Логотип
Гореф-гадәт

Син иреңә кол булсаң – ул синең әсиреңә әйләнәчәк

 
Аллаһ Коръәндә «Бәкара» сүрәсенең 187 нче аятендә гаиләдә ир белән хатынның үзара мөнәсәбәтләре ни рәвешле булырга тиешлеген бәян итә: «Хатыннарыгыз – сезнең өчен кием, ә сез – хатыннарыгыз өчен кием...» 

Бер-берсен тормыш зилзиләләреннән саклап, бер-берсенә терәк булып яшәгән  ир белән хатын Аллаһның бер-берегезгә кием дигән әмерен тормышка ашырып яшәүче бәхетле парлар. Гаилә илаһи кагыйдәләргә таянып яшәгәндә генә шундый олы нигъмәткә ия була. Илаһи кагыйдәнең чыганагы – Коръән һәм, аннан соң,  Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең сөннәте, ягъни Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең хәдисләре. Ул кагыйдәләр барлык кешелек өчен. Ул кагыйдәләр вакытка, заманга, урынга, милләткә карап үзгәрмиләр. Чөнки ул кануннар Аллаһ тарафыннан бөтен кешелек өчен иңдерелгән. Аллаһ кануннарыннан читләшү ике дөньяда да бәхетсезлеккә китерә. Димәк, ир белән хатын бәхетле яшәү өчен иң элек шәргый гыйлем алырга һәм алган гыйлемне тормышта кулланырга тиешләр.  

Кайвакытта, ниндидер сәбәпләр белән, дөресрәге дини гыйлеме булмау сәбәпле, кайберәүләрнең ялгыш һәм гөнаһлы карашы буенча, Аллаһтан иңдерелгән кануннар аларның яшәү рәвешенә, гореф-гадәтенә туры килмәгән кебек булсалар да, Аллаһ кануннарында бернинди дә кимчелек тә, хата да юк, чөнки ул кануннар – Аллаһ Тәгаләдән.  

Әгәр дә барыбыз да Ислам кушканча яшәсәк, бу дөньяда да, Ахирәттә дә бәхет-сәгадәттә булыр идек.  

Коръәндә ир белән хатын бер-берсенә зарур, бер-берсен тулыландыручы бербөтен булуы турында кат-кат әйтелә. Аллаһ Коръәндә «Әгъраф» сүрәсенең 189 нчы аятендә болай ди: «Ул – Аллаһ, сезне бер җаннан яратты һәм адәм анда тынычлык тапсын өчен, аның үзеннән хатын барлыкка китерде». 

Гаиләдә яхшы мөнәсәбәтләр булсын өчен ир белән хатын арасында үзара килешү булырга тиешлеге хакында Аллаһ Тәгалә ир кешегә мөрәҗәгать итеп: «Хатын-кыз синең җисемеңнән барлыкка китерелгән, син аннан башка яши алмаячаксың», – ди. Ә хатын-кызга: «Син ир кешедән барлыкка китерелгәнсең. Ул синең башлангычың. Шуңа күрә, син аннан башка яши алмыйсың», – ди.    

Аллаһ ризалыгына ирешергә теләгән мөслимә Аллаһка, аннан соң, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә итагатьле була һәм, аннан соң, иренә итагать итә. Шундый яшәү рәвеше алып барган ханымнарга Аллаһ Җәннәтне вәгъдә итә. Рәсүлебез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Хатын-кыз биш вакыт намаз укыса, рамазанда ураза тотса, үзенең намусын сакласа, иренә итагать итсә, аңа Кыямәт көнендә: «Җәннәткә үзең  теләгән капкалардан кер!» – дип әйтеләчәк», – дигән. Әгәр дә ир кеше хатынына Аллаһ Тәгалә боерыгына каршы килергә кушмаса, хатын хәләл җефетенә буйсынырга бурычлы. Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләмнән: «Кайсы хатын-кызлар иң яхшылар?» – дип сорагач, Рәсүлебез салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Ирләре канәгать булган, итагатьле, намусларын һәм байлыкларын ирләре канәгать булмаган нәрсәләрдән саклаучы хатыннар», – дип җавап биргән.  

Ислам тарихында зирәк хатын-кызлар хакында риваятьләр буыннан-буынга тапшырылып килгән. Шундый ханымнарның берсе – Әсма бинте Хариҗә Фәзәри. Әсма бинте кызын кияүгә биргәндә нәсыйхәт кылып болай дигән: «Син кызым, үзең үскән оядан башка гаиләгә китәсең. Үзең белмәгән түшәктә, үзеңә ияләнмәгән ир белән бергә каласың. Әгәр дә син аңа җир булсаң – ул сиңа күк булачак, аңа ятак булсаң – ул сиңа терәк булачак, син аңа кол булсаң – ул синең әсиреңә әйләнәчәк. Аңа бәйләнмә, чөнки  алай итсәң, ул сине күрә алмаячак; аннан читләшмә, чөнки ул сине онытачак. Ул сиңа якынайса, син дә аңа якынай; ул ерагайса, син дә ерагай. Аның ис сизүен, ишетүен һәм күзен сакла. Ул синнән бары тик тәмле ис кенә сизсен, яхшы сүзләр генә ишетсен, сине матур килеш кенә күрсен!»   

Зирәк хатын-кыз гаилә җылысын саклау өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләргә тырыша. Ир кеше дә, үз нәүбәтендә, гаилә учагын саклау өчен сабырлык, булдыклылык таләп ителгәнлеген аңлап хатынына ярдәм итәргә тиеш. 

Аллаһ ир кешегә гаиләсе һәм әти-әнисе өчен җаваплылык йөкләгән һәм тиешле вәкаләтләр дә биргән. Әмма, ир кеше баш булдым дип уйлап, башбаштаклык кылмаска тиеш. Ислам хөкемнәре буенча, ир кеше хатынына карата гадел булырга, аның белән яхшы мөгамәлә кылырга бурычлы.  

Гаилә тормышында төрле хаталар һәм ялгышлар була. Бер-береңнән гаеп эзләмәсәң генә үзара тынышып яшәргә мөмкин. Бер-береңнең хата-кимчелекләрен кичерә белү хакындагы гыйбрәтле хикәя һәммәбезгә дә сабак булыр, ин шәә Аллаһ. 

                                 *** 

...Бер гыйлем иясе булган мөселман бик тә чибәр, әмма ләкин томана (надан) булган бер авыл кызына өйләнә. Бервакыт, бу гыйлем иясе язу-сызу эшләре белән утырганда, хатыны өстәлдәге тузаннарны сөртәм дип, ялгыш иренең язмаларын туздыра һәм моңа борчылып елый башлый. Ире хатынын кызганып: «Кайгырма, матурым, ул кәгазьләрнең таралуына мин үзем гаепле, чөнки мин аларны уңайсызрак урынга куйганмын», – дип хатынын тынычландыра. Бераздан, хатыны ире яныннан узып киткәндә кара савытын төшереп вата. Ире аңа: «Әлхәмдүлилләһ! Мин инде күптән яңаны алырга ниятләгән идем», – дип хатынын юата. Күпмедер вакыттан соң, ире тәһарәт ала башлый. Хатыны чәй кайнатырга дип, чәйнеккә су алганда ялгышлык белән чәйнекне кулыннан төшереп җибәреп, иренең башын тишә. Хатын нишләргә дә белмичә югалып кала һәм үксеп елый башлый. Ире аңа: «Әлхәмдүлилләһ! Бернинди дә зарар юк матурым, мин болай да хиҗәмә ясамакчы идем (шәригатьчә кан алдырмакчы идем), син минем акчаны да, вакытны да сакларга сәбәп кенә булдың», – дип тагын хатынын юата. Шуннан ул: «Минем йортым – минем кечкенә дәүләтем, мин аны вак-төяк сәбәпләр аркасында гаеп табып, җимерергә җыенмыйм», – ди.  

Хатынга карата яхшы мөнәсәбәттә булу – аны кыерсытмау һәм ул китергән авырлыкларга түзү. Хатыны ачуланганда ирнең йомшаклык күрсәтүе дә сабырлыктан санала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Һәрвакытта да хатын-кызлар белән яхшы булыгыз, хакыйкатьтә, алар кабыргадан халык кылындылар һәм андагы (кабыргадагы) иң кәкре урын – өске өлеше, әгәр дә син ул кабырганы турайтырга уйласаң – сындырырсың, ә инде аны калдырсаң, аңа тимәсәң, ул шулай ук кәкре булып калыр. Шуның өчен һәрвакыт хатын-кызлар белән яхшы булыгыз!» – дип нәсыйхәтен әйткән.  

Хакыйкый мөслим ир кеше, хатынына авыр булганда аңа ягымлы сүзләр әйтергә, борчу-сагышларын тарату өчен аны юатырга тиеш. Бу гамәлләр ир белән хатын арасын ныгыта һәм гаилә тормышын бәхетле итә.   

Хатын – ир кешегә саклау өчен бирелгән әманәт, дип өйрәтә Ислам. Бу нәрсәне аңлата? Бу – ирнең хатыны өчен тулысынча җаваплы булуын аңлата. Бу хакта Аллаһ Коръәндә «Ниса» сүрәсенең 34 нче аятендә ап-ачык итеп әйткән: «Ирләр – хатыннарын кайгыртучылар. Чөнки, Аллаһ аларның берсенә икенчесе алдында өстенлек биргән һәм ирләр хатыннарына үзләренең малларын сарыф итәләр».  

Икесе ике гаиләдә үскән ир-егет белән хатын-кыз берләшеп бер оя – бер нигез кора. Билгеле, бергә яшәгәндә каршылыклар булмыйча калмый. Үзара бәхәсне, татулыкны саклап хәл итү өчен, ир белән хатын бер-берсенә сабырлык белән юл куя белергә тиеш. Гади генә көнкүреш мәсьәләсе булса да, четерекле хәл булса да,  аны үзара аңлашып, гаделлек белән хәл иткәндә, ике як та тынычлык табып, гаилә исән-имин сакланып кала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Сезнең иң яхшыгыз – үзенең гаиләсенә яхшы мөнәсәбәттә булганыгыз. Ә мин, үз гаиләмә сезгә караганда яхшырак мөнәсәбәттә», – дигән. Рәсүлебез салаллаһу галәйһи үә сәлләм үз гаиләсенә иң яхшы мөнәсәбәттә булган, ул – безгә бар яклап та үрнәк. Аның холкы турында сорагач, Гайшә радыйаллаһу ганһә: «Аның холкы – Коръән иде», – дип җавап бирә торган булган.  

Өйдәге тынычлык һәм иминлек – зур нигъмәт. Шундый зирәк ханымнар булган ки, алар ирләренең кадерен белеп, аны зурлап яшәгәннәр. Алда сөйләнәчәк кыйсса гаилә җылысының кадерен белүче ханым турында.  

                                      *** 

«Бер хатын утын кисүче гади генә иргә кияүгә чыга. Иренең эштән кайтуына ашарга әзерләп, аны һәрвакытта да капка янында каршы алып, булыша торган була. Ире ашап йокларга яткач, ул йоклап киткәнче, аның янында утыра. Моны күреп торган кызы әнисенә: «Әнием, син нигә гел шулай эшлисең?» – дип сорау биргәч: «Синең әтиең башка кешеләр өчен гади утын кисүче, ә безнең йорт эчендә ул – йортның падишаһы. Шуның өчен дә мин аның белән патшаларга карата кылган мөгамәләне кылам», – дип җавап биргән».   

Гаилә тормышында бер-береңне битәрләмәү үзара мөнәсәбәтләрне ныгыта. Әгәр дә хатын-кызның байлыгы булып, шул малдан йортка кирәк-ярак сатып алса, иренә ярдәм итсә һәм, шул гамәле белән ирен битәрләмәсә (мин синнән дә күбрәк акча эшлим, мин үз акчамны үземә генә тотарга тиеш дип), аңа әҗер-савап була.  

Ир белән хатын тәкъвалыкка ирешүдә, изгелек кылуда бер-берсенә ярдәм итсәләр, әҗер-савапка ирешерләр, ин шәә Аллаһ.  

     

        

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар