Логотип
Рәссам сәхифәсе

Балчык сын да елмая...

Казандагы Ленин бакчасы каршындагы матур бинага урнашкан «Сәнгать кибете»н күпләр хәтерли булыр. Картиналар, батиклар, көмеш әйберләр эргәсендә тезелгән керамик вазаларга сокланып торган кешеләр керамика остасы Андрей Махинин исемен дә искәргәннәрдер. Хәзер сәнгати керамика бик дәрәҗәдә түгел кебек, чөнки теге яки бу илнең сәнгате хакында сүз барганда, сәнгать белгечләре күбрәк архитектураны, рәсем сәнгатен анализларга керешә. Югыйсә чүлмәк ватыклары археологларның иң яраткан табылдыгы лабаса. Бу хәл кайвакыт күңелсез бәхәсләр дә китереп чыгара. Әйтик, борынгы Кытай сәнгате хакында сөйләнгән хезмәттә керамика, ефәк турында әйтергә «онытканнар». Ә без менә  җирле сәнгатебез белән таныштырганда Андрей Махинин исемен горурланып атый алабыз. 

Бу оста Казанда яши, ә һөнәри белемне Ригада алган. Шуңа күрә аның иҗатында латыш сәнгати керамика мәктәбе нык сизелеп тора. Аның керамикадан ясалган әйберләре өчен этник компонентлар муллыгы, ниндидер әдәби җирлек булу хас. Латыш керамикасының йогынтысы техник алымнар сайлауда гына түгел, бәлки, гадәти тормыш кирәк-яракларын файдаланып яшәгән кешеләрнең дөньясын аңларга тырышуда да чагыла. Андрей Махинин образларны ачу өчен вак детальләрне файдалана белә. Әйтик, иске диванда йомарланган песи, урынсыз тагылган бишмәт төймәсе – кешенең холкын ачу өчен кирәкле вак-төякләр рәтеннән.

Казан университетында алынган филолог белгечлеге рәссамга кешеләр тормышын, бигрәк тә «бу бәйрәмдә чит булган» кечкенә кешеләр дөньясын аңларга ярдәм итәдер.  

Ләкин Андрей Махининның керамик панноларындагы «кечкенә кеше»не без үзендә гадилек белән наивлыкны бергә кушкан, әмма үз дәрәҗәсен белә торган акыллы кеше итеп күрәбез. Бу эштә, әлеге дә баягы, вак детальләр ярдәм итә.

Андрейның чүлмәктән ясалган персонажларына ниндидер фаҗигалелек хас түгел. Киресенчә, аларда җиңелчә юмор төсмерләнә, аның балчыкны әвәләп ясаган әйберләреннән җылылык бөркелеп тора. Аларда кешене сагайта торган кискен почмаклар юк. Барысы да ашыкмыйча гына, уйлап кына ясалган кебек. Оста кулында гадәти үзле балчык тукыма, күн, металл кебек төрледән-төрле материалларның фактурасын тапшырырга сәләтле.

Андрей Махинин кулы тигән балчык эшләнмәләр лиризм белән аерылып тора. Рәссамның күп мәгънәле булырга тырышмавы, формализм белән мавыкмавы да кешеләр күңеленә хуш килә.

Бәлки, шуңадыр да интернетта Махинин керамикасы белән сокланучылар матур-матур шигырьләр язып калдыра. Димәк, рәссамның керамикасы иң нечкә кылларны тибрәтергә дә сәләтле.

Останың үрнәге, бәлки, яңа осталарны кытай фаянсын кысрыклардай сәнгати әйберләр иҗат итәргә рухландырыр.

«Сөембикә», № 1, 2015.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар