Логотип
Гореф-гадәт

Татарның классик милли костюмы Иске Татар бистәсендә барлыкка килгән

“Агач күрке – яфрак, адәм күрке – чүпрәк”, ди халык. Шул чүпрәк адәмнең күрке генә түгел, бар булмышының күрсәткеченә дә әверелеп бара түгелме? Кием аша дөньяга карашыбызны чагылдырабыз. Хиҗап темасына бәхәсләр әледән-әле күтәрелеп торган заманда Татарстанда Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты профессоры, сәнгать фәннәре докторы Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова “Татарларның милли костюмы: төрки һәм мөселман традицияләренең үзара бәйләнеше” дип аталган лекциясе бик актуаль иде, әлбәттә.


“Татарның күп төрле этник төркемнәре бар, һәрберсенең үз костюмы бар. Бөтен диалектларны берләштергән уртак татар теле барлыкка килгән кебек, уртак милли костюм да барлыкка килгән. Ә классик татар хатын-кыз костюмы Казанда XVIII гасыр ахырында – XIX гасыр башында формалашкан. Иске татар бистәсендә яңа шәһәр халкы барлыкка килә һәм үрнәк костюм шунда туа. Бу костюмның нигезендә традицион төрки кием ята.  Гомуммилли татар костюмында Европа тәэсире дә сизелә”,  – ди Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова.


Галимә традицион татар костюмында төрки һәм мөселман элементлары турында тарихи фактларга нигезләнеп тулы мәгълүмат бирде. “Интертат” әлеге лекция ярдәмендә кием элементлары һәм аларның эволюциясен күзәтте.

 


Күлмәк


Төрки халыклар әле күчмә кабиләләр булып яшәгәндә, ир-атлар да, хатын-кызлар да җайдаклар булып, киемнәрдә җенес буенча зур аерымлыклар булмаган. Костюм ыштаннан, күлмәктән, кыска курткадан торган. Хатын-кыз да, ир-ат кебек, билбау буылган кыска күлмәк кигән. Бары тик киеме ачыграк төстә булган һәм бизәнү әйберләре кулланылган. Ислам дине кабул ителгәч, киемгә дә үзгәреш кергән. Ислам ир кеше белән хатын-кыз киемен аерган. Кыска хатын-кыз күлмәге (рубаха) тора-бара озын күлмәккә (платье) әверелгән, ыштан ХХ гасырга кадәр сакланып калган. Камзол кеше олыгайган саен озая барган. Бу ир кешегә дә, хатын-кызга да карый. Хатын-кыз балаитәкле күлмәк кигән – хатын-кызның ничә баласы бар, шулкадәр балаитәк йөрткән диләр.


Бизәнү әйберләре


Бизәнү әйберләре матурлык өчен генә түгел, күз тиюдән, явыз көчләрдән саклагыч (оберег) буларак кулланылган. Муенсалар, алкалар, чигә алкалары, беләзекләр саклагыч ролен үтәгән. Бизәнү әйберләрендә үрдәк элементы кулланылган, ул мөселманлыкка кадәр булган. Ул гаилә учагы билгесе булган. Үрдәкнең томшыгында - бөртек. Бу бөртек үрдәкнең океан төбенә чумып туфрак валчыгы алып менүе һәм җирне бар итүе турында риваятькә бәйле. Бу борынгы мифология бизәнгечләрдә салынган. Тәңрегә табынган болгарлар уңыш китерүче Умайны зурлаганнар. Ул имән агачы сурәтендә булган, имән чикләвекләре уңыш алиһәсен символлаштырганнар. Чулпылар һәм тезмә - чәч толымнарын яшерә торган бизәнү әйбере. Көянтәле чулпылар VIII гасырдан ук билгеле. Төрки халыклар Алтын Урдада алтын такканнар, Ислам дине көчәйгәч, көмеш бизәнү әйберләре йөртә башлаганнар.


Хәситә


Хәситә уң як култык астыннан үткән, чөнки хатын-кызның җаны уң як култык астыннан очып китә дигән ышану яшәгән һәм саклагыч буларак хәситә кулланылган. Соңрак анда Коръән йөртә башлаганнар. Монда хәситәнең эволюциясен күрәбез – башта аңа мәҗүсилек элементлары салынса, соңрак Коръән йөрткәннәр, аннары ул тартма булудан туктап, бизәнү әйбере булып калган. ХХ гасыр башында шәһәрдә хәситә йөртми башлыйлар, ул авылларда гына сакланып кала.

 


Калфак


Сөембикә башында конус формасындагы очлы баш кием күрәбез. Такыя дип атала. Ул - төрки чыгышлы баш киеме. Төрки халык булган казахларда да шундый очлы баш киеме киелә. Андый баш киеме безнең эрага кадәр үк булган – археологиклар табылдыклар шуны раслый. Аның астына киез куйгач, ул ныклы нигезе белән формасын саклаган. Казан алынгач, татар аксөякләре калмаган – морзалар чукындырылган, чукынмаганы җирсез калган. Шуның символы буларак, хатын-кызның баш киеме үзгәреш кичергән. Казан алынгач, такыяның каты нигезе алынган һәм ул калфакка әверелгән. Калфак татарларның тарихтагы яңа хәлен, тоткан урынын күрсәткән. Ул салынып, җилкәгә кадәр төшеп тора башлаган. ХХ гасыр башында калфак бөтенләй кечерәеп бетә. Ул татар мәдәнияте символы, татарның милли үзенчәлеге символы гына булып кала. Хатын-кыз өчен калфак этник билге булып тора.


Тастар


Казан ханлыгы алынгач, хатын-кыз башына тастар ябып йөри. Чөнки татарларны чукындыру көчәйгәч, моңа каршылык рәвешендә дин көчәйгән генә. Бу каршылык хатын-кыз киемендә дә чагыла. Урамга чыкканда хатын-кыз калфак өстеннән шәл япкан. ХХ гасыр башында инде шәлъяулыксыз чыга башлаган. Хатын-кызның калфак өстеннән шәлъяулык ябуы аның белеменә һәм кайсы якка – Европа яисә мөселман культурасына йөз тотуына бәйле дип аңлатты ул. Үткән гасыр башында әле аларның күпчелеге калфак өстеннән шәлъяулык япканнар, ә инде утызынчы елгы фоторәсемнәрдә шәлъяулыклар күренми башлаган.

 


Изү


Күлмәкнең күкрәге зур итеп уелган һәм изү белән ябып куелган. Изү – төрки тамырлы кием элементы, изүләр археологик тикшеренүләр вакытында Алтай төркиләрендә дә табылган. Ул саклагыч ролен үтәгән, соңрак аңа мөнәсәбәт үзгәргән – изү шул ук формада калган, әмма башка эчтәлек белән кулланыла башлаган. Гомумән, элек саклагыч ролен үтәгән элементлар, ислам дине килгәч, тәнне ябу ролен үти  башлаганнар. Изү авыл костюмында озын булган, шәһәр костюмында кыскарак. Соңрак изүгә алмашка яка чылбыры килә. Ул муенса урынына кулланылган, әмма каптыргычы булган. Дөнья сәнгатендә аңа тиңнәр юк. Бу – татар ювелирларының дөнья ювелирлык сәнгатенә керткән өлеше.


Аяк киеме


Ат төркинең тормыш юлдашы булганга, аның аяк киеме атны җәрәхәтләмәслек йомшак табанлы булган. Татарлар йомшак читек өстеннән урамда кәвеш кигәннәр. XIX гасыр ахырында читек калын табанлы итеп эшләнә башлаган, аннары үкчә барлыкка килгән. Чүәкләр, бәрхет түфлиләр кергән. Авыл җирендә калын табанлы чабата кигәннәр.

чыганак: http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нигэдер узегез мусельманча киенмэгэнсез-жаль !

    Хәзер укыйлар