Логотип
Гореф-гадәт

Пычактан ашамаска!

Бүген без барыбыз да үзебезне бик реаль кешеләргә санап йөрибез. Замана, техника алга киткән заманда яшибез имеш. Әби-бабайларның зирәк сүзенә, ышану-ырымнарына әкият итеп кенә карыйбыз. Чынласаң, безнең заманның да халык телендә йөри торган үз сынамышлары бар икән бит! Билгеле, аларның күбесе шаяру формасында бирелә. Әмма һәр шаяруда күпмедер хакыйкать бар, диләрме әле?!

Бүген без барыбыз да үзебезне бик реаль кешеләргә санап йөрибез. Замана, техника алга киткән заманда яшибез, имеш. Әби-бабайларның зирәк сүзенә, ышану-ырымнарына әкият итеп кенә карыйбыз. Чынласаң, безнең заманның да халык телендә йөри торган үз сынамышлары бар икән бит! Билгеле, аларның күбесе шаяру формасында бирелә. Әмма һәр шаяруда күпмедер хакыйкать бар диләрме әле?!


Безнең заман сынамышлары:


Әгәр дә өстәлгә шикәр комы түгелә икән – димәк ачуланышкан кешегез белән дуслашасыз. Бу күренешне ачуланышкан ир белән хатынның дуслашуына да юрыйлар. 


Озак машина юмыйча йөргәннән соң, ниһаять юасыз икән, димәк, икенче көнне яңгыр явачак!


Әгәр төшегездә авария күреп уянасыз икән, иртән эшкә җәмгыять транспортында бару хәерлерәк...


Төшегездә ананас күрсәгез – тормышыгызга уңыш килә дигән сүз.


Базарда күп һәм «тәмләп» сөйли торган сатучыга эләксәгез – алдануга. Андый сатучылар, авызына каратып торып, йә товарын азрак үлчи, йә сдачаны азрак кайтара. 


Сатып алганда акчаны уң кул белән бирергә, ә сдачаны сул кул белән алырга кушалар. Шулай иткәндә акча бәрәкәтлерәк була, ди. Ә менә банк карточкалары белән нишләргә?! Аңа карата ырымнар чыгып җитмәгән бугай әле.


Әгәр дә юыну бүлмәсендәге трубалар берәм-берәм эштән чыга яки тыгыла икән, димәк, финанс мәсьәләсендә күңелсезлекләр көтелә дигән сүз. Шуңа күрә акчагызны санап, ә трубаларыгызны вакытында ремонтлап торырга киңәш итәләр. 


Әгәр дә өстәлне кәгазь салфетка белән сөртсәң – тавыш-гаугага.


Бурычыңны кичен бирсәң – үзең дә хәерчеләнерсең.


Яңа ай туган көнне тәрәз төбендә акча тулы акча янчыгы калдыру – байлык артуга. 


Әгәр иртән йомырка тәбәсе көйсә – эшкә баргач, компьютерың ватылуын көт тә тор, диләр.:) (Шуңа күрә иртән ботка ашау модада бугай!)


Әгәр компьютерда илһамландыра торган картиналарны, рәсемнәрне күбрәксакласагыз, ул техникада эшләгән эшләрегез гел уңай булыр, диләр. 
Телефоның тешеп китеп экраны чәрдәкләнсә – акча чыгуга. :)


Ә менә бу ышанулар күптәннән килә һәм аларга игътибар итәргә кирәк, ди халык.
1.    Бусага аркылы әйбер бирмәскә. Өйдән чыкканда бусаганы уң аяктан атлап чыгарга.
2.    Тоз түгелсә – өстенә шикәр комы сибәргә.
3.    Пычактан ашамаска.
4.    Зур юлга кузгалыр алдыннан утырып алу хәерле.
5.    Әйбер онытылып калып, өйгә кир кергәч, көзгегә карап алырга кирәк.
6.    Куанычлы хәбәр сөйләгәннән соң, күз тимәсен өчен, өч тапкыр агачка шакып алырга кирәк.  
7.    Кояш белән бергә торган кешенең сәламәтлеге арта.
8.    Чите кителгән табак-савытыннан туклану – күңелсезлеккә китерә.
9.    Хатын-кызга кием эченнән булавка эләктереп калдыру хәерле.

Бәлки, сезнең дә яңа сынамышлар ишеткәнегез бардыр. Языгыз әле!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар