Китап эчендә — күргәзмә

Сәхифәбезнең кунагы — Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Мәдәният министрлыгының Бакый Урманче исемендәге премиясе лауреаты, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстанның халык рәссамы Фәридә Шаһимәрдан кызы Хәсьянова.
— Фәридә ханым, сез китап графикасы остасы, балалар китапларын бизәүче буларак танылган рәссам. әлеге җыентыкны бизәргә нәкъ менә сезнең алынуыгыз очраклы хәл түгелдер кебек…
— 2004 елда миңа Президентыбыз Минтимер Шәймиевнең Казанның меңъеллыгы сувенир-бүләкләре арасында «Татар халык әкиятләре» җыентыгын күрәсе килү теләген җиткергәннәр иде. Президентның теләге минем рәссам буларак күптәннән күңел түремдә йөрткән ният-хыялым белән тәңгәл килгәнгә, кичекмәстән эшкә керештем. әлбәттә, мондый саллы хезмәтне бер ел эчендә башкарып чыгу мөмкин түгел иде.
— «Татар халык әкиятләре» җыентыгын халкыбызның матди культурасы энциклопедиясенә тиң дип бәяләделәр…
— Мин бу хезмәткә тотынганда, иллюстрацияләрем аша халкыбызның йөзен, тарихын, бай рухи, матди мирасын дөньяга таныту; татарларда үз милләтебезгә карата мәхәббәт, патриотизм хисе тәрбияләү кебек олы һәм җитди максатларны күз алдымда тоттым. үземнең бөтен тормыш тәҗрибәмне, белемемне, осталыгымны эшкә җиктем. Китапка кергән 33 иллюстрациядә, пейзаж булсынмы, архитектурамы, кием-салым, көнкүреш җиһазлары, бизәнү әйберләре һ. б. — һәркайсын чынбарлыкка туры китереп, этнографик төгәллек белән башкардым. Чит халыкларга караган кайбер персонажларны иҗат иткәндә, үземдәге бай китапханәдән тыш, этнографик материалларны хәтта Америка милли китапханәсеннән дә соратырга туры килде. үзебезнең элеккеге көнкүрешкә, архитектурага хас булган әйберләрне торгызганда, Арча ягында үткәргән балачак истәлекләремнән, күргән-күзәткәннәремнән файдаландым, музейларга йөрергә туры килмәде дә диярлек. Әгәр җыентык укучыларыбыз күңеленә юл табып, тарихыбызга карата кызыксыну, милләтебез белән горурлану хисләре уята алса, димәк, үземне максатыма ирешкән дип саный алам.
«Сөембикә», № 6, 2008.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
-
Хыялдагы ир-ат Үсмер чакта ук ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак.
-
Галим – Кире әйләнеп кайтасың булма, эзең дә булмасын! – дип ярсып кычкыра иде хатын. Бу сүзләрне ишетүгә Галим башын тотып чүгәләп утырды. – Барысы да искә төште, Гөлсинә... – диде ул.
Соңгы комментарийлар
-
27 май 2022 - 11:00Без имениБик матур язгансыз, узегезнен йэзегездэ дэ эбиегез чалымнары барЯлындырам, янәсе...
-
27 май 2022 - 19:14Без имениЗаманасы шундый,ипташем 6 бала гаилада ускеннар,бер берсе белен йорешмилар,ваатсаптан салам жибарешеп яшилер Чаллыда.Бай туганыбыз туенда кадерсез кунаклар булдык
-
26 май 2022 - 20:32Без имениУкып торасым да килми, ташладым. Уз рэхэтеннэн китеп, кайнанайны курэ-ишетэ торып, ниемэ кайтырга иде? Бала карар, ашарга пешерер дип ометлэнеп? Уз тарткан картасы, тарта-тарта ашасы. Чык та китИнде минем чират...
-
27 май 2022 - 06:58Без имениБезнен, тормышлар уртак та кебек автор белан. Мин дэ иремне дэ, баламны да Ходайдан сорадым. Хэзер аллага шокер баламда туды, иремдэ бик эйбат кеше.Мин аны Ходайдан сорап алдым
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.