Айлы төндәге төш

Кызыл күлмәкле, кызыл яулыклы кызның сары чәчләре бер якка таралып төшеп, әләм кебек җилферди. Уйчан ай, офыктагы күгелҗем, шәмәхә балкыш, җылылыкны куып, ниндидер җиләслек сирпи. Рәссам Наталья Бабкинаның «Җил» картинасын мин шулай «укыдым». «Күк гөмбәзе», «Эңгер-меңгер», «Сирень төсендәге урман», «Май төне», «29 апрель. Алабуга», «Диңгез турында» картиналарында да – шул ук төсләр... Кояшлы аяз күк йөзе яки кичке шәфәкъ, томан артыннан тонык кына күренүче ай, дулкыннар... Айлы төндәге төш сыман ниндидер сер тулы үзгә бер дөнья... Хәер, бер картинасы нәкъ шулай атала да – «Айлы төндәге төш». Әнә шундый шигъри исемле күргәзмәсе белән Наталья моннан берничә ел элек туган шәһәре Чаллыда бик күп тамашачыны җыйган иде инде. Талантлы рәссамны Татарстанда, Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә яхшы беләләр. Ул Россия Рәссамнар берлеге һәм Юнеско сынлы сәнгать халыкара ассоциациясе әгъзасы.
Гадәти әйберләрдән дә матурлык күрә, көндәлек тормышны көтелмәгән сурәтләрдә ача торган рәссам ул. Образлы фантазиясе һәрчак очышта. Җете ачык төсләре, дөньяны самими кабул итә белүе, күңел халәте картиналарына да җай гына кереп урнаша да тамашачыларын сихерләп, үзенә тартып тора. Кагыйдәләргә буйсынмыйча, ничек күрә, ничек кабул итә – шулай ясый ул. Бөтенесе – темасы да, сюжеты да, колориты да – үз тормышыннан. Фольклорга, дини мифологиягә нигезләнеп яисә үз тоемлавына, хыял сурәтләренә таянып иҗат ителгән картиналары, табигать белән кеше арасында ихлас гармония тудырып, шигъри саф дөнья ача.
Укытучылары, остазлары кемнәр соң! Рәсем укытучысы Елена Севастьянова аңа мәктәп елларында беренче күнекмәләрне төшендерә. Мадияр Хаҗиев исә төсләр, буяулар, фантазия ярдәмендә әкияти матур дөнья тудырырга сәләтле укучысын олы иҗатка алып кереп китә.
Наталья Бабкина төрле стильләрдә, төрле жанрларда иҗат итә. Аңа этно-авангардлык та, абстракция дә, импрессионизм да хас. «Җил»енә сокланып, мин аны портрет остасы дип ачтым. Пейзажлары («Май төне», «Гыйнвар көне») туган як матурлыгын Наталья күңеле аша күрсәтә. Натюрмортлары гадилеге һәм нәфислеге белән җәлеп итә («Эңгер-меңгер», «Чәй», «Узган елгы букет»). Эксперименталь сәнгать жанрына караган эшләре тирән фәлсәфәсе белән уйга калдыра. «32 нче август» картинасына гына күз салыгыз! Аны һәркем үзенчә кабул итә. «Узып баручы гасырдан уйланырга дип калдырылган бер көн», – ди рәссам үзе.
Ландшафт дизайны белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнә. «Илһам» иҗат берләшмәсендә төрле арт-проектлар уйлап таба, Чаллы укучылары һәм студентлары өчен мастер-класслар үткәрә. Тату гаиләсе, яраткан дуслары белән сәяхәтләрдә йөреп кайту исә яңа картиналарында балкып кабына. «Урал» сериясеннән никадәр картинасы бар! «Агачлар» сериясе исә Абхазиянең бай үсемлекләр, чәчәкләр, агачлар дөньясын сыйдырган. Кояш, диңгез, таулар, яшеллек... Һәм, әлбәттә, төсләр, хисләр.
Наталья Бабкинача: күк, сары, зәңгәр, шәмәхә...
«Сөембикә», № 3, 2015.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
Соңгы комментарийлар
-
19 апрель 2021 - 18:53Без имениАллакаем бирса булыр без 15ел котэбез онык бердэ булмый диеп кул селтэмилэр хэзер эко бар. Унышлар сезгэ. Выше нос и алга.Мин бала таба алмаячакмын….
-
18 апрель 2021 - 20:50Без имениИзге Рамазан айларында киткән, авыр туфрагы җиңел булсын.🤲🙏Габдерәхим соңгы сулышын намазлык өстендә алган
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
17 апрель 2021 - 15:13Без имениТалантлы, тыйнак, чын татар ханымы! Туган конегез белэн Сезоне!Җырчы Гөлшат Имамиева... урамда туган
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.