Аккош булып кара!

Гөлнарита... Мин аның шушындый сирәк исеменнән үк гадәти кеше түгеллеген аңларга тиеш идем дә бит. Ул үзе дә, моннан биш-алты ел элек танышканда, иҗат кешесе икәнен яшерә белде. Хәер, ут чәчеп торган җирән чәч көлтәсе, беркемдә дә булмаган ачык төстәге киемнәре, һәрвакыт шат кәефе белән дә истә кала торган кеше ул үзе.

Киемнәр коллекцияләреннән һәм картиналардан торган иҗатын яшерүе заманның кырыс таләпләренә буйсынып, акча эшләүче станок битлеге кию булган икән. Яшерү дә түгел, үз-үзеннән качуы, дисәк, дөресрәк булыр. Янәсе: «Мә, Замана! Каләмнәремне, пумаламны, киндер, мольберт, буяуларны һәм Уфа сәнгать училищесы дипломын бер тартмага тутырып, чормага менгереп куйдым. Бүгеннән мин синеке!» Һәм замана Гөлнарита Камалованың ун елга якын гомерен урлаган, алмашка исә ни мәһабәт сарай бирмәгән, ни затлы машина, банкта сукыр тиен дә ятмый, ичмасам! Ишегалдындагы чит ил машинасының кредиты да күптән түгел генә түләнеп беткән. Кыскасы, замана белән бәхәстә оттырды ул.

...Оттырмады ла! Үзе булып калу хокукы алды түгелме соң? Тәҗрибә, ирек хисе – менә шундый бүләк китерде аңа язмыш. Якын дуслары туган көненә алып килгән киндер-буяулар һәм «язарга тиеш!» дигән теләкләре Гөлнаританың тормышын астын-өскә китереп ташлый Бүләккә алып килгән киндергә беренче булып «Нәсел агачы» дигән триптихның штрихлары төшә...Гөлнаританың еллар буе бикләнеп яткан иҗат куәсе чишмә кебек бәреп чыга. Хатын-кызга әйтер сүзе күп аның. «Тормышта хатын-кыз булып кала алу – бәхет», – ди ул. Журнал укучыларыбызга тәкъдим ителгән цикл да татар кызларына багышлана.

«Хатын-кыз кулында дөнья чәчәккә әверелә. Ул үзе дә шул чәчәкнең берсе»; «Кыз бала әти-әнисе янында пар канат астында алтын сарайдагы кебек кадерләнеп кенә үсә дә, аккош кебек, очып китә»; «Хатын-кыз – серле дөнья, аның күз карашыннан дөньялар үзгәрә».

Гөлнарита хатын-кызларның образларын бихисап тудыра ала кебек. Аныңча, Сөембикә ханбикә үзе күзаллаган хатын-кыз үрнәге булырга тиеш. Сөембикәнең дөньясы саф, чиста, баш очында – аяз күк. Ул укымышлы, затлы, зыялы. Ул матур, аның куллары бик нәфис. Ул башына ак өрфия япкан, затлы бизәнү әйберләре таккан. Ул серле, карашында бөек вәкарьлек.

Шәмәхә төсләр өстенлек иткән аның бу акварель эшләре әле тәмамланмаган циклдан. Татар кызларының борынгыдан килә торган күркәм сыйфатлары Уфа кызының каләменнән төрле образларга төренеп тама тора. Милли үзаң Гөлнаританы җиде төн уртасында уятып, кулына кылкаләм алырга мәҗбүр итә икән, монда бер хикмәт бардыр. Кайтуың белән, Гөлнарита! Иҗатына ак юл синең!

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • «Мин синең иреңне бәхетле итәм...» Тормышның яңа борылышында үзебезне нәрсә көткәнен без беркайчан белмибез. Уйламаган җирдән аякка уралган ниндидер борчулармы, әллә бөтенләй көтмәгән сөенечләрме? Тормыш борылышлары безне күкләрдән җиргә төшерә ала. Ә кайчак – киресенчә: бәхетсезлегең бәхет юлына бер адым гына булуын аңлата. Чүпрәле районының «Туган як» газетасы баш мөхәррире Резидә Җамалтдинова һәм аның ире Рамилнең очрашу, танышу, кавышу тарихы – шуңа бер мисал. Ачыктан-ачык сөйләшәбез.
    6280
    7
    62
  • Баллы кирпеч 1861 нче елда Болын-Балыкчы авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә Ибәтулла исемле бер малай туа. Язмышына сынаулы еллар кичерәсе сабый чагыннан ук язылган була, күрәсең, Ибәтуллага өч яше дә тулмаган чагында кинәт кенә авырып әтисе үлеп китә. Ялгыз тормыш тарту ул чакта, хатын- кызга имана бае да бирелмәгән чорда, әнисенә авыр булгангамы, әллә инде башка сәбәпләр булганмы, сабыйның әнисе биш яшендәге Ибәтулланы әтисенең абыйсы Зиннурга калдырып, Кормаш авылындагы хатыны үлгән бер татарга кияүгә чыга.
    5679
    3
    49
  • «Хатының кайда – син шунда бул, тормышны бергә тартыгыз» «Тәгәри китте йомгагым, күрмәдегезме, агайлар», – ди Гөлчәчәк татар халык әкиятендә. Гомер йомгагын сүтә-сүтә, көннәр, айлар, еллар үтә... Адәм баласы әллә кайда – офыклар артында көтеп торган бәхетне эзләп бара да бара... Үткәнебезне – бар иткән, киләчәгебезгә нигез салган бүгенгебезне сизми дә калабыз. Мин бүгенгем белән бәхетле!
    4060
    0
    42
  • Өмет белән алга карап яшәргә әнкәйдән өйрәндем 1981 ел. Булачак кайнанам белән мин Казан тимер юл вокзалында таныштым. Төнге сәгать 11 дә! «Төнлә белән беренче тапкыр кайнанаң белән кайнатаңны күрергә вокзалга төшәчәксең», – дисәләр, һич ышанмас идем.
    2681
    4
    36
  • Үтмә, гомер, заяга! Хатынын һәр баганага көнләвенең урынсыз гына түгел, ә тормышларын җимерүче, бер-берсеннән читләтүче гамәл икәнлеген, кызганыч, Гамил һич кенә дә аңларга теләми...
    8931
    6
    35
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда