Логотип
Гореф-гадәт

Кайсы халыктан, дисәләр...

Балам бәхетле булып үссен иде! Кайсы гына ата-ана, бигрәк тә әни кеше, шулай дип өзгәләнми икән! Бар дөньясы җитеш булсын, теләгәненә ирешсен, рәхәттә яшәсен, кыенлык күрмәсен дип  җаннарын фида кылалар. Һәр ата-ананың баласын бар яктан камил итеп үстерергә омтылуы табигыйдыр ул. Тик моның өчен ничек тәрбияләргә, ничек багарга кирәк соң ул сабыйны?! Нинди серләре бар? Шәхес тәрбияләүне нәрсәдән башларга? Нәрсәләргә күбрәк өстенлек бирергә? Бу катлаулы заманда аны ничек үзен табарга өйрәтергә? Очсыз-кырыйсыз сораулар, аннан да күбрәк  киңәшләр, акыл сатулар... Ә аларда ничек? Башка илләрдә нинди тәрбия алымнары кулланалар икән? 
Этнопедиатрия – дөньяның төрле халыкларында бала тәрбияләүдәге аермалыкларны өйрәнә торган фән. Төрле ысулларны сынап караудан чыккан нәтиҗәләр тәрбиянең яңа, отышлы юлларын табарга булыша.
 

Японнар... тәпи атлап киткәнче үк сөйләшә!

Игътибар иткәнегез бармы, соңгы вакытта мондыйрак сөйләшүләрне дә еш ишетергә туры килә. «Фәләннәр улларын японча тәрбияли, ди!», «Төгәннәр балаларын яһүд мәктәбенә биргән!», «Сингапурча тәрбия модада хәзер», «Кызларын Англия мәктәбенә укырга җибәргәннәр»... Японча тәрбия дигәннән... Мөхәммәт Мәһдиевнең «Бәхилләшү» романында «Япон Яһүдин»гә әйләнгән Исламгали агайны хәтерлисез микән?.. Улы ташбаш малаен җәй уздырырга авылда калдырып китә, без инде япон методикасына күчтек, сез дә шулай дәвам итегез, дип, карт белән карчыкка наказын да бирергә онытмый. 

Оныгын алып калган Исламгали агай кичен капка төбендә «японча тәрбия» турында «лекция» укый: «Безнең тәрбия дөрес түгел ул. Без балага кычкырабыз, җикеренәбез. Сугабыз да. Әнә японнар! Алар балага берни әйтмиләр. Бала өйдә теләсә нәрсә эшли: гөлләрне йолка, чынаяк вата – аларда әйбер әйтелми. Бала үсә төшкәч үзе аңлый. Әнә минем Габделхәмит­нең малае. Яңача тәрбиялиләр. 

Шулкадәр тере бала. Һич кенә дә тик тормый. Шулай кирәк, японнар – акыллы халык алар.» Ә бәләкәй варвар күкеле сәгатьнең дә башына җитә, телевизор экранын да чәлпәрәмә китерә, тәрәзә төбендәге яран гөл дә, идәнгә төшеп, чүлмәге-ние белән көл була, электр чәйнеге, зур көзге ватыла, яшелчә бакчасының рәшәткәле капкасы каерыла... Болары әле баласы гына! Чагасы алга табарак: «японча тәрбия» бу бәләкәй афәт эләктереп чыккан шырпы кабыннан бөтен каралты-кураның янып бетүе белән төгәлләнә.

Танышларымның шулай ук малайларын японча тәрбияләү турында авыз суларын корытып сөйләгәне истә калган. Берчак өйләренә кереп чыкканда ул «метод»ны үзем дә күрдем. Ике яшьлек Ильяс көйсезләнә, аяк тибеп нәрсәдер даулый. Йокысы бар, диләр. Әни кеше кәстрүлгә карабодай ярмасын бушатып ята. Ильяс карап-карап торды да, «Идәнгә түк!» – ди. Әнисе аптырашта: ничек инде! Бала һаман көйсезләнеп үзенекен тукый. Үҗәтләнеп, «түк, түк!» дип елый ук башлады. Ничек тынычландырырга белмиләр. Әти кеше хатынына: «Түк диләр бит сиңа, нәрсә карап торасың!» – ди, тавышын күтәрә төшеп. Чыгып киттем – алар ярманы идәнгә чәчеп калды...



Юк, монда нәрсәдер башкача, японча тәрбия болай гына булырга тиеш түгел! Нәрсәнедер «төшереп калдырган», ахрысы, болар. Тик нәрсәне? Эзләнә торгач, таптым кебек җавабын.

Япониядә яшь үзенчәлеген исәпкә алып тәрбияләү традициясе икән ләбаса! 5 яшенә кадәр бала – король: теләсә нәрсә эшли. Аны ачуланмыйлар, тыймыйлар. Ә инде мәктәпкә кергәч, аңа кырысланалар: 5 тән 15 яшькәчә – ул кол хәлендә. Өлкәннәр сүзе – закон. Һәртөрле тыюлар, чикләүләр кысасына килеп эләгә. Аның каруы, 15 яшьтән соң инде аңа шәхес итеп карый башлыйлар, тиң күреп сөйләшәләр, киңәшләшәләр. Балалар тәрбияләү япон әниләренең төп эше. Нарасыен яслегә биреп эшкә чыккан хатын-кызга эгоист итеп карыйлар. Әби-бабай булышлыгына өмет баглыйсы да юк! Үз бурычыңны башкалар җилкәсенә салу дип атала икән ул аларда. Япониядә елаган баланы сирәк очратасың. Моңа бернинди сәбәп юк чөнки! Кечкенә японнар тәпи атлап киткәнче үк сөйләшә башлыйлар! Гаҗәпләнәсе юк: чөнки әнисе туганнан бирле аны әйләнә-тирә мохит белән таныштыра, олы кешегә тиңләп сөйләшә. Япон хатыннары баланы кечкенәдән үк үз хисләрен йөгәнли белергә өйрәтә. Сүз тыңламаган малайга әнисе: «Әгәр үзеңне болай тотсаң, бөтенесе синнән көләчәк», – ди. Аралашуның японча стиле дә була икән, уйларны укый белү дип атала ул. Тәрбия максатларында аны болай кулланалар. Әйтик, бала аяклары белән ишеккә тибенеп, аны боза икән, әнисе: «ишек авыртудан елый», дип, баласының «хисләре»нә тәэсир итәргә тырышачак, җансыз предметларны да җанландырачак. Япониядә беренче чиратта башкалар фикере һәм хисләре белән исәпләшергә өйрәтәләр шулай. Ә бездәге әниләр: «Ярамый!» – дип кырт кисәчәк.
 
Япон педагогикасының төп бурычы — коллективта эшли белә торган кешеләр тәрбияләү. 
 

Карлсон белән Пеппи ватандашлары

Без, бер төркем журналистлар, Стокгольмга барган идек. Меларен күлен Балтик диңгезе белән тоташтыручы 14 утрауга урнашкан бу шәһәрнең дөньядагы иң матур башкалаларның берсе икәнен үз күзләребез белән күрдек. Мине иң сокландырганы – балаларга мөнәсәбәт булды. Урам уртасында ук баскетбол, гольф мәйдан­на­ры, адым саен балалар өчен уен мәйданчыклары, хәтта кафеларда да бала-чага өчен махсус урыннар. Юргоден утравында балалар язучысы Астрид Линдгрен персонажларына нигезләнеп ачылган «Юнибакен» әкият музее үзе генә дә ни тора!  Менә-менә түбәдә яшәүче Карлсон  килеп чыгар төсле. Миңа анда яшәүче балалар үзләре дә акыллы, шук, бераз тәртипсез Карлсонны хәтерләтте. (Хәер, швед балалары аны, мактанчык һәм ялганчы дип, бик үк өнәп бетерми.) Кечкенә генә бала да зур шәхес итеп карала. Аны түбәнсетми генә, акылына һәм җанына җәрәхәт ясамый гына, килеп чыккан проблемаларны үзе чишәрлек тәвәккәл итеп үстерәләр, аның фикере белән исәпләшәләр. Бирегә килгәнче үк Швециядә ирләр белән хатын-кызларның тигез хокукы абсурд дәрәҗәсендә икәнен ишетеп белә идек инде. Өй эшләре тигез бүленә. Кер уу, савыт-саба юу, ашарга пешерү, өй җыештыру... Һәммәсен булдыра швед ирләре. Алай гынамы?! Алар әле менә дигән бала караучылар да! Эш вакытында Стокгольм урамнарында коляска тартып, балалары белән паркта уйнап, аларны музейлар белән таныштырып йөрүче әти кешеләрне күреп гаҗәпләнгән идек. Җитмәсә, шундый оста карыйлар: тавыш күтәрмиләр, капризларын дипломатик юл белән җайлап хәл итәләр, үзләре дә шул сабыйлар дәрәҗәсенә төшеп, мавыгып уйныйлар. Фотожурналист Ларс Тегман, сүз уңаеннан, кызык бер яңалык ачты. Швед кызлары-малайларына бик бәләкәйдән үк акчаны дөрес тота белү серләрен төшендерәләр икән. Чөнки бала ай саен яки атнага бер акча ала, кайбер өйдәге эшләре өчен әти-әнисе хезмәт хакы биреп бара, ди. Акчаң булу яхшы, ләкин аның өчен эшләргә кирәк, шул чагында аның кадерен беләсең. Бәлки, бездәге әтиләргә дә җаваплылыкны тапшырып караргадыр?


 
Швециядә балалар үз бюджетын төзи белеп үсә, акчаны акыллы итеп «туздырырга» өйрәнә. 
 

Ирекле балалар, катгый таләпләр

Балачактан бер хатирә. Җәй саен туп-туры безгә Уфадан пароходта бер күзе сукыр Җәмилә апа кайтып төшә. Кардәш, туган да түгел үзе. Якын итеп кайта. Башка барыр җире юк. Кайчандыр безнең бабакайлар белән күрше булып яшәгәннәр, тик ул бик яшьли ятим калган. Үсә төшкәч, Уфа якларына чыгып киткән. Гаиләсе, бала-чагасы юк. Уфада табиб яһүдләр гаиләсендә тамак ялына бала карый. Аның өчен яһүдләр – хуҗа. Ул сөйләгәннәрдән, гаилә башы Ефим Кушнер җайлы кеше, беркайчан тавыш күтәрми икән. Хатынын Циля апа дип беләбез. Бик укымышлы ханым, ди. Кызлары Рита, уллары Марик. Бер җәйне әнә шул яһүдләр – әти кеше ике баласы белән – бездә кунак булып китте. Гаҗәп бер вакыйгага әйләнде инде ул! Ир кешенең көннәр буе улы, кызы белән әвәрә килүе күрше апаларын тәмам хәйран калдырды! (Яһүдләрдә ата кеше тәрбиясенә аеруча игътибар бирелә икән!) Аларның кәефе гел яхшы, бик итагатьлеләр. Әле урманга баралар, әле су коенырга төшәләр, әле комда кабырчыклар җыеп, күбәләкләр куып йөриләр. Без бала-чагаларны да ияртәләр.  Фотога төшерәләр, шахмат, бадминтон уйныйлар. Әтиләре гел мактап, үсендереп тора үзләрен! «Безнең Рита пианинода уйный, ул шәп музыкант булачак!» – ди. «Марик түзем, сабыр, максатчан: шәп доктор чыгар аннан!» – дип үсендерә. Режим саклап кына ашаулары да безнең өчен яңалык иде. Әтиләренең бер тапкыр да битәрләгәнен күрмәдек. Марик кебек тавык­лар куып йөрсәкме!.. Әни пыр туздырыр иде. 

Ә аңа әтисе: «Шундый әйбәт малай мескен кошны ничек шулай җәфалый ала, аңламыйм», – ди. Бездән күрмәкче койма башына менеп киткәне өчен Ритага да эләкмәде. «Ай-яй, зифа буйлы сылу кызны тәртипсез малай ролендә күрү сәер икән!» – дип кенә көлде.

Яһүдләрнең тәрбия өлкәсендә алтын кагыйдәсе бар: бала ирекле булып үссен! Ул аңа һава сыман кирәк. Әмма таләпләр дә каты! Мондый тәрбия стилен каты диварлы иркен бүлмәгә тиңлиләр. Аларны кечкенәдән үзләрен яратырга, үз эшләренә сокланырга, талантларын ачарга өйрәтәләр, аларга шәхес итеп карыйлар! Их, менә нәрсә җитми безнекеләргә!
 

Балалар үз хокукларын белеп үсә!

Әлфиянең – Лондоннан, Назиләнең Германиядәге Мюнстердан кайтып төшеп, редакциягә килеп чыгулары безнең өчен һәрчак күңелле вакыйга. Әниләре белән бергә эшләгәч, кызларны мәктәп яшеннән үк беләбез. Инде алар, үсеп җитеп, кияүгә чыгып, төрле илләрдә яшәп яталар. Кыз-уллар үстерәләр. Бишек җырлары җырлап, үз балачаклары әкиятләрен сөйләп, дәү әниләре, әниләре аша күчкән күркәм гадәтләре­безне бәләкәчләренә дә сеңдерергә тырышып гомер кичерүләре. Инглиз, алманнар тәрбиясен дә чит итмиләр. Яңа ысуллар, яңа менталитет...

Әлфиянең Рафаэле белән Микаэле һич тик тормый: этешәләр-төртешәләр, берсен-берсе ирештерәләр, йөгерәләр, сикерәләр... Әниләренең исе дә китми. Инглизчә тәрбиядә иң күзгә ташланганы – британ әниләренең түземлеге, дип аңлата ул. Балаларның шуклыгы беркайчан да чыгырдан чыгармый ди аларны. Киресенчә, елмаеп, тыныч кына берничә тапкыр баласына болай эшләмәскә кирәген аңлаталар. Нәрсә ярый, нәрсә ярамый... Туып берничә ай үтүгә үк бала олылар тормышында яши башлый инде! Аның белән кибеткә дә чыгалар, кафеларга да йөриләр. (Кафе гынамы соң! Фурошики-төенчегенә яшь баласын утыртып, Казанга тикле кайтканы бар Әлфиянең!) Әнә шулай күкрәк баласын да аралашырга, кечкенә­дән әйләнә-тирә мохиткә җайлашырга өйрәтәләр. Англия­дә моңа уңай шартлар да тудырылган: һәр кибеттә имезү, өс-башын алыштыру бүлмәләре бар, һәр ресторан-кафеда балалар өчен өстәл-урындыклар куелган. Сатучылар, официантлар, башка персонал кечкенәләр­гә карата ягымлы. Англия тәрбиячеләре баланың теләсә нинди соравына җавап бирә, аз гына уңыш­ла­ры өчен дә мактый. Бу исә баланы үз күзендә күтәрә, үзенә ышанычын арттыра. Киләчәктә ул төрле ситуа­ция­ләргә җайлашырга, проблемаларны чишәргә булышачак. Нечкә зәвык, аристократларча яхшы тәр­бия, көн тәртибен дөрес оештыру – баланы инглиз сти­лен­дә тәрбияләүне шулай күз алдына китерә­ләр. 



«Бездә халык төгәл, тәртип ярата, һәрнәрсәне алдан уйлап эшли», – ди Назилә немецлар турында. Һәм кызы Оливия мисалында аларның балалар бакчасы Kindergarten, андагы тәртипләр турында сөйләп китә. Оливияләр төркемен янгын сүндерүчеләр янына да, стоматологка да, «ашыгыч ярдәм» табибларына да, полициягә дә экскурсиягә алып барганнар. Балалар мәктәпкә киткәнче үк тормыш куркынычсызлыгы дәресләре алган шулай. Полиция нәрсә белән шөгыльләнә, юл аркылы ничек чыгарга (светофорның кызыл уты янып торганда чыгу соң чиктәге ахмак­лык!), үз хокукларыңны ничек якларга, андый-мондый бәхетсезлек очрагында эшне нәрсәдән башларга... Барысы да гамәлдә күрсәтелгән. Германиядә балалар... телевизор карамый икән! Әйе, әйе! Өйдә ул йә юк, йә аны бала йоклагач кына кабызалар. Билгеле бер яшькә җитмичә, компьютерга да якын җибәрмиләр. Никадәр озаграк белмәсә-күрмәсә, шулкадәр сәламәтрәк, дигән фикердә алар. Уенчыкларга бик сакчыл караш! Уйнамый да тормыйлар бит инде югыйсә –  кыршылмаган, тапланмаган, тузмаган – өр-яңа сыман үзләре! Әйләнә-тирәгә, кешеләргә дә игътибарлы, сак караш. Оливия, мәсәлән, машинада музыка уйнап барганда, әтисенә тәрәзәләрне ачарга рөхсәт итми: башкаларга комачаулыйсың, ди. Балалар мөстәкыйль булып, үз фикерләрен курыкмый әйтергә өйрәнеп үсә.
Ә бездә олыларны узып сүз әйтү ярамый! 
 

Америкада шулай!

Аларны дөньяның теләсә кайсы илендә «американча елмаю»ларыннан танып була: үзләрен иркен тоталар, кыенлыклардан коелып төшмиләр, хөрлек әллә каян сизелеп тора. Ни телим, шуны эшлим, янәсе. Мондый менталитет Америкада кече яшьтән үк салына. Баланың хокукларын һәм иреген таныту – монда да тәрбиянең нигезендә шул ята. Дәүләт тәрбия процессын күзәтә. Өлкәннәр балаларын хаксызга кыерсытса, суд органнары, җаваплылыкка тартып, аларны ата-ана хокукыннан мәхрүм итеп куюы да бар. Бала бу хакта үзе полициягә хәбәр итә ала. 12 яшькәчә баланың үзен генә урамда йә өйдә калдырып китү закон тарафыннан тыела. Әниләр балаларын ясле-бакчаларга бирми, өйдә үзләре тәрбияли. Алдан ук мәктәпкә әзерләүгә артык исләре китми, «вакыты җиткәч, өйрәнерләр» принцибы белән яшиләр. Иҗади, көтелмәгәнчә фикерли торган шәхесләр әнә каян килә! Бергәләп табигать­кә чыгу, кафедагы кичке аш – Америка гаиләсенең аерылгысыз өлеше. Соңгы вакытта иркен график буенча яки виртуаль офиста эшләү гаиләгә күбрәк вакыт калдыра. АКШта оныклар караучы әбиләр юк. Балалар – әти-әни проблемасы. Аннары американнар бик мобиль халык, яшәү урыннарын елга 4-5 тапкыр алыштырырга мөмкиннәр, ә әби-бабайлар – еракта.



Шунысын гына әйтә алам: Американча тәрбия күпләргә ошый. Бала шәхес булып үсә! Бездә исә «ярамый», «килешми», «алай итмә»ләр күбрәк бугай ла. Ә бит яшьләребездән хөр фикерле, белемле, кыю, конкурентлылыкка сәләтле, креатив, өлкәннәр белән диалогларга, үз позициясен якларга әзер булу сорала.

Заманалар үзгәрде! Без инде бөтенләй икенче – чикләр ачылып, милләтләр, халыклар аралашып көн күргән чорда яшибез. Безнең теләк – балаларыбыз артык тыйнак, күндәм, өлкәннәр хаксыз очракта да, бер карусыз шуларга буйсына, әдәп саклап, бәхәсләрдә башкаларга юл куя торган булып үсмәсен иде инде! Үз дәрәҗәсен белсеннәр. Түбәнсенмәсеннәр. Үзләрен издермәсеннәр. Мескен булмасыннар. Башкалардан өйрәнсеннәр. 



Кемдә ничек?

ИТАЛИЯДӘ балаларга нәрсә эшләсә дә ярый! Тәртипсезләнсә дә, киреләнсә дә – ялгыш та җәза бирмиләр, почмакка бастырмыйлар. Алар кысаларга кертелмәгән. «Ярамый» дигән сүзне ишеткәннәре дә юк!
ИСПАНИЯДӘ әти-әниләр үз балалары турында сөйләргә, аңа сокланырга, тик торганда да бүләкләр бирергә яраталар. Көньяк эмоциональлеге белән балага ярсып кычкырган чаклары да була. Ләкин ул озакка бармый: кочаклашулар, үбешүләр, гафу үтенүләр белән тәмамлана. Балалар әти-әниләре кебек шат күңелле булып үсәләр.
ГРЕЦИЯДӘ әйбәт әти-әнинең сәер бер «юләрлеге» бар: бала һәрчак ашаган, артыгы белән ашаган булырга тиеш! Гирос ашап түм-түгәрәк булган грек баласы гадәти күренеш. Әниләр улларын бик көйли, ә әтиләр кызларының теләсә нинди капризын үтәргә әзер.
КЫТАЙДА бала тәрбияләү безнекеннән шактый аерыла. Күз алдына китерегез, кибеттә әни кеше баласына: «Көтеп тор», ди дә эчкәре кереп китә, бер сәгать, ике сәгать узарга мөмкин, бала тыныч кына көтүен дәвам итә. Балаларны тыңлаучан, актив, аралашучан булырга өйрәтәләр.
КУБАДА балалар кечкенәдән үк гашыйк булалар, кемнәр белән дуслашулары турында һич кыенсынмыйча туганнарына сөйлиләр. Аларда кайнар Куба каны уйный. Конгода күкрәк баласын нәрсә белән дә булса кызыксындыру бөтенләй дә юк. Сабый баланың анда төп эше йоклау икән.
КОРЕЯДА кыз балаларны  «Сөйкемле караклар» дип йөртәләр. Кияүгә чыккач, кыз башка гаилә кешесенә әйләнә, картлык көнендә ата-ананы ир бала карарга тиеш була. Кыз балага тотылган акча, алынган бүләкләр әрәмгә генә китә. Шуңа корея кызларына юньле белем дә бирмиләр, кайнанасы кайгыртсын, диләр. 12 яшьтә кияүгә чыккан кызлар өчен бу зур югалту түгел анысы.
ИРЛАНДИЯДӘ балалар йортлары бөтенләй дә юк. Ятимнәрне балалыкка алучы гаиләләр җитәрлек. Хатын-кызлар соңарып кына бәби тапса да, һәр өйдә дүртәр-бишәр бала үсә. 
АВСТРИЯДӘ әти-әниләр шактый кырыс, таләпчән. Ә менә балаларына уенчыклар сатып алу өчен алардан да күп акча тоткан халык Европада башка юктыр.
Франциядә булучылар андагы балаларның тәртиплелеге турында сокланып сөйлиләр. Сере гади: әниләре аларны басып түгел, ә бәлки уртак фикергә китереп тыңлата икән. Франциянең Пуатье клиникасындагы балалар психиатриясе бүлеге җитәкчесе, доктор Марселли гаҗәп акыллы фикер әйткән: «Баланың вакыт-вакыт аңлы рәвештә әти-әни теләгенә каршы төшүе яхшы тәрбия билгесе ул. Әмерләргә буйсынмый кала белер өчен тыңлаучан була белү дә кирәк әле. Карусыз буйсыну – түбәнсетә, ә менә тыңлый белү балага үсәргә булыша».  

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар