Логотип
Гореф-гадәт

Рухи керләрдән ни рәвешле пакьләнергә?


 Ислам, иман һәм ихсан бер-берсеннән аерылгысыз төшенчәләр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең мөбарәк хәдисендә бу төшенчәләр хакында тәфсилләп аңлатыла.  

Гомәр радыйаллаһу ганһү сөйләгән: «Бервакыт без Пәйгамбәр галәйһиссәлләм янында утырганда, көтмәгәндә безнең янга күз явын алырдай ак киемле, кап-кара чәчле кеше килде. Аның кыяфәтенә караганда мөсафир дип әйтеп булмый иде, без беребез дә аны танымадык. Ул, тезләре Пәйгамбәр галәйһиссәлләмнекенә тиеп торырлык итеп аның каршына утырды, кулларын тезләренә куйды һәм: «Әй, Мөхәммәд, миңа Ислам турында сөйлә!» – диде. Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм аңа: «Ислам – Аллаһтан башка иләһ юк, Мөхәммәд – Аның илчесе», –  дип әйтү, намаз уку, зәкят түләү, Рамазан аенда ураза тоту, булдыра алсаң (Мәккәгә барып) йортка хаҗ кылу ул», – дип җавап бирде.  

Әлеге кеше: «Син дөрес әйттең», – диде. Без аның Пәйгамбәр галәйһиссәлләмгә сорау бирүенә һәм, үзе үк, аның сүзләрен раславына аптырадык. Аннары ул: «Хәзер миңа иман турында сөйлә!» – диде. Мөхәммәд галәйһиссәлләм: «Иман – Аллаһка, Аллаһның фәрештәләренә, Аллаһның китапларына, Аллаһның пәйгамбәрләренә, Кыямәт көненә, тәкъдирнең яхшысы да, яманы да алдан билгеләнүенә ышану ул», – диде. Теге кеше тагын: «Син дөрес әйттең», – диде. Аннары: «Миңа ихсан турында сөйлә!» – диде. Аллаһның илчесе Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Ихсан – Аллаһны күрмәсәң дә, Аны күргән кебек гыйбадәт кылу ул. Син Аны күрмәсәң дә, Ул һичшиксез сине күрә», –  дип җавап бирде. Шуннан соң теге кеше: «Хәзер миңа сәгать (Кыямәт) турында сөйлә!» – диде. Аллаһның Илчесе Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Ул турыда соралучы кеше сораучыдан күбрәк белми», – дип әйтте. Сорау бирүче: «Алайса, миңа аның (Кыямәтнең) галәмәтләрен сөйлә», – диде. Аллаһның Илчесе: «Кыямәт якынаю галәмәтләре: кол хатынның үз хуҗабикәсен тудыруы;  яланаяк, ялангач, ярлы көтүчеләрнең биек өй төзүдә бер-берсе белән ярышулары», – дип җавап бирде. Әлеге кеше китеп  күпмедер вакыт үткәч, Пәйгамбәр салаллаһу галәйһи үә сәлләм:  «Әй, Гомәр, миңа кем сорау биргәнлеге сиңа мәгълүмме?» – дип сорады. Мин: «Аллаһ һәм Аның Илчесе бу турыда яхшырак беләләр», – дидем. Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Чынлыкта, бу – Җәбраил галәйһиссәлләм (фәрештә), сезне динебезгә өйрәтергә килгән!» – дип әйтте». 

Галимнәр ошбу мөбарәк хәдис турында: «Барлык шәригать фәннәре аңа кайтарылалар һәм аннан тармакланалар7, – диләр.   

Хәдис – Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең сүзләре һәм Рәсүлебез кылган гамәлләр. Хәдис – Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең сөннәте. Алда китерелгән хәдиснең мәгънәсенә төшенү өчен, аны игътибар белән өйрәник. Кешене күргәч тә, иң беренче аның  кыяфәтенә күз салабыз. Аннары, ул кеше сөйләме белән игътибарыбызны җәлеп итә. Болардан чыгып, кешегә карата күңелдән бәяләмә бирә алабыз. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең  хәдисендә дә, Рәсүлебез һәм аның тирәсенә җыелган сәхабәләр янына килгән кешенең, дөресрәге, кеше сурәтенә кереп, Исламга өйрәтергә килгән Җәбраил галәйһиссәлләмнең киеме, төс-кыяфәте күркәм булуы турында әйтелә. Аннары Җәбраил галәйһиссәлләмнең сөйләме һәм үз-үзен тотышы югары дәрәҗәдә булуы әйтелә. Моннан аңлашылганча, Җәбраил галәйһиссәлләм тышкы кыяфәте, сөйләме, инсаннарга карата мөгамәләсе белән кешеләргә күркәм үрнәк күрсәткән һәм яхшы дәрес биргән. Димәк, мөселманнар чиста-пөхтә итеп киенергә һәм күркәм кыяфәтле булырга, сөйләм әдәбен саклап, яхшы мөгамәлә кылып яшәргә тиешләр. Бигрәк тә мәчет үә мәдрәсәдә, гыйлем мәҗлесләрендә күркәм кыяфәтле булырга, әдәпле итеп аралашырга тиешбез.  

Җәбраил фәрештә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә: «Ислам турында сөйлә», – ди.  

Ислам сүзе – Аллаһка итагать итүне һәм буйсынуны аңлата. Ислам биш баганага таяна.  

«Аллаһтан башка иләһ юк, Мөхәммәд – Аллаһның Илчесе», – дип шәһадәт бирү. 

Тиешле вакытында, бөтен шартларын үтәп, биш вакыт намаз уку.  

Зәкят түләү.  

Рамазан аенда ураза тоту.  

Мөмкинчелеге булган (сәламәт һәм акчасы булган) кешегә, үз гомерендә бер тапкыр булса да, Мәккәгә барып хаҗ кылу.   

Җәбраил галәйһиссәлләм Рәсүлебез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә иман хакында сөйләргә куша. Иман нәрсә ул? Иман сүзе – гарәп телендә эчке килешү яки раслауны аңлата.  

Иман – Аллаһның барлыгына, Аның бер икәнлегенә, Аллаһның иптәше-тиңдәше булмавына ихлас күңелдән ышану. 

 Иман – Аллаһның фәрештәләренә ышану. Аллаһ фәрештәләрне нурдан яраткан, алар җенесләргә (ир үә хатын-кыз җенесләренә) бүленмиләр, алар үрчемиләр, алар ашамыйлар-эчмиләр, алар гөнаһ кылмыйлар. Фәрештәләр – Аллаһның мөхтәрәм коллары, алар Аллаһка итагать итүчеләр, алар Аллаһның һәр боерыгын җиренә җиткереп үтиләр.  

Иман – Аллаһның китапларына ышану.  

Иман – Аллаһның илчеләренә, ягъни пәйгамбәрләргә (барлык пәйгамбәрләргә дә) ышану. Аллаһ Тәгалә кешеләрне туры юлга өндәү өчен пәйгамбәрләрен җибәргән.  

Иман – Кыямәт көненең булачагына ышану.  Кыямәт көнендә Аллаһ мәетләрне терелтеп, каберләреннән чыгарып, фани дөньяда яшәгән вакытта кылган гамәлләре өчен хисап тотачак һәм әҗер яки җәза бирәчәк.  

Иман  – галәмдәге барлык нәрсәләрнең Аллаһның тәкъдире белән булуына ышану. Ягъни, тәкъдирнең Аллаһ тарафыннан алдан язылып куелганлыгына ышану. 

Исламнан башка – иман, иманнан башка Ислам була алмый. Алар бер-берсеннән аерылгысыз. Димәк, кальб белән, күңел белән ышанырга һәм әгъзалар белән гамәл-гыйбадәт кылырга тиешбез.  

Җәбраил галәйһиссәлләм Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә Ислам һәм иман хакында сөйләргә кушканнан соң, ихсан турында сөйләргә куша. Димәк, Ислам һәм иман ихсаннан башка булмый. Ихсан нәрсә ул? Ихсан – Бар һәм Бер булган Аллаһка ихластан гыйбадәт кылу. Кеше гыйбадәт кылганда Аллаһны күргән кебек кылырга тиеш. Мин Аллаһны күрмәсәм дә, Ул – мине күреп тора дип уйлау – ихсан була.  

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең мөбарәк хәдисе кешене бар яклап та тәрбияли. Хәзер шушы хакта бәян итәрбез, ин шәә Аллаһ. Җәбраил галәйһиссәлләм Кыямәт хакында сөйләргә кушкач, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Ул турыда соралучы кеше, ягъни Рәсүл, сораучыдан күбрәк белми», – ди. Кыямәтнең кайчан булачагын бары тик бер Аллаһ кына белә. Аллаһның сөекле Илчесе белмәгән нәрсә хакында «белмим» дип җавап бирергә оялмаган. Рәсүлебез – ышанычлы, гадел, дөресен сөйләүче мөэмин булган.  Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм үрнәгенә ияреп, белмәгән нәрсә хакында без дә «белмим» дип әйтергә тиешбез.  

Җәбраил галәйһиссәлләм: «Алайса миңа аның (Кыямәтнең) билгеләре хакында сөйлә», – ди. Рәсүлебез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм Кыямәтнең галәмәтләрен сөйләгән. Кыямәтнең билгеләре бар.  

1. Кол хатынның үз хуҗабикәсен тудыруы.  

Моны ничек аңларга? Җәмгыятьтә әхлаксызлык барлыкка килү сәбәпле, балаларның үз ата-аналарын тыңламаулары, ата-ана сүзенә колак салмаулары; ата-ана балаларга матди яктан ярдәм итәргә тиеш дип фикер йөртүләре; ата-анага итагать итмәүләре гадәти күренешкә әйләнү. Балаларның дөнья мәшәкатьләрен үз өсләренә алырга теләмәүләре һәм башка яман галәмәтләр барлыкка килү. Ни кызганыч, бу күренешләр хәзерге вакытта гадәти хәлгә әйләнде.  

Бөтен нәрсәдә дә капма-каршылык барлыкка килә. Алда әйтелгәнчә, балалар олыгайган әти-әнигә хезмәт итәргә тиеш булсалар да, ата-ана балага ярарга тырыша. Бу хәл хәзерге вакытта бик еш күзәтелә. «Балаларга ярдәм итәм» дип, пенсиягә чыккач та, ата-ана төрле урыннарда интегеп эшләп йөри. 

 Җәмгыятьтә түбән дәрәҗәдә булган кешеләрнең эш башында, идарәче урыннарда утырулары, ягъни эш башкара алмаган кешенең, булдыклы кешеләр өстеннән җитәкчелек итүе. Бу хәл хәзерге вакытта еш күзәтелә. 

Кешеләрнең бер-берсе белән байлыкта ярышулары һәм мактанышулары. Бу хәл дә көн кебек ачык, ул һәммәбезгә дә  күренеп тора.  

Кыямәт алдыннан, җәмгыятьтә күңел кабул итми торган капма-каршылыклар, ямьсез галәмәтләр барлыкка килә. Кыямәтнең байтак  галәмәтләре күренә башлады.  

Җәбраил галәйһиссәлләм Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмнән иң кирәкле, иң әһәмиятле мәсьәләләр хакында сорый. Артык сорау һәм артык җаваплар бирелми. Димәк, кемгә дә булса сорау биргәнче, без аны уйлап, әдәп кысаларында, тиешле урында, уңайлы вакытта бирергә тиешбез. 

Җәбраил галәйһиссәлләм Рәсүлебезгә сорау бирә һәм җавапны алгач: «Син дөрес әйттең», – ди. Димәк, мөселман кешесе мәҗлесләрдә, кешеләр җыелган җирдә, дәресләрдә әһәмиятле мәсьәләгә карата җавапны үзе белеп торса да, галимгә, укымышлы  кешегә сорау бирә ала. Ни өчен? Галимнең җавабын башкалар да ишетеп белсеннәр дигән изге нияттән.  

Җәбраил галәйһиссәлләм Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмнән Кыямәт хакында сорагач, Рәсүлебез ул Көннең (Кыямәтнең) кайчан булачагын белмәвен әйтә. Димәк,  кешедән ул белмәгән нәрсә турында сорасалар, «мин белмим» дип әйтергә тиеш. Бу – аның тәкъвалыгын күрсәтә.  

 Фәрештә, ягъни Җәбраил галәйһиссәлләм, Аллаһның боерыгын үтәп, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә сораулар бирә һәм, аның җавапларын раслап бара. Димәк, дәрес биргәндә һәм гыйлем алганда сорау-җавап ысулын куллану уңышлы. Рәсүлебез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм мөхтәрәм сәхабәләрен шул рәвешле тәрбияләгән, шул рәвешле аларга гыйлем биргән.  

Тәнебезне, киемнәрне, йорт-җирләрне табигый керләрдән су һәм сабын белән юып пакьлибез. Кешенең рухы, кальбе, күңеле гөнаһлардан керләнә. Шул рухи керләрдән ни рәвешле пакьләнергә? Ул гөнаһлардан Аллаһ дине – Ислам белән пакьләнәбез. Ни рәвешле? Гөнаһлардан тәүбә итеп, Исламга кереп, Аллаһның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып пакьләнәбез. Болар барысы да ике дөньяда да бәхетле булуыбыз өчен кирәк. Иң мөһиме – Ахирәттә җәннәтле булуыбыз өчен кирәк.   

Аллаһ Коръәндә «Бәкара» сүрәсенең 222 нче аятендә: «Имансызлык һәм динсезлектән, һәм гөнаһлы эшләрдән тәүбә итүчеләрне, һәм табигый, һәм рухи керләрдән пакьләнүчеләрне Аллаһ, әлбәттә, сөядер», – ди. 

Аллаһның сөекле бәндәләреннән булу өчен тырышыйк! 

             

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар