Логотип
Йолдызнамә

Октябрь, 2016

Кучкар.
Ниндидер бер бурычыгызны кайтарырга туры киләчәк. Эшегездә уңыш һәм дәрәҗә көтелә. Яңа эшкә чакыру алырга мөмкинсез. Ничек кенә булмасын, уңышлы һәм сөенечле вакыйгаларга бай ай көтелә.

Үгезбозау.  Файдасы тиярдәй яңа танышыгыз барлыкка килер. Үзегезгә бик тә кирәкле мәгълүмат алырсыз. Тормышыгызның нәкъ шушы өлешендә дөньягызны яңача корырга, яңа юлдан китәргә мөмкинлек туачак.

Игезәкләр. Үзегезне күрсәтер өчен ихтыяр көчегезне тупларга туры килер. Сатурн йогынтысында, тормышыгызда күңелле үзгәрешләр булыр, алдыгызда яңа мөмкинлекләр ачылыр. Үзегезгә ышаныгыз, ләкин якыннарыгыз киңәшенә дә колак салыгыз.

Кысла. Тормышның күп кенә «сюрпризларына» оптимизм белән карагыз. Җитди ниятләрегезне тормышка ашырырга керешү өчен нәкъ вакыты. Максатыгызга ирешү юлында көтелмәгән мөмкинлекләр ачылачак.

Арыслан. Күңелле һәм нәтиҗәле ай көтелә. Теләсә нинди вакыйга сезнең файдага булачак. Барысы да җиңел генә хәл ителеп, тормышыгыз майлаган кебек барачак. Фәкать бер нәрсәне генә онытмагыз: бөтенесен берьюлы колачлап булмый.

Сөмбелә. Айның беренче яртысы Сатурн йогынтысында бик уңышлы узар. Икенче яртысында җиң сызганып эшләргә туры киләчәк. Тирә-юньдәгеләргә игътибарлы булыгыз, коллегаларыгызның киңәшләренә колак салыгыз.

Бизмән. Эчке тоемыгыз искиткеч! Йөрәгегезне тыңласагыз, бер дә ялгышмассыз. Ниятләрегез җиңел генә тормышка ашачак, илаһи көчләр бу айда үзләре сезгә ярдәмгә килер. Ай ахырында күңелле сюрприз көтелә.

Чаян. Көч-куәтегезне тулыландыру өчен бер дигән вакыт. Җаегыз булса, бераз ял итегез. Инде бер дә эштән туктый алмыйсыз икән, һичьюгы аралашуны киметегез. Марс планетасы тәэсирендә бераз рухи киеренкелек сизәрсез.

Укчы. Вакыйгалар өермәсе бөтереп алыр. Көч-куәтегезгә үзегез үк шаккатарсыз. Сәфәр чыгу ихтималы бик зур. Тормышыгызга йогынты ясардай искиткеч кеше белән танышырсыз. Бу ай һәр өлкәдә уңыш вәгъдә итә.

Кәҗәмөгез. Тормышыгыз үз җаена барыр, ниндидер көтелмгән вакыйгалар күренми. Егәрегез ташып тора, моңарчы тотынырга кыймый йөргән эшләргә алына аласыз. Айның беренче яртысында инде күптәннән көтелгән керем алырсыз.

Сукояр. Уңышлы һәм бик рәхәт ай булыр. Нәрсәгә генә тотынсагыз да, алтын итеп коярсыз. Тәвәккәл булыгыз, теләгегезне белдерүдән тартынмагыз. Планнарыгызны тормышка ашыру өчен искиткеч мөмкинлекләр ачылачак.

Балыклар. Тырышлыгыгыз, тайпылмыйча максатка бара белүегез үзенең нәтиҗәсен күрсәтәчәк. Тормышыгыз күпләр кызыгырлык булыр.  Ай ахырында киләчәктә ярдәме тиярдәй кеше белән очрашырсыз яки бик кирәкле мәгълүматка тиенерсез. 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар