Логотип
Гореф-гадәт

Өч хыял, яки килен төшә бүген бер өйгә

Милли рухны уяту өчен яшьләргә тарихыбызның тирәнлеге, мәдәниятебезнең байлыгы турында сөйләргә кирәк, ди ул. 

Казанда һәр китап, һәр кассета шул максаттан алына. «Кубрат хан» белән «Йәгез, бер дога»ны безнең кулдан дөньяның иң зур байлыгы итеп кабул итте. Татар туе йолалары турындагы китапны да. «Туйларыбызны чын татарча итеп үткәрәсе килә. Бу китапны бигрәк тә яшьләребез көтә», – диде ул.  
Яшем бар, гел юлга чыга алмам, инде үзегез килегез! 

Мин сүзсез генә елмаям. «Кытай дигәч тә, Каф тавы артында түгел бит ул!» – дип дәвам итә әңгәмәдәшем. «Тел белмәгәч...» – дип башлаган җөмләмне дә шунда ук бүлдерә: «Минем беренче тапкыр Татарстанга ничек килүем турында оныттыңмыни?»

Онытмадым! Онытырлык тарих түгел ул! Сүз башым озынгарак китсә дә, сөйлим әле. 



...Зөлфия апа Чапаева Кытайда, Голҗа шәһәрендә туып-үсә. Җиденче сыйныфка кадәр татар мәктәбендә укый. (Алтмышынчы еллар тирәсендә Колҗада татар мәктәбе, кызганычка каршы, ябыла. Ул иске бинада «Бу йортта татар мәктәбе эшләде» дигән элмә такта әле дә эленеп тора икән.) Укытучы һөнәре сайлый, гомер буе балалар укыта. Гаилә кора, ике бала – кызы Зөмрәт белән улы Кодрәтне үстерә. (Кодрәт Татарстанда, Казан федераль университетында белем алды, Казанда төпләнде. Яшел Үзән кызы Лилиягә өйләнде, яңа гына аларның уллары Котдус туды. – Г. С.) Читтән караганда тормышы башкаларныкыннан  аерылмый кебек, күңелдә йөргән, җанга тынгы бирмәгән хыяллары гына менә... «Дөньялар үзгәрсен иде дә, әти исән чагында аны туган авылына алып кайтасы иде бер», – дип хыяллана ул. Кытай белән Россия арасындагы чик Әхмәди абзыйның вафатына ел тулып узган көннәрдә ачыла. Нишләтәсең, вакытны кирегә борып, өр-яңадан яшәп булмый... Чиләбе өлкәсе Чишмә районы Рәдүт авылына әтисенең кабер туфрагы гына кайтып ирешә...  

«Үземне тарихи Ватанымда, төп милләтнең бер вәкиле итеп тоеп карыйсы иде» – монысы хыялларның икенчесе була. Азиягә кайтып урнашкан туганнары янына кунакка кузгалганда ук ул ниятләп куя: «Казанны барып күрәм!» Монда бер туганы, бер белгән кешесе булмаса да, бүләкләргә кадәр ала. «Визасыз ничек Казанга барырга?» – бу сорауны Зөлфия апа Кыргызстанда үзе белән сөйләшкән һәркемгә бирә. «Ә сез берәр туганнан туганыгызның документын алыгыз. Олы яшьтә кешеләр бер-берсенә охшый алар», – дип киңәш бирүче табыла. Тәвәккәлли Зөлфия апа. Паспортны биреп торырга ризалаштыра, анда язылган исем-фамилияне бик тырышып ятлый. Тик... тукталырга Казанда кемеңдер булырга да тиеш бит әле! Чит илләрдәге милләттәшләр белән элемтә урнаштыручы «Ватан» дигән җәмгыять оешкан диләр дә, тик аны да табасы бар бит... «Ходай үзе җитәкләп йөртте», – дип сөйли ул. Шул көннәрдә бер туганнарының туена чакыралар аны. Кодагый Казан ягыныкы булып чыга! «Мин аңа чытырдап ябыштым, – ди Зөлфия апа. – Әнисенең исән икәнлеген, Казанда яшәвен белгәч: «Олы кодагыйга оныгының туй бүләген мин алып барыйм!» – дидем».

Туганнары ут йотып кала, ә ул тел белмәгән килеш, чит кеше документы белән юлга кузгала. Казанга поезд белән төнлә килеп төшә. Кулында адресы булса да, ул төнне вокзалда куна – русча бер авыз сүз әйтә алмагач, кемнән нәрсә сорыйсың?! Таң аткач, вокзалда кешеләр күбәя, татарча сөйләшүчеләр дә табыла. Таксига аны олы яшьтәге бер хатын утыртып җибәрә.
«Казанда чакта мин үземне әнкәм кочагында иркәләнгән кебек тойдым». 

Кодагыйның әнисе Маһирә карчык кунагын бик матур итеп каршы ала, әмма Зөлфия апага кирәк булган «Ватан» җәмгыяте турында ул, әлбәттә, белми. Анысын табарга... Татарстан радиосы ярдәм итә. Ниндидер бер тапшыру ахырында ул радиокомитет-ның адресын ишетеп, ятлап кала да: «Маһирә апа, мине Горький урамы, 15 нче йортка алып бар әле», – ди. «Ватан»ны анда, чыннан да, беләләр булып чыга, юлын күрсәтеп, озатып ук куялар. (Аннан соңгы килүләрендә Зөлфия апа инде Казанга, алар ярдәме белән, үзе әйткәндәй, «законлы рәвештә» килә.)
Күңелдә өченче хыял да була әле. Дөресрәге – теләк. «Үз гражданнары кайда гына яшәсә дә, авыр хәлдә калган вакытта Кытай дәүләте аларга ярдәм кулы суза, ташламый. Татарстанның да моңа көче җитсен иде», – дип, бик озак уйлап йөргән ул. Һәм... Бу юлы Татарстанга килеп өч көн узуга йөрәк өянәге белән егыла Зөлфия апа. «Хәл эчендәмен, әмма уйлап ятам: үзем белән шулкадәр акчам бар, өйдән шуның кадәр җыеп җибәрә алсалар, аякка басарга җитәрме икән? – дим. – Аннан Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закировның больница җитәкчеләренә: «Чапаева безнең кунагыбыз», – дип шылтыратуын әйттеләр. Аякка баскач, алар юллаган санаторийда да дәвалануымны дәвам иттем әле. Беләсезме, хикмәт акчада түгел. Мин ул көннәрдә бернинди акчага да сатып алып булмаслык хис кичердем. Без, татарлар да, таянычсыз халык түгел икәнбез».

Лаеклы ялга чыккач Зөлфия апа кабат... укыту эшенә алынган – теләге булганнарга татар теле өйрәтергә. Җаны, йөрәге кушканга тотынган! Укучылары – җиде яшьтән алып җитмеш яшькәчә. Голҗада гына түгел, Өремчедә, Чәүчәктә яшәүчеләр. «Яшьләребез татар булуларыннан кимсенеп, кайсы милләттән икәнлекләрен әйтми башлады, телне онытты, – ди Зөлфия апа. – Мин үз дәресләремдә иң элек аларда милли рух уятырга тырышам. Рухны уятсаң, тел үзеннән-үзе өйрәнелә». Милли рухны уяту өчен тарихыңның тирәнлеге, мәдәниятеңнең байлыгы турында сөйләргә кирәк, ди ул. Казанда һәр китап, һәр кассета шушы максаттан алына. Мөсәгыйт Хәбибуллинның «Кубрат хан»ын, Аяз Гыйләҗевнең «Йәгез, бер дога»сын (анысы өчен язучының хатыны Нәкыя апага рәхмәт!) ул шуңа да безнең кулдан дөньяның иң зур байлыгы итеп кабул итте. Татар туе йолалары турындагы китапны да. «Туйларыбызны чын татарча итеп үткәрәсе килә. Бу китапны бигрәк тә яшьләребез көтә», – диде ул. Мин Зөлфия ападан Кытайда яшәүче татарларның туйлары ничек узуы турында ишетергә килгән идем битҖай чыгудан файдаланып, укучыларны аның үзе белән якыннанрак таныштыргач, инде сорауларыма да күчсәм була.


***

– Кыз сорау йоласы Кытайда яшәүче татарлар арасында ни рәвешлерәк уза, Зөлфия апа?  
– Кыз йортына яучы булып мәхәлләнең акыллы, белемле, арадашчы булырлык ир-атлары – аксакаллар бара. Элек алар ике гаиләне бер-берсе белән таныштырганнар, килештергәннәр, ә хәзер бездә дә никах өчен төп шарт – балаларның үзара килешүе. Кемдер, йолага туры килсен дип кенә, беренче килүдә үк ризалашмый, яучыларны ике-өч рәт йөртә, ә икенчеләр шунда ук туй турында сөйләшүгә күчә – егет ягына бирергә дип әзерләгән исемлеген тапшыра. 
– Ә нинди исемлек ул?
– Кунаклар саны язылган, туй табынына нәрсәләр кирәк булачагы саналган исемлек. Әйтик, 50 килограмм дөге...
– Бер капчык була бит ул?! 
– Ким дигәндә, шуның кадәр дөгедән пешерәләр бездә пылауны. Чөнки кунаклар саны, иң аз дигәндә дә, 500 була: мәхәллә халкы, тирә-күршеләр, туганнар, дуслар, хезмәттәшләр... Әйе, 50– 100 килограмм дөге, шуңа кирәк кадәр май, ит... Кияү ягы күп вакыт туйга сыер суя, шуның янында сарыгы да була әле. 

Мәһәр өчен кызга нәрсә сораганнары да языла исемлеккә. Гадәттә, алтын була инде ул һәм аны граммлап күрсәтәләр: ун, унбиш, утыз биш... Хәзер утыз граммнан да аз сорамыйлар. Тагын ниләрме? Кызга бер кат язлык-көзлек, кышлык-җәйлек өс-баш киемнәре, бизәнү әйберләре – ислемай, таракка кадәр! 
– Бөтен авырлык егет ягына төшә түгелме соң?
– Кыз ягының да чыгымнары аз түгел. Кияү белән кәләш торасы фатирны «киендерү» алар өстендә. Җиһазлар, телевизор, суыткыч, кер юу машинасы, урын-җир әйбер­ләре, тәрәзә пәрдәләре, савыт-саба... Туйга кияүне дә баштанаяк алар киендерә – балдакка кадәр алалар. Әти-әнисе кызга да бүләк әзерли – «Кеше алдында оятлы булмыйк», дип, хәлләреннән килгәнчә тырышалар.
Төп туй кыз ягында уза. Авылларда ат белән урам буенча әйләнеп, «фәлән көнне фәләннәрнең туе була», дип кычкырып узалар. Чакыру да җибәрәсең. Кодрәт белән Лилия менә туй алдыннан биш йөз чакыру яздылар, бер гаиләгә – бер чакыру, ягъни мең кешегә була инде. 

Туйга бер көн кала «мал тапшыру» була: егет ягыннан 30-40 кеше килеп, исемлек буенча ни соралган булса, шуны тапшыра. Каршы як барысын да тикшереп, санап ала. Шул көнне кияүнең дуслары – унлап егет кыз ягына күченә: мал чалалар, казан асалар, үзләре белән алып килгән утынны ярып, күмер әзерлиләр...
– Туй алдыннан ир-атлар, җыелып, капчык-капчык кишер чистарта дигәннәр иде, ул да шушы көнне буладыр инде алайса.
– Әйе, кишерне дә дус егетләр чистарта. Бер килограмм дөгегә бер килограмм кишер салабыз, шуннан күпме кирәклеген чамалыйсыз инде. 
– Туй иртәнге намаздан соң ук башлана дигән сүз дә дөресме?
– Әйе, иртәнге намаздан соң бар мәхәллә, бөтен җәмәгать туйга килә. Сәгать алтыга пылау инде әзер булырга тиеш. 

Иртәнге унга кадәр ир-атларны гына сыйлыйлар. Унар-унар кеше утырырлык итеп аерым-аерым өстәлләр куялар. Ирләргә пылау һәм чәй чыгарыла. Сәгать уннан соң хатын-кызлар килә башлый. Аларга пылау да, аш та бирәләр. Чәй ризыклары, тәм-томнар ике табында да бертөсле үк була. Уйгурларда кичке мәҗлескә яшьләр генә җыела, ә бездә – татарларда – туганнар да, олылар да килә. Кичке табын күпкә мулрак, баерак була, унлап төрдә кайнар һәм салкын ризык кына әзерләнә. Кичке ашка килгән һәр хатын-кызга бүләк итеп сөлге яки яулык тараталар. Уртага төшеп биегән-җырлаганнарның иңбашына янә яулык яки шарф салалар. Биюче-җырлаучы ир-егетләрнең дә һәркайсына түбәтәй бүләк итәләр.  
– Бүләк дигәннән. Ишек төбендә берәү утырып, кунаклар туйга китергән бүләкне махсус дәфтәргә язып бара дигәннәр иде...
– Нәкъ шулай! Бүләкне ир-атлар түгел, ә хатын-кызлар гына алып килә. Һәм, чыннан да, ишек төбендә хуҗаларның бер ышанычлы кешесе аларны теркәп тора. Хуҗалар да, аларның якын туганнары да туйда, гомумән, кунакларны каршы алу белән генә мәшгуль. Аш-су тирәсендә тирә-күршеләр, мәхәллә кешеләре кайнаша, кунак-ларны урыннарына утырту, сыйлау да алар өстендә. Хуҗалар бу эш-ләргә катышса, аларга ышанмаган кебек килеп чыга. Туйны үткәрүдә ничә кеше катнаша, булыша, хуҗа аларга бүләккә шуның кадәр алъяпкыч, кулъяулык, аяк киеме әзерли. 

Якын туганнар туйны бик күтәрешә, алар, гадәттә, бүләккә акча сала. Туй хуҗаларына да бүләк – кием-салым, күлмәклек тукыма алып киләләр. Татарда: «Туйга барсаң, пар казыңны алып бар», – дип әйтү бар. Кытайда без каз үстермибез, шулай булгач, ул-кызларыбызны башлы-күзле иткәндә каклаган казлар әзерләмибез. Аның каравы, поднос тутырып тәм-том алып барабыз. 



Ә алып килгән бүләкләр исемлеге язылган дәфтәр гаиләдә гомер буе саклана. Беләсезме, ни өчен кирәк ул: үзең әлеге кешеләргә туйга алып барасы бүләгең алар алып килгәннән ким булмасын өчен. Шуннан аз булса – килешми. Ничек тә арттырырга тырышасың инде, һичьюгы бер күлмәклек тукыма өстисең. Без күлмәк-лекләрне бик күп бүләк итешәбез. Кызымның туе, аннан оныгымның бишек туеннан соң сандык-сандык булды инде алар. 
– Ә никах кайсы якта була?
– Туй көнне, иртәнге якта кыз ягында укыйлар. Никахтан соң кәләшне бер дус кызының өенә күчерәләр. Сәгать дүрт-бишләр тирәсендә, биш-ун машинага төялеп, кияү егетләре кәләш алырга бара. Ул йортта табын әзерләнгән була. Табыннан бер ризык алып капкан саен бүләк бирү тиешле. 
– Яшь киленне кайната-кайнана йортында ничек каршы алалар?
– Бездә киленне мондагы кебек мендәргә түгел, ә ак җәймәгә бастыралар. Кияүнең әти-әнисе тү-гел, ә якын туганнарының берсе аларга «бал шикелле тәмле телле, май шикелле йомшак күңелле булыгыз» дип, бал белән май каптыра. Аннан бу бал-майны бөтен туганнарга да авыз иттереп чыгалар. Ә кыз ягы егет ягына никах ширбәте әзерләп алып килә. 

Килен беркайчан да кайната-кайнана йортына төшми, күчеп килми – егет ягы туйга кадәр үк яшьләргә йорт яки фатир алып бирергә тиеш. Туйдан соң, якыннанрак танышу өчен, ике якның да туганнары килен белән кияүне кунакка чакыра башлый. Бу кунакка йөрүләр кайчак бәби туена кадәр сузыла. 
– Хәллерәк кешенең туе башкалардан кай ягы белән аерыла?
– Килгән кунакларга биреп җибәргән туй күчтәнәчләре белән! Һәркемгә аерым пакет әзерләнә, ул пакетка төрле тәм-том, конфет-печенье тутыралар. Кем пакетка күчтәнәчне күбрәк сала, шуның туе күркәмрәк, баерак, кәттәрәк санала. 
 
Алып килгән бүләкләр исемлеге язылган дәфтәрне гаиләдә гомер буе саклыйлар.

...Сез ничектер, мин үзем, Кытайга барып, андагы милләттәшләребезнең туен үз күзләрем белән күргәндәй булдым. Әкиятләрдә ничек диләр әле: «Мин дә булдым ул туйда. Сый-хөрмәт бик дан булды, ашатканнары – ит тә май, эчерткәннәре бал булды. Шәрабны иләк белән ташыдылар, сөзгеч белән эчерделәр».    

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    белмим... безнең татар халкы беркайда да югалып кала торган түгел ул

    • аватар Без имени

      0

      0

      Их,безгэ дэ балаларыбызга щундый матур туйлар уздырырга насыйп булса иде!

      Хәзер укыйлар