Логотип
Йолдызнамә

Апрель-2015

Кучкар

Айның беренче көннәрендә финанс эшләре башламый торыгыз, акчагызны югалту ихтималы бик зур. Яшәү көчегезнең артуын үзегез дә тоймый калмассыз. Хроник авыруларны дәвалау өчен уңай вакыт, организмыгыз үз-үзен тулыландырырга, сәламәтләндерергә омтыла. 

 

Үгезбозау

Яңа эшләр башлар өчен кулай ай. Кем белән эш итәсегезне бик яхшылап сайлагыз. Көч-куәтегезнең ташып торуы тирә-юньдәгеләрнең ачуын кабартырга мөмкин. Боларга гына каршы торырлык көчегез булса да, компромисска бару яхшырак. Тормышыгызга романтик хисләр бәреп керер.
 

Игезәкләр

 Эшкә керешер алдынна план төзеп куйсагыз, ялгышмассыз. Бу айда аеруча тәртип һәм оешканлык соралачак. Ай башында күңелегез кителергә генә тора, шуңа күрә дә күңелегезгә хуш килмәгән кешеләрдән ераграк булырга тырышыгыз. Әлегә яңа эшләргә алынмый торыгыз.
 

Кысла

Язмыш сезне төрлечә сынап карарга ниятли, ахрысы. Мөһим эшләрегез муеннан. Болар бар да көч һәм тәвәккәллек таләп итә. Авырлыклардан курыкмагыз, алар сезне чыныктыра гына. Булдыра алмастай кебек күренгән эшләргә тотынып, көчегезне әрәм итмәгез.

 

Арыслан

Эшегезне менә дигән итеп башкаруыгызны расларга форсат чыгар. Бу исә киләчәктә дәрәҗәгезне үстерү өчен яхшы нигез булачак. Әмма үтә дә игътибарлы булыгыз, сезнең абынганны көтеп кенә йөрүчеләр бар. Ай ахырында ерак юлга кузгалудан тыелып торыгыз.

 

Сөмбелә

Кызыклы идеяләргә юлыгырсыз һәм аларны тормышка ашыру юлларын табарсыз. Бу табышларыгыз җитәкчеләр алдында абруегызны күтәрер. Ә бу исә үз чиратында, финанс хәлегезне яхшыртуга бер адым булыр. Артык сүз сөйләшүдән сакланыгыз.
 

Бизмән

Гомерегезнең күп вакытын эштә уздырганлыктан, хезмәттәшләрегез белән яхшы мөнәсәбәтләрне саклар өчен тырышырга туры килер. Гайбәтләргә катнашмагыз, ахыры хәерле булмас. Шәхси тормышта бар да үз җае белән барыр. Ялгызларны яңа танышулар көтә.

Чаян

Теләсә кайсы авырлыкны җиңеп чыгарсыз. Әмма бу үтә дә сабырлык сорала торган ай. Хезмәттәшләрегез ярдәм тәкъдим итсә, баш тартмагыз. Үз-үзегезгә артык ышануыгыз зыян китерергә мөмкин. Сөйгән ярыгызны моңа кадәр сиздермәгән сыйфатыгыз белән һушсыз итәрсез.


 

Укчы

Яңа эш башласагыз, уңышка ирешәчәксез. Кызыксынучанлыгыгыз, хәбәрдарлыгыгыз эшегездә ярдәм итәчәк. Ирешкән нәтиҗәләрне күрсәтүдән тартынып тормагыз, югыйсә эшегезнең әҗерен тоймассыз. Шәхси тормышта күңелле яңалыклар көтелә.


 

Кәҗәмөгез

Тырышып эшләвегезнең әҗерен күрә башларсыз. Хезмәт баскычы буйлап югарырак менү ихтималы зур. Бу айда сезне яңа проектлар, премия һәм хезмәт хакының артуы көтә. Көчегезнең дә артып китүен тоярсыз.


 

Сукояр

Күптән көтелгән карьера үсешенә ирешерсез. Авырлыклардан курыкмагыз, ихтыяр көче күрсәтсәгез, барысын да җиңеп чыгарсыз. Финанс эшләрен тулы тәртипкә салу мөһим. Гаиләдәге мөнәсәбәтләр бик зур куаныч китерер.


 

Балык

 Бу айда мөһим карарлар кабул итми торыгыз. Көндәлек эшләр белән мәшгуль булыгыз. Тирә-юньдәгеләр ачуыгызны китерергә мөмкин, түземлек сорала. Гел бертөрлелектән туюыгызны сизсәгез дә, яңа эшләргә алынмагыз. Айның икенче яртысыннан керемнәрегезнең артуы көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар