азнакай, Лаеш, Түбән Кама, Чаллы, Яшел Үзән һәм Казанда узган зона этапларында катнашучыларының 84е җиңүче дип табылган. Шуларның 15е республикакүләм бәйгенең җиңүчесе булды.

Беренчеләрдән булып сәхнә түренә иң өлкәннәр күтәрелде. Быелгы язның иң төп вакыйгасы – Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан «Өлкән буын героинясы» номинациясендә әлеге сугышны кичеп, исән-имин туган якларына әйләнеп кайта алган, шулай ук тылда Җиңүне якынайткан хатын-кызлар бүләкләнде.
Казаннан София Порсева – сугышта радист булган. Курск дугасындагы хәрби хәрәкәттә катнашкан. 1941 елның 18 июнендә чыгарылыш кичәсендә биегән кызчык, 20сендә үзенең имтиханнарсыз Казан дәүләт университетына кабул ителүенә шатлана. Ә инде 22 июньдә радистлар курсларына язылып үз теләге белән фронтка китә.

Лениногорскидан Вера Вуколованың балачагын сугыш урлый. Аның хәтерендә 900 блокада көне, әнисе үлеме, соңгы ипи валчыгы тәме, балалар белән тулы эшелон һәм аны зур җылылык белән кабул иткән кечкенә генә татар авылы кешеләре турындагы истәлекләре гомерлеккә уелып калган.

Балтач районыннан Мөбәширә Сафина авылның бар ирләре фронтка алынгач, урман кисәргә, окоп казырга йөри, тракторчы булып эшли. Җелеккә төшә торган авыр хезмәт тә аңа хатын-кызларның иң гүзәл сыйфатларын саклап калырга комучауламаган. Фронтовик Гомәр Сафин белән алар биш бала тәрбияләп үстерәләр.

Өлкән буын вәкилләреннән соң котлау сүзләрен бер-бер артлы «Хатын-кыз – мәдәни һәм рухи чыганак», «Минем язмыш – минем һөнәрем», «Хатын-кыз – лидер», «Хатын-кыз – галим», «Хатын-кыз – ана», «Эшлекле ханым», «Хатын-кыз – ел үрнәге» номинацияләрендә җиңүчеләр кабул итте. «Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» номинациясендә Россия Фәннәр Академиясе академигы Ренат Акчурин билгеләп үтелде. «Ир-ат-лидер» дип «Булочно-кондитерский комбинат» генераль директоры Булат Котдусов табылды, ә «Ир-ат - мәрхәмәтле йөрәк» номинациясе җиңүчесе «La Primavera» оркестры җитәкчесе һәм баш дирижеры Рөстәм Абәзов булды.

Котлау сүзләрен Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ирештерде. «Сәхнәдәге хатын-кызлар да, залда утыручы гүзәл затлар да – республикабызда иң яхшылары, алар моны үз хезмәтләре, тормышлары, иҗади уңышлары белән раслый», - дип ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да тәбрикләү сүзләрен җиткерде.

Лауреатларга мактаулы дипломнар һәм химаячеләрдән кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук барлык хатын-кызларга да чәчәкләр бирделәр. Конкурс җиңүчеләрен бүләкләү җырлы-биюле чыгышлар белән үрелеп барды.


Фотолар: Солтан Исхаков

Чара  турында тулырак итеп, «Сөембикә» журналының март санында укый аласыз.
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар