Логотип
Гореф-гадәт

Төркиләрдә бию йолалары

Музыка, ритм, биюләр һәрвакыт һәм һәркемнең кәефен күтәрергә, хисләндерергә, сихерләргә сәләтле.

Чечен биючесе Мәхмүт Эсамбаевның биюләре күп­ләрнең хәтерендәдер. «Санников җире» фильмындагы шаман камлавын тасвирлаган искиткеч пластикасы гына ни тора! Бию кешене хәтта экстаз халәтенә якынайта, моннан тыш, биюченең сәламәтлеген ныгыта һәм, ниһаять, милли мәдәниятнең фәлсәфи эчтәлеген ача. Ә инде күпмилләтле төркиләрнең бию сәнгатенә килгәндә, аның үсешенә нәкъ менә төрки шаманлык һәм төрки дин-тәңречелек сизелерлек йогынты ясаган.

Башкорт галимәсе Л. Нагаева фикеренчә, башкорт һәм каракалпаклардагы шаманлык генезисы тотемнарга һәм сихри көчләргә ышану белән бәйле. Күз тигәннән дәвалау, куркудан «кот кою», нахак сүздән «тел-теш куркыту»,  мал-туар  үлгәннән — «сыыр уты» йолаларында һәрбер очракта да авыруны өч тапкыр әйләнеп чыгу мөһим саналган. 

«Кот коя» торган белекче бер яктан бер якка чайкалган, бөгелгән-турайган, башын аска игән — өскә күтәргән, ягъни гамәлен примитив бию белән бәйләп алып барган. Хәрәкәтләре көйле булган, чөнки ул җырга салынган. Казах, кыргыз шаманнары да камлаганда шуңа охшаш бию хәрәкәтләре ясаган. Терлекләрне саклау чаралары үткәргәндә дә, сихри алым буларак аларны әйләнеп йөрү йоласы башкарылган. Шунысы кызык, кытайларның кунгфу дигән хәрби сәнгатендәге Ба-гуа стиле дә түгәрәк ясап, әйләнеп йөрүгә нигезләнгән.

Төрки тывалар (алар ара­сында шаманчылар да, буддачылар да бар), милли көрәшләрен башлар алдыннан, гадәттә, бөркет биюен башкаралар. Төньяк Америка индеецларының кайбер кабиләләрендә дә шундый ук «Бөркет биюе» яшәп килә.
Һуннарның бергә җыелган бүгенге буыннары зур учак ягып, борынгы төркиләрдән килгән ысул белән сарыкларны тунап-эшкәртәләр, борынгы төрки җырларны җырлыйлар; гадәттә, туйларда башкарыла торган һәм барысына да уртак «төз тепсү» һәм «абезех» 
биюләрен бииләр.

Балкар һәм карачайларда бу биюләр «төз тепсү» («туры бию») һәм абезех («парлы бию») дип атала. Ђлеге халыклар бу ике биюне, «тегерен тепсү» («түгәрәк бию») белән беррәттән, туйларда, бәйрәмнәрдә башкаралар.
Тәңречелек һәм шаманлык чорларыннан ук балкар һәм карачайлар күпсанлы биюләрне саклап килгәннәр. Монда — бүреләрне яклаучылар хакына «аш-тотур» да,  яшь аучылар биюе «апсаты» да, хәрби хезмәткә әзер булган яшь егетләрнең элия сугышчылары химаячесе, яшен алласы ризалыгына бии торган «чоппа»сы да бар. «Агъаз тепсү» — ләтчәләр биюе — борынгы балкар һәм карачайларның тотемына багышланган, бу җәнлекне алар ихтирам иткәннәр, кагылгысыз санаганнар. Төрки алиһә Уман-бичәгә «Бичә тепсү» дигән бик матур һәм катлаулы бию багышлаганнар. Ут анасы — алиһәгә, учак химаячесенә багышлап,  яңа өй салганнан соң учак тирәли яисә яссы түбәдә биегәннәр.

«Алтын хардар», «Голлау», «Әрирәт» һ. б. җырлы биюләр җир сөрү, чәчү, урып-җыю кебек төрле фасыл эшләре белән бәйле булган. Балкар һәм карачайларда йөзгә якын милли бию исәпләнә, шуларның егермеләбен күренекле хореограф Мохтар Кудаев  яңадан торгызып, сәхнәдә куя алган.
Чуваш кызлары-егетләре «уяв» вакытында — яшьләрнең язгы-җәйге уеннары һәм әйлән-бәйләннәре чорында — кичләрен болынга-яланга чыга, учак ягып, аның тирәли берничә түгәрәк ясап әйләнә. 
Башкортлар башка авылдан килгән кунаклар хөрмәтенә үткәрелгән гаилә тантаналарында «кунак күрһәтү ашы»н биергә яраткан.

Башкорт егетләре XX гасыр башында «Аучы», «Һы­бай», «Көтүче», «Тимер­бай» кебек биюләрне яратып бии. Табигый инде, аларда кылыч белән селтәнү, җәядән ук ату, кыргый җәнлекне күзәтү, камчы белән кизәнүгә охшаш хәрәкәтләр өстенлек итә. Башкорт биюләрендә, күрәсең, элек тотемга ышану һәм лачын, карчыга, бөркетләрне ауларга ярату нәтиҗәсе буларактыр, кошлар очуына ох­шаш хәрәкәтләр дә шактый.

Элек татар һәм башкортларның читекләре металл дагалар белән бизәлгән, шуңа аларның тыпырдап биюләре ат тояклары тавышын да хәтерләткән.
Төрки кабилә һәм ха­лыкларның һәммәсендә дә тәңречелек бәйрәмнәрендә биюләр киң таралган булган. Меңъеллык традицияләренә тугры калып, төркиләр кече яшьтән үк атка атланып йөрергә, җәядән атарга һәм биергә өйрәнгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар