Логотип
Гореф-гадәт

Бабаң кем дә, затың ни?

Әллә замана модасы, әллә тарихи узаңыбызның уянуы – нәсел чылбырындагы югалган буыннарны барлау, нәсел-нәсәпләрен ачыклыйсы килү теләге көчле хәзер. Борынгы мирасның кыйммәтен аңлый барабыз, димәк. Тарих пәрдәсенең читен күтәреп, чорлар аша ерак бабаларны ничек эзләп табарга соң? Эзләнүләрне нәрсәдән башларга? Нинди тарихи чыганакларга таянырга?

Шәхсән мине гаилә тарихларын нинди документларга нигезләнеп төзиләр дигән сорау күптәннән кызыксындыра иде. Ниһаять, архивка кереп, ул кулъязмалар белән үземә танышу насыйп булды.
Нәселне ачыклау, ата-бабаны, туганлык җепләрен табу эше төп ике чыганакка нигезләнеп алып барыла. «Ревизия язмалары» («Ревизские сказки») һәм «Метрика кенәгәләре» («Метрические книги») дип атала бу кулъязма документлар. Аннан башка губернатор канцеляриясе, олыс идарәсе документлары, «похозяйственные книги», XVIII гасырда Екатерина патшабикәнең генераль межалау кампаниясе вакытында төзелгән җир планнары бар. Авыл җыеннары документлары да бик күпне сөйли ала. 
«Ревизия язмалары» – XVIII гасыр–XIX гасырның беренче яртысында Россиядә уздырылган җан исәбен алу нәтиҗәләре ул. 1720-1858 ел аралыгында барлыгы ун кампания уза. Казан губернасы буенча 1834, 1850, 1858 елгы җан исәп нәтиҗәләре (8, 9, 10 ревизияләр) тулысы белән диярлек сакланган. Кайбер авыллар буенча 1735-1765 елга караган документларны табарга була.
Җан исәбен алу кампаниясенең төрлесе төрлечә башкарылган. Дөресен әйткәндә, Россиядә узган бу эшнең максаты – җан башыннан салым түләтү булган, әлбәттә. Гаиләдәге ир-ат җенесе вәкилләре саныннан чыгып салынган ул салым. Шуңа да 1, 2, 6 ревизияләрдә хатын-кызларны җан исәбенә бөтенләй дә кертмәгәннәр. Калганнарында гаилә составы тулысы белән күрсәтелгән.
Мөселманнарның метрика кенәгәләре исә 1828–1829 елдан төзелә башлый. Бу эшне инде мөфтият кушуы белән, муллалар үзләре башкара. Бер авылда әллә ничә мәхәллә булуын искә алсак, авылдагы метрикалар да мәхәллә саен тутырылган. Дөреслектә, алар ике нөсхәдә язылырга тиеш булган. Бер нөсхәсе Уфадагы мөфтияткә тапшырылган. Шуңа да хәзерге Татарстан территориясенә кергән күпчелек авылларның 1865 елга кадәрге борынгы метрика кенәгәләре әле бүген дә Уфада саклана. Мөселман метрикалары дүрт өлештән тора: туучылар, үлүчеләр, никахлар, талаклар.  Бөгелмә, Әлмәт, Тукай, Актаныш, Зәй ягы авылларына караган документлар азрак. Ә менә Вятка губернасына караган (Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе яклары) метрикаларның хәле аяныч. Сәбәпләре, билгеле, күп төрле: су басулар, янгыннар...  Кызганыч, андагы мәгълүматларны хәзер берничек тә табып булмый. 

Илдар Шәфиков,Татарстан дәүләт архивының фәнни эшчәнлек һәм публикацияләр буенча директор урынбасары:
– Хәзер күпләр үзләренең нәсел тамырлары белән кызыксына. Бер атнага гына да якынча 130 сорау керә безгә. Кемдер берәр туганы хакында гына сорый, кемгәдер тулы бер шәҗәрә төзеп бирергә кирәк. Бөтен кешегә дә тиз кирәк, уңай җавап кирәк... Әмма бу тиз генә башкара торган эш түгел. Бер позицияне (бер кеше хакында бер мәгълүмат табу бер позиция дип атала –  авт.) табу өчен дә бер хезмәткәр берничә көн вакытын сарыф итәргә мөмкин. Ә инде тулы шәҗәрәне төзү өчен еллар таләп ителә. Шуңа да генеалогия буенча кергән сорауларга җавап бирүнең төгәл генә вакыты куелмаган.
Халык архивта нинди мәгълүматлар барын, безнең ничек эш итүебезне начар күзаллый.  Алфавит буенча төзелгән әзер картотека сыманрактыр дип уйлый алар архивтагы документларны.  Әмма әлегә андый картотека да, журналдан гына карап әйтә торган әзер исемлекләр дә юк. Архив мәгълүматларын эзләтү – түләүле хезмәт. Беренчедән, әйткәнемчә, күп көч сорый, икенчедән, без хәзерге Татарстан Республикасы территориясенә кергән авылларга караган документларның күчермәләрен башка регионнардан сатып алабыз. 
Узган ел Мари Республикасы вәкилләре килгән иде. «Бездә гарәпчә язылган метрикалар ята, укый алмыйбыз», – диләр. Менә шул рәвешле, әле бүгенге көндә дә яңа табылдыклар булып тора.  Хезмәткәрләребез Самара һәм Уфага барып, бүгенге Татарстан Республикасы территориясенә кергән авылларга караган документларның исемлек копияләрен алып кайттылар. Мәскәүдән өченче ревизия документларының күчермәләрен алдырдык. Архивларда үзәкләштерү дигән нәрсә әлегә юк, без моңа барабыз гына әле.
Хәзер архив хезмәткәрләре тагын бер бик зур эшкә алынды –  кулъязма хәлендә сакланган борынгы документларны электрон форматка күчерү эше бара.  Тугыз йөздән артык  «Ревизия язмалары»ның алты йөзгә якыны инде электрон базага кертелгән. Җәйгә кадәр «Ревизия язмалары» материалларының барысын да электрон форматка күчереп бетерергә уйлыйбыз. Метрика кенәгәләрен электрон форматка күчерү, билгеле,катлаулырак. Алары күп тә (тугыз мең тирәсе), дүрт меңнән артыгы кулдан язылган гарәп имлясында булгач, укып-тануы да бик катлаулы. 

Рәйлә Гатауллина, Татарстан дәүләт архивының Генеалогик характердагы мөрәҗәгатьләрне карау бүлеге җитәкчесе: 
– Безгә ике төрле мәсьәлә белән мөрәҗәгать итәләр. Аның беренчесе, һәм ул иң күбе дә, гражданлык хәлләре турында сораулар була. Гадәттә, туганлыкны исбатлау, гражданлык алу, мираска хокукы барлыгын раслау өчен кирәк булып чыга ул мәгълүматлар. Казахстан, Үзбәкстан, Украинадан еш мөрәҗәгать итәләр. 
Соңгы елларда, бабаларының иске кабер ташларын яңартасылары килеп, даталар, исемнәр төгәл булсын иде дип тә мөрәҗәгать итүчеләр бар. Үткәннәргә мондый хөрмәт куанычлы хәл. Шуннан кызыксынып китеп, бабаларының бабаларын ачыклыйсылары килә. Бер мәгълүмат табылса, шуннан икенчесенә юл ачыла, өченчесенә...
Шәҗәрә төзү, генеалогик тикшеренү уздыру мәсьәләсенә килгәндә,  без нәсел тарихын өч төрле тулылыкта тикшерүне тәкъдим итәбез: үзебезнең архив документларына нигезләнеп, «төшә баручы» генеалогик тикшерү; шундый эзләнүләрне буыннарның билгеле бер чорда яшәгән бөтен туганнарын да кертеп һәм башка регионнар, федераль архив документларын да кулланып төзү. Мондый тикшеренүләрнең нәтиҗәсе булып, тарихи мәгълүматлар (авыл тарихын, төрле социаль төркемнәр турында белешмәләр) тупланган альбом төзелә.

Заһир Шәйхелисламов, Татарстан дәүләт архивының Генеалогик характердагы мөрәҗәгатьләрне карау бүлегенең баш архивисты:
– Кайда да кеше факторы дигән нәрсә бар. Борынгы кулъязмалар белән дә шулай. Кайсыдыр мулла баланың туган көнен, кайчан исем кушылуын, кайсы мулла кушканлыгына кадәр җиренә җиткереп язып куйган. Кайберләре әтисенең исеме урынына улыныкын, улы урынына әтисенекен бутап язган. Ә болай 1917 елга кадәрге метрикалар яхшы тутырылган үзе. Менә 1918-1921 еллар арасында туганнарны ачыклавы кыен. Илдә гражданнар сугышы бара, документлар юньләп теркәлмәгән, кайдадыр бу эш бөтенләй дә тукталган.
Совет чорында тутырылган документларга бер нәрсә хас: ул вакытта оялыпмы, куркыпмы, кайберәүләр үзләренең озын исемнәрен кыскартып яздыра башлаган. Исемнәрен үзгәртүчеләр дә булган. Мәсәлән, бездән Зоя исемле кешене эзләтәләр. Баксаң, ул Миңҗамал исемле булган. Аның исеме үзгәрү турында аерым бер биткә язып, мөһер сугып, метрикага кыстырып куйганнар. Туганнары хәзер бу факт белән килешәселәре килми. Барлык документларда да ул Зоя дип бара бит. Совет хөкүмәте урнашкач, мондый исем алыштыру, фамилия кыскартулар еш очрый. Репрессия чорында да үзләренә бөтенләй яңа исемнәр алып, яңа биография уйлап чыгаручылар булган. Балалары, оныкларына да шул ялган биографияләрен сөйләгәннәр, аларны да аңлап була, чоры шундый – куркыныч чор. Әмма  ул уйлап табылган исемнәр метрикада теркәлмәгән. Ә оныкларның кабат Россиягә кайтып, гражданлык аласылары килә. Менә бит ничек...
Тагын бер очрак булды, баланың язмышы өчен борчылып, әтисе урынына бабасының исемен яздырганнар. Ул моны архив мәгълүматларыннан гына белде. Күпләр без тапкан мәгълүматлар белән ризалашмый, әмма без ялган мәгълүмат бирә алмыйбыз. Мондый очракларда кешеләрнең үзара туганлыгын суд аша гына раслап була.
Сораулар буенча эш ничек бара соң, дигән сорауга килсәк, мин иң элек күрсәтелгән елны карыйм. Табылмаса, өч ел аска, өч ел өскә менеп, шул авылга караган документларны тикшереп чыгам. Таба алмасак, мәгълүматлар табылмады, дип, белешмә бирәбез. Тик уңай нәтиҗә бирәсе килә, шуңа күп очракта эзләнүче кешеләрнең туган елларын, туган авылларын кабат ачыклауны сорыйбыз.
Шәҗәрәләр төзегәндә  һәр елныкын (әгәр дә сакланган булса) тикшерәсең. Метрика кенәгәләре булмаса, «Ревизия язмалары»ннан карыйбыз. «Ревизия язмалары»ында да хаталар күп. Алар бит русча төзелгән. Билгеле инде, татар исемнәре, фамилияләре кайчак адәм аңламаслык итеп бозып язылган. Хупҗамаллар – Хупзамяллар, Зөлхиҗҗәләр – Зулхиззаларга әверелеп беткән. Ярый, метрикалардан карап, син аның исемен инде ачыклаган буласың. 
«Сөембикә» укучылары бу хакта хәбәрдар микән, без Габдулла Тукайның әнисен Бибимәмдүдә дип беләбез. Ә метрика кенәгәсендә ул Минсафа булып язылган. Элегрәк татарларда бала авыру туса яки аннан соң чирләп китсә, исемен алыштыру гадәте яшәгән. Минсафа да, күрәсең, шул сәбәпле Бибимәмдүдәгә әверелгән. Ә Сасна Пүчинкәсендәге аны кияүгә алган Шакир хәзрәт указсыз мулла булган, 97 яшенә кадәр яшәп дөнья куйган. 

Рамил Гаптрахимов, Татарстан дәүләт архивының Генеалогик характердагы мөрәҗәгатьләрне карау бүлегенең баш архивисты:
– Безнең нәселнең шәҗәрәсен абый үзлегеннән төзегән булган. Монда эшли башлагач, аның дөреслеген тагын бер кат тикшереп чыктым. Әби ягыннан нәселе билгесез иде. Аның буенча да күп ачышлар ясадым.  Тикшерә торгач, 1816 елга караган «Ревизия язмалары»на кадәр барып җиттем.
Кайвакыт шулай да була, кеше бер генә туганы турында мәгълүмат сорый, аны эзләгәндә, параллель рәвештә әллә ничаклы өстәмә мәгълүмат ачыклана. Хәтта үзең дә кызыксынып китәсең. Гадәттә, эзләү бу рәвешле бара: иң соңгы датадан карап төшәсең. Ничәдер ел саен бу кешенең балалары туганлыгы теркәлеп барган. Аннары балалар бетә. Бер-ике елдан никах теркәве килеп чыга. Никах чыкса, бик яхшы: анда ничә яшьтә булулары, аталарының исемнәре язылган була. Никахны тапмасак (димәк, никах башка авылды теркәлгән), унсигез елны санап алып, шуннан соңгы елларны карыйбыз. Анда инде бу кешенең туу турындагы мәгълүматлар килеп чыгарга мөмкин.  

Рүзәл Фәйзрахманов, Татарстан дәүләт архивының Генеалогик характердагы мөрәҗәгатьләрне карау бүлегенең баш архивисты: 
– Архивта икенче елымны эшлим. Борынгы кулъязмалар шуның белән дә кызык, бөтенләй көтелмәгән яңалыклар ачылып куя. 
Нинди дә булса мәгълүматны табу өчен өч фактны белү мөһим: эзли торган кешенең исеме һәм атасының исеме, кайда туганы, ничәнче елларда яшәгәнлеге. Һич югы чама белән. Әмма, кызганычка, күпләр ул мәгълүматны белми. Андый очракта кешене эзләп табу мөмкин түгел. Без бит экстрасенс түгел. 
Борынгы метрика язуларының тагын бер үзенчәлеге: никахлар кыз ягында теркәлгән. Кызның туган көне, елы, ата-анасының исемнәре шул авылда теркәлгән документта була. Әниләрен, әбиләрен эзләтүчеләрнең күбесе аның кайсы авыл кызы булуын белми, шуңа да табуы бик кыен, хәтта мөмкин дә түгел. 
Казан буенча, гомумән, сораулар күп. Элек башкалада 18 мәхәллә эшләгән. Казанга караган метрикалар да күп. Бабайлары Казанда яшәгәч, оныклары әти-әнисен Казаннан дип уйлый, Казаннан эзләгез, диләр. Әмма күп очракта ул сорауга дәлил табылмый. Казанныкы дип саналса да, димәк, башка җирдә туган. Метрика кенәгәсенә дә үзенең туган авылында теркәлгән булган. 
Тулы исемнәрне белмәү дә кыенлык тудыра. Мәсәлән, берәү әбисенең әбисе Фатыйма Газизовнаны эзли. Ә ул исә  Бибифатыйма Габделгазизҗан кызы булып чыга. 

 
Шәҗәрә төзүчеләргә киңәшләр
Беренче эш итеп, әлбәттә, гарәп имлясын өйрәнергә кирәк. Гарәп язулы басма китаплар белән кулъязмадагы гарәп имлясын танып уку икесе ике нәрсә. 
Барлык туганнарны, авылдашларны сораштырып, мөмкин кадәр мәгълүмат тупларга тырышыгыз. Әби-бабайларыгыз сөйләп калдырганны берәрсе хәтерлидер, бәлки.  Борынгы документлар сакланмаганмы икән, аларны барлагыз.  Кешене туган елы һәм исеме буенча гына эзләп табып булмый: туган, яшәгән авылларын да белергә кирәк. 
Бу эшнең озакка сузылачагына күңелегез белән әзер булыгыз. 
Тарихи кыйммәте югары булган документларның оригиналларын, шул исәптән метрика кенәгәләрен дә кулга бирү чикләнгән булуын да истән чыгармагыз.
Сезне кызыксындырган мәгълүматларның электрон копияләре булырга мөмкин. Татарстан Республикасының бердәм архив мәгълүматлары системасында (ЕАИС РТ) фонд описьләренең һәм кайбер архив документларының, шул исәптән өлешчә метрика кенәгәләренең дә электрон копияләре теркәлгән. 
Метрика кенәгәләренең электрон нөсхәләре белән Татарстан дәүләт архивының уку залларында танышырга була. Документларны электрон форматка күчерү эше әлегә төгәлләнмәгән, шуңа да барлык мәгълүматлар да булмаска мөмкин.
Сезне кызыксындырган документларныд электрон нөсхәсе булмаса, уку залына алдан заказ бирергә кирәк. Документларны махсус сканердан чыгарып, базага кертү якынча бер-ике ай вакытны ала.  
1922 елдан соңгы гражданлык хәлләре хакындагы мәгълүматларны табу өчен архивка түгел, ЗАГСка мөрәҗәгать итәсе. Казан шәһәренә караган архив документлары – Меридиан урамы, 4 нче йортта, республика районнары буенча Әхтәмов урамындагы 14 нче йортта Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәседә тупланган. 
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының «Мирасханә» архивында да шактый бай мәгълүмат тупланган. 
Каюм Насыйри да шактый шәҗәрәләр туплап калдырган. Аның авыллар тарихына караган хезмәтләре дә бар. Болар Казан университетының Лобачевский исемендәге китапханәсендә саклана. 
Мөселманнарның метрика кенәгәләренең күбесе Уфадагы архивта тупланган. Самарада да бүгенге Татарстан территориясенә кергән кайбер авылларның метрикалары бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    5 буынны таптым,э калганын кайдан эзлэргэ?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Шэжэрэ ясатасым килэ, купме сумга тошэ ул якынча?

      • аватар

        Лилия Гараева

        0

        0

        Шәҗәрә төзетү бәясен архивка шалтыратып ачыклый аласыз. Татарстан Республикасы Милли архивының рәсми сайтында телефоннар күрсәтелгән.

        Хәзер укыйлар