Логотип
Рәссам сәхифәсе

Мөселман кануннарын үз иттем

Без бәхетле гаилә кордык! Бу вакытка инде мин бар мөселман кануннарын барлап, аларны үз иткән идем. Фаҗига белән бәйле вакыйга ислам динебез кануннарын тирәнтен өйрәнә башларга тәэсир итте.

Рәссам-дизайнер Дания Әгъзамова Үзбәкстанда татар гаиләсендә туган, тик аларның гаиләсе 1993 елдагы сәяси киеренкелек башлангач та үз туган якларына – Башкортстанның Фёдоровка районы Фёдоровка авылына кайтып төпләнгән. Дания, урта мәктәптән соң, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетында читтән торып укыган, шул ук универститет кафедрасында эшләгән. «Университетта мин үзем кебек үк яулык бәйләп йөрүче курсташ кызлар белән бергәләп пыяла өслекләргә шәмаилләр ясарга өйрәндем. Без аларны күпләп ясадык һәм уңышлы гына саттык та хәтта. Сынлы сәнгать-графика факультеты деканы, хөрмәтле укытучыбыз, танылган рәссам, декоратив-гамәли сәнгать остасы Тәлгать Хәсән улы Мәсәлимов безне шушы техника нечкәлекләренә төшендерде. Диплом эшем дә пыяла өслеккә «Ашыгыз тәмле булсын!» дигән гарәпчә язулы бизәкле өстәл булды. Уфада бертуган апам Гөлнара, дус кызым Розалия белән «Ихлас» мәчетендәге мөселман дине курсларына йөрдек. Мөгалиммәбез Фатыйма Фәтхуллина мине булачак хәләл җефетем – 16 яшеннән үк намаз укучы Рөстәм белән таныштырды. Без бәхетле гаилә кордык! Бу вакытка инде мин бар мөселман кануннарын барлап, аларны үз иткән идем.
Фаҗига белән бәйле вакыйга ислам динебез кануннарын тирәнтен өйрәнә башларга тәэсир итте. Без утырган очкыч күккә күтәрелгәч, бер двигателе яна башлады, бар тормышым күз алдымнан үтте, үлемгә әзер булмавымны аңладым. Әлхәмдүлилләһ, бар да яхшы тәмамланды. Намазлар укый идем инде. Шушы мизгелләрдән соң динебезгә, мөселман догаларыбызга тагын да яхшырак төшенә башладым», – ди үзе турында Дания Фәнил кызы. Уфада ул сәләтле мөселман стилисты һәм визаж белгече буларак таныла. «Матурлык салоны ачарга да хыялланган идем, әмма бер көн ирем Мәскәүгә күченәчәгебез хакында әйтте. Ул – бик талантлы программист. Башкалада матурлык академияләре курсларын үтеп, яңа белемнәр тупладым һәм татар кәләшләребезнең үтенечләре буенча аларга шәрык макияжын ясый, туй күлмәкләрен сайлаша, башларына бәйрәмчә итеп яулык бәйли башладым».
Дания Мәскәү татарлары арасында да иң яхшы, иң төгәл осталарның берсе булып таныла. Фикердәшләре белән бергәләп Мәскәүдә өч ел рәттән Никах фестивальләре оештыра, татар яшьләрен үз милли традицияләребезгә өнди. 2017 елдан башлап яшь милләттәшләребез өчен күп мәгълүмат туплаган «NIKAH day» журналының редакторы була.
«Әзер каллиграфик язмаларны киндерләргә күчереп, аларны язганда майлы яисә акрил буяулар кулланып, күңелемә хуш килгән татар, төрек, фарсы орнаментлары белән бизәп ясау миңа илһам өсти. Гадәттә, яшел, зөбәрҗәт, алтын төсләр белән ясалган сыйфатлы хезмәтләремне ошаталар, алар заманча интерьерларга туры килә. Төрки халык орнаментлары – катлаулы, бизәкләрдәге бихисап кечкенә детальләрне ясау өчен күп вакыт таләп ителә, әмма бу төр иҗат миңа бик ошый, шуңадыр да, ясалып бетүгә үк орнаментларга озаклап карап утырырга яратам! Беренче шәхси күргәзмәм 2016 елда Мәскәүнең «Крокус» сити-холлында үтте, анда җиде мең кеше җыелган иде. Дулкынландым. Хезмәтләремне ошаттылар», – ди рәссам.
Хәзер ул ире Рөстәм, уллары Фатих һәм Ридван, узган ел шушы якты дөньяга килгән кечкенә игезәкләре Җәмил һәм Вилдан белән Төркиядә, Анталья шәһәрендә яши. Олы уллары Россия уку программалары буенча оештырылган онлайн-мәктәптә укыйлар. Кечкенә уллары бераз үскәч, бакчага йөри башлар, Дания дә янә иҗат шатлыкларына әйләнеп кайтыр.

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар