Шәҗәрә (на правах рекламы)

Төрки халыкларда нәсел-нәсәбеңне барлау – борын-борыннан килә торган гадәт. Юк, гадәт кенә түгел – изге бер йола бу. Кадерләп, берәмтекләп төзелгән нәсел агачын төрки халыклар шәҗәрә, диләр.
Лира Сөләйманның сәнгать дөньясына аяк басуы да нәкъ менә шуңа – шәҗәрәгә бәйле. Аның гади генә тарихы да бар. Тормыш иптәше Ринатның әтисе – Лираның кайнатасы олы юбилеена әзерләнә. Менә шул юбилейга килене белән улы эксклюзив бүләк әзерлиләр – Сөләймановлар ыруының нәсел агачын ясыйлар. Аны эшләү өчен дә гадәти булмаган материал сайлана. Үзләре генә белгән ысул белән агачны һәм пергаментны эшкәртеп, фәкать табигый буяулар гына кулланып ясалган ул шәҗәрә яңа авторлык технологияләренең башлангычы була да инде.
Хәзерге көндә исеме иҗатчылар арасында шактый нык танылып өлгергән Лира ханым «Сөләйман» исемле остаханә ачып җибәргәннән соң, иҗатының алга таба нинди юнәлеш алачагын да аныклап куя. Моңа кадәр үзен Европа косметика чараларын тарату, аннары йорт җиһазларын бизәкләү, ягъни декор юнәлешләрендә сынап караган, декор эшенә зур осталардан өйрәнгән Лира Сөләйман агач материалын чын-чынлап яратып китә.
Мебель фабрикасы эшләп чыгарган игезәк йорт җиһазларын гына күреп үскән совет балаларына шкаф-өстәлләрне, диван-сервантларны кабатланмас һәм бердәнбер итеп бизәү сәер дә тоела торгандыр. Ә менә Лира Сөләйман – шул сәерлекне сәнгать итүгә ирешкән сирәк осталарның берсе.
Агачның табигый фактурасын фольклор мотивлары белән бизәп җибәргәч, сак кына итеп буяу төсмерләре өстәгәч, могҗиза туа икәнен белә ул. Шул матурлыкка агачны уеп, чокып төшерелгән бизәкләр дә өстәп җибәрсәң, кешеләрнең өйләренә яңа җиһаз белән бергә бәйрәм керәсен көт тә тор! Кыйммәтле агачларны эшкәртүнең гасырлардан килгән сере бар. Аларны белсә дә, музыка уен коралларын ясаучылар гына нечкәләп белә торгандыр. «Сөләйман» остаханәсендә шул нечкәлекләрне янәдән барлап, инде бүтән юнәлештә – шәҗәрәләр, шәмаилләр ясау, язу юнәлешендә дә файдаланып карыйлар. Чыннан да, моңа кадәр пыялага, кәгазьгә ясалган изге сүзләр хасиятләп эшкәртелгән пергамент һәм агач йөзенә төшкәч, гел бүтәнчә, борынгыдан ук килгән әманәт кебек кабул ителә башлыйлар икән. Әнә шул рәвешле аның остаханәсендә пергамент ясау кебек безнең эрага кадәр үк гамәлдә булган һөнәр тергезелә. Пергамент ул беренче китап сүзе язылган гаҗәеп чыдам һәм озын гомерле материал. Аны кәгазь дип кенә аңлау тамырдан хата. Пергамент вак терлек тиреләрен нечкәләп эшкәртү юлы белән ясала. Лира Сөләйманның пергаментка төшерелгән шәмаилләре, шәҗәрәләре аңа танылу да китерде. Ул – «Ислам дөньясы сәнгате» фестиваленең икенче дәрәҗә көмеш медале иясе. Уңышлар рухландыра. Хәзер Лира Сөләйман танылган татар шәхесләренең шәҗәрәләре сериясен булдыру хыялы белән дәртләнеп йөри. Бу ниятен тормышка ашыру өчен ул хәзер архивлардан, мәчетләрдән, музейлардан кайтып керми. Шулай итеп, үткәнгә, ягъни тарихка юнәлтелгән хезмәте аның үзен алга, югарыга әйди.
Лира Сулейман белән элемтәгә керә аласыз:
Lira.sulieman@yandex.ru
8 (962) 530 24 21
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
-
Хыялдагы ир-ат Үсмер чакта ук ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак.
Соңгы комментарийлар
-
26 май 2022 - 20:32Без имениУкып торасым да килми, ташладым. Уз рэхэтеннэн китеп, кайнанайны курэ-ишетэ торып, ниемэ кайтырга иде? Бала карар, ашарга пешерер дип ометлэнеп? Уз тарткан картасы, тарта-тарта ашасы. Чык та китИнде минем чират...
-
27 май 2022 - 06:58Без имениБезнен, тормышлар уртак та кебек автор белан. Мин дэ иремне дэ, баламны да Ходайдан сорадым. Хэзер аллага шокер баламда туды, иремдэ бик эйбат кеше.Мин аны Ходайдан сорап алдым
-
26 май 2022 - 15:03Без имениДингэ беренче куп урлаган, карак, гонахсы зур булган кеше килэ. Улэр вакыты житкэч, исенэ тешэ, курка башлый, жавап бирэсе булса, нэрсэ дип, жавап бирермен, дип ,курка.Дингә кеше кайчан күбрәк килә?
-
25 май 2022 - 22:40Без имениСез гел балалар дип яшәгәнсез, инде үзегез өчен яшәргә вакыт. Аларның үз тормышы, вакыт узгач алар сезне аңлар дип ышанасы килә.Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.