Бакыр фонда — алтын бизәк

Авторы, мөгаен, дөньяга танылган, күпсанлы мактаулы исемнәргә лаек профессиональ рәссамдыр, дисезме? «Бернинди исемем дә юк, мин гади татар егете», – ди Александр Иванов үзе. (Хәер, тагын бер елдан «егет»кә 60 яшь тула тулуын.) Ә бакырга чүкеп сурәтләр төшерү эшенә ул моннан 37 ел элек керешеп киткән. Ул елларда Түбән Кама химия комбинатында Г. В. Арчуашвили җитәкчелегендә рәссамнар остаханәсе эшли. Алар, шәһәр һәм предприятие ихтыяҗларын күздә тотып, сынлы сәнгать, агачка уеп бизәк төшерү, тойма, мозаика белән шөгыльләнә. Александр да «Колос» кибетендә мозаика тезгән рәссамнарга ярдәм итәргә алына һәм...
Үзен тулысынча тойма сәнгатенә багышлый. Тора-бара остара, тагын да камилләшә, төрле эскизлар уйлап таба.
Александр Ивановның бакыр картиналарына искиткеч күп көч, вакыт сарыф ителгән. Һәркайсын өч айдан башлап, ярты елгача иҗат итә рәссам. өстәвенә, аларны серияләп, бер темага берничәне эшләргә ярата. Соңгы елларда көмешләү һәм алтынлау технологияләрен дә үзләштергән, тоймаларында төсле фонны да ешрак куллана башлаган. Рәссам эшләнмәләренең тематикасы да киңкырлы. Сәхифәбездә урнаштырылган кайбер үрнәкләр дә шуның ачык мисалы инде.
1998 елдан башлап оештырылган күргәзмәләре инде дистәләп. Сәнгать сөюче тамашачылар аларны һәрвакыт яратып кабул итә һәм фикерләрен рәссамның үзе белән уртаклаша. Ул тамашачылар арасында Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев тә (сүз уңаеннан: Александр Иванов аңа татар халык традицияләре нигезендә чүкелгән сандык бүләк иткән), күренекле рәссамнар, язучылар, журналистлар да бар.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
-
16 гыйнвар 2021 - 17:49Без имениЭнвэр бик вакытлы гаилэ корган. Кулдан кулга йоргэн хатын-кыз ана тин була алмас иде дип уйлыйм.Тиң ярым һәрвакыт янымда булган
-
17 гыйнвар 2021 - 17:20Без имениСабыр тобе сары алтынРәфинә Ганиуллина: “Без бала чакта бөтен нәрсә “тәмле” һәм тансык иде”
-
18 гыйнвар 2021 - 19:50Без имениСезнең хикәяләр , шигыйрьләрегез күпләрнекеннән өстен , бүген яза торганнардан ! Яңа үрләргә менәргә насыйп булсын . Илһам чишмәседәй челтерәп аксын иҗатыгызАлсу күзлек
-
18 гыйнвар 2021 - 21:54Без имениЖинел укыла, табигатнен матурлыгын Бик оста тасфирлагансыз, унышлар телимен!!!Ник ашыктың?
-
20 гыйнвар 2021 - 15:10Без имениГаеп итмэгез яратмаган ул сезне , яраткан яры булса гафу итэ ул, чын хэл булсада.Хатыгызны укыгач уз хэллэрем исеиэ тошеп ярсуландым, минем ирем улгэндэ эйтте мин сине яратмыйча яшэдем дип ,эле ничек аны искэ алырга яхшы иде диеп,нибар яхшы лыкларын оныттыды.Яратса кеошедэндэ суз тидертми, узе дэ эйтми.Нишлэргэне узегез хэл итегез гонахка баьмагыз, кын,гыр эш бик тиз беленэ ул.Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.