Логотип
Гореф-гадәт

​Туйда катнашучылар

ТУЙ БАШЛЫГЫ, АРГЫШ, ҖЫЕН АГАСЫ


Туганлашучы һәр ике якның теләге – туйларны истә калырлык матур, тыныч итеп, ил йоласы буенча үткәрү. Шуның өчен, борынгыдан калган гадәт буенча, туйга чакырылган кунаклар арасыннан бер кешене туй башлыгы итеп билгеләп куялар. Туй башлыгы булу – җаваплы һәм дәрәҗәле эш, үз авылының йолаларын бик яхшы белү сорала аңардан. Ул туйга үз исеменнән зурлап, матурлап әзерләнгән күчтәнәч – чәкчәк яки баллы бавырсак алып килә, туйның бар ягын алдан уйлап, хәстәрен күреп куя.
Халкыбыз яши торган төбәкләрдә бүгенге көнгә кадәр туй башлыгы мәгънәсендә кулланылып йөргән борынгы сүзләр сакланып калган. Мәсәлән, Пермь өлкәсендә яшәүче татарлар һәм керәшен татарлары андый кешене «аргыш» дип йөртәләр. Аргыш булган кешенең җилкәсеннән бистәр-сөлге бәйләнгән була, туй башлыгы халык арасында аерылып, танылып торырга тиеш. Чистай районы Ишәле авылында туйда аргышка атап менә шундый җыр җырлыйлар:

Биекәй тауларның башында 
Өлгерә микән сабан ашлыгы.
Сиңа җырламыйча кемгә җырлыйсың,
Син бит бу туйларның башлыгы.


Аргыш үзе алып килгән күчтәнәчләрне табынга шулай ук җырлап чыгара:

Өстемдәге постау бишмәтемне
Чөйләрдән чөйләргә элмим дә.
Шушы күчтәнәчне тапшырмагач,
Аргыш булып туйга килмим дә.


Әстерхан татарлары туй башлыгын «җыен агасы» дип атыйлар икән. Җыен агасы туйда катнашасы кунакларның санын алдан белеп, күпме сый-хөрмәт, табак-савыт кирәклеген исәпләп куя, кемне кая утырту, кунакларның ничек күңелен күрү турында һәр ике якның ата-аналары белән киңәш итә. Кияү буласы кешегә кияү егетләрен, килен буласы кешегә кыз җиңгәсен туй алдыннан ук җыен агасы билгеләп куя.
– Җыен агасы – туйның яме. Ул туйда аяк өсте торып хезмәт итә. Җыен агасы: «Әйдәгез, кунаклар, биибез», – дисә генә кунаклар урыннарыннан торып биергә чыгалар, дип сөйли Нариман районы Картузан авылыннан Мотыйга апа Магжанова.


КЫ ЯМАТЛЫК ӘНИ, БОРЫНДЫК ӘНИ

Кыз бала кияүгә барганда аңа киңәш биреп, өйрәтеп тору өчен үзенең әти-әнисеннән башка тагын бер сердәш, якын кеше кирәк була. Менә шуның өчен элекке туйларда аерым кешеләрне икенче «әни» итеп билгеләп куя торган булганнар. Әле хәзер дә аерым төбәкләрдә бу йола саклана. Мәсәлән, Башкортстанның Салават һәм Кыйгы районы татарлары туйда «борындык әни», керәшеннәр – «кыяматлык әни» билгеләп куялар. Бу йолалар, аларга мөнәсәбәтле сүзләр очраклы күренеш кенә түгел, тамырлар бик ерактан килә һәм алар татар халкының башка халыклар белән борынгы уртаклыкларын да чагылдыралар. Мәсәлән, борындык әни – Урта Азиядәге төрки халыкларга (каракалпак, үзбәк һ. б.), кыяматлык әни – Идел буендагы халыкларга хас булган. Туй вакытында кыяматлык әни яшь киленгә карата «баш бәйләү» дигән йоланы башкара, ягъни аның кыз чакта кия торган баш киемен салдырып хатыннар кия торган баш киемен киертә. Борындык әни дә туйда яшь киленнең башына «шәл ябу» йоласын башкара.
Кыяматлык яки борындык әни итеп теләсә кемне куймыйлар, алар халык арасында абруйлы, дәрәҗәле, кешеләргә акыллы киңәш бирә ала торган булырга тиеш.
Кыямат сүзе гарәпләрдән кергән, ахирәт көне дигән сүз, ягъни кыяматлык – ахирәткәчә турылыклы кеше, ул гомер буе бу ир белән хатынның иң ышанычлы дусты, киңәшчесе һәм таянычы, кыскасы, гаилә иминлегенең сакчысы булырга тиеш. Ир белән хатын, яки килен белән кайнана арасында кайбер низаглар чыкса, кыяматлыкка серләрен сөйләгәннәр. Ул исә һәр ике якны да көйләргә, тынычландырырга, килештерергә омтылган. Килен аңа гомер буе хөрмәтләп «кыяматлык әни» дип эндәшә, ә кыяматлык булган кеше үзе аны «кыяматлык кызым» дип йөри.
Кыяматлык кызым, үз кызым,
Чәчләреңне тарап үр, кызым.
Ата-анаң йорты, калды инде,
Бөркәүләрең ачып күр, кызым
, – дип җырлаган кыяматлык әни кызны кияү йортына озата барганда.

Тукай районы Урта Пәнәче авылында кыяматлыкка туй вакытында шундый шаян җырлар җырлыйлар:
Шыкыр гына шыкыр саескан 
Тәрәзә башларына ябышкан.
Кыяматлыклар булу өчен 
Өч көн карабодайлар чабышкан.


Кыяматлык та җавапсыз калмый:
Карабодайлар чабар идем,
Карабодайлары атлыклы,
Җырлыйм әле мин җырларны 
Кыяматлыклар булу шатлыклы.



КИЯҮ ЕГЕТЛӘРЕ, КИЯҮНӘГӘР, КИЯҮ САКЧЫ...


Кияү буласы кеше туй алдыннан үзенең якын дуслары, иптәшләре арасыннан берничәсен кияү егетләре итеп сайлап ала. Кияү егетләре алдан ук туй атларын әзерли башлыйлар, кияүләп йөргәндә һәм килен төшергәндә атларны сөлгеләр, кыңгыраулар тагып бизиләр. Кияү егетен Пермь татарлары кияүнәгәр дип, ә Нократ татарлары кияүсакчы, янсакчы дип атыйлар. Элекке туйларда кияүне «урлап», башка бүлмәгә яшереп кую кебек йолалар булган. Мәсәлән, Рязань өлкәсе Касыйм районы Мулты авылыннан Равил Уразов сөйли:
– Кияүне ялгыз калдырырга тиеш түгелләр. Әгәр кияү егетләре кияүне ялгызын калдырсалар, кыз ягы егетләре аны башка бүлмәгә «яшереп», аның өчен бүләк сорыйлар. Бу инде хурлык була кияү егетләргә. Кияү егетләр кияүнең сакчысы рәвешендә, ул кая барса да озатып йөриләр.
Кияүнәгәр – кияү егет мәгънәсендә Пермь татарларында гына түгел, күп кенә башка төрки халыкларда, мәсәлән, кыргыз, кумык, якут, алтай һ. б. да кулланыла. Нәгәр – борынгы телдә иптәш дигән мәгънәне белдергән. Пермь өлкәсе Пермь районы Кояново авылыннан Хәсән бабай Галин сөйли:
– Кияүнәгәр була җырга оста кеше, табынны ача, һәр ризыкны башлый, һәр җырны башлый. Кияү түшәккә менгәнче җырлый ул. Җыры килешмәде исә кыз җиңгә аны кертми тора.
Кияүнәгәр кыз өенә түбәндәге сүзләрне әйтеп килеп керә:
– Кода, без килдек сезләргө, алтын баскычларны басып, көмеш тупсаны атлап. Якты сарайларга кердек, ай-кояштай йөзләрегезне күрдек. Сездә ефәк баулы кошлар булса, бездә каеш баулы кошлар бар. Шуларның икесен бергә кавыштырырбыз микән, дип өмет итеп без килдек. Хушмы? Хуш, кодалар...

ҖИҢГӘ, КЫЗ ҖИҢГӘСЕ, АРЧИ...

Гаиләсендә тигез, матур яши торган акыллы һәм тәҗрибәле бер хатын-кызны туйда кыз җиңгәсе итеп куялар. Кыз җиңгәсе туй барганда кызны карап, тәрбияләп йөртә, аны киендерә, кияү йортына озатып куя. Беренче кичләрендә түшәк-урын җәя. Моның өчен аңа кияүдән бүләк тия.
Кызны кияү йортына озата баручылар: арчилар, канатлар, кодача кызлар, кыз артычылар, кыз озатучылар, озаткычлар һ. 6. һәр якның үзенә хас йола сүзләре кулланыла. Пенза өлкәсе татар-мишәрләре әле бүгенге көндә дә «арчылый бару», «арчи каршылау» кебек матур йолаларны саклыйлар, ул йолалар туйларның бизәге булып тора. Пенза өлкәсенең Каменски районы Кикино авылындагы тел остасы, халык йолаларын бик оста белүче Канеева Рауза апа сөйли:
– Арчи кызлары, ягъни кыз ягыннан баручылар, кияү йортына килгәндә авылча матур итеп киенеп киләләр. Бала итәкле күлмәкләр, чигүле ак алъяпкычлар ябып, кулга-кул тотынышып, урам буенча әкрен генә атлап, «арчи җырларын» җырлап кызлар бара:
Тау буенда җиләк җыйдым,
Бөрлегәннәре белән.
Кода-кодача булыштык 
Бер дигәннәре белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    кыямат сузе экэмэт сузе белэн тиндэш булырга; хэм икесендэдэ "тау" мэгнэседэ бар Арча шэхэр, район - шулук арчи сузеннэн "свадебный поезд, охрана" (Казан Ханлыгы чорында тарихта билгеле анда Казан сакчалары булганнар)

    Хәзер укыйлар